Логотип
Арабыздан беребез

Әлфия Самат бит ул!

Үҗәт, үткер каләмле, принципиаль журналист, диләр аның турында. Кирәк икән, бөтен районны дер селкетә, җитәкчеләр уттан курыккандай курка үзеннән, дигәннәрен дә ишеткән булды.

Үҗәт, үткер каләмле, принципиаль журналист, диләр аның турында. Кирәк икән, бөтен районны дер селкетә, җитәкчеләр уттан курыккандай курка үзеннән, дигәннәрен дә ишеткән булды. Карап торуга, тыйнак, басынкы гына Әлфия бит инде югыйсә. Без аның белән якташлар, яшьтәшләр, коллегалар. Мәктәп елларында ук аның Актаныш районында чыга торган «Игенче даны»газетасында әледән-әле мәкаләләре күренә. Һәм ахырда таныш исем кабатлана: «Әлфия Саматова, Иске Кормаш мәктәбе укучысы». Ә бераздан инде, университетның журналистика бүлеген тәмамлап, Әлфиябез Минзәлә совхоз-техникумында да укырга өлгерә (менә ни өчен авыл хуҗалыгы темасында йөзә генә ул!) һәм район газетасының алыштыргысыз журналисты булып китә! Алай гынамы! Ул елларда районнарда җитәкчеләрнең иң курка торган кешесе райком секретаре дип сөйләсәләр, Актанышта исә андый кеше район башкарма комитеты рәисе икән. Бер җыелышта ул үзе сөйләгән: «Безнең районда ике генә кешедән куркалар. Берсе – мин, ягъни Баязит Шәймәрданович, икенчесе – Әлфия Саматова!» Һәм бу сүзләр анекдотка әйләнгән!

«Татарстан яшьләре»ндә эшләгән еллары – үзе бер чор! Башка профессияләрнең эчке кухнясын өйрәнүне төп максат итеп куеп, иминият компаниясендә эшләп каравы (бер елда Венгриягә генә дә җиде-сигез мәртәбә барып кайта!), Ан-2 самолетында штурвал артына утырып, Актаныштан Казанга очулары (очучы очышны автопилотка көйләсә ни! Штурвал бит барыбер Әлфия кулында була!), «Татарстан» поезды машинисты янында Казаннан Мәскәүгә барулары... Әлфия Саматны инде бөтен республика укый, аның белән хәтта министрлар исәпләшә! Ә журналистика факультеты студентлары журналист Саматова иҗаты буенча курс эшләре яза, диплом яклый!

Аннары инде – «Сөембикә» журналы, «Хокук һәм хәят» журналы...

Соңгы вакытта ул калын-калын китаплар чыгара – документаль проза жанрында эшли. Кирпеч калынлыгы басмалары инде тугызау хәзер! Китап геройлары – фермерлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, аерым шәхесләр... Авыллар тарихы, нәсел тарихы, шәҗәрәләр... Укучыны беркемгә дә охшамаган һәм шул ук вакытта үзендә милли холкыбызның иң калку сыйфатларын туплаган гаҗәеп шәхесләр дөньясына алып керә. Бер тында укыла торган китаплар!

Әлфиянең холкын ача торган гамәлләре дә байтак. Ул – машина йөртә. Ул – умартачылыкка өйрәнә, мәдрәсәдә укый. Ул – ике тапкыр хаҗга барып кайта. Ул – авыруларга, мохтаҗларга ярдәм итә. Ул... әллә ниләр эшли! Үзе белән күптән шулар хакында сөйләшәсем килеп йөри идем. Тик Әлфияне тотам димә икән: әле архивларда, әле Чүпрәленең Үбиендә («Татарның үз Үбие» дигән китабы чыкты бит яңа!), әле Березникида (ярты Березники – безнең авыллар гына, ди! Ә Әлфиянең туган авылы турында китап язасы бар!), әле геройлары белән очрашырга дип Мәскәүгә чыгып киткән, әле Кормашыннан килә алмый ята. Шалтыраткач та: «Мин авылда әле. Менә 45 төп агач утырттым. Иртәгә Казанга киләм, Аллаһ бирсә», – дип, тагын да ныграк ымсындырып куя. Шулкадәр агач нигә икән?

