Логотип
Арабыздан беребез

Таксистка

Эльвира “N” такси хезмәтендә эшли. Күптән түгел генә парк хуҗасы аңа бергә җитәкчелек итәргә тәкъдим иткән. Эльвира такси паркының эшчәнлеген дә контрольдә тота, үз эшен – шәһәр буйлап клиентларны йөртүен дә дәвам итә. “Баранканы ташлый алмыйм мин!” дигән сүзе барлык сорауларга да җавап бирә.

Финанс-икътисад институтын тәмамлап, берничә ел банкта эшләп алдым да, декрет ялына киттем. Аннары кризис бәрде, кире эшкә чакырырга ашыкмадылар.  Беренче ирем белән аерылышкач, бөтенләй эшсез дә, акчасыз да калдым. Кулда – ике бала. Нишләргә? Кая барып егылырга? Тынычланып, уйлый башладым: иң яраткан шөгылем машина йөртү икән, нигә таксида эшләп карамаска? Тәвәккәлләдем. Ул вакытка машина йөртү стажыма биш ел тулды – эшкә бер проблемасыз алдылар.
 

Төнлә

Төнлә йөрергә яратам. Динамиклардагы музыка ачык тәрәзәдән агып чыгып китә. Мин йотлыга-йотлыга буш шәһәр һавасын сулыйм… Таксида эшли башлагач, үзгәрдем… тынычландым. Элек узып китүче ирләргә ачуым кабара иде, кистереп китүләре, юл бирмәүләре, авыз читләре белән мыскыллап елмаюлары гаҗәпләндерә, гарьләндерә иде. Хәзер исә миңа барыбер, машинасын кычкыртып киткән ирләргә: “Бар, бар, алай ашыгасың икән, светофорда барыбер очрашырбыз”, – дип көлеп калам. Башка таксисткаларда да үзгәрешләр күрәм – хихылдык кызлар, эшли торгач, җитдиләнә, җитезләнә. Безнең эш клиентны А ноктасыннан Б ноктасына исән-сау алып бару гына түгел, безгә көн саен психолог булып эшләргә туры килә. Без тыңлаган моң-зарлар том-том китапка җитәр иде. Клиентның кәефен күтәрергә тырышасың. Бер клиентым мәңгегә хәтеремә уелып калды, сөйлим әле.

Төнге клиентны өеннән барып алдым. Машинага утырды да: “Дүрт ягым кыйбла, теләсә кая алып бар”, – диде. Озаклап шәһәр урамнарын әйләндек. Кыяфәтеннән күренеп тора иде – нидер булган, кешенең бар тормышы чәлпәрәмә килгән. “Киттек стройкага”, – ди миңа. Килдек. Утыргычка акча ташлады да: “Унбиш минуттан чыкмасам, кит”, – диде. Тәнем чымырдап китте. Һәм мин… төн уртасында бер белмәгән ир артыннан стройканың бишенче катына иярдем. Миңа кычкырганын ишетсәгез! “Бар кит моннан! Акча бирдем, ни кирәк сиңа?!” – диюләренә карамый, ялгызын калдыра алмадым. Миңа үз тынычлыгым кадерле иде – йә, ул үзенә кул салса, ничек яшәрмен аннары? Бераздан төкерде дә: “Әйдә, өйгә илт инде алайса”, – диде. Иртән диспетчерыбызга шылтыратып, рәхмәтләрен җиткергәч кенә күңелем тынычланды.

Ә бер төнне яшь кенә егет такси чакыртты – SMS буенча бер кыз белән  танышкан да, хәзер кунакка баруы. “Ул урамда андый йорт юк”, –  дим, теге егет ишетми кебек. Ярар. Кайдадыр килдек. Кызга шылтырата, тегесе нидер аңлаткан була. Егетем: “Ярар, китә аласыз, монда көтеп торам, иртә белән алып китә аласыздыр бит мине?” – ди. Мин: “Кунарга калам дип беләсеңме?” – дип елмаям. Егет урамда басып тора. Мин машинада утырам. “Ник китмисез соң?” – дип сорап куйды. “Ул кыз килмәс. Кайтырга дип, барыбер такси чакыртачаксыз – тегендә-монда йөрисе килми”, – дип кузгалмый торам. Унбиш минут көтеп торды да, машинага кереп утырды. “Каян белдегез?” – дип мыгырдануына: “Мин – таксист, психолог һәм, иң мөһиме, мин – хатын-кыз”, – дип җавап бирдем.


Аюдан курыккан урманга бармас

Курыкмыйсызмы?
Машинага утырган ир-атларның беренче соравы шул. Үз-үзен дә танымаган дәрәҗәгә җиткән кешенең заявкасын диспетчер кабул итми. Төнлә кайбер таксисткалар йөрергә курка, чөнки ул вакытта төнге клублардан кайтучылар артык кәефле, әдәпсез булгалый. Мин моннан курыкмыйм – курыкмавым йөземдә чагыла, күрәсең. Кызларның кайберләре кесәсендә газ баллончигы йөртә, шөкер, кулланырга туры килгәне юк. Төнлә үзебез белән “штурман” буларак берәр дусны, туганны да алып йөргәлибез, моның турында клиентны алдан кисәтеп куябыз – аның да бит шөбһәләнеп калуы бар. Безнең кайда икәнебезне диспетчер белеп тора – без аңа отчет биреп барабыз. Озак югалып торсак, төп офиста чаң суга башлыйлар – таксисткаларның иминлеге өчен без җавап бирәбез!

Әйе, кызганыч, кемнәрдер безнең хезмәтне экскорт белән бутап шылтыраткалый – кызлар килүен сорый. Диспетчер, ялгыш шылтыратуларын аңлатып, мәсьәләне хәл итә.


Иртән
Безнең таксистлар автоняня булып та эшли, балалар – безнең иң мөһим клиентларыбыз. Дөресен генә әйткәндә, һәр иртәбез автоняня хезмәтеннән башланып китә. Үзегез аңлыйсыз инде, ир-ат таксистка балаңны утыртып җибәрү турында әни кеше уйлап та карамый, безгә исә берсүзсез ышанып утырталар. Һәр балага үз автонянясы билгеләнә – алай әнигә дә тынычрак, нәни клиентыбызга да һаман саен яңа апага ияләшергә кирәкми. Мисал өчен, мин йөртә торган Алия исемле кыз белән дуслашып беттек – юлда дәрес тә хәзерлибез, гәпләшеп тә алабыз. Ни өчен безне сайлыйлармы? Таксисткаларыбыз юл кагыйдәләрен бозмый йөри, штрафларга юлыкмый, акылын югалтып чапмый, чөнки аны өендә балалары көтә. Кеше балаларын йөртү – икеләтә зур җаваплылык, теге-бу була калса, әти-әниләрнең ниләр эшләргә мөмкинлеге турында уйлавы да куркыныч – үзебез әниләр бит без. Моны барлык клиентларыбыз да аңлый.

Кайбер ир-атлар: “Шәһәрдә бер буш такси юк, хатын-кыз белән барырга калдым!..” – дип, сүгенә-сүгенә, машинага кереп утыра да… безнең даими клиентка әйләнә. Йә: “Бигрәк кыйммәт сездә”, – дип яла яга башлый. Диспетчерыбызның: “Бәяләр башкаларныкыннан аерылмый, алай да, сез башка такси хезмәтенә шылтырата аласыз”, – диюгә, клиент, “Юк-юк! Сезнең белән барам!” дип, сүзеннән кире кайта.

Мөселман ирләр хатыннарын, кызларын безгә утыртып җибәрә. Яулык япкан кызлар белән сөйләшкән юк, алар беркемгә, бернәрсәгә зарланмыйча тәрәзәгә карап хозурланып баралар.

Ә бер клиент хатынын зур сәүдә йортына илтергә сорагач: “Без Казанга берничә көнгә генә килдек, танышларыбыз юк, хатынның ялгызы гына йөрисе килми, күңелсез бит… аның белән бергә кибетләрдә йөрегезче”, – дип акча сузды. Сокландым мин бу ир-атка, хатынын ничек ярата, кара син, ә!

Көнче ирләр дә, ир-ат таксист бәйләнә күрмәсен, дип, хатыннарын безнең таксида йөртә. Әле телефоннан шылтыратып: “Трубканы таксистка бир әле”, – дип, тикшереп тә ала. Андый парларны кызганып та куям…


Көндез
Төнге заказдан соң өйгә кайтам да авам, дигәндә генә, сәгать ярымда әйләнеп кайтам, дип, диспетчерның тагын бер заказын алырга булдым. Әмма… шәһәр пробкада таштай катып калды. Клиентым әллә кайчан җәяүләп китеп барды инде, ә без һаман торабыз… Күңелсез булды дип әйтә алмыйм – Яңа ел алды иде – башка машиналарда баручылар мандариннар, шампан шәрабы чыгарып, музыканы катырак куйдылар да… дискотека оештырдылар! Кыскасы, ул көнне төн уртасында гына кайттым. …Эшемне барыбер яратам!
Яңа ел көннәрендә исә Кар кызы костюмында йөрдем! Ә нәрсә? Никадәр кеше бәхетле булды! Балалар кул чабып сикерде! Бәйрәм ясау шуның кадәр җиңел ки!..


Хикмәт – чагыштыруда.
А. Эйнштейн.


Клиенткалар
Бер кызны вокзалга илтергә кирәк. Баштан ук аңлашылды – вакытын чамаламаган – без берничек тә поездга барып җитә алмабыз. И, еларга тотынды бу: укуы начар, гомумән, укыйсы килми, әнисе белән ачуланыша, поездга өлгерми… Кыскасы, тормышында – тоташ кара полоса… Тыңлап-тыңлап бардым да, чыдамыйча: “Карале, хәзер мин сиңа үз тормышымны сөйлим әле”, – дип, кыскача тәрҗемәи хәлемне җиткердем. Кыз: “Мин яхшы яшим икән”, – дип, яшьләрен сөртеп алды. “Хәзер вокзалга киләсең дә, кофе эчеп, киләсе поездны көтәсең. Берәрсе белән танышып та китәрсең әле!” – дигәч, бөтенләй елмая ук башлады.


Кичен
Әлбәттә, кайбер клиентлар кафе-рестораннарга чакыра башлый. Ир-ат ничек кенә ошамасын, каты тору мөһим – клиентлар белән формаль булмаган аралашу безнең кагыйдәләргә каршы килә. Бер кызыбыз шулай клиентына кияүгә чыкты. Бәхете озак дәвам итмәде. Ире: “Әгәр син минем белән шулай танышкансың икән, димәк, башка ирләр белән дә мавыгып китә алырсың”, – дип, эштән китәргә өндәде. Ханым эшен сайлады. Миндә дә нәкъ шундый хәл. Икенче ирем белән эшем аркасында аерылыштык. Ирек яратам, янымдагы кеше шуны аңламаган икән, димәк, юлларыбыз уртак түгел… Дөресен генә әйткәндә, пенсия яшендәге берничә ханымнан кала, бездә эшләүче кызларның берсе дә кияүдә түгел диярлек. Ни өчен дисезме? Бу эштә хатын-кыз көчле булырга өйрәнә. Моны яхшы тенденция дип әйтә алмыйм – ирләр тормышны үзе алып бара, көпчәкне үзе алыштыра алучы хатыннардан курка шул…


– Мин сезгә актриса булырга тәкъдим итәм.
– Юк,  бераз таксист булып эшлим дә, аннары абыйларым кебек механик булам! Планым – шул.
(“Ночь на земле” кинофильмыннан)


Элек төш кебек күренгән эш тәкъдим итәләр – банктта. Әмма көнозын офиста утыру минем өчен түгел икәнен аңладым. Планнар зурдан – башка шәһәрләрдә дә “N” такси хезмәтен ачып җибәрергә уйлыйбыз.

Заявкалар арасында өйгә кайтып килергә дә өлгерәм. Кагыйдәм дә бар: ял көннәрен эшкә чыкмыйм, вакытны балаларым белән уздырам. Иртә белән бакчага һәм мәктәпкә илтәм, кичен дә ташлап чыгып китмим. Ягъни, эш графигымны балалар вакытына көйлим. Әйе, мин көчле хатын-кыз, эшем, бәлки, ирләр эшедер, әмма Әни булу – минем өчен иң мөһиме.


P. S. Эшкә бер ир-атны алган идек.  Әмма ул озак тормады – качты. Хатын-кыз коллективында эшләү җиңел дип белдегезме әллә? Нинди генә көчле булып күренмик, без барыбер ир-ат аңламас хатын-кыз булып кала бирәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар