Логотип
Арабыздан беребез

Һөнәрем белән горурланып эшлим

Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы беренче чиратта күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш. 

Бүгенге мәктәп искиткеч катлаулы чор кичерә. Хәер, аның бер тигезлектә, бер дулкында гына калып яшәгәне, гомумән, бар микән? Әмма нинди генә шартлар, нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, уку-укытуның максаты гомер бакый үзгәрми – тирән белемле, югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү булып кала бирә. Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы; СССР Дәүләт Комитетының «Урта махсус белем бирүдәге уңышлары өчен» дигән бүләге; Татарстан һәм Россия мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары иясе Фәүзия Мөбарәк кызы Юсупова.

Фәүзия Мөбарәковна, мәгариф өлкәсенең соңгы берничә ел эчендәге  игътибарны гомумән күргәне юк иде кебек: бер-бер артлы чыгып торган реформалар, мәктәпләр арасында оештырылган «Ел укытучысы», «Ел мәктәбе» ише бәйгеләр...  җиңүчеләрне йөзәр меңлек, берәр миллионлык грантлар, призлар белән бүләкләү...  Инде килеп,  2010 елның «Укытучы елы» дип игълан ителүе... 

Кеше тәрбияләү бер генә дәвердә дә җиңел булмаган һәм узгынчы эш итеп каралмаган. Ә бүген, алдынгы технологияләр белән коралланган яңа җәмгыять төзү турында сүз алып барганда, укытучы алдындагы җаваплылык бермә-бер арта. Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы, беренче чиратта күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш. «Ел укытучысы», «Ел мәк­тәбе» бәйгеләренең дә, мәктәп кысаларында үткәрел­гән башка чараларның да төп максаты – асылташларыбызны аерып алу, булдыклы укытучыларның, мәктәп­ләрнең эш ысулларын, тәҗрибәләрен башкаларга да җиткерү.

Әлеге бәйгеләрдә катнашу, тирән белем, зур тырышлык өстенә, тәвәккәллек тә сорый. Өстәмә рәвештә бик күп эшләргә, хәтта яңа һөнәрләр, телләр өйрәнергә этәрә. Күңелләргә көрәшче рухы сала. Сайлаган хезмәте­нең кыйммәтен, җаваплылыгын тирәнрәк тоярга җирлек тудыра. Хезмәттәшләренең, «иң-иңнәр» биеклегенә менеп җитмәсәләр дә, шул югарылыкка тартылуына сәбәпче була.

Сез мәгариф өлкәсендә кырык еллык тәҗрибәгез булган педагог, алыштыргысыз методист, шул ук вакытта шәфкатьле җитәкче дә. Бу сыйфатларыгыз каннан киләме?
Әнием Шәмсениса Вәлиева-Хаҗиева, турыдан-туры мәктәптә эшләмәсә дә, яхшы оештыручы иде. Унсигез яшеннән, сугыш  һәм сугыштан соңгы авыр елларда колхозның үзебезнең Сарман районы Кормаш авылындагы бер бригадасын җитәкләгән. Фронттан ышанычлы куллар кайтканчы бригадабызны таратмый саклап кала алган ул. Әниебез зарлана белми иде, тормыштагы кыенлыкларга, без үтәсе юл булган, дип карады. 

Әтием Мөбарәк, өйләнеп бер ай үтүгә, армиягә алына. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә. 1947 елда гына туган ягыбызга кайта. Мин – сугыштан соң туган баш бала. Шуңа күрә әнием миңа: «Кешеләр балаларын тугыз ай дигәндә кулга ала, мин сине тугыз ел көтеп тудырдым», – дия торган иде. Әти чит җир­ләрдә сәламәтлеген тәмам югалтып кайткан була. Әни аны яшь бала тәрбияләгәндәй карап, махсус аның өчен сатып алынган ак кәҗә сөтен эчертеп, гаилә җылысына күмеп аякка бастыра. Әтием, ныгып киткәч, колхозыбы­ның балта остасы булып эшләде. Бик күп кешеләрне өйле, мунчалы итте. Әтием дә, әнием дә беренче чиратта авылыбыздагы ятимнәрне, сугыш үксезләрен кайгыртып яшәделәр. Әтием, үзебезнекеннән алда, һәлак булган сабакташларының, күршеләребезнең гаиләләрен куышлы, абзар-куралы итүне фарыз санаса, әнием авылыбыздагы бердәнбер тегү машинасында шуларның өстен бөтәйтте: куфайка, чалбар сырды, кәчтүм, күлмәк текте. Изгелек җирдә ятмый, диләр: без, Мөбарәк белән Шәмсенисаның дүрт баласы, авылдашларыбызның олы хөрмәтен тоеп яшибез. 

«Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дигән күренекле мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Безне ерак әбекәебез Хәләфниса үстерде. Берүзенә ун бала идек. Улыныкы – алтау һәм без, кызыныкылар – дүртәү. Киленнеке, кызныкы дип аеру булмады. Әбиебезгә каршы барганны, тәртип бозганны хәтер­ләмим. Әкият, шигырь сөйләсә, мөнәҗәт көйләсә – тез арасына кереп, авызына карап утыра торган идек. Тамагыбызны туйдырганнан соң бик еш кына: «Утырышыгыз әле, оланнарым, киңәш-табыш итеп алыйк», – дип, татулыкка, бердәмлеккә өйрәтүче тагын бер «тәрбия сәгате» уздыра торган иде. 

Әткәй белән әнкәй безгә: «Укыгыз, кеше булыгыз, нык булыгыз!» дип кабатлап тордылар. Дүртебез дә, шөкер, югары уку йортлары тәмамлап, тормышта үзебезнең лаек урыннарыбызны таптык.
Мөгаллимлек һөнәрен сайлауда Шәрләрәмә сигезьеллык мәктәбендәге укытучыларымның да матур үрнәге йогынты ясагандыр. Әле менә 47 ел үткәч, 2010 елның Сабантуенда сыйныфташларыбыз белән очрашуга кайттык. Иң беренче эш итеп, класс җитәкчебез Гөлсинә апа Гарипова янына бардык. Гөлсинә апабыз, тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баруына карамастан, һәрберебезне танып күреште, тормышларыбыз белән кызыксынды. Ундүрт балалы сыйныфыбызда дүртебез укытучы һөнәрен сайлаган. 
 
Безнең әбекәйләребез тумыштан килгән педагоглар алар. Бер уйласаң, ун бала — үзе бер бала­лар бакчасы, үзе бер башлангыч сыйныф бит инде...

Без сезнең белән Минзәлә педагогия училищесында бер дәвердә укыдык. Сез искиткеч актив, тере, янып торган кыз идегез. Безне гаҗәеп көчле, Россия күләмендә данлыклы исемнәр алган педагоглар укытты. Шәхсән мин сезне училищебызның йөрәге саналган Нурбисал Ибраһим кызы Тәлдәеваның дәвамчысы итеп күрәм...

1963–1967 нче еллар. Минзәлә педучилищесының шөһрәте еракларга таралган вакыт. Берсеннән-берсе олпат мөгаллимнәр: Илиодор Борисович Уткин (директор); Нурбисал Ибраһимовна Тәлдәева; ирле-хатынлы Нәгыймә һәм Мөхәммәт Гарифуллиннар, Сания һәм Ясәви Һадиевлар, Флера һәм Васил Һадиевлар; Сәет Маликов, Флүрия Әхмәтҗанова-Уткина, Миллүр Таймасов һәм башкалар – болар һәркайсы эшләре һәм тормышлары турында бер роман язарлык шәхесләр иде. Сүз уңаеннан, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче училищедан соң Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына юл алуымда нәкъ менә математика укытучыбыз Миллүр Галиевичның йогынтысы зур булгандыр дип саныйм. Укучыны мавыктыра белү, искиткеч пөхтәлек, үз вакытына төгәл сыю... Без аны «сәгатьле укытучы» дип йөртә идек. Беләгендәге сәгате өчен түгел, йөрәгендә иде аның сәгате. Дәрес бетәргә биш секунд кала, дәресне йомгаклап, ишеккә юнәлә иде. Ишек янына барып та җитә, кыңгырау да шылтырый.

Укуымны тәмамлагач, Сарман районының үзем укыган Шәрләрәмә мәктәбендә эшләп алдым. Тормыш үзе чыныктыра бит ул. Беренче елымда ук ике чыгарылыш сыйныфын: IХ һәм ХI ләрне укытырга, имтихан алырга туры килде. Шул ук вакытта авыл яшьләре белән «Туган җир» түгәрәге алып барып, пионер-комсомол эшләрен җәелдереп җибәрдек. Хезмәтебез Комсомол Үзәк Комитетының (Мәскәү) вымпелы белән бүләкләнде.

Аннан инде гаилә тормышы, Казан, педагогия көллияте. Егерме ел дәвамында башта укытучы-методист, аннан педагогик практика буенча директор урынбасары булып эшләдем. 
Сайлаган һөнәрем белән горурланып яшәдем. Шул хисне кул астыма килеп кергән, киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга җыенучы балаларга да йоктырасым килеп эшләдем. Нинди генә язмышлысы килеп эләксә дә, уртак тел табарга тырыштым. Тормышта ныклы терәк булырдай төпле белем бирү максаты куйдым. 

Ул студентлар хәзер инде үзләре тормыш йөген тартып баручылар: атказанган укытучылар; фән кандидатлары, фән докторлары, мәгариф өлкәсендә иң югары даирә – мәгариф министрлыгыннан башлап, төрле җаваплы урыннарда эшләүчеләр. Шәкертләреңнең уңышларын күрү, аларның үзеңнән булдыклырак икәнен тану – бик зур бәхет. 
 
Аларның йөрәге безнекеннән ким яна дип уйласак — ялгышабыз!

Әлеге омтылыш балаларыгызга да күчкән дип беләм.

Кызым Гүзәл Казан дәүләт университетында чит телләр укыта. Улым Булат – банк хезмәткәре. Ирем – Гадел Бари улы Юсупов та Алабуга пединститутының технология факультетын тәмамлаган югары категорияле укытучы иде. Вафатына кадәр Азино бистәсендәге 149 нчы лицейда укытты. Эшен шулкадәр нык яратып, бөтен күңелен биреп эшләде. Остаханәсен агач, металл һәм башка материаллардан үз куллары белән эшләгән җиһазлар бизәп торды, булачак дәресләре өчен җәй буе чимал әзерли торган иде. «Ир балага җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкальне еш кабатлый иде. 

1980 елда укучылары Россия күләмендә үткәрелгән ярышта «Алтын чүкеч» бүләгенә лаек булдылар. Мәктәп программасында һөнәр бирү системасының җимерелүен бик авыр кичерде ул.

149 нчы лицей хәзер күпләр өчен билгеле, дәрәҗәле белем йортына әверелде. Лицейның директоры, Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре Фирдәвес Габделнуровна Вафина – зур тәҗрибәле җитәкче һәм педагог. Укытучылар коллективы да бик көчле. Күптән түгел лицеебыз Россия Прези­дентының 1 миллионлык грантына лаек булды. Рес­публика күләмендә милли тәрбия өлкәсендәге уңыш­лары өчен Каюм Насыйри премиясе белән бүләкләнде.  Лицеебызда байтак кына спорт, музыка, сынлы сәнгать белгечләре эшли. Балаларга милли тәрбия бирүдә «Чишмә» бию ансамбле, «Сорнай» фольклор ансамбле, «Чулпан» театр студияләренең өлеше зур. Көз көне «Сөмбелә», яз җиткәч «Нәүрүз» бәйрәмнәре үткәрү, инде берничә ел рәттән Корбан бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнеп бара. Колшәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысның, киләчәк буын балаларыбыз мәнфәгатен алга куеп, чакыруыбызга битараф калмыйча килеп, искиткеч осталык белән үтемле итеп вәгазьләр сөйләвен дә күңелләрне пакьләүче, рухи көч бирүче чыганак дип исәплим. 
Совет районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Венера Нурмөхәммәтовна Нуриева, аның урынбасары Энҗе Муллаяновна Вахитоваларның намуслы хезмәте бүгенге милли мәгарифнең ныклы таянычы булып тора.

Фәүзия Мөбарәковна, кырык еллык педагогик стаж өстенә, сез дүрт дистә ел дәвамында Татарстан укытучылары белемен күтәрү институтының штаттан тыш хезмәткәре, унбиш ел «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы булып торган кеше дә бит әле... 

Яратып башкарган эш кешене арытмый бит ул. Җәмәгать тәртибендәге өстәмә эшләрем;  татар мәгарифен үстерү өлкәсендә тирән эз салган шәхесләр, мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиев, Миркасыйм Госманов, Мирфатыйх Зәкиев, Флера Сафиуллина, Мәрьям Хәсәнова, Тихния Гайфуллина һәм башкалар белән якыннан аралашу минем даирәмне, фикер офыкларымны киңәйтте. 

Эфир аша, яисә матбугатта, сирәк кенә булса да, «Милли мәгарифнең киләчәге өметсез» дигән фикерләр яңгыраш ала...

Һәрберебез үзенең эш урынында милли мәгарифкә, аның үсешенә өлеш кертә икән, ни өчен өметсез булырга тиеш ул? Әзерлекле меңәрләгән укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез, тотынган эшен җиренә җиткерә алырлык җитәкчеләребез бар. Аларның йөрәге безнекеннән ким яна дип уйласак – ялгышабыз! Безгә һәммәбезгә икеләнергә һәм чигенергә урын калдырмый торган итеп эшләргә кирәк. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» дигән канатлы сүзләре эшне башлаганда «Бисмилла» сүзе белән рәттән әйтелергә тиеш, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар