Логотип
Арабыздан беребез

«Һәр ялны туганнарымны җыям»

Гөлшат Нигъмәтуллина: «Менә әйтегез әле, ир-ат иң элек нәрсәгә мохтаҗ? Иң элек мактау кирәк аңа. Ир-атны мактасаң, аңа канатлар үсеп чыга. Хатыны ни теләсә, шуны эшләячәк. Бу да – бәхетле, ныклы тормышның бер сере. Ә аны күбебез белә, тик кулланмыйбыз гына».

Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, мөгаен, иң четерекле, нәзберек, бик тиз уалучан мөнәсәбәттер ул. Йокыдан торгач башкача карау, ашап туйгач рәхмәт әйтмәү, хәтта сөйләшкәндә тавыш тембры үзгәрү дә гаилә дигән учакның дөрләгән утын мизгел эчендә сүндерергә мөмкин. Караш кына түгел, хәтта әнә коронавирус та сәбәпче була ала. Атналар буе өйдән чыкмый гаилә белән бергәләп утырып кара әле?!  Икең бер җан дисәләр дә, холык төрле. «Ныклы гаилә кору һәм аны яшәтү зур хезмәт ул, – ди Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат НИГЪМӘТУЛЛИНА. –  Ир белән хатын бер-берсенә ярашып, икесе бергә төзегән  кечкенә дәүләтне сакласа, якласа гына уртак тормыш мәгънәле  булачак. Ә моның өчен икең бер якка карап яшәргә кирәк».   

Гөлшат Рәдифовна, ил буйлап алып карасак, демография күрсәткечләре берничә ел инде әллә ни мактанырлык түгел. Тик Татарстан бу яктан да күпләрнең борынына чиертте. Узган ел республикада үлүчеләргә караганда, яңа туган сабыйлар саны күбрәк булды. Идел буе федераль төбәкләре арасында бездә генә мондый тенденция саклана. Тик шулай да статистика буенча яшьләр гаилә корып бала табарга ашыкмый. Дөньяга килгән барлык сабыйларның 60 проценты гаиләдә туган өченче, дүртенче балалар өлешенә туры килә. 
– Гаилә турында күзаллаулар үзгәрә. Бүгенге көндә яшьләр төпле итеп уйлап, һәрнәрсәне бизмәнгә салып бара ул адымга. Статистикага күз салсак, узган ел Татарстанда 24182 яңа гаилә теркәлде. Аларның 70 проценты 30 яшькә кадәрге парлар. Өйләнешүчеләрнең уртача яшьләре 28-29 яшь. Әйе, яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Иң элек югары белем алырга, эшкә урнашырга, лаеклы хезмәт хакы алырга телиләр. Кызлар әни булыр-га да озаклап уйлап «өлгерә». Бу сөендерә, ләкин, кызганыч, медальнең башка ягы да бар. Яшь бару белән организмдагы репродуктив система да үзгәрә. Гади итеп әйтсәк, әни була алу чиге кими. 20 яшь белән 30 яшь арасында 10 ел аерма бар. Соң кияүгә чыгучылар өчен ул еллар югала: бер йә ике бала табарлык кына вакыт кала. Хатын-кыз үзе үк вакытны чикли! Яшьләр бу хакта уйлап бетерми. Шуңа күрә Мәгариф министрлыгы белән бергә югары сыйныф укучылары өчен гаилә нигезләре дәресләре әзерләдек. Яшьләр үз әти-әнисенең гаилә моделен генә күреп үсә. Бу хакта башкача гыйлем бирелми. 

Гаилә – дәүләт нигезе ул. Россия Президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында бу фикерне илнең милли идеясе дәрәҗәсенә күтәрде дип саныйм. 2007 елда «Ана капиталы» кертелгәннән соң, бу мәсь-әләгә янә тукталдык. Ни өченме? 90 нчы еллар буыны үсеп җитте. Аларның саны бик аз. Россиядә генә түгел. Сәламәтлекне саклау буенча бөтендөнья оешмасы күрсәткечләрен карасак, XX гасырның 60 нчы елларында Җир шарындагы барлык халыкның яртысы балалар булса, 2050 нче елларга ул инде 20 процентка гына калачак. Бу – уйландыра торган саннар! Шуңа күрә дә гаиләне, ананы, баланы саклау буенча бик күп чаралар үткәрелә. Әйтик, бала табучылар өчен төрле түләүләр булдырылды, төрле программалар гамәлгә ашырыла. 

Республикада ай саен ничә бала туа? Аларның ничәсе тулы булмаган гаиләдә?
– Өч мең ярым бала дөньяга килә. Ел буена һәр җиденче сабый тулы булмаган гаиләдә туа. Әлбәттә, малайлар саны күбрәк. Бу инде традиция!

Никахларын рәсми рәвештә теркәми генә яшәүчеләр бик күп. Хәтта балалары тугач та гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ашыкмыйлар... 
– Бу вакыт мәсьәләсе генәдер дип уйлыйм. Әйе, бергәләп шактый яшәгәннән соң язылышкан парлар күп безнең. Миңа калса, алар никахларын рәсмиләштергәннән соң, ышанычлырак мөнәсәбәтләргә керәләр. Бу уртак тормышның башка, яңа этабы. Парлар язылышмый икән, димәк, мөнәсәбәтләрдә ихласлык юк. Мин шулай уйлыйм. Димәк, алар бер-берсенә ышанмыйлар, алдыйлар. Әле бит шулай яшәп балалар табалар да, әтиләре сабыеның атасы булуын раслатып йөри. Миңа калса, бу – баланы кимсетү. Үскәч, ул бу хакта сорамый калмас. Нәрсә дип җавап бирерләр? Җитмәсә, балада ватык гаилә моделе күзаллавы туачак. Гаиләне рәсми рәвештә теркәп, балага әтиле булу хокукы бирү кирәк дип саныйм.

Гөлшат Рәдифовна, гаилә корып, бала табып үстерү – сөенечле күренеш. Тик көнкүрештә табак-савыт та шалтырамый калмый, һәм ул хәзерге заманда бик еш кына зурга китә. Кызганыч, ничәнче ел рәттән инде аерылышучылар саны кимеми. Узган ел Татарстанда 13316 аерылган парның 65 проценты бергә ун ел да яшәмәгән! Тормыш авырлыклары каршында калган парларга ЗАГСның ярдәм итү мөмкинлеге бармы? 
– Аерылышуларның 80 проценттан артыгы суд карары буенча рәсмиләштерелде. Бу килештерү процедурасы үткәрү мөмкинлегебез чикләнә дигән сүз. Әйе, безгә ярдәм сорап килүчеләр дә бар. Һәр гаилә уртак тормышының биш, җиде-сигез һәм ун еллыгында авырлыклар кичерә. Еллар узган саен, үзебез үзгәргән кебек, гаилә мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Моңа карап мөгамәләне көйләргә кирәклеген кайчак белеп бетермибез, йә бөтенләй игътибар итмибез. Узган ел, мин Идарәгә килгәч, һәр ай саен психологларны алып районнарга бара башладык. Район халкы җирле психологка барып чишелергә кыенсына. Ә килгән белгечкә ачылып, проблемаларын сөйләп бирә ала. Безнең психологларның ярдәме тиде, бик күп рәхмәтләр ишеттек. Күпчелек вакытта хатын-кыз аерылышу инициаторы була, чөнки табигатебез буенча бик таләпчән без. Гаиләдә атаның да нинди роль уйнавы мөһим. Яшьләр белән очрашу вакытында гел әйтәм: бала үскәндә әнисенең гаилә өчен нәрсә эшләвен күрә, әтисенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күпчелек вакытта белми ул. Ә моны аңлатырга кирәк. Бала өчен гаилә моделе кечкенәдән үк формалаша. Әти-әни гаилә өчен нишли, бер-берсенә ничек эндәшә, сөйләшә, ярдәм итә – ул барысын да күреп, үзенә «җыя». Үскәч, шәхси мөнәсәбәтләрен әнә шул модель буенча кора. Баланың киләчәктәге гаилә бәхете – ата-ана кулында. Очрашу вакытларында мин һәрвакыт сорыйм: «Гаиләдә иң төп элемент нәрсә?» Йә, сез ничек уйлыйсыз?

Аш өстәле дип уйлыйм...
– Дөреслеккә якын. Ис ул! Син өйгә кайтасың, ә анда ризык исе. Таба ашымы ул, боткамы – мөһим түгел. Гаилә табын янына җыела. Ризык исе гаиләне берләштерә, аралаштыра, якынайта. Ә без ул хакта уйланмыйбыз. Тагын бер мисал. Балык Бистәсендә бер яшь пар белән сөйләшәм. Иреннән киләчәккә планнарын сорыйм. Ул: «Хатын ничек әйтә, шулай булыр», – ди. Хатыныннан сорыйм. «Өйне төзекләндерәсе иде», – ди. Кабат иренә борылам: «Моның өчен син нишләргә уйлыйсың?» – дим. Башын кашый. «Күбрәк хезмәт хакы алыр өчен квалификацияңне күтәрергә, бәлки, өстәмә эшкә урнашырга, үз вакытыңны гаиләңә тулаем багышларга әзерме? Ун елдан сиңа 30 яшь була. Ун ел эчендә ниләр эшләргә планлаштырасың?» – дип сорыйм. Ул: «Бу хакта уйланмадым», – ди. Ә кем уйларга тиеш? Тормышта алга таба барыр өчен шартлар тумый калмый. Шуны вакытында күреп, кабул итеп куллана белергә генә кирәк. Тормыш шул ул! Ә хатын-кыз ир-атны рухландырып торырга тиеш. Менә әйтегез әле, ир-ат иң элек нәрсәгә мохтаҗ?

Назга, аны аңлауга, тыңлауга...
– Юк, иң элек мактау кирәк аңа. Ир-атны мактасаң, аңа канатлар үсеп чыга. Хатыны ни теләсә, шуны эшләячәк. Бу да – бәхетле, ныклы тормышның бер сере. Ә аны күбебез белә, тик кулланмыйбыз гына. 

Гөлшат Рәдифовна, быел кәбисә елы. Аның гаилә коручылар өчен берәр тәэсире бармы? 
– Яшьләр хорафатларга ышанмый. Киресенчә, быел гаилә коручылар саны 13 процентка артты да әле. Беренче парны 1 гыйнвар көнне үк теркәдек. Чаллыдан алар. «Безнең беренче буласы килә», – диделәр. Мондый тенденция барса, ел ахырына бик матур нәтиҗәләр булыр дип уйлыйбыз. 

Гаилә шәхсән сезнең өчен нәрсә ул?
– Минем өчен гаилә – бар нәрсәнең нигезе. Барыбыз да гаиләләрдә үскән. Ата-аналарыбыз, традицияләребез белән горурланабыз. Алар бездә тормыш кыйммәтләрен формалаштырган. Яшәр өчен зирәклек, аң биргән. Кая гына барсак та, гаиләбезгә ашыгабыз. Анда җаныбызга тынычлык, күңелебезгә ямь табабыз. «Битлек»ләребезне салып атабыз, үзебез булып калабыз. Гаиләбезгә кайтып: «Аллага шөкер, без өйдә», – дибез. Моннан да рәхәт нәрсә юк! Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр бит. Очрашулар вакытында яшьләргә әйтәм: гаилә традицияләрегезне булдырыгыз, дим. Без, мәсәлән, һәрвакыт кичке ашны гаилә белән ашыйбыз. Бөтенебез җыелып бетмичә, өстәл янына утырмыйбыз. Безнең әти-әниләр гаиләсендә дә шулай булган. Кичке аш – изге. Мин шулай ук ял көнне туганнарны төшке ашка җыярга тырышам. Мондый күрешүләр бик мөһим дип саныйм. Аралашу, бер-берең-нән киңәшләр сорау бик шәп бит инде ул. Дөрес, моның өчен бер тартылу үзәге булырга тиеш. Ул күп ресурс та сорамый, бары тик теләк кенә кирәк.

ЗАГС Идарәсе җырчылар оештырган «Әниләр һәм бәбиләр» социаль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Бу проектның асылы нәрсәдә?
– Анда бөтен гаилә катнаша. Шунысы иң мөһимедер. Әтиләр дә сәхнәгә чыга. Балалар да чыгыш ясый. Гаиләнең мөһимлеген, аның кечкенә бер дәүләт булуын, аны саклау өчен бөтен көчне куярга кирәклеген күрсәтәләр. Районнарда узган концертлар вакытында җирлектә яшәүче күп балалы гаиләләрне сәхнәгә алып менәләр. Гап-гади гаиләләргә иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә менә дигән мәйдан. Балалар тәрбияләү дә бу. Чөнки бергәләп кайда да булса бару, катнашу зур вакыйга, күңелле хатирәләр булып кала ул бала күңелендә. 

Килешәсездер, соңгы елларда әдәбият-сәнгатьтә дә, танылган кешеләр арасында да гаиләгә игътибар көчәю күзәтелә...
– Гомумән, уңай гаилә образы һәркайда пропагандаланырга тиеш. Гаиләле булу, яшьләр теле белән әйтсәк, трендта булу дип исәпләнсен иде. Илне генә түгел, кешелекне дә алга алып бару өчен башка юл юк. 

Фото: Анна Арахамия

№4, 2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Гөлшат Рәдифовна, быел кәбисә елы. Аның гаилә коручылар өчен берәр тәэсире бармы? " Быел, 2021 ел, кабисэ елы мени???

    Хәзер укыйлар