Эпинмы, фитоспоринмы, гуматмы – кайсы яхшырак

Күлдәвекләргә баса-баса яз килә. Бакчалар әле кардан ачыла да башламаган, ә бакчачыларның инде эш гөрли. Орлыгын алырга, туфрагын әзерләргә,
чәчәсен чәчәргә... Хәзер шунысы ярый: нәрсә алырга теләсәң, кибеттә шул бар – яшелчәче-бакчачыларның уңышын арттырырга булышучы әллә никадәр препарат тезелгән.
НВ-101 – әйбәт препарат. Әмма аны инструкциясендә күрсәтелгәнчә, атна саен түгел, ә ике тапкыр гына куллану яхшы. Беренче тапкыр: орлыкларны чылату өчен һәм 2-3 чын яфрак чыкканнан соң, үсү чорында, икенче тапкыр – чәчәккә бөреләнгәндә. Үсемлекләрне тергезеп җибәрү өчен яхшы чара (мәсәлән, авырган үсемлекләрне).
Эпин һәм циркон – шытымнарга үсеп китү өчен кирәкле энергия бирә. Әмма үсемлекләрнең иммунитетын күтәрми. Күләмен бик белеп исәпләргә кирәк, югыйсә, ул киресенчә, орлыкларын яндырырга да мөмкин.
Гуматлар – туфракның уңдырышлыгын арттыру чарасы. Үсемлекләрнең тамыр системасын көчле итә. Аны үсемлекләрнең вегетация чорында кулланырга кирәк. Суда бик начар эри. Башта кайнар суда эретеп, аннары җәй буе кулланырга була.
Гуми – нанотехнологияләр ярдәмендә булдырылган препарат. Гуматларның эре молекулалары ваграк кисәкләргә таркатыла, аннары микроэлементлар белән баетыла.
Фитоспорин – составында печән таякчыгы споралары бар (ә ул исә фитофтора чирен җиңә). Порошогы да, пастасы да сатыла. Пастасында гуматлар күбрәк. Шуңа күрә, үсемлекләрне дәвалау максатында куллану өчен пастасы яхшырак. Порошогын яз көне, үсемлекләрне үстереп җибәрү чарасы буларак кулланалар.
Экогель – бик көчле чара. Үсемлекләрне дәвалый да, иммунитетларын да күтәрә. Составында хитозан сыгынтысы бар. Бу чараны кулланганда үсемлекләр стресска бирешми, җитмәсә, туфракның уңдырышлылыгын да арттыра.
Рибав-экстра – ачы туфракларда куллану өчен яхшы. Ылыслы агачлар, гортензия, күк җиләк үстергәндә булыша.
Гуми-оми – органик-минераль ашлама, ферментлаштырылган тавык тизәге нигезендә эшләнгән. Үсемлекләрнеэң үсешен тизләтә, стресска каршы торучанлыкларын арттыра.
Силиплант – микроашлама. Чәчәр алдыннан орлыкларны чылатыр өчен дә, үсеп килүче уҗымнарны тукландыру өчен дә бик яхшы.
Домоцвет – хәлсез, авыру үсемлекләрне тернәкләндерү өчен кулланыла. Туфракны яхшырта. Мәсәлән, авыр, дымлы туфракка утыртылган үсемлекләр үсә алмый утырганда, әлеге препарат бик нык булыша. Уҗымнардагы «кара аяк»-«черная ножка» авыруын бетерә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.