Логотип
Арабыздан беребез

«Мин көчле булырга тиеш...» 

– «Баш төзәтергә бир әле», – дип килде ул хатын яныма. Аягында ике төрле киез итек, өс-башы – карарлык түгел... Урам буйлап инде әллә ничә ел эчеп йөргәнен белә идем. «Әйдә, мин сине Ульянга алып барам, анда бирермен», – дим...

 

– «Баш төзәтергә бир әле», – дип килде ул хатын яныма. Аягында ике төрле киез итек, өс-башы – карарлык түгел... Урам буйлап инде әллә ничә ел эчеп йөргәнен белә идем. «Әйдә, мин сине Ульянга алып барам, анда бирермен», – дим. Дөресен әйтсәң, дәваларга алып барам дисәң, гомердә дә ризалашмыйлар... Ирем командировкага киткән чак иде. Башта өйгә алып кайтып, шампуньнар белән ваннада юдым, аннан табибны чакырттым. Киярлек киеме юк – кеше арасына ничек алып чыгасың? Өч көннән соң кайтырга кузгалдык. Чәчтарашханәгә алып кереп чәчен ясаттым. Матурайды... Авылда танымадылар! Шул көннән соң авызына бер грамм аракы капмады! Фермада сыер сауды. Хәзер лаеклы ялга чыкты инде. Менә дигән итеп яши, балаларына булыша...  Искә төшерсәң, миндә мондый мисаллар бик күп... 
 

1997 елның 13 мартында аның ирен Тәтеш районының бер хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган Рәмис Хатыйп улының: «Авылда, җирдә эшлисем килә», – дигән теләге, ниһаять, чынга аша. Унбер ел шәһәрдә яшәп, андагы шартларга күнеп беткәннән соң. Чынбарлык кына хыяллардан шактый ерак булып чыга. Районның иң артта калган хуҗалыгы. Газ кермәгән, юл юк, су юк. Тракторларга салырга солярка юк... Нәрсәгә тотынсаң – шул юк! Рима аз гына соңрак – мәктәптә укулар тәмамлангач кайта.   

«Мин көчле булырга тиеш!» Беренче тапкыр бу сүзне ул Жуковога аяк баскач әйткәндер. 

– Таралып бара торган рус авылы... Хуҗалыкка караган башка авыллар исә аннан да начаррак хәлдә. Торыр җир, әлбәттә, юк иде. Тулай торакка – ике катлы элеккеге балалар бакчасы бинасына урнаштык. Бер канатында – егетләр, икенчесендә – кызлар яши. Ике ел ярым тордык әле без анда. «Китәбез», – дип гел төенчекләр өстендә утырдык... 

Китүдән аларны ире беренче мәлдә яшәгән фатир хуҗасы – өлкән яшьтәге бабай туктатып кала. Башта: «Чәчүне чәчеп чыктың, улым, үзең чәчкәнне үзең урып ал инде», – ди. Көзен, ашлыкларны җыеп алганнан соң, кабат ашыкмаска куша: «Үз орлыгыңны чәчеп тә кара инде, улым...» Аннан кабат урак өсте җитә... 

Иң арттан – кырык бишенче урыннан агрофирманы беренче рәтләргә күтәргәнче күпме вакыт узамы? Бер гомер! Ә салган көчне үлчәп бетерерлек түгел... 2003 елны Рәмис Сафиуллов республикадан Германиягә фермер хуҗалыклары белән танышырга баручы делегация составына эләгә. Ул аннан дәртләнеп кайта: «Бездә дә анда күргәннәрне булдырасы иде!» Яңа комбайннар, техника ала башлый. Кредитка чумалар... («Безнең хәтта Ульяновск шәһәрендәге фатирыбыз да банкта залогта иде ул чакта. Иремнең эшләре бармаса, аны да югалтасы идек...») 

Ә Рима... Энә кайда – җеп шунда: ул бу вакыт иренең уң кулына – иң ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә. «Колос»ның өлкән бухгалтеры вазыйфаларын башкара. Һәр уңышка икәүләп сөенәләр: чәчүне вакытында төгәллиләр – шатлык, сөт саву арта – сөенеч... 

Эшләр үргә китә 

Булдырыйм, башкалардан уздырыйм дип үҗәтләнеп эшләгән кешегә республика җитәкчеләренең игътибар итүе гаҗәп түгел: 2014 елның 8 октябрендә Рәмис Сафиулловны Тәтеш район башлыгы итеп билгеләп куялар. «Колос» агрофирмасындагы директор урынын да, шәхси крестьян-фермер хуҗалыгындагы башлык вазыйфасын да ул хатыны кулына тапшырып калдыра. Рима Гомәр кызының: «Мин көчле булырга тиеш!» – дип икенче тапкыр әйткән көне бу... Шул көннән соң аның тормышында яңа чор башлана. 

– Рәмис киткәч, мин бер ел еладым... Моңа кадәр аның җилкәсенә ышыкланып яшәдем бит. Ә хәзер барысына да үзем җавап бирәсе... Ышанычын аклый алырмынмы аның? Аннан да авыррак икенче сорау да бар: халыкның ышанычын аклап булырмы? Рәмисне яратты алар, район башлыгы сыйфатында беренче тапкыр агрофирманың отчет-сайлау җыелышына килгәч, ул залга керүгә барысы торып басты. Кул чабалар, елыйлар... Авылларны ул бит газлы итте, юллы итте. Эшле итте! 

Яңа вазыйфама күнегә торган арада яз җитте. Чәчүгә төшәр алдыннан  механизаторларны җыйдым. «Егетләр, бөтен өмет сездә, – дим. – Мин – хатын-кыз, бу эшнең әле бөтен нечкәлекләрен белмим. Чәчүне оештырып чыгып булмаса, Рәмис: «Эшли алмадың, бар, өйгә кайт та утыр», – диячәк. Сез миңа сүз китермәгез инде». Ник берсе эчсен! Көнне-төнне белми эшләделәр. Хәзер дә шулай эшлиләр... Шундый рәхмәтле мин аларга! 

Эчү дигәннән. Таркалып диярлек беткән өч авылны берләштергән «Колос»ның иң зур проблемасы – эшләргә кеше җитмәү була. Кайдан алырга аларны? Беркем көтмәгән юлны ул чакта Рима таба: исерекләрне айнытырга керешә. Берәм-берәм аларны Ульянга – таныш наркологына алып бара: кайсын ачуланып, кайсын хәйләләп... Гомер эчүен ташламас кебек тоелган ирләр аракының ни икәнен оныта, эшкә урнаша, өйгә хезмәт хакы алып кайта башлый... Бу йортлардагы бәхетне, хатыннарының, балаларының Рима ханымга никадәр рәхмәтле икәнен күз алдына китерү авыр түгел. (Берсендә ире әле агрофирмада эшләгәндә Казанга, киңәшмәгә бара. Җитәкчеләр бар да: «Халык эчә», – дип зарлана. «Бездә беркем дә эчми», – ди Рәмис Хатыйп улы. «Ничек инде синдә генә эчмиләр?» – диләр аптырап. «И-и, егетләр, – ди ул, –  минем хатын молодец, салган кешене күрсә, шунда ук утырта да дәваларга  алып китә».) 

– Читтән кеше китертергә була ул анысы... Әмма чит барыбер чит инде ул – үзеңнекеләр кебек тырышмый. Аңа әле иң элек торыр урын табарга кирәк, төшке ашын гына түгел, иртәнге һәм кичке аш мәсьәләсен дә хәл итәргә... Ияләшәме әле ул-юкмы... Үзебезнең механизаторларга җитми! Районда беренче урыннарны алалар әнә. Сыер савучыларның да алышынганы юк. «Элеккеге эчкечеләр» дип беркем әйтми. Авыру бит ул эчкечелек, андый чиргә таручыларны жәлләргә, вакытында туктарга булышырга кирәк. Хәзер әнә күбесе «күзебез ачылды», диләр... Махсус журналым бар, кемне, кайчан табибка алып барганмын – язып куям. Тагын дәваларга вакыт җитмәгәнме дип карап кына торам. 

«Булдыра алмадың...» Беренче елларда иң курыкканы иреннән шушы сүзне ишетү була. Тик күз курка, ә кул эшли. Хатын-кызларча хуҗалыкка тәртип салырга керешә ул. Беренче эш итеп бухгалтерия кызларын Ульяновск шәһәренә укырга – компьютерда эшләргә өйрәнергә җибәрә. Алар аннан кайтуга, бүлмәләренә компьютерлар алып куя: «Миннән булмый», – дигәннәре дә гөрләтеп эшләп ята әнә. 

Аннан бөтен җиргә видеокүзәтүләр урнаштыра. «Нигә кирәк бу күзәтү?»  – дип аптыраучылар, канәгать булмаучылар, хәтта сыер савучылар кебек беренче мәлдә баш күтәрүчеләр дә табыла. Камераларны ватучылар, аны буяп куючылар. Кирәк, бик кирәк була ул – урлауларга чик куела. Рима Гомәр кызының үзендә генә түгел, барлык урынбасарлары телефонында да видеокүзәтү тора: дөньяның теләсә кайсы ноктасында булсалар да, хуҗалыктагы хәлләрдән хәбәрдар алар. Алай гына да түгел, фермадагы каравылчыга шалтыратып: «Бер сыер бозаулаган анда, чыгып карап керегез», – дияргә мөмкиннәр... 

Халык бу яңалыкка күнеп кенә җиткәндә, җитәкчеләре яңасын уйлап таба – глонасска чират җитә. Аны бөтен техникага да урнаштыралар: күпме йөргәнен, кайда туктап торганын, никадәр солярка салганын, күпмесен якканын – глонасс барысын күрсәтә. Машина багында алдагы көннән күпме бензин калган, бүген күпме өстәргә – боларның барысын да электрон картага карап, Казандагы диспетчер хәл итә аларда. (Беренче мәлләрдә кызык хәлләр дә булгалый. Авылдан чыгып киткәч, мине күзәтә алмыйлар дип уйлаган бер йөртүчеләре Ульяновскига баргач, 60 литр солярканы бушата. Электрон картада минуты белән күренә бу. Түләтәләр. Шушы очрактан соң, механизаторлар ягулык урлаудан туктый. Эшкә карата яңа мөнәсәбәт урнаша.) 

Яңа гына тагын бер яңалык керткәннәр – урып-җыю башланыр алдыннан электрон үлчәү көйләгәннәр. КамАЗ машинасы үлчәүгә кереп басуга, аның күпме ашлык алып кайтуы турындагы мәгълүмат турыдан-туры бухгалтериядә чагыла. Һәр бөртек исәптә! 

Тәтештә иң сыйфатлы, иң чиста сөт – аларда! «Чиста» дигәндә, Голландиядән  кайтартылган йөз җитмеш сыердан сауган сөтне күз уңында тота Рима ханым.  Бер елны аңа тикшерүчеләр килә. Кайда комплексларыгыз, күрсәтегез, диләр. Голланд сыерлары өчен миллиардларга төшереп комплекс төзегән дип уйлаганнар икән... Алай да ерактан кайткан маллар өчен бер шарт тудырылган:  лейкоз белән авыручы хайваннар белән аларны кушмыйлар – чир эләксә, савылган сөтнең сыйфаты начараячак. Сөт саву буенча районда беренчелекне берәүгә дә бирмиләр: хуҗалыкларның берсеннән сөтне – Казаннан, икенчесеннән – Ульяновскидан кайтып алалар.  Һәр көнне 8-9 мең литр сөт озаталар. Ә сөт авыл кешесе өчен тере акча дигән сүз! 

Иген игү буенча да беренче урында алар 

Сүз бу урынга җиткәч, әңгәмәдәшемә тел очында торган соравымны бирәм: 

– Сезне комбайнда үзе эшли дип әйтәләр, дөресме? – дим. 

– Кирәк булса, мин бөтен техникага утыра алам анысы. Комбайнга да. Тик аның штурвалын миңа кем бирсен?! Урып-җыю вакыты җитсә, бездә комбайнга чират төзелә. Былтыр, мәсәлән, айга туксанышар мең эшләделәр. Трактористларның аена 40–50 мең алучылары бар. Бүген шартлар бөтенләй икенче бит.  Комбайнерлар яңа. Компьютер күпме иген сугылганын, күпмегә тулганын күрсәтә. Кондиционер эшләп тора: комбайнер элеккеге кебек тузанга батып, тирләп-пешеп йөрми. Смена беткәч, юынырга, өс-башын алыштырырга мөмкинлеге бар.   

«Минем комбайнерлар», «минем механизаторлар», «минем сыер савучылар», дип сөйли ул. «Мин аларга шулкадәр рәхмәтле – тырышалар!» – дигән җөмләне әңгәмәнең буеннан-буена ничә тапкыр кабатлавын кызык өчен генә саныйсым калган икән. (Рәмис Хатыйп улы да хәзергәчә «Колос» агрофирмасында эшләүчеләрне «минекеләр» дип сөйли ди.) 

– Ике хуҗалыкны бергә кушсаң, минем кул астында бүген йөз иллегә якын кеше. Эш кушканда тавыш күтәрсәң, кычкырсаң, сине, әлбәттә, берәү дә тыңламый. Эшләсә дә, җиренә җиткереп эшләми. Ә мин мактыйм! Бөтенебезгә дә яхшы сүз кирәк бит... Халык белән эшләгән җитәкче матур сүзен кызганырга тиеш түгел. Кырларда, фермаларда йөреп кайтам да, бухгалтерия кызлары янына керәм: «Иң яраткан кешеләрем сез! Сездән башка нишләр идем?!» – дим. Чәйне гел алар белән бергә эчәм. Кеше белән кешечә, гади булырга кирәк. Шунда гына эшеңнең нәтиҗәсе була... 

Хезмәт алдынгыларына санаторийга юллама, телевизор, кер юу машинасы кебек зур бүләкләр бирү гадәте күптән бар аларда. Ә бер елны ул бухгалтерия кызларына Мисырга юллама бүләк итә! Күбесенең чит илгә беренче чыгуы була. «Без ул сәяхәттән тагын да дуслашып, берләшеп кайттык», – ди. 

Яшерен-батырын түгел, күпләр аңа беренче чиратта алны-ялны белми эшләгән хуҗалык җитәкчесеннән бигрәк, район башлыгы хатыны дип карый. 

– Бердәнбер өстенлегем – мин ул үткәргән киңәшмәләргә йөрмим, урынбасарларым гына бара. Аны кыен хәлгә куясым килми: залда мин утырганда безнең хуҗалыкны мактаса да, тәнкыйтьләсә дә аңа читен булыр иде. Мактау кәгазьләрен дә минем исемгә биргәннәре юк. Сабантуй мәйданы уртасына башка җитәкчеләр чыга – мин юк... Ә болай бик горурлана ул хәзер минем белән! 

Райондагы башка җитәкчеләрдән тагын бер өстенлеге бар әле аның:  кырларында үз исемен йөрткән сабан бодае – «РИМА» үсә. Озын башаклы, авыруларга бирешми торган бодай. Әмма иренең монда бернинди катнашы юк: Рима Сафиуллованың Мәскәү фәнни-тикшеренү институтлары, селекционерлар белән эшләвенең нәтиҗәсе бу. Капчыклап кына алып кайткан булганнар, хәзер әнә кыр тутырып чәчкәннәр. Элита орлыкның бәясе башка!  

– Авылларны матурайтасым килә, – ди ул. – Чит илдәге кебек, чәчәккә  күмәсем. Шартлар бар, монда да шәһәрдәге кебек яшәп була... Бездә хәзер бәрәңге утыртмыйлар, терлек асрамыйлар, сөтне сатып алалар. Тик авыл җирендә яшәгәч, боларның барысы да үзеңнеке булырга тиеш дип саныйм мин. Авыл халкы үрнәк алмасмы дип, бәрәңге дә чәчтем. Янган йортыбыз урынына теплица куйдым – помидорлар утырттым... 

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәкъдименә  каршы килмичә, Тәтеш районында оешманы җитәкләргә алынуы да авылларны үзгәртергә теләүдән. Районда ундүрт татар авылы бар – һәрберсендә «Ак калфак» оешмасы эшли бүген. Барысында да театр бар! «Нәни энҗеләр», «Татар малае» бәйгесе үткәргәннәр. Гомер күрмәгәнне, Тәтеш татарча сөйләшә башлаган! Моңа иң сөенгәне – өлкәннәр. Әбиләр шалтыратып: «Рәхмәт, кызым!» – диләр аңа. (Сүз уңаеннан, районга сәфәребез Балтач авылында «Ак калфак» оешмасы үткәргән чарага туры килде. Яңартылган «Хәят» чишмәсе янында «Яшь киленгә су юлын күрсәтү» йоласын карадык. Авыл башлыгы Илдар ?: «Нәрсә генә эшләсәк тә, «Ак калфак»ка, аңа йөрүче хатын-кызларыбызга таянабыз», – диде.) 

«Мин көчле булырга тиеш...» 2013 елны бу сүзне аңа ике тапкыр әйтергә туры килә. Башта гыйнвар аенда йортлары янып китә, аннан сентябрьдә олы уллары авариягә очрый. Хәер, «Мин – көчле...»не көнгә түгел, сәгатенә меңне кабатлаган мәлләре дә була: Илвир ике ай буе комада ятканда, ул күзен ачканнан соң да... Аннан үзенә сүз бирә: «Башка еламыйм! Күз яшьләрем аңа булышмаячак, улымны аякка бастыру өчен иң элек үземә аякта нык басып торырга кирәк!» Өмет тулы алты ел узган инде менә. (Кемгә охшап сабыр, нык һәм көчле булырга тиешлеген белә ул – әнисенә! Тугыз бала табып үстергән Сара апа дүрт баласын җирли. «Әни өйдә җырлый иде дә, аннан елый иде – кайгысын кешегә чыгып сөйләмәде, – ди. – Ул шул хәсрәткә дә түзгән, ә минем улым бит исән! Көннән-көн алга бара... Сеңлем Гөлзифа белән киявебез Наилгә рәхмәтлемен: Илвир янында алар булмаса, миңа эшне күптән ташларга туры килер иде инде».) 

Ни генә булса да, яшәргә, алга таба атларга – көчле булып калырга кирәк... 

– Балаларга яшь вакытта биргән тәрбия гомергә кала. Туганнар белән очрашканда әни белән әти әйткән сүзләрне гел хәтергә төшерәбез... Үз әниемнең дә, кайнанамның да рәнҗүен алмаска тырыштым. Минекеләр инде мәрхүмнәр, Рәмиснекеләр, шөкер, исән-сау. Әти-әнисенә бик булыша ул. «Син аларга ничек ярдәм иткәнне улыбыз да күрсен, Эмильне үзеңнән калдырма – ул бит безне кабатлаячак», – дим. Чүпрәлегә, Чынлыга гел икәү кайталар хәзер. Әти-әнисе догада, теләктә булганга Рәмиснең, минем эшләр уңышлы барадыр дип уйлыйм. 

«Ак калфак»ка йөрүче ханымнарга гел әйтәм: «Гаиләнең ныклыгы – хатын-кыз кулында. Кызларга моны адым саен искәртеп торырга кирәк», – дим. Килен булып төшүгә кайнанамнан: «Рәмис нәрсәләр ашарга ярата?» – дип сорадым. Үзем белдемме икән моны, берәрсе өйрәттеме икән? Бөтен ир-ат та әнисе пешергән ризыкны ярата. Коймакны,  кыстырымбыйны (кыстыбыйны безнең  Чүпрәледә шулай диләр) нәкъ кайнанамча пешерәм. «Әни ашы!» – дип ашый Рәмис. Кабартма, баскан токмач, тутырган тавык, шулпа – барысы да кайнанамча бездә. Авылларыбыз бер-берсеннән ерак булмаса да, мин туып-үскән Яңа Ишледә башта табынга – чәй, аннары аш чыгаралар. Рәмисләрдә – киресенчә. Мин дә беренче көннән аларча эшләдем. Ир йөрәгенә ничек юл табарга икәнен кызларыбызга сөйләргә кирәк. Киңәшкә колак салучысы табылмый калмас...  Оныкларыма бу хакта инде әйткәлим – үсеп киләләр бит... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Менә шундый мәкаләләр бирергә кирәк укучыга,позитив.Төрле авыр хис калдыра торганы күбрәк,ә негативул үзебездә дә җитәрлек.Дөрес,мондый шәп шәхесләр буа буарлык түгелдер инде,тик табыгыз,языгыз.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Рамис ,Рима кебек житэкчелэр кубрэк булсын иде,беркнмдэ китмэс идетуган авылларыннан.Эшчелэренен кэдерен белеп,хормэтлилэр.

      Хәзер укыйлар