Логотип
Арабыздан беребез

МИЛӘҮШӘ МӘЧЕТЕ

Мәтәскә авылында Татарстандагы 1528 нче мәчетне салып куюның максаты тагын да олуграк – үзеннән соң да авыл өстендә азан яңгырап торсын, авылдашлар догадан аерылмасын!
Димәк, «Миләүшә мәчете» дигән исемгә тукталам.

Язмама исем куя алмый йөдәдем. Тегеләй дә дөрес булыр кебек, болай да. «Күккә омтылган «Бәхет» дигән вариантым да бар иде. Имеш, Миләүшә Галим­җан кызы Сәлахет­динованың озак еллар дәвамында «Бәхет» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры булып торуына ишарәлим. «Алма апа мәчет сала» дигәнен дә уйладым. Янәсе тугыз баланың җиденчесе булып туган Миләүшәнең гомер буе туганнарын яратып, барлап, кайгыртып – кыскасы, күпсанлы, абый-апа, эне-сеңел балаларына Алма апа булып яшәвен белдерәм. Миләү­шә ханым авылдашларын да өзелеп ярата. Төтенсез авылга күченгән әби-бабайлар, ата-ана рухын кадерли, догадан калдырмый, каберләрен исә чәчәктән өзми. Чәчәкләргә сибәсе суын Казаннан ук алып кайта да, үзе югында сибәрләр дип, сулы савытын калдырып китә. Ул югында да гөлләр суга сусамасын! 


«Патша кызы булганмын»

Ислам динен бер дип белгән кеше авызыннан чыккан мондый җөмлә, әлбәттә, мине елмайтты. Әмма, «динебез моны инкарь итми», дигән икенче җөмләсен ишеткәч, кыйссаны тыңлыйсы иттем. «Ми­нем бу Җиргә җиденче килүем икән. Беренче яшәе­шем­дә патша кызы булып туганмын. Үзсүзле, тыңлау­сыз, иркә кыз булганмын. Никтер, патша атам мине милектән мәхрүм иткән. Байлык миңа бу – җиденче гомеремдә килгән. Шөкер, зур йортыбыз, машинабыз бар. Мәчет салып куйдык менә. Гомумән, электән дә байлык безнең тирәбездә йөргән. Әтием ягыннан бабам Әхмәтҗан кара бай булган. Байлыгын үз хәләл көче белән, ялчы хезмәтеннән файдаланмый баеган кешеләрне кара бай дип йөрткәннәр. Шул йортка килен булып төшкән әниемнең, киенеп торуга вакыт әрәм итмәс өчен, тула оек-чабатаны салмый йоклый торган идек, дип сөйлә­гәне хәтердә. 30 нчы елларда байлыкларның кая киткә­нен беләсез». Сугыш башлануга шахтер Галимҗан, инде җәмәгатен биш бала белән калдырып, ут эченә китә. 
Илдә чыпчык үлми. Миңлевафа биш баласын да исән саклап каршы ала ирен. Эш сөйгән, тик тормаган кеше әмәлен таба – балалар исәяләр. Җиденче сыйныфтан соң Миләүшә дә фермага сыер саварга төшә. 14 яшьлек кызның таң беленгәнче торып, кар ерып ферма сукмагыннан атлаганын уйлыйм да җаным өшеп китә.

Әнисе Миңлевафаттәй ниләр кичергәндер. Алай дисәң, михнәттән башы чыкмаган авыл хаты­нының үз хәсрәте үзенә җиткәндер. «Догаларыңны кабатлап йөр, кы-зым!» – ананың тал чыбыгыдай кызына бар ярдәме – шул киңәш. Кабатлый инде, кабатлый. Ярый әле һәр кич саен әнекәе ятлаткан догаларым бар дип сөенә.



Миңлевафаттәйнең мәшәкате баштан ашкан. Миләү­шәдән башка да ничәү бит әле анда. Өстәвенә, сугыша-сугыша Берлинга барып җитеп, башына мина ярчыклары «төяп», аяк табанын яртылаш калдырып кайткан Галимҗанын көйлисе-тәрбиялисе дә бар. Бу җиденче булып туган кызы, үзенә охшап, тынгысыз. Мәдрәсә белеме эләгеп калган ана кызының яктылыкка омтылуын сиземли – беренче сыйныфка яланаяк барган Миләүшә затлы тормыш күрергә туган сыман кылана. Хәерлегә булсын!

Урта Азиядән илне сагынып ике елга бер кайтып китә торган кешеләр торган җирләрен мактап, илдәге яшь җилкенчәкнең күңелен иләсләндерергә һәвәс иде элгәре. Үзбәкстаннан кунакка кайткан күршеләре фермада сыер сауган чәчәк кебек сылу, нәфис Миләүшәне үзләре белән рәхәт җиргә китәргә күндерәләр. Ходаяр­хан дигән кышлакта да Миләүшәне сыер фермасы гына көтеп торган икән. Йә, тагын да шул сыер савасы булгач, меңнәрчә чакрым ара үтеп, нигә килергә иде инде үзбәк арасына? Монда да әче таңнан ферма сукмагына төшәсе, дүрт чакрым атлыйсы. Урта Азия төне бездәге ише түгел, анда төннәр кап-кара. 15 яшьлек Миләүшәгә куркам дип, иркәләнергә түгел, зарланырга да чара юк – әнекәе ерак. Кызны җәнлекләр дә кызгана бугай. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан кинәт түшенә сикергән ул җәнлек нәрсә булгандыр – Миләүшә әле дә белми. Әллә бүре, әллә эт, әллә бүтән бер җан иясе, кайнар тынын кызның битенә бөркеп, юк та була. 

Бер көнне ферма мөдире, үзенчә кызны кызганып: «Минем улым машина белән сөт ташый бит. Аңа утырып кайтырга җайлаш әле син», – ди. Менә бәхет! Кышлакка кайтып җиткәндәрәк юньле генә күренгән бу егет кисәге кызга ташлана. «Кыргый барс кебек сугыштым. Плюш җакетым уелып-уелып төште, биреш-мәдем. Икенче көнне фермадан киттем. Теге абзыйга да, аның улына да рәнҗедем. Татар баласы дигәчтен дә... Балалар бакчасына эшкә урнаштым. Якындагы урта мәктәпкә укырга кердем. Дәресләр­дән соң шул мәктәпне, тагын ике контораны барып җыештырам».
Миләүшә ханымны тыңлыйм да андагы яшәү көченә исем китә. Укудагы уңышларын күреп, Ленинградка җибәрергә булалар кызны, әмма комиссия татар кызына тәрәккыяткә юлны ачмый торырга була. «Калып тор!» Мондый гаделсез карарны ишеткән үткен кыз, монда калса, алга таба да гел шлагбаумга юлыгып торасын аңлап ала. Миләүшәгә хәзер нишләргә? Бүген кияүгә алырга атлыгып торган үзбәк егетләре дә бихисап. Юк, бу вариант аныкы түгел! Ленинградтан мәхрүм калды, дип сөенми торсыннар әле. Югарыга юл фәкать белем алу аша гына! Кыз Коканд пединститутына укырга керә. Ходаярханнан Коканд шәһәренә күчеп килгән иде инде ул, хәзер менә Ташкентка ук китеп бара. Анда мохит яктырак. Туку комбинатында татар кызлары күп, диләр.

 Миләүшәгә дә анда эш табыла. Контролер! Бер дә начар түгел. Өйдәгеләргә ай саен диярлек чәй-шикәрле, кием-салымлы посылкаларны һаман җибәреп кенә тора. Акча юнәтү өчен өчәр җирдә эшләгәч, күңел ачуга, кызык эзләүгә вакыты да калмый. Яхшы киеме дә юк бит әле үзенең. Тулай торакта бергә яшәгән үзбәк кызлары Шәрәфә, Баһар белән өчесенә рәешкә кия торган 3 сум илле тиенгә сатып алынган гофре итәкле бер күлмәкләре бар. Егетләр кинога чакырган чагында шул күлмәкне чиратлашып кияләр. Менә шундый патша кызы ул! Эх, шул чагында булган булсамы бүген юбилееена сатып алган төсле ак күлмәге!



Ташкентта җир тетрәгәнне кичергән кешеләр туган якка омтылды ул чагында. Кызлары үзбәккә кияүгә чы­гып, бөтенләйгә шунда калыр дип хафаланган әти-әни дә тынгысызлана. Кыз үзе дә авылны, Акъяр инешен сагына.
Кайта Миләүшә. Казанда кибетче булып эшкә урнаша. Торырга урын юк. Әлегә аның иң зур хыялы – берәр подвалда, карават кына сыярлык булса да, почмак табу. Ә менә эшен ярата ул. Бергә эшли торган сатучы апаларны ярата. Бигрәк тә Галия апаны. «Син кемгә охшап шулай сабыр?» дип сорасалар. «Галия апага, – дип җавап бирә ул. – Күпме бергә эшләп, мин аның авызыннан бер яман сүз, бер зар, бер үпкә ишетмәдем. Хәтта тавышын күтәргән чагы да булмады аның. Үз әнием дә миңа гаҗәпләнә торган иде. «Әтиегезгә син кияүгә ягымлы булган кебек тәмле сүзле булсам, ул мине кул очында йөрткән булыр иде», – ди. Гаҗәеп гыйбрәт. Юк, теге Галия апа түгел әле, Миләүшә үзе! Начар нәрсә тиз йога ул. Ә менә яхшыны йоктыра белү, гыйбрәт ала белү сәләте сирәк кешедә генә очрый. Миләүшә – сирәкләрнең берсе. Ә бит аның үзен дә үрнәккә куючылар бар. Кешенең тиенен дә кысмас, кеше өлешенә бер мыскал кермәс – гаҗәеп гадел сатучы! Югыйсә кибеткә эшкә керәсен белгәч, өстеңә чыкканны түләргә сыерың бармы соң, дип кисәтүчеләр дә табыла. Аның гаделлеге сабый чактан сыналган сыйфаты. Авылдашлары аны
еш кына балалары янында өй сакларга калдыралар.

Бер күрше апа юри сыный, күренә торган урынга акча куеп калдыра, янәсе, кыз кыек куллы түгелме икән? 
Ахирәте Равилә ханымнан, Миләүшә дустың турында белгәннәреңне сөйлә әле, дип үтенгәч, ул бер җөмләне җиде тапкыр кабатлады: «Ул кешеләргә гел игелек кенә кыла. Бик яхшы кеше ул Миләүшә!» Югыйсә Ахирәтләр аланыннан егерме җәй рәттән бергә җиләк җыйган дусты турында сүзе бетмәстәй булырга тиеш иде кебек.  

Алай икән. Димәк, дәлилләрне үземә табасы. Эзлисе дә юк икән. Кайнанасы белән генә түгел, иренең бертуган апасы Мәгъмүрә белән дә 30 ел бер түбә астында яши алган, белеш әбиләр авызыннан «синең белән телефоннан гына сөйләшсәм дә, терелеп китәм» дигән сүзләрне ишеткән килен, караучысыз әбиләргә үз коеларыннан чиста су өләшеп, аларны мунча кертеп, ризык ташып йөргән мәрхәмәт иясе, кибет ишегалдындагы иске йортта ялгызы гомер кичерүче марҗа әбине соңгы көненә кадәр тәрбияләгән, авылның күперләрен кайгырткан, төн уртасында да мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга ашыккан, туганнарын хәстәрләп, ярдәмләшеп торган, туган нигезен яңарткан, шулай итеп әрвахлар догасына ирешкән һәм МӘЧЕТ САЛГАН Миләүшә бит ул!
 

Дөрес юлның башы – Коръәндер

Ташкентта җир тетрәгән көннәрдә Миләүшәнең хастаханәдә яткан чагы була. Сары белән чирли. Кинәт бөтен дөнья шомлы тынлыкка чума. Аннан хастаханә ятаклары атынчык атына башлый. Андагы халык моның ни икәнен белә. Һәр кеше үз җанын кайгырта. 
Лә хәүлә вә лә куәте! 

Җиһан иясе адәм балаларына кодрәтен күрсәтеп алмак­чы! Бу кодрәткә каршы торырлык ни чара?! Миләү­шәнең чарасы – әнисе ятлаткан догалар. Шулар ярдәме беләнме соң – хастаханә бинасы ишелми кала. Ә тирә-юнь, гомумән, меңнәрчә еллык Ташкент үзе хәрабә хәлендә. 
Миләүшә Сәлахетдинованың «Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре» кебек мактаулы исемнәргә ирешү юлларын, шәһәрнең Мактау тактасында тору елларын барлый башласакмы? Алай да данлы биографиясенең башы булган 108 нче санлы кибеткә тукталмый булмас. Кремль урамында урнашкан, соңыннан «Бәхет» дигән исем алган ул уникаль кибетне күпләр белә булыр.
Ни өчен уникальме? Чөнки заман таләбен тоеп, азык-төлек кибетенә китап керткән иде директор. Китаплы җиргә зыялылар юл саба. Монысы дә шәп! Икенче шәбе – директор һәр клиентын ачык чырай белән үзе каршыларга, тәмле сүзле әңгәмәдәш булырга да иренми. Чөнки директор Сәлахетдинова үзе дә хәзер инде Мәскәүдәге мәшһүр Плеханов исемендәге институт дипломына ия булган югары белемле җитәкче. (Бу институтны МГИМО белән янәшә куя торганнар иде.) Институтта сәүдә эшенә генә түгел, зәвык белән киенергә, теләсә нинди дипломатик очрашулар вакытында үзеңне ни рәвешле тотарга да өйрәтәләр.



Дәрәҗәле Миләүшә Галимҗан кызының кием-салымы кемнең дә күзе төшәрлек хәзер. Күзе төшкән кеше борылып карарлык. Берәүсе – Дамир исемле егет солтаны борылып карый да! Бер күрүдән ярату була бу. Кавышуны озакка сузмыйлар. Икесенең дә икенче никахы бәхетле никах булып чыга. Менә инде дүрт дистә ел алар янәшә атлый. Туйда кигән үтә матур ул күлмәкнең аклыгы бу икәүнең гомер юлын һаман да яктыртып бара сыман. Кайвакыт Дамир Шакирҗан улы шаярткалап куя: «Син элек мине генә ярата идең. Улы­быз Динар тугач, яратуың аңа күчте, хәзер инде Кәрим оныгыбызны гына яратасың». «Алай әйтүең бик үк дөрес түгел, бәгырь кисәгем. Мин иң нык итеп Алла-һы­ны сөям!» Хәләленең бу җавабына Дамир Шакир­җан улы ни дисен? Ул инде хатынының чигә юлыкса да, михнәт­кә тарыса да Аллаһыга шөкер итүенә күнегеп бетте. Инде күп илләр гизгән Миләүшәсе белән бергә хаҗ сәфәренә дә барып, бер уйда, бер теләктә булып яшәү турында хыялланасы гына кала. 
Илләр гизү дигәннән... Миләүшә ханым биографияс­ендә дә бар ул биштәр аскан сәфәрләр. Кытайга, Польшага, ул илләрдән Татарстанга җилкәдә тауар ташыган челноклык михнәтләре. Ул сәхифәләр берәр җирдә теркәлде микән, әллә ил язмышына уралып, вакыт чоңгылына чумды микән? Эшне эшләп күрсәтә белә торган Миләүшә ул маршрутларда да сынатмагандыр. Сәфәрләр арасында ямьлеләре дә бар. Иргә аркаланып, иркә хатын сыйфатында янәдән ике ел Таш­кентта яшәп кайткан дәверне әйтәм. Ике генә ел! Әмма шул арада аның 108 нче кибетендә 12 директор алышынып өлгергән. Кабат үзенә, унөченче директор сыйфатында, кибетен «Бәхет» иткәнче тырышасы булачак әле аңа. «Татарстанның иң булдыклы кешеләре» дигән исемлектә теркәлгәнче бизнес өлкәсендә ирешкән уңышларын, аның ничә йөзләгән кешене эшле иткәнен санап тормыйм. Әмма бу урында аның хакындагы «гайбәт»ләрнең тагын берсен сөйләп үтәсем килә.
 

«Бер генә дошманы да юктыр аның...»

Бу «гайбәт»не Миләүшә Галимҗан кызы болайрак шәрехләде: «Пәйгамбәребез янына берәү килгән дә өчен­че берәү турында ямьсез, тәмсез сүзләр сөйләгән. Пәйгамбәр «әйе, әйе» дип, ул кешене җөпләп торган. Бераздан бүтән бер кеше килеп, теге кеше турында гел яхшыдан сөйләп киткән. Пәйгамбәр бу юлы да аның белән килешкән. Бу сөйләшүләргә шаһит булып торган адәм бик аптырап сорап куйган: «И хәзрәти галәйһис­сә­лам, ике тапкырында да теге адәмнәр белән риза­лаш­тың, аларның кайсысы хаклы булды соң?» Пәйгам­бәре­без: «Алар икесе дә үзләре хакында сөйләде», – дип җа­вап биргән. Димәк, һәр кеше үзенең әхлагыннан чы­­гып фикер йөртә. Мин үзем һәрнәрсәдә чисталык яратам».



 Ахирәте Равилә Шамил кызы әйткән иде шул: «Миләүшәнең чисталыгына чыдарлык түгел», – дип. Киң мәгънәдә аңланган чисталык булган икән бу. Ә мин аның, «көн дә зур өебезне җыештырып чыгам, оныгым килүгә чиста булсын дим», диюенә эчемнән генә уйлап куйган идем: килсә ни... Килсә ни генә түгел икән шул. Килүнең хикмәте бар – онык дәү әни янында куна кала, дәү әни куенында яңа дога ятлый. «Улым Динар да мәчеткә җомга намазларына йөри. «Намазга барган саен иманым артканын тоеп кайтам, – дип әйтә. – Әни, әйдә, Мәтәскә авылында мәчет салабыз», дигән сүзне дә башлап улым әйтте. Авылда түбәсеннән су ага торган агач мәчет бар иде безнең. Бу сүзләрне шул мәчетнең кызганыч хәлен күреп әйтте инде ул. 2010 елны намазга бастым. 2013 елны изге эшкә керештек».

Урын алу кадәресе дә ансат кына булмагандыр. Аннан кирпеч кайтарту, осталар табу... Әйбәт осталар Арча кирпеченнән сигез метр биеклектәге мәчет бинасын корып куя. Манара күтәрелә, ихата корып куела. Һәр ишекнең, һәр тәрәзәнең үз тарихы бар. Инде менә мәчет ишегалдына брусчатка җәяр көн дә килеп җиткән. 2300 данә ташның һәркайсы Аллаһыга шөкер әйтеп түшәлгән. Мәчет эченә җәелгән намазлык-келәм теге ахирәтнең яңа мәчеткә бүләге. Корбан бәйрәме җитәрәк зәңгәр нур кебек балкып, күккә ашып торган әкияти (мәчетнең икенче катына менгәч тә җиде кат күк гөмбәзе ачылгандай тоела) рәвешле, «Миләүшә мәчете» рәсми төстә бисмиллалы ишекләрен ачар. Дубай каласында тирән дини белем алып кайткан Илнур хәзрәт бәйрәмгә чакырып, азан әйтер. Мәтәскә авылы өстеннән бабайлар рухын шатландырып, изге Коръән сүрәләре яңгырар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик куркэм ханым. Лэкин "Минем бу доньяга жиденче килуем икэн " дигэн жомлэне анламадым. Суз реинкарнация турында бармыймы? Ислам динендэ бу эйбер юк бит!

    Хәзер укыйлар