Һәм, ниһаять, Әлфиянең «Зөбәрҗәт шәһәр»дәге (Изумрудный город микрорайонын шулай әйтәсе килә) фатирында сөйләшеп утырабыз.

– Әлфия Самат исемен әйтүгә, җитәкчеләр утлы табага баскандай була, дигәннәрен ишеткәнем бар. Синең хакта легендалар йөри. Сөйлә әле шулар турында, Әлфия. Ничек шулай кыю итеп яза башладың?
– Университетта читтән торып укуга күчкәч, башта Яхшый, Күҗәкә, Теләкәй, мәктәпләрендә укыттым, пионервожатый булып эшләдем. Ә үземнең редакциядә эшлисем килә! Апаска, Сарманга чакырулары турында әнигә әйткән идем, коты очты! Ничек итсә итеп, Низамовка чыккан бу. Хәләф абый авылдашы бит! Ә ул райкомның идеология секретаре иде. Шулай итеп, Актанышта «Игенче даны» газетасының хатлар бүлеге корреспонденты булдым. Урнашуыма бер ел үтмәде, мин инде шактый «тешле» мәкаләләр яза башладым. Чөнки әти: «Кызым, син гел мактап кына язма. Андый язучылар күп булыр ул. Дөреслекне язып, гаделлекне күрсәтергә тырыш», – дип, күңелемә үтәрлек итеп әйтә иде. Шулай бер мәлне бер авылдан хат килеп төште. Колхозы алдынгы, рәисе шәп кеше, җитмәсә. «Кайбер савымчылар ялгашта ята, икешәр көн сыерлар савылмый, бер тәртип юк монда...» – дип язганнар. Шул хат буенча чыгып киттем. Барып тикшердем – бар да дөрес инде, кайттым да яздым. Укып чыккач, редактор кызарынды-бүртенде: «Юк, бирмибез! – ди. – Моны чыгарсак, үтерәләр! Икебезне дә эштән куалар!» – дип, мине чигендермәкче була.

– Ә син?
– Ә мин редакторга әйтеп тормадым, мәкаләне алдым да, райком секретаре Низамовка кереп киттем. Укып чыкты. Ул да агарынып китте: «Курыкмыйсыңмы, Әлфия?» – ди. «Юк, монда бөтенесе дә дөрес!» – дип чатнап торам. «Первый» нәрсә әйтер икән?» – ди Низамов. Тәвәккәл дә булганмын инде! «Үзе барсын да карасын! Мин дөрес булмаганны язмадым!» – дип торам бит әле. Ә исбатлардай бер дәлилем дә юк. Диктофоннар бармыни ул чакта?! 

– Шуннан?..
– Райкомнан чыктым да, Низамов бирергә кушты, дим. Редакторыбыз өчен бу хәбәр гел көтелмәгән яңалык булды. «Ничек инде?! Чынлап әйттеме?» – дип һушын җыялмый торды берара. Бирдек мәкаләне. Шуннан... «Ни булыр?» дип көтә башладык. Ике көннән парторгтан ике куш бит хат килеп төшмәсенме?! Минем бер сүзем дә дөрес түгел икән бит! Их, диктофон юклыклар!.. Икенче көнне портфель кадәр магнитола күтәреп, тагын шул авылга чыгып киттем. Савымчы апаларның берсенә бардым. Иртәнге сәгать иде. Апам тагын салмыш... «Ирем үлгәч кереп киттем дә, апай, ташлый алмыйм», – ди. Башка кайберәүләр турында да чынбарлыкны сөйләп бирде. Ә мин яздырып бардым. Беренче тапкыр чыккан тәнкыйть язмам иде бу. Районда Әлфия Саматова дигән исем дә шул чакта барлыкка килгәндер, мөгаен. Авылларга чыгып китәсемне еш кына берәүгә дә әйтеп тормый идем. Юкса минем килү хәбәрем алдан барып җитсә, «смирно» басып көтеп торалар үземне. Колхоз рәисе, партоешма секретаре, авыл советы рәисе... Һәм мине теләсә кая җибәрмәскә тырышалар иде! Шуңа күрә таң тишегеннән торам да иртәнге савымга фермаларга чыгып китәм. Анда йөреп чыккач, редакциягә кайтып язам да, эшкә килүенә минем чираттагы «бомба» редактор өстәлендә яткан була. Ә ул: «Син җендерсең! Кай арада яздың моны? Кайчан җитештең?» – дип аптырый. «Бүген бардым, бүген яздым, менә тапшырдым!» – дим. (Көлешәбез.)

– Бөтенесен куркытып бетергәнсең икән!
– (Көлә.) Бер зоотехник апа бар иде. «Мин дөньяда ике генә әйбердән куркам: берсе – бакадан, икенчесе – синнән!» – дия иде! Булды инде хәлләр!... 

– Хәтерлим әле... Син менә шундый гаугалы очракларны чишәргә батырчылык итә торган журналист булып «Татарстан яшьләре»нә эшкә килдең...
– Хәлим абый Гайнуллин редактор чак. Анда Исмәгыйль Шәрәфиев, Рина Зарипова, Фәүзия Бәйрәмова, Хәмзә Бәдретдинов, Флүрә Низамова, утлы язмалары белән танылган Миңназыйм Сәфәровлар... Актанышка килеп, минем белән аралашып киткән Фәүзия апа да, Хәмзә дә, каләме бар, дип кайтып сөйләгәннәр. Кайберәүләр исә, район газетасыныкылар барысы да бертөрле яза, ашыкмагыз әле алырга, ди икән. Саллы гына мәкалә яздыртып карадылар, ошаттылар. Эшләп киттем. Ләкин бер ел еладым! Мин бит – шәһәрне яратмаган өчен университетка укырга кергәч тә, читтән торып укуга күчеп, авылга кайтып киткән кеше. Күрде инде башларым! Киемнәремне дә урлаттым, тараканлы тулай торакларда да изаландым... Әллә ничә мәртәбә чемоданнарымны төйнәдем кайтып китәргә. Ә Актаныштан һаман кайт, сине анда беркем белмәячәк, син монда королева бит! дип чакыралар... Үҗәтлек көчле! Юк инде, артка юл юк! дидем дә, түздем. Берничә елдан «Татарстан яшьләре»ндә мин Әлфия Саматка әйләндем! Исмәгыйль Шәрәфиев, үзе дә сизмәстән, мәкаләләремне кире борылмаслык итеп язарга өйрәтте. «Мин яратам сезне...» китабымда да шул елларда яратып язган геройларым.Һәм, әлбәттә, «Сөембикә»нең элекке редакторы Фирая Бәдретдиновага мин бик рәхмәтле. Китапларымның редакторы буларак, ул миңа ярдәм итү генә түгел, язу осталыгын камилләштерүдә (ә камиллекнең чиге юк!) искиткеч тирән серләрен чиште.

Диктофон дигәннән... Бөтен хыял диктофонлы булу иде бит минем. Казанга килеп эшли, тәнкыйть мәкаләләре яза башлагач, исбатлар өчен «доказательная база» кирәк иде. Диктофон өчен генә булса да берәр чит илгә барсаң икән, дип хыялландым. ВЛКСМ өлкә комитетында дус кызым эшли. Бервакыт “Спутник” юлламасы белән Сирия-Иорданиягә барырга ниятләдек. Иртәгә китәбез дигән көнне дустым шалтырата, сине исемлектән төшереп калдырганнар, ди. Чемоданнар тутырылган, чираттагы ял алынган... Группа җитәкчесе авыл яшьләре бүлеге мөдире иде... Нигә исемлектән төшеп калуымны шундук аңладым: тәнкыйтьләп язган идем бит аны. Шуңа мине сызып ташлаган! И еладым инде! Икенче көнне комсомол өлкә комитетының беренче секретаре Дамир Шәяхмәтовка бөтенесен сөйләп бирдем. Шаккатты! Һәм ул миңа Кубага барырга путевка табып бирде.

– Тәки Кубадан алып кайттың инде диктофонны!
– Юк шул... Диктофоннар бар, ә минем акча җитми. Алып булмады. Кесә чыгымнарына 30 доллар белән генә чыгаралар иде. Аның каравы, анда татар кешеләрен – Казаннан киткән төзүчеләрне эзләп таптым. Кайткач, алар турында материал да яздым. Ул вакытта Казанда Кубадан килгән студентлар укый иде. Адреслары буенча ике Куба кызының әти-әниләренә бардым, сәламнәр тапшырдым. Кайткач, яздым, әлбәттә. Барган җирләремдә һәрвакыт эзләнеп йөрим шулай. Журналистика дип, тәмам хыялланган кеше инде мин.

– Берчак иртән эшкә килеп, лифт көтеп торам. Балкып, син дә килеп бастың. «Лондоннан кайттым! Ирек Мөхәммәдев белән очраштым!» – дисең...
– Ә-ә, син ул командировкам турында әйтәсеңмени... Башыннан ук сөйлим әле. 1996 елның ноябрь башы иде. Министрлар Кабинетыннан шалтыраталар. Беренче вице-премьер Равил Моратов җитәкчелегендәге хөкүмәт делегациясе составында Англиягә барачакмын икән. Егермедән артык ир-ат арасында хатын-кызлардан мин берүзем. Журналистлардан «Вечерняя Казань» газетасыннан Юрий Алаев бар тагын. Англия, Швейцария, Франция, Америкага эшлекле сәфәр көтә иде безне. Ләкин журналистларга виза әзерләп өлгертә алмаганнар: Алаев белән Лондонда калдык, делегация АКШка очты. Бер атнадан алар кабат Лондонга кайтырга тиешләр. Ә без кире Казанга кайтып килергә тиеш булдык. Чөнки Лондонда бер атна яшәвебез кайтып кире килүебездән кыйммәткәрәк чыга икән. Ирек Мөхәммәдев белән шул баруда очраштым мин. Телефон номерын абыйсы Наилдән алып киткән идем. Шалтыратуга ук, «Хэллоу» дип, телефон трубкасын ул үзе алды. Ә мин үзебезчә: «Исәнмесез, Ирек», – дим. Бер мизгелгә тынлык. Ничә ел инде Лондонда яшәп, инглизчә җавап кайтарырга күнеккән кешенең халәтен аңларга була. Туган телендә, татарча эндәшсеннәр әле! Аннан ул көлеп җибәрде. «Исәнмесез, исәнмесез», дип шатланып җавап бирергә ашыкты. «Мин Казаннан, сәлам китердем», – диюгә инде минем янга очып килер дәрәҗәгә җитеп сөйләшә башлады. Икенче көнне репетицияләрдән соң без урнашкан отельгә үзе килде. Дөнья балеты йолдызы, Лондондагы «Ковент-Гарден» королева балеты биючесе белән рәхәтләнеп сөйләштем. Ә Казанда минем Лондоннан кайтуымны Ирекнең әти-әнисе түземсезләнеп көтә иде. Диктофонга яздырылган әңгәмәмне тын да алмый тыңладылар. Кайту белән мәкаләне яздым да «Татарстан яшьләре»нең Ирек Мөхәммәдев чыккан санын бер атнадан Лондонга алып киттем...

– Язмаларыңны укыйм да, геройларыңны шулкадәр яратып язасың син, Әлфия! «Мин яратам сезне...» дигән китабыңны рәхәтләнеп укыдым. 
– «Язачак геройларыгызга гашыйк булмасагыз, әйбәт язма өмет итмәгез. Яратып язылган материал гына укылышлы була», – дигән иде Хәлим абый Гайнуллин. Чынлап та, шулай бит. Журналистлар арасында бик популяр булган бер гыйбарә искә төште: «Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер»...

– Тәрәзәдән кертмәсәләр – форточкаданмы? (Көлеп җибәрәбез.)
– Әйе, андый очраклар күп булды инде! 1988 елның ноябрь ахырында редакциягә Мамадыштан хат килеп төште. Озак эшләгән бер колхоз рәисен эшеннән җибәреп, икенче бер яшь егетне куйганнар. Районда бик зур ЧП китереп чыгарды бу, давыл купкан кебек булды. Райкомның беренче секретаре Фатыйх Сибгатуллин иде ул чакта. Яшь рәисне яклар өчен мине чакырып китерделәр. Башта шул авылга бардым, тикшердем, яздым. Аннан соң гына Мамадышка Фатыйх Сәүбәнович янына киттем. Котырды гына беренче секретарь! Нишләп минем рөхсәттән башка йөрисең безнең районда, ди! Пыр туздырды инде! Эндәшми утырдым да, кайткач, үзем теләгәнчә итеп яздым барыбер! Материал чыкты. Бөтенесе аһ-ваһ килә! Сибгатуллин газетаны судка бирәчәк дип чабышалар. Әмма без көткән давыл чыкмый калды! Сибгатуллин килмәде, судка да бирмәде, вакланып, абруен төшермәде, акыллы кеше булып чыкты! Озак та үтмәде, Фатыйх Сибгатуллинны Казанга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп китерделәр. Фермерлар җыелышында кабат күрештек үзе белән. Тәнәфестә мине күреп алгач, уенын-чынын кушып: «Әлфия, син миннән курыкма. Синең өчен ишекләрем һәрвакыт ачык булыр, ишекне тибеп керерсең!» – диде. Эчендә ниләр кайнагындыр, белмим, әмма ишекләрен тибеп кермәсәм дә, ул сүзендә торды, туры телефонына кадәр бирде, теләсә кайчан, шылтыратып та тормыйча, килә идем. Бүгенгәчә хөрмәтем зур аңа. Чын ир кеше икән дип уйладым!

– «Мамадыш хакимияте-2» дигән язмаң да бик шау-шулы булып истә калган...
– Әйе, Мамадышка тагын бардым әле. Нәкь биш елдан. Хакимият башлыгы турында шактый гына гаепләүләр язылган хат килгән иде. Халык белән мөгамәләсе дә начар, законсыз рәвештә кешеләрне эштән җибәрә икән... Күп инде кыек яклары. Тикшереп, бик усал итеп язып чыктым. Шуннан соң бер атна эчендә Мамадыш районы хакимияте башлыгын эшеннән азат итү турында Президент фәрманы чыкты. Минтимер Шәймиев үзе килде Мамадышка. Мине дә чакырганнар иде анда. Гадәти булмаган эштән алу чарасы иде бу. Аннары Минтимер Шәриповичтан интервью алдым. Җитәкчеләргә чама хисен югалтырга ярамаганын кат-кат искәртте ул шунда.

– Син гел юлда, Әлфия. Һәм ул юлның күпчелеге Казан–Актаныш арасында бугай. Авылга кайту дигән төшенчәгә ниләр сыя?
– Авыл ул – туган җир, беркатлы ихлас авылдашларым, без үскән өй, бакчабыз, умарталар, әтинең кабере... Аена икешәр тапкыр кайтып йөрим 350 чакрымлы Кормашка. Менә соңгы кайтуымда да бакча артына 45 төп агач утыртып килдем. Юкәләр! Чыршы, нарат, өрәңге дә бар. Язын шул тирәгә зәп-зәңгәр фацелия чәчкән идем, бал кортлары өчен менә дигән баллы чәчәклек булды ул. Әле тагын бабкайдан ук калып килә торган 50 сутыйлап җиребез бар. Күршедәге ихата да – безнең туганнарныкы, алар исән түгел инде – карамасаң, ташландыкка әйләнә дип, ансында да чүп үстермәскә тырышабыз. Без өч кыз – мин, Дилара, Роза – бәләкәйдән гел эшләп үстек. Әниебез Вафия Чирмешәндә авыл хуҗалыгы мәктәбендә агрономлыкка укып кайткан, гомере буе колхозның яшелчә бакчасы мөдире булды. Үзе үстерде, үзе сатып җибәрде. Бөтен тирә-як районнарны кәбестә белән тәэмин итте. Эш безгә дә эләкте, билгеле. Химикатлар белән түгел, биологик юл белән кәбестәне корткычлардан саклап кала идек. Чүп утау, чөгендер эшкәртү, бәрәңге утырту-алулар... Эшсез тормасыннар диптер инде: әти белән әни тик торганнан утынны бер яктан икенче якка булса да күчерттерәләр иде. (Көлә.) Нигә башкалар уйнарга йә клубка чыга да, без ник җитешә алмыйбыз, дип аптырый идек. Мин хәзер дә авылдагы эшне колхоз эше дип атыйм. Кайтып керү белән үк кырмыска урынына бетмәс-төкәнмәс эшкә чумасың. Әле ярый Роза сеңлем Чаллыда гына, аңа төшә эшнең күбесе. Әни – һаман командир, агроном. Телефонга тотынсам да, нинди төрткәләп утыру инде, ди. Замана технологиясен һәм шулай итеп эшләп утырганны кабул итә алмый шул. 

 – Минем тормыш детектив роман кебек, дигән идең... Бәлки ул романны яза башларга да вакыт җиткәндер? Синең һәрбер язмаңның үзенең сюжетлы тарихы бардыр инде? Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очрашулар, сәяхәтнамәләр, кызык хәлләр, танылган якташлар... Укучың язучы буларак та кабул итте кебек үзеңне.
– Халык кызык инде ул. «Син язучымы? Синең атказанган исемең бармы? Нишләп юк?» – дип аптыратып бетерәләр. «Юк, мин язучы түгел, журналист. Мине өч тапкыр «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә тәкъдим итеп тә, документларымның Минтимер Шәриповичка барып җитәргә бер баскыч кала, «не заслуживает», дип кире борылганлыгын аңлатып торыйммы? И-и, сөйләсәң,маҗаралар күп ул миндә. Чыннан да, детектив әсәр язарлык... (Уйланып кала.) Минем өйгә кадәр янап, куркытып килүчеләрне, кара аны, башыңа җитәбез, дип, төнлә яки иртәнге 5- 6 ларда шалтыратулар, эндәшмичә торулар, шантаж ясауларны искә төшерсәңме?...

Һәр материалым артында папка-папка исбатларлык документларым туплана иде. Дөнья бит, ни булмас дип җыеп барырга өйрәнелде. Ләкин бер язмам да судка барып җитә алмады. Гаризаларын гел кире алалар иде. Берсендә телевидениегә киттем, судны бөтен халык карарлык итеп үткәртәсем килде. Безнең практикада андый очракның булганы юк инде дип, судья икеләнеп калса да, ризалашты. Иртәгә суд дигән көнне, дөньяга фаш булудан куркып, судка бирүче кешем гаризасын кире алган иде. Син роман дисең, минем әле абыстайлар турында, аннары үземнең авыл турында да язасым бар... Туганыбыз Тәзкирә – ул укытучы булып эшли – әйдә, апа, безнең авыл турында китап яз, ди. Әтисе Өшәрнеке. Китап язу җиңел түгел ул, апаем. Авылның группасын булдыр, финанс буенча счет ач,үзең язасың, мин өйрәтермен дим. Өшәр – Семиостров ягы бу... Җиде авыл җәмгысы. Акрынлап җыйды.70 тән артык кешесе бар хәзер. Фотолар, истәлекләр туплый. Ә абыстайлар турында язарга сеңлем Дилараның кызы Регина булышыр дип торам. Ул да минем һөнәрне сайлады. Журналист кешегә тирәнтен юридик белем дә кирәк, дип, юрфакны да тәмамлады.

– Сезнең нәселдә бар, ахры, язуга сәләт...
– Журналист Рина Зарипова, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова – безнең нәсел балалары, кайсыдыр буындагы бабайларыбыз уртак. Бабкай исемнәрен генә теркәп, 8 буынны язып калдырган. Уфа архивыннан шуларны эзләп табып, үземнең шәҗәрәмне ясадым.

...Икенче көнне Әлфия Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Михаил Павлович Афанасьев белән очрашырга тиеш иде. Планнары зурдан яңа җитәкченең. Яшел Үзәнне, районны дөньяга танытасы килә аның. Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музей-комплексы турында кызыктырып сөйли. «Афанасьевка таянырга була, ул иҗат кешесенә карата аеруча игътибарлы, булдыра торган җитәкче», – ди Әлфия. Әңгәмәбез юлда дәвам итте. Күз тимәсен, Әлфия оста йөртә машинаны. 22 ел руль артында икән. Хәер, гомере буе машина йөрткән Хәнәфи абый кызы булсын да! Күбрәк Әлфия сөйли.

– Усал түгел мин. Бары тик турысын әйтергә яратам, кешенең артында яманлап сөйләүне кабул итә алмыйм. Шуның аркасында гомер буена җәнҗаллы ситуацияләргә юлыгып куйдым да инде. Үч-ачу саклау, сүз йөртү гадәтем юк. Бик нык ачуым чыккан кешемне дә бераздан жәлли башлыйм һәм тиз кичерәм дә. Кешеләрдәге иң яратмаган сыйфатлар – ул да булса, вәгъдәсезлек, алдашу һәм яхшылыкны әҗәткә эшләү. Гаделлек эзләп, шуның өчен көрәшеп яшим. Тормыш девизым да шулдыр, мөгаен. Дөреслек, гаделлекне ачыклап язган язмаларым белән нахакка рәнҗетелгән, эштән куылган, бәхетсезлеккә дучар ителгән кешеләргә ярдәм итә алганмындыр дип уйлыйм. 

– Син, Әлфия, бүген дә ярдәмеңнән ташламыйсың андыйларны. Узган ел авариягә очраган яшь кыз бала – Актаныш районының Ахун авылы кызы Гөлгенә Сафинага ярдәм оештыруың турында кемнәр генә белми!
– Игелекле кешеләр барыбер күп икән! Хәтта чит илләрдән дә булышучылар булды бит. Көн саен, намаз саен беркемгә дә Гөлгенә хәленә калырга язмасын иде дип дога кылам. Ә болай көндәлек мәшәкатьләр, сынаулар-авырлыклар моның белән чагыштырганда – чүп! Тузан бөртегенең миллионнан бер өлеше! Атнага бер тапкыр җомга сәдакабызны – 10 суммы, 100 суммы – Гөлгенәгә күчереп барсак, егылып үлмибез бит, әлхәмдүлилләһ! Телефонымда 19 группа бар. Һәркайсында 100ләгән контакт. Күбесе кабатланмый. Туганнар, дуслар, классташлар, мөслимәләр, абыстайлар, авылдашлар, артистлар, Кормаш китабы һәм башка китапларым буенча аерым группалар, байтак кына район башлыклары, өч министр. Һәркайсы акчалата ярдәм күрсәтте Гөлгенәгә. Соңгы бер ай эчендә 3 миллион сумнан артыграк җыйналган, тагын 1миллион ярымлап кирәк әле. Менә шулар өчен тырышып йөрибез. Аны төп оештыручы мин түгел инде, мин үземнең элемтәләрем белән «ияреп йөрүче генә». «Сез шул Әлфия Саматмыни инде?» – диләр. Яшьрәкләр дә әниләре сөйләве буенча белә булып чыкты. Арада язмаларымны укыганнары да бар.

Ул болай да килешле яулыгын төзәтеп, рәтләп куя. Шактый еллар Әлфияне кыска чәчтән күреп күнеккәнгә, яулыктан йөри башлавы белән дә кызыксынам.

– Бабкай – мулла, биш вакыт намазны калдырмый торган, фанатларча дингә бирелгән кеше иде. Әбкәй дә гарәпчә укый, яза, өйдәге барыбызны да шуңа өйрәтә иде. Без бәләкәй чакта әбкәй белән бабкай урталарына яткырырлар иде дә, конфет-прәннек белән кызыктырып, догалар ятлатырлар иде. Кечкенәдән өйрәнгәннәр хәтердә сакланган. Ураза тотып, биш вакыт намазга басканга да байтак еллар. Ә 2012 елда беренче тапкыр хаҗга барып кайтканнан соң инде яулыкны салалмадым. Салсам, үземне уңайсыз хис итүемне аңладым. Китүем дә очраклы гына булды бит. Мөслимнән бер мөслимә кардәш шалтырата, хаҗга бергә барыйк, ди. Икеле-микеле уйлар белән, көз көне генә хаҗдан кайткан Фәйрүзә Мөслимова янына киттем. Бөтенесен аңлатып сөйләде, фотолар күрсәтте, көндәлекләрен укытты – мине тәмам әзерләп бетерде. Ахырдан үзенең күлмәгенә хәтле биреп, хаҗга китәрлек итеп озатып калды. Менә шуннан бирле инде мин яулыктан. Халык башта сәерсенеп кабул иткән иде, хәзер инде ияләштеләр. 
 
...Яшел Үзәнгә керүгә мәчет янында туктыйбыз. Өйлә намазына чакырып, азан тавышы яңгырый. Әлфия якты уйлары, игелек кылырга әзерләнгән изге ниятләре, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булганнарга мең рәхмәтләре белән Аллаһ йортына ашыга. Изге догаларың кабул булсын, Әлфия! 
 

Галерея

Теги: Әльфия Самат Альфия Саматова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар