Әлфия Афзалованың оныкчыклары Вашингтонда яши

Вашингтон.
Беләм, бу көннәрдә Казан, Татарстан, бөтен татар дөньясы атаклы җырчы Әлфия Афзалованың – әбиебезнең, әннәкиебезнең юбилеен бәйрәм итә. Филармониянең концертлар залында аның җырлары яңгыраячак. Якташлары – Актанышлар да махсус концерт әзерләп киләчәк икән. Әнием Зөлфия, Гүзәл апа, аның балалары, Рената сеңлем аша мин бөтенесеннән хәбәрдар. Без дә күңелебез белән шул тантанада. Әбиемнең йөз чалымнары, безнең белән иркәләп сөйләшүләре, миңа биргән киңәшләре, искиткеч тавышы – барысы да йөрәккә сеңеп калган. Казан пединститутының чит телләр факультетында укып йөргән чакларым иң бәхетле көннәрем булган икән. Әбием белән дус кызым кебек аралаша ала идем бит. Кайбер яшерен серләремне дә сөйләп ташлыйм үзенә. Бер сүздән аңлап ала иде мине. Менә ул һаман күз алдымда: матур, зирәк, тәвәккәл, шаян... Бервакытта да тәкәбберләнми, мактанмый, берәүне дә гаеп итеп сөйләми. Бөтен кеше аңа тартыла, эч серләрен чишә, киңәш сорый иде. Кызганыч, аны соңгы юлга озатырга кайта алмадым: ара ерак, балалар кечкенә... Әбием авырый башлагач, моннан ике ел элек әтием белән әнием АКШтан Казанга кайтып китте. Алар шунда хәзер.
Әлфия Афзалованың Америкада яшәп ятучы оныкчыклары – дүртәү! Җырчы әбиләрен алар да яхшы белә, ярата. Бөтен балаларым да Әлфия Афзалованы «Әннәки» дип йөртә. Таныштырыйм әле үзләре белән.
Евага 15 яшь. Ул 9 нчы класста укый. Чирлидинг мәктәп командасында шөгыльләнә. Җырларга, китаплар укырга ярата, үсештә үзенчәлекләр күзәтелгән балалар төркеменә булыша. Әнникие кебек бик матур тавышлы.
Тристан Саша, аңа 8 яшь! 15 гыйнварда аның да туган көне! 2 нче класста укый. Хоккей ярата. Россия җыелма командасы һәм үзебезнең «Ак Барс» өчен җан ата! Яраткан ризыгы – пәрәмәч!
Сева Эндрю 6 яшь ярымлык. 1 нче класста укый. Баскетбол – аныкы! Ул чәкчәк ярата!
Әлфия Афзалованың дүртенче оныкчыгы Максимилианга 2 яшь. Монтессори методы белән эшләүче балалар бакчасына йөртәбез. Биергә, җырларга, рәсем ясарга, төрле җәнлекләр белән уйнарга ярата.
Мин балаларымда дәү әнием чалымнарын күреп сөенәм. Алар әннәкиләренә охшаган! Шаяннар, җыр-музыкага һәвәсләр, аралашырга яраталар. Иң мөһиме: Әлфия Афзалова дигән бөек җырчының дәвамчылары булып үсәләр!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.