Логотип
Арабыздан беребез

«Хатын-кыз заводта да хатын-кыз булып кала»

Ирем Айнур белән интернет аша таныштык. Өйләнешкәч, Чаллыда яшибезме, Түбән Камадамы дигән сорау туды. Барысын да һөнәрем хәл итте.

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе
Лилия Гыйзетдинова, «Сибур ПолиЛаб» Түбән Кама тикшеренүләр үзәгендәге  полимер материалларның гамәли эшләнмәләре бүлекчәсе баш белгече 


Безне еш кына төрле шәһәрләргә командировкага җибәрәләр. Аларны Түбән Камам белән чагыштыра башлыйм. Зур шәһәр­ләрдә чират, бетмәс «бөке»ләр, кеше күп, экология начар. Ә Түбән Камада иркенлек, яшеллек, чисталык... Заводлар шәһәре булса да, бездә экология яхшырак. Безнең «Түбән Кама Нефтехим» территориясендә урман күгәрченнәре, кызыл түшләр очып йөри. Куяннар чабыша, әрләннәр бар. Димәк, завод террито­рия­сендә шәһәргә караганда һава чистарак булып чыга. Химия бит сездә, диләр. Ә кайда юк соң ул химия?! Көнкүреш мохитебез химиядән генә тора. Мәсәлән, сезнең кухняны гына алыйк. Мебель, өстәл, урындыклар, силикон тоткычлар, пластмасс табак-савытлар... Ә өстегездәге кием? Барысында да химия бар. Дөресен генә әйткәндә, үсмер чакта инженер-технолог булам дип уйлаганым да булмады. Әти белән әни, үзләре завод белән бәйле кешеләр булмаса да, миңа дөрес юл күрсәтте дип уйлыйм. Түбән Кама химия-технология институтында укыдым. Әле ул вакытта заводта нәрсә эшләячәгемне күз алдыма да ки-
терә алмый идем. Практикага баргач, заводны эченнән күрдем. Кечкенә шәһәр кебек тоелды ул миңа. Тормыш кайнаган шә­һәр! Менә алты ел инде Европада иң зур сәнәгать предприя­тиеләренең берсе булган «Түбән Кама Нефтехим»да эшлим. Бездә аны гади генә «химиядә эшлим», дип сөйләшәләр. Безнең лаборатория каучукның яңа төрләрен ясау белән шө­гыль­ләнә. Моның өчен еллар узарга мөмкин. Әмма ул бик кызыклы процесс. Кешеләр белән эшләү авыр, ә менә минем өчен процесслар белән эшләү күпкә җайлырак, рәхәтрәк.

Каучукны ясаганда бөтен җаныңны бирәсең. Яңа чимал чыгару – әйтеп бетергесез горурлык. Мин эшләгән дәвердә бутадиен-стироллы синтетик каучук ясадык. Ул шинаның чыдамлылыгын арттыра, дымлы, бозлы юлдан баруын яхшырта, ягу­­лыкны экономияли. Хәтерләсәгез, 2021 елда Түбән Камада яңа завод ачылды. Ул махсус безнең каучук өчен булдырылды. Хә­­зер без уйлап тапкан каучук илнең шиналар ясый торган бөтен предприятиеләренә китә. Зур горурлык бу! Каучук импорттан да кертелә иде. Россия санкцияләр шартларында яши башлагач, илнең каучук сәнәгате шиналар ясау компания­ләрен ябылудан коткарып калды. Импорт безнең каучук белән алыштырылды. Йөк, пассажирлар ташу техникалары йөрүдән туктамады. Менә боларның барысында да минем дә өлешем бар! Хезмәтем фән белән бәйле инде. Ә эре предприятиеләрдә фәнни үзәкләр булмаса, производство туктап калачак. Бөтен сорауларга да фән җавап бирә. Фәнсез сәнәгать була алмый!


Бездә күбрәк урта яшьләрдәге кешеләр эшли. Яшьләр дә килә. Мин үзем заводка килгәч, белеп җиткермәгәнемне тәҗрибәлерәк кешеләрдән сорый идем, хәзер үземнән дә сора­учылар бар. Димәк, миннән яшьрәк буын бар инде бездә. Яшьләр – бик энергияле, ә өлкәннәр – тәҗрибәле. Икесе бергә кушылгач, шәп симбиоз һәм баланс килеп чыга. Предприятиебез «Сибур холдингы»на кертелгәннән соң төрле фәнни үзәкләр белән тагын да ныграк хезмәттәшлек итә башладык. Үз продуктларыбызны тәкъдим итәр өчен төрле фәнни конференцияләргә, предприятиеләргә йөрибез. Мине тиздән Кытайга командировкага җибәрәчәкләр. Бик дулкынланып көтәм ул көннәрне.


Бу бит зур тәҗрибә. Бер урында гына утырмыйбыз, һәрва­кыт үсештә без. Әйе, предприятиедә яшьләр өчен социаль лифт бар. Ирем Айнур белән интернет аша таныштык. Өйләнешкәч, Чаллыда яшибезме, Түбән Камадамы дигән сорау туды. Барысын да һөнәрем хәл итте. Химик-технолог теләсә нинди заводта эшли алмый, ә Айнур төзүче. Төзүчегә кайда да эш табыла. Хатын-кыз заводта да хатын-кыз булып кала. Моны даими сизеп торасың. Мәсәлән, авыр шешәләр күтәреп цехтан кайтып барганда (дөрес, без норманы саклыйбыз, биш килограммнан артыкны күтәрмибез), яныңнан үтеп барган ир-ат ярдәмен тәкъдим итә. Бервакыт та эндәшми генә үтеп киткәннәрне очратканым булмады. Менә шундый кечкенә игътибардан да рәхәт булып китә инде. Коллективта хатын-кыз ямь булдырырга тырыша, ә ир-атлар – ышаныч! Нинди генә хәл килеп чыкса да, ир-атлардан ярдәм сорарга була. Алар, үз чиратында, бездән сорыйлар. Сәнәгатьтә менә шундый үзара ярдәм итешү, күмәк аң көчле. Аннан соң коллективны тагын да бердәм­лә­ш­терү өчен әледән-әле чаралар уздыралар. Спорт ярышлары, күңел ачу уеннары, җитәкчелек белән очрашулар... Бу җәһәттән профсоюз бик яхшы эшли безнең. Бер бәйрәмне дә билгеләми калмыйлар. 8 Март бәйрәме алдыннан да эшкә килеп җиткән­че үк музыка тавышы ишетәсең. Шундук кәеф күтәрелә.


«Про­ход­ной»да ир-атлар безгә чәчәкләр бүләк итә. Көне буе бәйрәм белән котлыйлар, корпоратив почтага котлаулар ява. Кичен тукталышка чыгып басасың – бөтен хатын-кызның кулында чәчәкләр. Күңелле инде. Быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» рес-публика бәйгесендә «Язмышым – һөнәрем» номинациясендә финалга чыктым. Моңа ышанып та бетә алмый йөри идем, тагын бер сөенечле хәбәр алдым: «Ел инженеры-2023» 
XXIV Бөтенроссия бәйгесенең «Яшьләрнең инженер сәнгате» номина­ция­сендә җиңүче дипломы белән бүләкләнгәнмен. Бәйге фән, техника өлкәсендә эшләгән иң яхшы белгечләрне ачыклау максатыннан уздырыла. Димәк, мин үз өлкәмдә яшьтәшләрем арасында иң яхшыларның берсе! Һөнәрем чынлап та минем язмышым. Үзебезнең предприятиегә, профсоюзга һәм җитәкче-леккә минем кебек яшь белгечләргә игътибар иткәннәре өчен зур рәхмәтле­мен. Киләчәгемне бары «Түбән Кама Нефтехим»да гына күрәм. Бар да алда әле!

 Фото: Александр Ильин
 

Теги: инженер сибур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар