Логотип
Арабыздан беребез

Саба юлы киләчәккә илтә

 Чит кеше кулында сыер «бозыла» дип, ялга да китми бит алар. Шулай итеп яратканда гына мал әҗерен икеләтә кайтара.

Их-х, кызганыч, җәйләр бик кыска безнең якларда. Ә быел ул булмады да диярлек. Койды да койды яңгыр, чиләкләп койды. Җир үзенә кирәген тәмам алды. Быел уңыш та әллә ни булмас инде дип уйлап йөргән идек. Ә юк... Сабаның йомырка тәгәрәтердәй юлларыннан очып кына авылдан авылга йөргәндә фикер үзгәрде. Безне бер дә авырсынмыйча көнозын озата йөргән юлдашыбыз – агропромышленность комплексы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Дания Мулланур кызы Галимуллина алдан ук тынычландырып куйды. «Өлгереп җитә алмас дигән идек, кукурузы да күкрәп үсте әнә, печән дә шәп быел, игеннәр дә шәп...» – дип, рухланып, куанып сөйләгән юлдашыбызга карап, безнең дә кәеф күтәре­леп китте. Нурлы йөзен бик сирәк күрсәткән кояш та бүген кыздырыпмы-кыздыра. Безнең әле дөбердәтеп эшләгән, гөрләтеп яшәгән ике матур гаиләдә буласыбыз бар. Уйлаган уйлары, эшләгән эшләре нинди икән аларның? Кызык бит! Алдан баручылар бит алар!

«Әллә каян таныйлар»




Ул, үзе әйтмешли, бизәнеп-ясанып өстәл артында утыра торган кешеләрдән түгел. Урта мәктәпне тәмамлап, Казандагы секретарь-референтлар әзерли торган лицейга барып кергәндә, бу хакта уйлап та карамаган. Ә хәзер әнә: «Кәгазьләргә күмелеп утыру – минем эш түгел, мин моны бик тиз аңладым», – ди. Шулай бит ул. Ни теләгәнеңә тора-тора, яши-яши төшенәсең. Аның каруы, ул юлдан инде син беркайчан да һәм берничек тә тайпылмыйсың. Чөнки син моны йөрәгең кушканга эшлисең.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты иясе, былтыр «Һөнәре буенча иң яхшы» бәйгесендә 2 нче урынны яулап, «Иң яхшы терлекче – бозау караучы» исемен яулаган Айназ Рафаэль кызы Шайнурова белән керсәң әйләнеп чыкмаслык зур өйләрендә күргәннәребездән хәйран булып йөргәндә дә, каерылып үскән печән басуыннан кул сузымында гына урнашкан Курсабаш хуҗалыгы фермасында бәләкәч бозауларның ялтырап торган сыртларын сыйпап кинәнгәндә дә әледән-әле шул сөйләшүгә әйләнеп кайттык.
 
Авылның киләчәге бу төбәкнең тигез-шома юлларыннан, робот-фермалардан, калай түбәле зур-төзек йортлардан башлана.



Дөресен әйткәндә, ул башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормый. Әйтүенә караганда, 7 яшькәчә Казанда яшәгән. Әтисенең туган нигезе бушап калгач, шушы якларга кайтып, шәһәр кызыннан авыл кызына әйләнгән. Шушында булачак ире Илнар белән танышкан. Бер-бер артлы туган балалары – Илфар, Айсинә, Ильяс та инде бүген кайсы – мәктәптә, кайсы – бакчада. 150 хуҗалыклы кечкенә генә авыл булса да, биредә балалар бакчасы да, урта мәктәбе дә, кибете дә, Мәдәният йорты да бар. Иң мөһиме: яннарында алар өчен өзелеп торган, эштән кайтуларын табын тулы ризык белән сагынып көтеп ала торган әниләре бар. Айназ кайнанасына, яратып, үз итеп, «әни» дип дәшә. «Ул әйбәт, – ди килен кеше, – аңа башкача әйтеп тә булмый». Ике сүзнең берендә «кызым», «кызым» дип торган кайнанасы, әле табын тирәсендә кайнаша, әле оныклары белән... бер генә минут та тик тормый. «Аякларым гына сызлый, – ди 35 ел фермада эшләгән данлыклы сыер савучы Ания ханым. Димәк, киленнең үрнәк алырдай кешесе янәшәдә генә...
Һәм... ире дә янында гына. Алар икесе бер фермада эшли. «Эшлисе килгән кешегә авылда эш җитәрлек», – дип сөйләгән Илнарның тормыштан зарланырлыгы юк. Гомумән, эштән башканы күрмәгән, ел әйләнә эшләгән авыл кешесе зарлана белми ул. Аның гел әйбәт булыр. Шайнуровларның да шөкер генә кылырлык. Әнә бит нинди уңган хатын, нинди күндәм, акыллы килен...
– Ничек таныштыгыз, каян табыштыгыз? – дип кызыксынам, иңгә-иң терәлеп, диванда утырган ир белән хатынга карап.
– Башта телефоннан шалтыратты. «Ой, ялгыш шалтыраттың», – дим. «Юк, ялгыш түгел. Кичен бакча башына төш», – ди бу миңа. Төшеп барам шулай. Ә безнең бакча башында зур миләш агачы үсеп утыра. Ул шуның янына чүгәләп утырган да уйга чумган. Яныннан тиз генә үтеп китмәкче идем, туктатты бу мине. Миләш төбеннән башланды безнең танышлык. Озак йөрмәдек. Ул минем укып бетергәнемне генә көтеп торды да туй ясадык. Тугыз ел инде бергә, – ди ул, иренә назлы караш ташлап.
Ул ничек итеп беренче мәртәбә фермага сыер саварга төшүен, бер елдан бозаулар карарга алынуын җентекләп сөйли.
Эт оясыдай бәләкәй зәңгәр куышларда кайсы битараф кына безне күзләгән, кайсы сыртын куеп йокымсырап яткан нәни бозауларның һәркайсына дәшеп, шулар арасында мәш килгән Айназ: «Алар мине әллә каян таныйлар», – дип куана. Танымаска, әни ич инде ул аларга! Көненә 6-7 литр сөтен эчерә. «Шешәдән» төш­кән­нәренә сенажын, фуражын сала, асларын чистарта, бәби карагандай карый. Шулай тырышсаң гына була ул. Ни дисәң дә, җаваплы аларның эшләре. Алны-ялны белмәгән бу хезмәт тынгылык күрсәтми. Ферма белән өй арасын гына да ничә тапкыр әйләнеп кайталар икән алар?! Шуңа да: «Кайда ял итәсез?» дигән тинтәк сорауны биреп торма инде син. Көләчәк кенә алар синнән. «Нинди ял ул?! Нәрсә сөйлисез?! Сыерлар, бозаулар нишләр?» Ихластан шулай дияр алар. 365 көннең бер көне шул мәшәкатьләрдән башка узса икән?! Әгәр дә Айназ бүген 135 бозау карыйм дип әйтә икән, ул бит аны авырсынып әйтми, горурланып әйтә. Фер­мадагы эш шартларының көннән-көн камилләшә баруын, кул эшләренең бетә баруын күз алдында тотып әйтә. Элек бит бер кешедән 135 бозау карату төшкә дә кермәгән. Шулай ич инде. Чөнки профсоюз лидеры әйткәнчә: «Бүген көрәге, чиләге, сәнәге, көянтәсе – тарихта...»
Почмагы саен нур балкып торган уңган йорт хуҗалары белән саубуллашып, Ике Басу Арташ авылы ягына борылабыз. Бу төбәкнең күренекле кешеләре белән танышуыбыз дәвам итә.
 

«Гөлгенә ул бер генә...»

 
 



Гөлгенә Хатыйп кызы Фәләхова:
– Ял итсәң, сыерлар бозыла, – ди ул. – Чит кешене якын китерми бит алар. Бер савымга саварга бирмәсә, өч савылышта имчәге шешә. Мал ул барын аңлый. Яратсаң, алар да сине ярата. Кайчак ялгыш аягыма басалар да, кызлар: «Ник берне эләктереп алмыйсың?» – диләр. Миңа басам дип басмады ич ул, дим. Кызганам хайванны. Көлсәм дә, еласам да – шулар арасында».

Авылдашлары, райондашлары өчен ул шундый: бер генә... Авылда дип әйтмим инде, районда аның ишеләр бармы икән әле?! Һәр сыердан уртача 30 литр сөт савып алуга ирешү өчен, Гөлгенә Хатыйп кызы Фәләхова шикелле, бер ялсыз эшләргә дә эшләргә кирәк. Шушы авылга килен булып төшүенә 26 ел, сыер савучы булып эшли башлавына да, кайнана белән яши башлавына да 26 ел. Стажлы килен, олы тәҗрибә туплаган сыер савучы. Аның кебек килен дә, аныкы кебек үз әниседәй кайгырта торган кайнана да юк дөньяда. «Фермадан арып кайтып, бераз ятып торсам, шыпырт кына килеп, йокы бүлмәсенең ишеген ябып куя», – дип, тикмәгә генә сөйләми ич ул. Йөрәгенә май булып ятканга, күңе-ленә мәңгегә кереп урнашканга сөйли. Эше турында да сөйли. «Ферма мөдиреннән 25 ел ялсыз эшләдем дип, ял сораган идем, 25 ел эшләгәнне тагын бер ел гына ялсыз эшләрсең әле диде», – дип көлдереп тә ала.
Стенага эленгән зур афишадан безгә хоккейчы кыз елмая. «Бу кем?» «Минем кызым, Ләйсәнем, – ди әни кеше, чиксез горурланып. – Хоккейчы ул, Дөнья чемпионы. Әле хәзер Финляндиядә – ярышта. Булмаган иле, күрмәгән җире калмады. 19 гына яшь әле аңа. 15 яшен-дә Түбән Новгородка спорт мәктәбенә китеп барган иде, шул заманнан бирле – «Скиф» командасында». Шулай ди дә, безне нык гаҗәпкә калдырып, кызы яулаган медальләрне күрсәтергә керешә. Үзе бер музей ачарлык бүләкләр белән тулы бүлмәдә аның белән икәүдән-икәү калабыз. Карават янындагы тумбочкага куелган фотодан безгә бер егет елмая. «Бусы кем? – дим, янә соравымны кабатлап, – бигрәк чибәр...»
– Улым Илүс – уртанчысы, – ди әни кеше үзгәреп китеп. Йөзендә – әйтеп бетергесез моң, сагыш... –
Ул юк инде, вафатына ике ел да өч ай хәзер. Институт-ны тәмамларга бер генә ел калганда шундый хәл менә...
Ул да спортсмен иде. Физкультура укытучысы булырга хыялланды. «Их-х, әни, бер генә ел укытып карарга иде армиягә киткәнче», – диде. Армиягә дә нык әзерләнде. Барасы килде. Булмады, һәлакәткә эләккән биш егетнең бишесе дә суга гына төшкәндәй булды. Бер минут исемнән чыкмый, – ди ана, күзләрендәге яшьне күрсәтмәскә тырышып. – Елыйсым килсә, фермага чыгып китәм дә сыерларым арасына кереп туйганчы елыйм. Кеше күрми, ичмасам.
Олы уллары Илназ – математика-информатика укытучысы. Хәзер үзенең бәләкәй кызчыгы бар. Без килгәндә Гөлгенәнең кайнанасы бәби янында кайнаша иде.
– Кемгә охшап спортсмен булганнар диген?!
– Белмим, өчесе дә шундый мөстәкыйль булдылар. Кемгә охшаганнардыр, – ди Гөлгенә. – Укырга кергәндә дә артларыннан йөрмәдем, беркая бармадым. Үзләре тырыш булдылар, миннән беркайчан да акча сорамадылар. Укудан соң акча эшләү юлын таптылар. Илүснең әйберләрен алырга баргач, ботинкасына игътибар иттем: кызыл балчыкка каткан иде. Күрәсең, кайдадыр эшләгән. Миңа әйтмиләр иде шул. Сигезне тәмамлап, ерак шәһәргә, бер белмәгән җиргә, бер белмәгән кешеләр арасына чыгып киткән кызым да шундый булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә, Татарстан хөкүмәтенең Рәхмәтенә һәм башка күп кенә бүләкләргә лаек булган алдынгы сыер савучының ире Илсур да төшеп калганнардан түгел анысы. Ул да былтыр «Кыр батыры» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Кайгыны да, шатлыкны бергә күтәрә, бергә бүлешә алар.
 
 Саба районының республикада алдынгылардан булуы бер дә гаҗәп түгел: халкы нинди бит аның!

Фәләховлар ишегалды миниферманы хәтерләтә: дүрт сыерлары бар икән аларның. Димәк, таңнан торып фермага киткәнче башта әле өйдәге «ферма»ны карарга кирәк. «Ничек өлгерәсең соң?» – дим. Бактың исә, өйдә дә сөт саву аппаратлары... Кемнең өч һәм аннан артык мөгезле эре терлеге бар, хуҗалык аппаратлар бирә. Хатын-кыз хезмәтен җиңеләйтү бит бу, бер уйласаң. Ни дисәң дә, сөтне ирләр түгел, хатын-кыз сава бит. Шулай итеп, тапшырылган сөттән аена 30 мең сум акча кереп бара. Монысы да ярап куя. Әле менә бер сыерлары игезәк бозау китергән. «Иң яраткан мал гына хуҗасына шундый игелек кыла», – дип нәтиҗә ясый Дания Муллануровна.
Инде китәргә әзерләнгәч кенә Гөлгенә: «Кыш көннәрендә мин үзем дә клубка йөрим», – ди дә, безне хәйран калдырып, башта – кулында, аннары башында торып күрсәтә. Ә без тагын «Балалар кемгә охшаган?» – дип баш ватабыз. Менә кемгә икән ич!




Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин:

«ХАТЫН-КЫЗ ТӨГӘЛ УЛ, БУЛДЫКЛЫ УЛ...»

– Без ел саен терлекчеләр слеты – терлекчеләр бәйрәме үткәрәбез. Быел да ул гөрләп узды. Ул үзенә бер олы җыенга әверелде. Мондый бәйрәм­нәрне оештырганда иң элек хезмәт кешесе турында уйлыйбыз. Көн-төн эштән кайтып кермәгән авыл кешесен ял иттерәсе килә. Күреп торасыз, авыл халкы хәзер әйбәт яши: өенә газы, суы кергән, керне машина юа дисәм, бер дә яңалык әйтмәм.
Бу хәзер бөтен җирдә шулай.
Инде хуҗалыкларга килгәндә, кайсы гына ферма ишеген ачып кермә – техника, кул хезмәте юк диярлек. Бүгенге көндә районда роботлар эшли торган дүрт ферма бар. Киләчәктә андый фермаларны тагын да булдырырбыз дип торабыз. Сыер савучыларга, терлекчеләргә хезмәт хакы һәрвакыт вакытында биреп барыла. Монысы да мөһим нәрсә. Һәр йортта ишегалды тулы сыеры-бозавы, казы-үрдәге. Эшләгән, тырыш кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Уңганы аның урманнан җиләк җыеп та сата. Шулай бит?! Безнең 70 тән артык фермер хуҗалыгыбыз бар. Грант отып, быел алты гаилә фермасы үз эшен башлап җибәрде. Бусы да яңа эш урыннары дигән сүз. Эш бар икән, яшьләр авылда кала.
Сөт һәм ит җитештерү буенча безнең район республика күләмендә беренче өчлектә бара. Бу – әйбәт күрсәткеч. Кооперативларның, шәхси эшмәкәрләрнең яңа төр продукцияне сатуга чыгарудагы өлешен дә әйтмичә кала алмыйм. Экологик яктан чиста, табигый ризыклар – Саба төбәге тамгасы белән сөт, ит, бал, икмәк, төрле ярмалар, яшелчә җитештерү, башка күптөрле ризыклар әзерләү, бер яктан, район өчен мәртәбә булса, икенче яктан халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм керемне арттыруга яңа юл ача.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар