Логотип
Арабыздан беребез

Журналист, редактор, депутат...

Журналист, редактор, депутат, күренекле җәмәгать эшлеклесе, талантлы җитәкче... Журналистика аны зур сәясәткә алып килә. Гомергә сүз иреге тарафдары булып кала. Таныдыгызмы?

Сүзебез, әлбәттә, Римма Атлас кызы РАТНИКОВА турында. Эчкерсез, мөлаем, йомшак күңелле, ярдәмчел...
Кирәк икән – принципиаль, тәвәккәл, туры сүзле, таләпчән... Зирәк дипломат, чын профессионал... Ул Татарстан Журналистлар берлегенә яңа сулыш өрде. Безнең журналистларны «Бәллүр каләм»ле итте! Чын журналист – «штучный товар» икәненә инандырды. «Алтын каләм» фестивале аша журналист булырга хыялланган яшьләргә яңа юллар ачты! (Үзе бу сүзләр белән килешми, әлбәттә, команда эше, дип бәяли...) 
Дәүләт Советында эшли башлаганда, берәүләр, Ратниковага депутат эшенең җаваплы, авыр хезмәт икәнен искәртергә теләп: «Зәңгәр күзләрегез тиздән соры төскә керәчәк», – дип усал шаяртса да, ул югалып калмый.
Аның күзләре һаман зәңгәр! Ул һаман иҗатта, югарыда!    

ТАМЫРЛАР Әтием дә, әнием дә – Шөгер якларындагы билгеле нәсел балалары. Әти – Булатов Атлас Минхаир улы Урдалыда туган.  Әтисе Минхаир бабайны Зур әти, әнисе Шәмсенур әбине Зур әни дип йөртә идек. Алар өйләнешү белән үк бәхет эзләп Донбасска чыгып киткәннәр. Күпмедер яшәгәч, янгын чыгып, бөтен әйберләре янып беткән. Кабат Урдалыга кайтып, колхозга кергәннәр. Зур әни стахановчы булып киткән. Әтинең хезмәт биографиясе сугыш елларыннан ук башлана. 15 яшьлек егет Сугышлыда авыл Советы секретаре була. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала. Ерак Көнчыгышта флотта хезмәт итә. Армиядән кайткач, Юлтимердә колхоз рәисе булып эшли. Аннары Мәскәүдә Югары партия мәктәбендә укый. Мамадышта партия райкомының икенче секретаре, Сабада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, аннары унҗиде ел дәвамында КПССның Кукмара райкомының беренче секретаре. Аннан Мамадышка шулай ук беренче секретарь итеп җибәрәләр. Пенсия алдыннан ТАССР Югары Советы Президиумында бүлек мөдире була. Әти Кукмара районы өчен күп эшләгән кеше. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Атлас Булатов – Кукмараның легендасы», – дип бәяләде. Бүген Кукмарада күппрофильле лицей Атлас Булатов исемен йөртә, әтигә һәйкәл куйдылар, аның исемен йөртүче урам, парк бар. Холкым, эшкә мөнәсәбәтем, дөньяга карашым – әтинеке. Якташларым өчен мин һәрвакыт Булатов кызы булып калырмын. 

Өлкәннәр сөйләгән бер вакыйга искә төшә... Әтине балачагында чак кына чегәннәр урлап китмәгән. Таборлары Урдалы аша узганда, карт чегән хатыны урамда уйнап йөргән малай-шалайның  берсен – Атласны эләктереп алган да кибиткаларына йөгергән. Капка төбендә утыручы әбиләр, аһ-ваһ килеп, баланы көчкә алып калган! Чегән хатыны әтидә көчле энергетика тойгандыр, мөгаен. Ул дөресен әйткән: зур кеше булачак, дигән... 

Әнием Лена – Түбән Чыршылы мәктәбе директоры, химия, физика укытучысы Сабирҗан Зиннур улы Чапаев  кызы. Әнисе Мөршидә балалар бакчасы мөдире булган. Алар юлын дәвам итеп, әни педагогика институтын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген югары бәяләп, аңа Россиянең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирәләр. Гыйлемгә омтылышы аңлашыла: ул атаклы татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин нәселеннән бит. Ул нәсел Болгар ханы Бикчурага барып тоташа. Әни шундый бер вакыйга сөйләде. 1937 елда әти-әниләре төне буе мунча мичендә ниндидер китаплар, документлар яндыра. Репрессия елларында алар ыруының тарихы да янып көлгә әйләнә. Революция елларында, нәсел утары таркалгач, Сабирҗан бабай заманына туры килә торган Чапаев фамилиясе алган булырга тиеш. Бөек Ватан сугышының беренче айларында ук ул фронтка китә. 1941 елда бердәнбер хаты гына килеп кала. Смоленск янындагы сугышларда хәбәрсез югала. 

Безнең гаиләдә кайчак авыл алпавытлары һәм крестьяннар арасында сыйнфый бәхәсләр дә чыккалый иде. «Крестьян баласы» – әти, «Дворян калдыгы» – әни. Бу хакта елмаеп кына искә төшерәм. Бер-берсен яратып, үзара таяныч булып яшәде алар. Гаҗәп хәл: химиягә тартылу, буыннар аша урап, энем Рафаэльнең улы Эмильгә әйләнеп килгән. Ул да химик, «Алгарыш» программасы буенча Кембридж университетында укыды, КФУның химия факультетын тәмамлады, университетта укыта – нанотехнологияләр белән шөгыльләнә. Менә шушы егет Түбән Чыршылы зиратында кабер ташларындагы гарәп язуларын фотоларга төшереп йөргән. Ул кабер ташлары Алтын Урда ханнарына ук барып тоташа! Әти- әнинең максатчанлыгы безгә – балаларына да күчкән. Мин журналистиканы сайладым, Рита врач булды, Рафаэль КАИны тәмамлады.  

БАЛАЧАК Республиканың кайсы районына килсәм дә – Лениногорскигамы,  Мамадышкамы, Сабагамы, Кукмарагамы – һәркайсы күңелгә якын, мин үз кеше анда. Шулай якын итүләрен тою бик рәхәт, әлбәттә. Чынлыкта Лениногорск районы Юлтимер авылында туганмын. Әнине тарих укытучысы итеп Федотовка авылына җибәрделәр.  Без бер әбидә фатирда тордык. Ул өйне бик яхшы хәтерлим: җир идән, өйнең яртысын алагаем зур мич алып тора, аның янәшәсендә туку станогы, сулда – бозау, мич белән ишек арасындагы ояда каз утыра, ялгыш яныннан узсаң да башын сузып ысылдарга керешә. Әни, сеңлем Рита һәм мин өчәүләп сәкедә йоклыйбыз. Әти бу вакытта Югары партия мәктәбендә укый иде... Балачак белән бәйле күп истәлекләр саклана күңелдә. Кышкы бер көндә ишектәге йозакны ялаган идем – телем ябышты да калды! Авызымны ачып, ишек төбендә шактый басып тордым. Сулышым йозак тимерен җылыткач кына ычкындым бу капкыннан. Күрше балаларының чаналары бар, ә минеке юк: таудан ярык тазда шуып төшәм... Моңсу кышкы бер кичтә үзе артыннан ишектә пар ияртеп, бик матур бер ир кеше килеп керде. Каракүл якалы соры пальтодан, ак фетр итекләрдән... Әти кайтты!.. 

Озакламый гаиләбез белән Мамадышка күчендек. Музыка мәктәбендә ике ел скрипка классында укып йөрүләрем күз алдында. Әни шулай теләде, әтисе сугышка киткәнче авылның скрипкачысы булган бит. Мамадышта 1 нче класска бардым. Нинди генә уеннар уйнамадык без! Казаки-разбойники, штандер, сызыклы... Язын Нократта боз киткәнне карарга йөгерәбез, җәен пристаньда пароходлар каршылыйбыз.  Безгә 1 сум бирәләр иде дә, пароход буфетыннан конфет, лимон алып кайта идек. Ашарга да, киенергә дә әллә нәрсә юк. Начальникмы ул, эшчеме – бар кеше бер чама яшәде. Әти райком секретаре дип, башкалардан аерылып тормадык. Бу сыйфат миңа кечкенәдән салынган, гомер буе шулай булып калдым. .. 

Саба шулай ук балачагым үткән төбәк. Өйдә чыршы бизәп, классташларымны бәйрәмгә чакыруыбыз, әнинең һәркайсына күчтәнәчләр таратуы күз алдында. Китап кибетендә сәгатьләр буе китаплар сайлый идем. 5, 10 тиенлек балалар китапларын пирожки алганда экономияләп калган акчага сатып ала идем. Еллар узгач аңладым: тормышымдагы борылыш этабы булган ул. Мамадыштан күчеп килүем, башкаларга караганда русча әйбәт белүем яхшы укый башлавыма сәбәп булгандыр. Укытучыбыз Анфиса Кыямовна үземә ышаныч тудыра алды, үзбәямне күтәрде. Һәм минем гел «биш»леләр китте!

УКУ Кукмарада укый башлагач, ул «биш»леләрне инде акларга да кирәк иде. Җитмәсә, беренче секретарь кызы бит әле мин! Әти белән әни бик таләпчән, кырыс булдылар. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына алар йөрмәде дә. Чөнки барыбыз да яхшы укыйбыз, җәмәгать эшләрендә катнашабыз. Мамадышта беренче, икенче класста укыганда кайчак «ике»леләр дә эләгештерә иде әле... Бу – энебез Рафаэль туган чаклар. Ул бала тулысы белән минем карамакта иде. Чүпрәкләрен дә юам, ашатам да, йоклатам да... 

Кукмара – шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы, анда рус мәктәбе иде. 5 нче класстан инде укуга ныклап кереп киттем. Класс җитәкчебез, математика укытучысы
Наҗия Газизовна Кәримуллина үз фәнен нык төшендерде. Безнең класска гел начальник балалары җыелган иде, тик берсенең дә масаеп, башкалардан өстен булып йөргәнен хәтерләмим. Барыбыз да тигез булдык. Ул мәктәп хәзер әтием исемен йөртүче күппрофильле лицей. Башта мәктәпнең педагогик коллективы шундый башлангыч белән чыкты, аннары район советы күтәреп алды. Үзем депутат чагында яңа бина төзүгә дә ирештек. Әтинең рухы сезгә ярдәм итәчәк, бу республикадагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе булачак, дигән идем. Шулай булып та чыкты! Төрле чаралар уздырганда, бүләкләр тапшырганда «Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей» дип игълан иткәндә, белсәгез иде ничек рәхәт булганын!.. 

Минем журналист буласым килә иде. Әти-әнинең врач итеп күрәселәре килде. Журналист – һөнәр түгел, алар шелкоперлар, дигән иде әти. Мин укырга керергә киткәнчегә кадәр ниятемнән кире кайтуымны көтте кебек. Шулай бер көнне көндезге ашка кайтты ул. Мин укырга чыгып китәр алдыннан ашыга-кабалана аш пешереп йөрим, ә тоз салырга онытканмын! Шунда әти: «И кызым, тозсыз ашлар пешерәсең, тозсыз мәкаләләр язып ятарсың инде», – дип уфылдап куйды. (Көлешәбез.) Ахырдан барыбер ризалашты инде. Хәтта соңрак үзе дә яза башлады. Кукмара тарихы турында архивларда эзләнеп утырды, язмаларын «Ватаным Татарстан»да бастырды... 

Студент елларын еш сагынып искә төшерәм. Бик бердәм, дус группа идек... V курста эшкә билгеләнер алдыннан декан Флорид Әхмәтович һәрберебез белән әңгәмә үткәрде. Мине «Комсомолец Татарии» газетасына  коррес-пондент итеп алдылар. Шундый шәп коллектив! Газета 100 мең тираж белән чыга! Путилов искиткеч редактор! 

УҢЫШ Редакциядә көчле журналистлар арасында үзеңне күрсәтү, алар кебек язу өчен шактый тырышырга туры килде әле. Әйбәт язылган очерк өчен исә мине Мәскәүгә, яшь журналистлар слетына җибәрделәр.

1985 елда  үзгәреш җилләре исә башлаганда КПССның Ленин райкомына эшкә чакырдылар. Бу шулай ук үзенә күрә бер трамплин иде. Бераздан шәһәр партия комитетында эшли башладым. 1989 елда редактор булып кабат «Комсомолец Татарии»га кайттым. 90 нчы елларда үз нишабызны таптык. Газетаның һәр санында төнлә йоклатмаслык кыю язмалар чыгардык. Вакыты, заманы шундый иде бит. Шул чорлар турында хәзер университетта лекцияләр укыйм. Теләсә нинди информацион сугышның максаты – җитәкчелекне һәм халыкны эйфория халәтенә җиткерү икән. Үзләрен бөек эшләрдә катнашалар итеп хис итсеннәр өчен! Без дә шулар  аша уздык. Ә чынлыкта Көнбатыш корган ятьмә булган ул... 

1995 елда мине Журналистлар берлеге рәисе итеп сайладылар. Яңа идеяләр белән янам, эшне заманча оештырасым килә... Башта әле оештыру комитеты рәисе идем. Съездны әзерләдек, ә Берлек рәисенә кандидатура юк. Минем кандидатурага чират җиткәч, «Кайчан әле яшьләр газетасы редакторының журналистлар берлеген җитәкләгәне бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, ул – хатын-кыз. Кайда күрелгәне бар мондый хәлнең», – дип тетеп аттылар. (Көлә.) Һич кеше таба алмыйлар. Йә җитәкче булу тәҗрибәсе юк, йә яше туры килми... Бәхәсләшә торгач, кабат минем исемгә кайтып төштеләр. Әйдәгез, Ратникованы сайлыйк, диделәр. Шулай эшләп киттек. Журналистлар конкурсын яңадан торгызырга, хезмәтне бәяләүнең яңа төрләрен уйлап табарга кирәк иде. Журналистлар конкурсының исеме «Бәллүр каләм» булып күңелдә бөреләнә. Бик нәфис, уалучан, сүз иреге кебек, дибез. Каршылар да күп. Кызу бәхәсләр бара... Алай да «Бәллүр каләм»гә тукталдык. Татар телендә нәшер ителгән «Нур» газетасының чыгу датасы 1905 елның 5 сентябре. Мәгълүмат  һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов 19 майда Матбугат бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итте. 19, 05 саннарына татар журналистикасының туган елы һәм туган көне шифрланган! Татарстан журналистларының туган көне менә шулай башланды. 

1998–2004 елларда инде «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры булдым. Яңа устав язу, яңа штат расписаниесен төзү кебек эшләрне башкардык. Каршы-лыклар, кыенлыклар да булды, ләкин үҗәтлек, ахыргача бару – минем канымда. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булу да – зур тырышлыклар аша килгән уңыш ул. 2003 елда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мине сайлау алды штабына матбугат үзәген җитәкләргә чакырды. Шул ук елны  Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Ә 2004 елның мартында «Единая Россия» партиясе исемлеге аша депутат булдым. Сайлаулардан соң Фәрит Хәйруллович мине Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп тәкъдим итте. Минем өчен шок булды, әлбәттә. Ләкин бу җаваплы эшкә дә әзер идем: чөнки журналистика дигән көчле мәктәптә сыналдым! Депутат булгач инде законнар язарга, «Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә» тармагы буенча шактый эшләр оештырырга, Гаилә кодексына үзгәрешләр кертергә туры килде. Юллар салу, мәктәпләр, хастаханәләр, көнкүреш объектлары төзү... Кукмарадан сайланган депутат буларак, социаль сферага караган күп эшләрне колачлаганда, үземне әтинең эшен дәвам итәм дип хис иттем. Кайда да таныйлар, сиңа ышанып гозерләрен сөйлиләр – бу уңыш түгелмени?! Депутаталар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллиннар белән эшләгән еллар аеруча күңелле һәм нәтиҗәле булды. Безнең команда әле Татарстан гимнын да эшләп чыкты. 200 гә якын вариант арасыннан шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыренә тукталдык. Ике дәүләт телендәге гимн Татарстанда яшәүче һәркемнең күңеленә, диненә, кыйбласына туры килергә тиеш иде. Шулай килеп чыкты да. Мин Татарстан гимнын төнлә уятып сорасалар да җырлап бирә алам инде. (Көлә.

МАВЫГУ Рояль, пианино күрсәм, утырырмын да уйнап та җибәрермен сыман иде. Юбилейга туганнарым электрон пианино бүләк итте... һәм мин инде уйныйм да! Менә бу минем яңа мавыгуым. Икенче мавыгуым: узган ел машина йөртә башладым! Бер дә куркыныч түгел! Кукмарага берничә тапкыр кайтып килдем, Биектаудагы бакчабызга гел барып йөрим... Тау чаңгылары, велоспорт шулай ук безнеке. Нинди генә тауларда булмадык: Тянь-Шаньда, Домбайда, Әрмәнстанда, Грузиядә, Альп тауларында... Йөзәбез дә! Үзеңне һәрчак формада тотарга кирәк бит. Иртән һәр көн физик күнегүләр ясауның бер кыенлыгы да юк. Ә сәламәтлек өчен шуның кадәр файдалы ул!

МӘХӘББӘТ Володя белән «Ижминводы» санаториенда таныштык. Наилә исемле туганым белән барган идек. Володя да үзенең дусты белән килгән. Безгә күз салганнар. Аралаша башладык. Володя редакциягә дә килеп йөрде. Башта никтер җитди кабул итмәдем. Хезмәттәшем Юлия Федоровна: «Римма, сиңа килеп йөргән егетләргә караганда, иң акыллысы, иң ышанычлысы шушы егет, игътибарлырак бул әле  аңа», – ди. (Көлә.) Димләпме-димли Володяга. 1980 елда Ратников белән язылыштык.  Катнаш гаиләдә язылмаган кануннар яши инде ул. Шуңа аеруча сизгер була белергә кирәк. Гаиләдә исә мин сабыррак булдым дип беләм. Әйе, ул бик тәрбияле, кешелекле, иҗади. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Мине ничек булсам шулай кабул иткәне, ми-ңа – өйгә дә кайтып керми эшли торган хатынга түзгәне өчен рәхмәтлемен аңа. Әллә нинди романнардагы кебек акылдан язарлык мәхәббәт дип әйтә алмыйм. Тугрылыкка, кешелеклелеккә нигезләнгән мөнәсәбәтләр бездә.

ДУСЛАР Классташлар белән һәрвакыт элемтәдә без. Студент елларындагы дуслар белән шулай ук шалтыратышабыз. Журналистлар берлеге президиумында бергә эшләгән коллегалар белән дә бер команда булып яшибез. 40 яшьтән соң да яңа дуслар тапканым бар. Мәсәлән, Фәридә Камалова. Депутатлыкка кандидат булып йөргәндә ул яшәгән йорт подъездына сайлау алды листовкасы эленгән булган. Менә шул Фәридә, мин сезнең сайлаучыгыз, сезнең белән күрешәсем килә, дип шалтыратты. Берәр проблемада булышуны сорыйдыр, дим инде үземчә. Килде. Бер фото да алып килгән. Анда ике ир кеше һәм бер кыз бала... Карау белән: «Ой, бу минем әти бит!» – дим. «Ә монысы минем әти, бу кыз – мин», – дип аңлатты. Сөйләшеп киттек. Бер-беребезне күптән беләбез икән, югалтышып кына торганбыз. Мин әле туган  гына чакта, ул – күрше кызы – гел безгә кереп йөргән. Әтисе Исхак абый белән әти дус булган. Без күчеп киткәч, аралар өзелгән... Менә шулай сайлау шаукымы белән 40 елдан соң очраштык... Икенче дустым дип Казан шәһәре ревматология үзәге җитәкчесе Равия Гаязовна Мухинаны әйтер идем. Кукмарадан ул, Березняктан. Якташ. Үзе әйтмешли, «Кукмараның Булатов абыйлы чорында» үскән, Мухиннар гаиләсендә тәрбияләнгән талантлы биш кызны беренче секретарь исемнәре белән хәтерләгән хәтта. Бер-беребез турында ишетеп белсәк тә, аралашкан юк иде. Лениногорскидагы коллегам Римма Вәлиевна таныштырды. Икебез дә 70 яшь тулуны билгеләп үтәбез бу көннәрдә. 

АКЧА Акча ул бер яктан керә, икенче яктан чыгып та китә. Бервакытта да акчага табыну булмады. Бу шулай ук әтидән килә. Ул заманда ук күпләрнең дачалары, машиналары, күчемсез милекләре бар иде инде. «аның каравы, мин тыныч йоклыйм», – дия иде әти. Пенсиягә чыккач кына бакчалы, мунчалы булдылар.  

БАЛАЛАР Леша  озак көтеп алган шатлыгыбыз инде. Илебезнең миннән дә көчлерәк чып-чын патриоты! (Канәгать.) Мин улым белән әтисенә караганда да якынрак. Серлә-ребезне бер-беребезгә ышанып сөйли алабыз. Леша Мәдәният институтында укый. 7 нче класста ук видеомонтаж ясарга өйрәнде. Класслары белән экскурсияләргә барганда үзе видеога төшерә, кыска фильмнар, роликлар монтажлый иде. Журналистиканы сайлар дип уйлаган идек, оператор эшен кызыклырак дип тапты. Worldskills буенча республика конкурсында 3 нче урынны алды. Эшмәкәрлек номинациясе буенча классташы белән проект та төзеделәр. Үсмерләрне видеомонтажга өйрәтергә бүген үк әзер иде. Акча эшләргә әле иртәрәк, укырга кирәк, дидем. 

КУРКУ Чыңгызхан шулкадәр дөрес әйткән: «Курыксаң – эшләмә, эшләсәң – курыкма, гамәл кылгансың икән – үкенмә». Мин тормышта шундыйрактыр. Шулай күренәмдер. (Уйланып тора.) Алай да бик борчылам. Ниндидер шөбһәле халәт. Заманы да шундыйдыр инде. Магний эч, уза, диләр. (Көлә.) Чынлыкта мин барысы өчен дә куркам.
94 яшьлек әнием өчен куркам. Сеңлем, энем, аларның балалары өчен борчылам. Леша соңга кала башласа:«Син кайда? Кайт тизрәк!» дип яза башлыйм. «Әни, бар да тәртиптә. Борчылма», – ди. Магний да булышмый. (Көлә.) 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА Аллаһка шөкер, язмышыма рәхмәтле мин. Әйбәт гаиләдә тудым, әти-әнием яхшы кешеләр булды. Үзем теләгәнне тормышка ашыра бардым, хыялларым чынга ашты, нәрсәгә генә тотынсам да, авырлыкларны җиңеп, ахырына кадәр җиткерә алдым. Мин бик бәхетле кеше!

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар