Логотип
Арабыздан беребез

Өч сүз, бер нокта

– Без аларның кайларда булуын, ниләр күрүен белмибез. Менә бүген дә кайсы шәһәрдә алар – бу хакта бер хәбәребез дә юк. Иртән берәрсенең телефонына бер нокта җибәрсәләр, безнең өчен анысы да зур шатлык. Димәк, исән. Нокта – мин исән дигән сүз.

– Без аларның кайларда булуын, ниләр күрүен белмибез. Менә бүген дә кайсы шәһәрдә алар – бу хакта бер хәбәребез дә юк. Иртән берәрсенең телефонына бер нокта җибәрсәләр, безнең өчен анысы да зур шатлык. Димәк, исән. Нокта – мин исән дигән сүз. Апас районындагы Акхуҗа – гадәти генә бер татар авылы. Анда яшәүче Гөлирам апа һәм Наил абый НИГЪМӘТҖАНОВлар да гап-гади кешеләр,  дип дәвам итмәкче булам да, тукталып калам. Сигез бала үстергән, сигезенә дә югары белем биргән ата белән ана турында гади дип әйтеп буламы? Дүрт кызлары укытучы, Илшатлары юрист, калган өчесе – хәрбиләр: өчесе дә полковник! Фәрит белән Зөлфәтләре бүген хәр­би операциядә.

Уйлап карасаң, бу йорттагы һәркем аерым бер язма герое булырлык. Наил абый – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәт­кәре, атаклы умартачы. Гөлирам апа да гомере буе колхозда эшләгән: сыер да сау­ган, сарык та үстергән, иренә кортлар карарга да булышкан... «Шул кортлар дип, Зөл­фиямне дә арыш басуында таптым бит», – дип сөй­ләп, барыбызны да көлдереп ала ул.

Өстәл өсте тулы фотолар, диплом­нар, Мактау кәгазьләре, медальләр... Наил абый шкафтан Россия Пре­зи­ден­ты Владимир Путин Ука­зын алып алдыбызга куя. Аларга «Ата-ана даны» ордены бирелү турындагы әлеге Указга 2013 елның маенда кул куелган. 

Күкрәген «Ана» медале һәм «Ата-ана даны» ордены билгесе бизәгән Гөлирам апа уллары­ның фотоларын берәм-берәм кулына ала. Сизеп торам, үзе безнең янда булса да, күңе-ле белән улларының бала чакларында ул:

– Хәрби белемне беренче булып Фаил алды. Ник шул юлны сайлаган, каян башына килгән, диген. Әтиләре хәрбиләр дип җан ата, хәрби кеше күрсә, нишләргә белми иде, шуның йогынтысымы? Кая ничек керәсен үзе белешеп, үзе документларын җыйган да: «Әнкәй, мин Калинин­градка китәм, Казанга озатырга кил инде», – дип шалтыратты. Берүзе чыгып китеп, биш ел укыды. 38 ел инде Камчаткада хезмәт итә. Хәзер беренче ранглы капитан. Хатыны Рузилә Кошман авылыннан, ул да хәрби. Өч балалары бар.

Аннары Фәрит... Военкоматка каралырга баргач, «абыең юлыннан китмисеңме?» дип сораганнар. Ка­зан­дагы югары танк училищесын тәмамлады. Соңрак Мәскәүдә Фрун­зе исемендәге хәрби академиядә укыды. 26 ел Улан-Удэда хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсен алды. Инде менә бер ел ул да хәрби опе­рациядә. Аның да балалары өчәү.

Зөлфәтебез 1978 елгы. Анысының исәбе хәрби түгел, юрист булу иде. Илшат абый кебек мин дә юристлыкка укыйм, дип йөрде. Дуслары танк училищесына керәбез дигәч, ул да шуны сайлаган. Хезмәт юлын Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрен­дә башлады. Аннары Приднестровье, Каменка, Алейск, Шилово... Мәскәү­дә абыйсы укыган хәрби академияне тәмамлагач, Чибәркүлдә хезмәт иткән иде, 2018 елда Казанга танк училищесына җитәкче урынбасары итеп чакырдылар. Киленебез Гүзәл үзебезнең авыл кызы, ул да укытучы. Хәзер Казанда тәрбияче булып эшли. Ике малай, бер кыз үстерәләр.

Гөлирам апаның карашы улының бала чагындагы фотосына туктала. 

– Ай-яй, шук малай булды ул. Яшереп куйган конфетларга тынгы бирмәде инде. «Кәҗәнкәне ачсам, Зөлфәт аяк арасыннан чыгып тая», –  дияр иде әбиләре. Спортны яратты. Стенадагы менә бу сәгать, идән­дәге келәмнәр – барысы да Сабан­туй­­ларда ул көрәшеп алган бүләкләр. 

Сигезе дә кечкенәдән эшләп үсте. Әтиләре өчен беренче урында гел эш булды. Безнең авылда ул бурамаган йорт, мунча юктыр да. Бура бурап яшәде. Малайларны да үзен­нән калдырмады. Шуңа өстәп гомере буе колхозның умарталыгын карады. Балаларның үсә барган берсе аның янына китә торды.

Корт бакчасы бездән алты километр ераклыктагы урманда. Кеше кермә­сен, күч аермасын дип, балалар язын-җәен бакча саклар иде. Уен да күрмәде алар, бәйрәм дә күрмәде... Алай да Зөлфәт чая: эш арасында ничек тә җаен табып, әтисе күрмәгәндә генә малайлар белән калак уены уйнап керер иде. Дуслары күп булды аның. Яраталар иде Зөлфәтне. Сәләтле малай булып үсте. Җырны да булдыра, шаян сүзгә дә осталыгы бар. Укуын да яхшы укыды. Донецкида ул инде 2014 ел­дан ук булган. Безгә әйтмәде. «Коман­дировкада. Борчылмагыз...» «Улым, син кайларда соң хәзер?» дип сорасаң, бөтен җавабы шул аның. Чечня сугышында, өч тапкыр Сириядә булуын да кайткач кына белдек. Анда да үзе түгел, Айдар җизнәсе әйтте.

– Беркемгә дә әйтмәскә куша шул, – дип сүзгә кушыла кияүләре Айдар Вәлиуллин. – Чечняда булуын хәтта мин дә белмәгән идем. «Җиз­ни, без, ниһаять туган җирдә», – дип язгач кына кайларда йөрүен аңла­дым. Сириягә киткәнен белдем анысы. «Мин китәм, безнекеләргә хәбәр биреп торырсың инде», – диде.

Анда элемтә булмады. «Исән икә­неңне белдереп, бер нокта гына булса да җибәр, шул җитә», – ди идем.

Әле дә шулай. Бер нокта. Яки өч сүз: «Нормально. Служу. Сложно». Зөлфәт белән электән үк дус без. Мин аның укытучысы бит. Армия­дән кайткач, Акхуҗа мәктәбендә хәрби әзерлек дәресе укыттым. Зөл­фәт ул вакытта алтынчы класста гына укый иде әле. Көрәш белән дә шул еллардан ук мавыга башлады. Күзен югалткач кына ташларга туры килде менә... Көч килер, диде табиблар. 

Ничә яулар кичеп исән-сау калган егетне бәла үз авылларында сагалаган икән. Сириядәге хәрби бурычын үтәгәч, ул җәйне ун көн ял бирәләр аңа. Олыгайган, җитди­лән­гән улына, күз тидерермен дип, тө­бә­леп карарга да курка Гөлирам апа. 

– Бик матурланган иде Зөлфәт. Ун гына көнгә кайттым, тегендә командирым көтеп калды, диде. Күрәчәге булгандыр инде. Бер дусты аны үзе белән күрше авылга барырга күнде­рә. Акхуҗа белән Мушки авылы арасындагы юл буенда зур өянке үсә иде. Рульдәге егет йоклап китеп, шул агачка килеп бәрелгән­нәр. Капот ачылып, чите Зөлфәтнең күзенә кергән, бер аягы сынган, чигәсе ярылган... Шул килеш тә Мушкига җәяүләп барып, рульдәге егетнең әтисен уяткан. «Апаска барып җит­кәнче сөйләште әле, аннары аңын югалтты», – дип сөй­ләделәр безгә ахырдан. Башта Апаста ятты, аннары вертолет белән Казанга алып киттеләр. Бераздан Самарага, Воро­нежга, соңрак Ленин­градка күчер­деләр. Ахырдан Мәскәү­дә Бурден­кода дәваланды. «Аз гына иртәрәк алып килсәгез, күзен саклап булыр иде...» – диде Казан табиблары. Иртәрәк алып килеп булмады шул... Янына барып йөрдек. Күзе өчен түгел, әтисенең хыяллары тормышка ашты дигәндә генә болай килеп чыгуына күбрәк көенде. «Эх әти, өметләреңне аклый алмадым бит», – дип өзгә­ләнде. Комиссовать итәргә тиешләр иде, риза булмады.

«Йә, егет, ни уйлыйсың?» дигән сорауга «Кутузов бер күз белән сугышкан әнә!» – дип җавап биргән. 

Сириянең Пальмира шәһәрен азат итүдә катнашкан өчен Зөлфәт Нигъ­мәтҗанов Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

– Телевизордан күрсәтәләр бит: кемгәдер орден, кемгәдер медаль тапшыралар. Улым, синең дә андый бүләкләрең бардыр инде, дигәч: «Бар, әнкәй, бар. Барысы да бар», – дип кенә җавап бирде. Төпченеп сорасаң да, барыбер барысын да сөйләмәс иде. Андый малай түгел алар, авызларыннан бер сүз алырмын димә, – ди Гөлирам апа улларының холкы турында.
Орден турында әйтмәсә дә, җиз­нә­сенә шалтыратып, 29 декабрь көнне телевизорны кабызыгыз, дип хәбәр сала Зөлфәт. Ул көнне Кремль Сара­енда Россия Президенты хәрби­ләргә дәрәҗәле исемнәр һәм бүләк­ләр тапшыра. Зөлфәтне күрмә­сәләр дә, өйдәгеләр барысын да аңлый. 

2022 елның җәй ахыры. Кичләтеп кенә Гөлирам апаларга Зөлфия белән Айдар килеп керә. «Әнкәй, бик борчылма инде, безнең Зөлфәт госпи­таль­гә эләккән әле», – диләр. 
– Аяк астымда җир шуышкан кебек булды. Командировкага гына барып кайтам дигән иде бит... Соңыннан белдек: алар урнашкан команда пунктына минометтан ут ачканнар. Шартлау дулкыны күтәреп кенә чөйгән үзләрен. Зөлфәт контузия алган. Бәхетебезгә, ярый әле ут астыннан алып чыга алганнар. Ленинградта госпитальдә генә аңына килгән. Хәле бик авыр иде. Янына барыйк, дип и талпындым! Беребез­гә дә килергә рөхсәт итмәде. Хәтта хатынына килеп йөрмәскә кушкан. Бу юлы да аның алга таба хәрби хезмәттә калу-калмау мәсьәләсе кузгатылган. Һәм бу юлы да бер генә сүз әйткән: «Калам!» – дигән.

2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, полковник Зөлфәт Нигъмәтҗановны кабат Казанга юллыйлар. Елга якын «Казан Экспо»да солдатлар әзерли.
Ике тапкыр аларны үзе үк озата бара. 2023 елның җәендә инде үзенә дивизия туплый. 

– Әй, улым, сиңа бигрәк кыендыр инде. Ачуланмасаң, катырак торма­саң, тыңламыйлардыр. Каты булсаң, ачулары киләдер... – дим. «Аның шунысы кыен шул, әнкәй» – ди. 
Халыктан гуманитар ярдәм җыела башлагач, аларга барып җитми икән, дигән сүзләр чыкты. Апас районыннан да әллә ничә тапкыр ярдәм илттеләр. Зөлфәт үзе каршы алып, әйберләрне аның аша тапшырганнар. Берничә тапкыр Апас районы башлыгы Айрат Җиһан­шин үзе дә барып кайтты. Аннан кайткан саен, өебезгә килә. Аның авызыннан улыбыз турындагы мактау сүзләрен ишетү шулкадәр сөенечле.

Узган ел район башлыгы Зөлфәте­безне Сабан туена кунакка чакырган. Билгеле инде, үзе кайтып кермичә торып без ул хакта белмәдек тә. 

Хатыны, балалары белән иртүк кайтып керделәр. «Әстәгъфируллаһ, әллә Зөлфәт инде?!» – дим. «Мин ул, әнкәй!» – дип, килеп кочаклап алды. Кыска гына шул ялында да бик күп очрашуларда булып өлгерде. 

«Улларың өчен утлар йотасың­дыр?» – дип сорыйлар миннән. Утлар гына йотаммы соң?! Догадан туктаганым да юк. Ике улым да утлы ноктада бит, «штурмовойда». Анда барып, Зөлфәтне күреп кайтканнар: «Аны полковник димәссең дә. Гади солдат шикелле ул, алдан үзе бара. Шуңа күрә солдатлары да ярата аны», – диләр. Ялга кайткан арада да ирләре өчен йә киңәш, йә ярдәм сорап килүчеләр булды. Беркемне кире бормады  Аллага шөкер, әлегә кадәр балаларымның берсе дә безне оялтырлык гамәл кылмады. Тәмәке тартмадылар, аракы эчмәделәр, намус белән яшәделәр. «Нинди алар?» дип сорасалар: «Гадел кеше­ләр!» – дим. 

Чынлап та, Гөлирам апаның бу сүзләрендә бернинди арттыру юк. 

Зөлфәт Нигъмәтҗанов, полковник. 2008–2010 елларда Приднестровье Молдавия Республикасында – тынычлык саклаучы батальонда хезмәт итә.
Украинада конфликт чыгу белән, 2014 елдан аны Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрен сакларга җибәрәләр. 2016–2018 елларда өч тапкыр яртышар ел Сириядә була, Алеппо, Пальмира шәһәрләрен, Итрияне саклауда һәм азат итүдә катнаша. Монда күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены һәм ике тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 
2022 елның августыннан бүгенгәчә ул хәрби операциядә. 2023 ел башында үзе туплаган мотоукчылар дивизиясе белән Луганскидагы Кременная шәһәрен азат итүгә зур көч куя. Хәрби бурычын уңышлы башкарганы өчен беренче дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык» медале бирелә. 2023 елның көзендә Зөлфәт кабат яралана. Ләкин бу юлы госпитальгә керүдән баш тарта. Хәзерге вакытта ул Курск өлкәсе өчен барган көрәшнең алгы сызыгында.

Айрат ҖИҺАНШИН, Апас муниципаль район башлыгы:
– Гөлирам һәм Наил Нигъмәтҗановлар районыбызның хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе! Алар 8 бала тәрбияләп үстергән, бүген 22 онык һәм 3 оныкчыкның яраткан дәү әти һәм дәү әниләре. Шунысы сокландыра: балаларының барысы да үз һөнәрләре буенча эшли, районыбызның, Республикабыз һәм илебезнең хөрмәтле кешеләре.
Хәзерге вакытта Нигъмәтҗановларның ике улы ил иминлеге сагында тора һәм тынычлык өчен үз көчләрен кертә. Икесе дә полковник Фәрит һәм Зөлфәт Наилевичлар районы­бызның горурлыгы. Зөлфәт Наилевич хәрби операция башланганнан бирле безнең белән элемтәне өзми. Бүгенге көндә Курск өлкәсендә алгы сызыкта ул, мотоукчылар дивизиясен җитәкли. Егетләребезгә гуманитар ярдәм алып барган саен очрашабыз, аның ярдә­мен тоябыз, егетләребез турында хәбәрләр ишетәбез. Зөлфәт Наил улының хәрби батырлыклары өчен алган орден-медальләре аның илебез иминлеге өчен керткән өлеше турында сөйли. Наил абый һәм Гөлирам апа белән еш очрашабыз. 60 ел буе тату яшәү­нең сере нидә, дигән сорауга: «Сабырлыкта, бер-береңне хөрмәт итүдә», – ди алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар