Логотип
Бакча

Астраларны кайчан чәчәргә, ничек чәчәргә?

Астра – талымсыз, бик купшы, кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра торган матур үсемлек. Күпләрнең күңелендә ул 1 сентябрь чәчәге булып саклана, чөнки элек астралар нәкъ менә җәй ахырына гына чәчәк ата иде. Хәзер инде агротехника ысуллары бераз башка. Шуңа күрә астралар да җәй буена чәчәктә утыра.

Астраларны ике төрле итеп үстерергә була: рассадага чәчеп, җир җылынгач туфракка гына чәчеп. Беренче очракта алар бик күпкә иртәрәк чәчәк ата һәм көзге салкын кырауларга кадәр бакчаны гөлгә күмә. Икенче очрак исә рассадага чәчәргә мөмкинлеге булмаганнар өчен кулай. 

Астра орлыкларын чәчү өчен безнең җирлектә иң әйбәт вакыт – март ахыры-апрель башы. Күп бакчачылар орлыкларны ай фазаларына карап чәчә. Гадәттә, моны айның үсүче фазасына туры китереп башкаралар. Бу вакытта үсемлекнең суты өскә менгәнгә, алар тизрәк үсә. 

Башка барлык үсемлекләр кебек үк, астраларның да сортлар бик күп. Аның иртә чәчәк ата торганы, уртача, соң чәчәккә бөреләнә торган сортлары бар.

Астра орлыкларын рассадага чәчү өчен тирәнлеге 10 сантиметрдан да ким булмаган савыт кирәк. Тәрәзә төбендә урын җитсә, аларны киңрәк савытка, сирәгрәк итеп чәчсәң яхшы. Ә иң яхшысы – 3,6 сантиметр диаметрлы торф таблеткалары. Һәр таблеткага ике-өч орлык чәчәләр. Бу очракта аларга пикировкалау кирәкми. 

Кайбер бакчачылар торф таблеткаларын өнәп бетерми. Орлыкларны чәчкәнче, аларны дөрес итеп әзерләргә дә кирәк шул. Таблеткаларны зур табакка салып, өстенә күп итеп кайнар су агызалар да таблеткалар тулысынча су сеңдергәнче һәм зурайганчы тоталар.

Астра орлыкларын универсаль туфракка чәчәләр. Бакча туфрагына ком белән торф кушып ясалганы да ярый. Бакча туфрагы кышын тышта калып туңган булса, өстәмә дизенфекция кирәкми. Җылыда гына тоткан булсагыз, куе марганцовка эремәсе сибеп, зарарсызландырырга кирәк булачак.

Аның орлыклары тишелешен тиз югалта, кибеттән сатып алганда срокларына игътибар итегез. Иске орлыкларны чәчәргә ниятләсәгез, аларны уятып җибәрергә мөмкин. Бу хакта алдагы язмаларыбызның берсендә язган идек. 

Авырулардан арындыру өчен, орлыкларны 30 минутка алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып тотарга, аннан алгач, 10 минут чиста суда тотып чайкатырга киңәш ителә. Шулай ук бу максаттан алоэ согы, «Эпин» эремәсе дә кулланалар.

Орлыкларны чәчәсе савытка туфрак тутырып, башта тыгызларга кирәк. Аннары туфракка шау кайнар су сибеп, кайнар туфракка орлыкларны тезеп чыгалар. Болай эшләсәң, алар бик тиз тишелә. Пешә дип курыкмагыз, ул арада гына пешәрлек булмый. 

Орлык өстенә 1-2 мм калынлыгында гына туфрак салып чыгасы. Тирән күмдерергә кирәкми. Шытымнар күренә башлаганчы, савытның өстен пленка белән каплап торырга кирәк, югыйсә туфрак кибә. 

Үсентеләрнең биш яфрагы чыкканнан соң, аларны зуррак савытка күчереп утырталар. Астра күчереп утыртканны ярата, аннан тамыры ныгый гына. Таблеткаларга чәчкән булсагыз, күчермәскә дә мөмкин. Күчереп утырткан үсемлекләрне бер көн кояш нурларыннан сакларга кирәк. 

Күчереп бер атна узгач, үсемекләрне тукландыралар. Монда инде кемнең нинди ашламасы бар. Тиресне әчетеп ясаган органик ашлама да ярый. Ул булмаса, 1 чәй кашыгы калий гуматына 1 чәй кашыгы нитрофоска кушып, шуны 2 литр суда эретәләр. Тукландыруны атнага бер тапкыр башкаралар.

Орлыклар тишелеп чыгып, бер ай үскәч, аларны чыныктыра башлыйлар:  үсентеләрне кояшлы верандага яки балконга чыгаралар. Температура көндез 10-15 градус, төнлә 8-10 градус җылы булырга тиеш. Башта аларны балконда 10 гына минут тоталар, аннары 30 минут... Шулай акрынлап арттыра баралар. 

Алты-сигез чын яфрагы булган, биеклеге 8 см чамасында, тамырлары яхшы рассада бакчага чыгарып утыртырга әзер. 

Астра көпшәк һәм туклыклы туфракта гына купшы чәчәк ата. Шуңа күрә бакчада аңа түтәл әзерләгәндә, ашлама кертергә онытмагыз. Бу суперфосфат, көл яки черемә була ала. 

Ул кояшлы һәм яңгырдан соң су тонып тормый торган урынны ярата. Бу урында берничә ел астра, бәрәңге, помидор һәм борыч үсмәгән булса яхшы. 

Түтәлгә утыртканда үсемлекләр арасын 10 см чамасы калдырырга кирәк.

Астралар мул чәчәк атсын өчен ике мөһим шарты бар: туфракны гел йомшартып тору һәм вакытында су сибү. 
Шулай ук сезонга 3-4 тапкыр ашларга да онытмагыз.


 

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар