Логотип
Арабыздан беребез

Авырлыклар баланы ныгыта гына

«Кем баласы» димәгез чираттыгы чыгарылышы

Резеда Мухамметиша
Резеда МӨХӘММӘТШИНА – педагогика фәннәре докторы, профессор, галимә.

Альбина Насырова

Кызы Альбина НАСЫЙРОВА – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчасы челтәре һәм Кембридж мәктәбе генераль директоры, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» иҗтимагый оешмасы вәкиле.

Резеда ханым, без сездән педагог буларак уңышлы бала тәрбияләү буенча практик киңәшләр көтәбез. Шулай да, проектның традициясе буенча, үзегез белән танышудан башлыйк.
– Казанда туып-үстек без. Альбина да Казан кызы. Тамырларым буенча әтием Фаил – Арча ягыннан, әнием Биектаудан. Альбина кечкенәдән авылга еш кайтты. Татар авылын, татар мохитен, фольклорын, җырларын бик ярата. Без Казанның Төньяк бистәсендә яшәдек. Альбинаны чит телләр юнәлешендә җибәрәсе килсә дә, милли җанлы әнием үгетләве буенча, татар гимназиясенә укырга бирдек. Булат исемле улыбыз да бар. Аны бик карады инде Альбина. Кайвакыт: «Булатның әти-әнисе кем икәнен оныттыгызмы әллә? Үзегез карагыз әле!» – дип искә төшерә иде.

Сез – саллы тәҗрибә туплаган, күп хезмәт куйган галимә. Эшли башлаганда ук зур җаваплылык белән тотынгансыз. Ә балалар? Аларга вакыт җиткереп була идеме?
– Җиңел булмады. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамладым, белгечлегем буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Мөнир белән өйләнештек, Альбина туды. Ул чорда «стаж» дип хыяллана идек. Әтием, эшеннән китеп, Альбинаны карады, мин Казан педагогика көллиятенә эшкә чыктым. Кызыма яшь ярым гына иде әле. Эш күп, өч параллель төркемнең дәфтәрләрен, язма эшләр тикшерергә кирәк... Эштән кайтам, бала мине нык сагынган! Ә минем аның белән уйнарга вакытым юк. Яшь укытучы булгач, җаваплылык та тоям, лекциягә әзерләнергә кирәк. Үз йортыбыз белән яши идек, бер бәләкәй бүлмәбез бар. Альбинаны анда кертмибез – усал эт яши дип куркытабыз. Кайтам да, кызыма күренмичә генә шул бүлмәгә кереп, эшкә тотынам. Ашарга да шунда гына кертәләр. Аңлыйм – бала янына чыксам, ул йоклаганчы эшләремне эшли алмаячакмын. Ә бала күңеле сизә... Анда әни бар! Идәнгә ята да, идән белән ишек арасындагы бәләкәй арага борынын тыгып: «Әни-и-и... Әнием...» – дип тора... Эшкә нык бирелдем. Аннары әни: «Кызым, болай барса, гаиләң­не югалтасың, сиңа эшеңне алыштырырга кирәк», – диде. Тәкъдиме дә булды – университетка укытырга чакырдылар.

Альбинаны эшкә үзем белән алып барган чаклар еш иде. Минем беренче укучыларым әле дә аның «пи-пи» дип сызгырып торучы кызыл сандалиларын хәтерли. Университетта укытканда студентларны йөрткән барлык чараларга да Альбинаны иярттем. Музейлар, театрлар, күргәзмәләр, студентлар фестивальләре... Җәен укучылар белән Яльчик күлендә ял итәбез – кызым да шунда. Студентлар белән бергә җырлый, бии, бөтен җирдә катнаша. Альбина хәзер ул вакытларны искә алып, синең ничек вакытың җитте икән, дип гаҗәпләнә. Без аны бакча урынына эстетика мәктәбенә йөрттек, анда инглиз теле, бию, җырлау, рәсем ясау белән шөгыльләнде, бассейнга йөрттек. Аннан соң мин театрны бик яратам. Әнидән килгән мәхәббәт бу. Театр­ларга ул чакта да, әле дә күп йөрибез. Балетка гашыйк иттем кызымны. Беренче мәртәбә барганда аңа 3 кенә яшь иде, кымшанмыйча да карап утырды. Бөтен репертуарны карап чыктык. Балет тормышына кагылышлы мәгълүматларны бер папкага кисеп җыя торган булды. Төрле шәһәрләргә йөргәндә дә кызымны үзем белән алдым.

Альбина үзен дәү әти кызы дип атый. Димәк, ышанычлы ярдәмчеләрегез дә булган?
– Агачның тамырлары никадәр нык булса, чәчәкләре дә, җимешләре дә шулкадәр яхшы була. Тамырлары белән мөнәсәбәте нык иде Альбинаның. Чыннан да, дәү әти кызы булып үсте. Әти Альбинаның бәхетенә эшеннән китеп, аны тәрбияләгәндер. Искиткеч кеше иде. Гөлләргә, яраннарга мөкиббән, җиләк-җимеш үстерә, кайнатмалар, компотлар ясый, кыяр-помидор тозлый. Камыр ризыкларын, зур бәлешне, өчпочмакны телеңне йотарлык итеп пешерә. Юныс Әхмәтҗанов кебек пешекче буласы иде аңа! Альбинаны камыр куярга, пешерергә, чигәргә, тегәргә дәү әтисе өйрәтте. Татар хатын-кызы нинди булырга тиешлеген сеңдерде, милли тәрбияне дә ул бирде. Әни вафатыннан соң әтигә бик күп хатын-кызларны димләделәр. Әмма әти, чит хатын күңелен күргәнче, игътибарымны үз балаларыма бирәм, диде. Минем дә, Альбинаның да бөтен уңышлары – әтинең тырышлыгы. Аллаһка шөкер, Альбинаның тормышка чыкканын күреп, беренче оныгын сөеп кала алды.

Альбина үз сүзен әйтә торган, үзенә ни кирәген белә торган бала булган. Укытучы буларак, сез аңа чикләр, киртәләр куймый идегезме?
– Юк, Альбинага кырыс таләпләр куйган, ниндидер җәзалар кулланган булмады. Без аны шәхес итеп кабул иттек. Барысын да үзенең карамагына бирдем. Мине дә әни шулай үстерде. Бөтен җиргә җибәрә иде: башка шәһәрләргә дә, походларга да. Үз башың булырга тиеш, дия иде әни. Балага хөрмәт, ышаныч белән карарга кирәк. Без Альбина белән дуслар. Бөтен эч серләрен, уйларын курыкмыйча миңа сөйли иде. Әле дә шулай. Бала белән кечкенәдән күп сөйләшергә, аны тыңларга кирәк. Эштән ничек кенә арып кайтсагыз да, балага вакыт табыгыз. Бер тыңламыйсыз, икенчесендә куып җибәрәсез – аннары инде бала үзе дә сөйләргә теләмәячәк. Бала юк сүзләр сөйләгән кебек булса да, тыңлагыз! Аңа бик мөһим бу!

Альбина Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә укыган. Гимназия сез теләгән әйберләрне бирә алдымы кызыгызга?
– Без өметләнгәннән артыграк та әле. Беренчедән, ул шулкадәр матур татар әдәби телендә сөйләшә. Бөтен татар әдәбиятын диярлек укып чыкты. Искиткеч педагоглар эшләде алар белән. Директорлары Хәмидул-лина Камәрия Зиннуровнаның балаларга биргән милли тәрбиясе тарихка кереп калачак әле. Ул төзегән системада тәрбияләнеп, никадәр бала уңышка иреште. Без гаиләдә биреп бетерә алмый торган әйберләрне бирделәр гимназиядә. Мәдәният тә, сәнгать тә, телләр дә, дин дә... Кызганыч, хәзер күп әти-әниләр «Нәрсәгә ул татар теле? Барыбер киләчәктә русча укыйлар» дигән фикердә. Нык ялгышалар! Гомеремне рус әдәбиятына багышласам да, балаларымның татар гимназиясендә укулары белән горурланам. Һәр тел баш миенең аерым бер өлешенә тренировка кебек. Татар теле – бер өлешен, рус теле – икенчесен, инглиз теле, кытай теле тагын яңаларын эшләргә мәҗбүр итә. Күбрәк телләр белгән саен, баланың баш мие авыррак була. Сезнең балаларга бу тренажерны бушлай бирәләр, ә сез баш тартасыз. Үскәч, бала-гыз: «Нишләп сез мине туган телемнән мәхрүм иттегез?» – дип сораса, җавап табарсызмы?

Мохит димәктән, сез аны бар яктан да булдырырга тырышкансыз: Альбина курайда да уйнаган, конферансье булып төрле чаралар, бәйгеләр алып барган. «Сәләт»тә, «Сөембикә варислары»нда, «Алтын каләм»дә... Баланың буш вакыты булмасын дип тәрбияләгәнсез кебек.
– Андый принцип юк иде бездә. Мин бары тик балага үзен төрле өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирү ягында. Хәзер бала өчен бөтен әйберне әти-әни хәл итә. Ә бала үзе сайларга тиеш, сайлау мөмкинлеге кирәк. Шуңа Альбинаны 12 яшендә телевидениегә кастингка алып бардык. «Тамчы», «Яшьләр тукталышы», «Мәдәният дөньясында» тапшыруларын алып барды. Телевидение – үзе бер тормыш мәктәбе. Бик зур хезмәт ул! Бу эшендә кызыбыз чарланды, авырлыкларны җиңәргә өйрәнде, төрле шәхесләрдән үрнәк алды, хезмәтнең нәрсә икәнен белде, чыныкты.

Альбинаның кайсы уңышы белән аеруча горурланасыз?
– Өченче баласын табуы белән... Мин гаиләдә бер генә бала үзем. Әни минем үземнең ике бала табуымны теләде. Гомер буе авыз тутырып «ба-ла-лар» дип әйтәсем килде, ди. Альбинага сокланам, ул – өч бала әнисе. Аны зур шәхесләр белән күреп, чыгышларын күреп горурланам. Тагын... Мәрхәмәтле, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән. Кызганыч, ул бу турыда сөйләргә кушмый. Кешеләргә күңел җылысын биргәне өчен, игътибар күрсәтә белгәне өчен Аллаһы Тәгалә үзенә дә мәрхәмәтледер.

Уңышлы бала тәрбияләүнең формуласы нидән гыйбарәт, сезнеңчә?
– Беренчедән, баланы бер шартсыз – булганы өчен генә, беркем белән дә чагыштырмыйча ярату; икенчесе – тамырлар, гаилә, уртак бәйрәмнәр, очрашулар. Өченчесе – балага үзен төрле өлкәдә, төрле шөгыльләрдә сынап карарга мөмкинлек бирү. Дүртенчесе – хезмәт. Балага авырлыклар тудырудан курыкмагыз, хәтта кайвакыт үзегез киртә булдырыгыз. Авырлыклар баланы ныгыта гына.

Әңгәмәдәш – Алсу Шакирова.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар