Логотип
Бакча

Гыйнварда кайсы чәчәкләрне чәчәргә?

Беләм-беләм, кая ашыгырга, урамда әле гыйнвар башы гына диячәксез. Яшелчә орлыкларын чәчәр өчен әле дөрестән дә иртәрәк. Ә менә чәчәк орлыкларын инде чәчә башларга вакыт.

Бу язмада кайсы чәчәкләрне хәзердән үк чәчәргә кирәклеге турында сөйләшәчәкбез. 

Петуния
Петунияне март башында, хәтта апрель башында да чәчәргә була һәм ул май ахырына бик яхшы үсеп өлгерә. Ә менә чәчәкләре эре һәм сирәк төстәге сортлы петунияләрне хәзердән чәчәргә кирәк. 

Болай ашыгуның сәбәбе бар:
сортлы петунияләрнең орлыгы кыйммәт һәм бер капта нибары биш орлык кына була. Күп очракта аларның бишесе дә тишелеп үсеп китә алмый. Мондый сортларны үрчетүнең иң шәп ысулы: зур үсемлектән өзеп алган ботакларны тамырландыру. 
Гыйнвар башында чәчкән петунияләр март ахырына кадәр шактый зур куак булып үсәчәк һәм бер төптән егермегә кадәр ботак алып, алардан яңа үсентеләр булдырырга мөмкин. 

Колеус
Петуния шикелле үк, колеусның да ботаклары яхшы тамырлана. Гыйнвар аенда ук чәчеп үстергән бер-ике төптән май аена кадәр әллә ничә үсенте үрчетергә була. Колеуслар җәй көне бакчада да бик матур күренәләр. Аларны бүлмә гөле итеп үстерергә мөмкин, өйдә дә яхшы үсәләр. 

Гипоэстес
Гипоэстеслар артык кызу һәм коры җәйне яратмый. Ә бездәге җәйләр күп елны нәкъ алар ярата торган була. Гадәттә, гипоэстесны да март аенда гына чәчәләр. Ә менә бер төптән күп итеп үрчетеп бакчада үстерергә теләсәгез, бер-ике орлыгын хәзердән үк чәчә тора аласыз. Чуар яфраклы бу үсемлекне бүлмә гөле итеп тә үстерәләр. 

Дихондра
Асылмалы чүлмәкләргә, вазоннарга, биек клумбаларга утыртыр өчен дихондра – идеаль үсемлек. Чүлмәк кырыйларыннан яшел шәл кебек салынып төшкән дихондра бик матур күренә. Аның да орлыклары арзан түгел. Бер капта күп дигәндә биш драже була. Бер дражеда берничә орлык бергә укмашкан. Туфракка чәчкәндә бер савытка бер драже салып чәчәләр. Үрчетер өчен дихондраның ботак очларын тамырландыралар. Аларны үсемлектән шунда ук өзеп алмыйлар, ә шулай үскән килеш кенә ботак очыннан җир белән күмдерәләр. Ул туфракта тамырлана. Аннары инде өзеп алып, мөстәкыйль үсемлек итеп үстерергә мөмкин. Дихондра озак үсә. Ботакларын тамырландырып үрчетерлек булганчы кимендә өч ай узачак.

Яран
Яран гөлен яратсагыз, һәм җәй көне бакчагызда аның төрле төсләрен үстерергә теләсәгез, яраннарны да гыйнвар башында ук чәчәргә кирәк. Соңрак шул бер төптән әллә ничә яшь тармак алып тамырландырырга мөмкин булачак. Яраннар җәй көне бакчада бик матур күренә. 

Эустома
Бик озак тишелә һәм бик акрын үсә торган гөл. Аның биек булып үсә торган сортлары тишелеп чыкканнан соң бары сигез айдан гына чәчәк ата. Уртача биеклектәгеләренә чәчәк атар өчен 5 ай вакыт кирәк. Биек сортларны инде гыйнварга кадәр үк тә чәчәргә мөмкин иде. Ләкин хәзер чәчсәгез дә әле соң түгел, ул август ахырында чәчәк атачак. 
Эустоманың кыска булып үсә торган сортларын бүлмә гөле итеп чүлмәктә дә үстерәләр. Шундый ниятегез булса, эустоманың тәбәнәк сортларын шулай ук хәзердән үк чәчә торырга була.

Бегония
Бүлбеле бегонияләргә дә үсеп җитеп чәчәк атар өчен күп вакыт кирәк. Гадәттә, алар тишелеп чыкканнан соң 3-4 айдан гына чәчәк ата башлый. Бу – шартлар яхшы булганда. Шартлар килмәсә, чәчәккә бөреләнү вакыты тагын да озыная. Бүлбеле бегонияләрнең яфракларын тамырландырып үрчетүе катлаулы түгел. 

Бальзамин
Бальзаминны бакчада да, өйдә дә үстерәләр. Ботакларын тамырландырып үрчетер өчен, аны да хәзер чәчәргә кирәк. Ул тиз тамырлана. Өй гөле итеп үстерергә теләсәгез дә орлыкларын гыйнварда ук чәчә аласыз. Алай тизрәк чәчәк атачак. 

Цикламен
Бу үсемлекне бездә бары өй гөле итеп кенә үстерәләр. Эре чәчәкле матур үсемлек ул. Орлыкларының бер кызык гадәте бар: тишелер өчен салкын ләкин якты урын кирәк. Гыйнвар аендә тәрәзә төпләре әле шактый ук салкын, шул ук вакытта инде якты. Шуңа күрә цикламенны да хәзер чәчәбез. 


 

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар