Мин – ирекле!

... Ярты ел элек ул бу тапшыруга эләгү хакында хыялланмаган да булган. Ә бүген ул җиңүче. Хәзер аны миллионнар таный.
«Голос. Дети» тапшыруын быел караган булсагыз, Данил Плужниковны сез дә хәтерлисездер әле. Үзе дә, җыры да хәтердә кала торган иде аның. Бәләкәй бармаклары авыр микрофонны күтәреп тора алмаганга, гарнитура белән чыкты ул сәхнәгә. Ә егылып китмәсен өчен, урындыкка сөялеп җырлады. Данилда дәвага бирешми торган сирәк чир – аяк-кулларының дилоэпифизар дисплазиясе. 13 яшьлек малайның буе нибары 110 см гына. Бер адым атлау түгел, аягөсте басып тору гына да аңа бик авыр. Моңарчы да ул инде берничә операция кичергән булган, алда алар әле тагын булачак. Карап торышка зәгыйфь кенә күренгән бу малайның рухи көченә шаккатарлык. Гадәти мәктәп белән бергә ул әле ике музыка мәктәбендә дә укый: синтезаторда уйнарга һәм җырларга өйрәнә.
«Голос» тапшыруында катнашасым килә, дигәч, Данилның әти-әнисе бермәлгә аптырап калган. Гаиләдән шактый чыгым сорый торган тапшыру бит бу. Мәскәүгә кадәр билетлар алырга, анда яшәргә... Ниятең изге булса, булышучы табыла. Плужниковлар гаиләсе дә химаячеләр ярдәме белән Мәскәүгә, беренче сайлап алу турында катнашырга дип юлга кузгала. Кечкенә буйлы, батыр йөрәкле бу малай ул чакта Олег Газмановның «Два орла» җырын җырлый «Җиңелдем, берәү дә борылмады, дип уйлап кына бетердем, Дима Билан төймәгә басты. Анда җырның соңгы аккордларын җырлый идем инде», – дип искә ала ул вакытны Данил. Тамашачыларның 61,7% Данилны яклап тавыш бирә. Аның соңгы җырлаган «Нас бьют – мы летаем» (А. Пугачева репертуарыннан) һәм «Я свободен» (В. Кипелов) җырларын зал аягөсте алкышлый.
Бу җиңү – Данилның беренче генә җиңүе түгел. Беренче иң зур җиңүе – язмышны җиңүе. Җыр – аның канатлары. Ул аны күкләргә күтәрүче, көч бирүче. Өйләрендә сакланучы күпсанлы медальләр дәлил моңа. 13 яшьлек җиңүче тормышта нәрсә теләгәнен төгәл белә: гомере буена музыка белән шөгыльләнәчәк ул. Үзе җырчы, үзе композитор булачак. Музыка дөньясына ачкыч инде аның кулында.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
18 гыйнвар 2021 - 10:47Без имениЗур рәхмәт хикәямне яратып укыганыгыз , фикерләрегез өчен! Сөембикә журналына шушы форсатны биргән өчен икеләтә рәхмәт!Җандагы төер
-
18 гыйнвар 2021 - 05:24Без имениУпкынга бер адым.Ихтирамга лаеклы гаилә.Сабырлык һәм аң.гаилә җылы оя гына түгел.Аның тәлабе-һәр әгъза үзенең өстендә ныклап эшләү.Ирем ярым түгел...
-
18 гыйнвар 2021 - 07:00Без имениАвыр кайгыларны кутарерга Аллах туземлек бирсен, жанкайлары жаннат а булсынӘнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 07:37Без имениӘнвәрне бәхетле итәр өчен үзеңне аның өчен саклый белергә кирәк иде.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.