Логотип
Арабыздан беребез

Кояш, җылылык, хыял бүләк итәсе килә!

Дөнья – башкалар язмышына битараф булмаганнар белән матур ул. Башкалар кайгысын алар җиңеләйтә белә, ярдәмгә ашыга, кылган изге гамәлләренннән шәфкатьлелек, җылылык бөркелә. Яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычлар хәйрия фонды «БлагоДарение» турында нәкъ менә шулай  әйтеп буладыр. 

Республиканың көньяк-көнчыгышында – Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында, шулай ук Актаныш, Минзәлә якларында  бу фонд, аның матур эшләре турында инде сокланып та, гаҗәпләнеп тә, яратып та сөйлиләр.  Татарстан Республикасының 33 нче көньяк-көнчыгыш сайлау округыннан Дәүләт Советына сайланган үз депутатлары Ирек Фәрит улы Салихов әнә шундый фонд оештыруны уйлап таба. Ярдәм сорап, аңа күпләр килә, күпләр мөрәҗәгать итә. Чөнки беләләр: башкалар кайгысына, бүтәннәр хәсрәтенә ул беркайчан битараф калмый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Балаларның уй-хыялларына да, җан авазына, күңел җәрәхәтләренә дә шулкадәр сизгер, игътибарлы кеше ул. 2015 елда «БлагоДарение» хәйрия фондын оештырып җибәреп, аның иганәчесе булуы да әнә шул олы йөрәкле, миһербанлы була белүеннән. 

7 июль – фондның туган көне, быел аның оешуына өч ел була. Шушы  аз гына вакыт эчендә дә гаҗәп күп эшләр башкарыла! Социаль яктан әһәмияткә ия бик күп чаралар, җылы очрашулар, талантлы балаларны үстерүгә, өлкәннәрне һәм ветераннарны хөрмәтләүгә юнәлтелгән масштаблы проектлар... Фондның төп максаты: халыкның яклаучысыз социаль катламын кайгыртып тору, сәламәтлеге чикләнгән, караучысыз калган балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү, мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәсендә шәхеснең рухи үсешен тәэмин итү. 



Оештыру сәләтенә ия тәвәккәл, тырыш, тәҗрибәле, игелекле затлар «БлагоДарение» хәйрия фондын җитәкли. Фондның президенты – Фәрит Муллагали улы Салихов. Ул укытучы да, спортчы да (Актаныш районы Шахмат федерациясе һәм Чаңгы федерациясе рәисе), җитәкче дә («Татавтодор-Актаныш» ҖЧҖ директоры), әти, дәү әти дә әле (Ирек һәм Илнар Салиховларның әтисе, оныкларының яраткан бабасы).



 «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры –  хыялларны чынга әйләндерә белүче, балаларны матур сүзләр белән үсендереп торучы, мең мәшәкатьләр белән янучы, төрледән-төрле кызыклы идеяләр белән илһамландыручы якты кеше – Рузилә Якуп кызы Шәймәрданова.
 
– Эшлим дигән кешегә эш табыла икән: алар артканнан-арта, күбәйгәннән-күбәя бара. Мондый зур эшкә алынганыбызга шаклар катып куям кайчакта... –  Рузилә Якуп кызы шулай ди дә көлеп җибәрә. Аннары  «БлагоДарение» фондының эшләре белән таныштыра башлый. Яратып та, илһамланып та сөйли. Ярдәм өмет итеп, аңа ышанып караган кызларны-малайларны исемләп искә төшерә, аларның хыяллары, үскәч кем булырга теләүләре турында безгә дә җиткерергә ашыга. Әллә нинди проектлар, акцияләр, волонтерлар, слетлар, меценатлар...

Боларның барысын да ничек хәтердә калдырып бетерергә дә, ничек вакытында үтәп чыгарга? Шаккатып аны тыңлыйм. Бизнес-ледилар, җитәкче хатын-кызлар, гадәттә, алдан «Ежедневник» дигән көндәлеккә эшләнәсе эшләрне, планнарны, билгеләнгән очрашуларны, тиз арада хәл итәсе мәсьәләләрне теркәп баралар һәм төгәл үтиләр дә. Рузилә Якуп кызының да өстәлендә шундый көндәлек ята. Һәм аның һәр бите төрле даталар, күрәсе кешеләр, кызыклы идеяләр белән чуарланып беткән. «13 май, 12.00. «Татнефть-Арена»да «Вымпел» хоккей турниры», «10 март. Халыклар дуслыгы йортында «Татарстанның Чуаш гүзәле-2018» бәйгесе. Баулы кызлары Эльвина белән Анастасия катнашырга тиеш!», «5 яшьлек Аязга 370 меңлек аппарат кирәк!»... Һәм һәр эш янында + тамгасы куеп барылган.   

– Ә сез беләсезме, чын күңелдән ышанып теләсәң, хыяллар һичшиксез тормышка аша ул! Пауло Коэльо шулай дигән.  

Рузилә әнә шулай канатлы берәр фикер әйтеп куя, аннан шуны сүтә башлый. Әйе, аларның «Хыяллар чынга аша!» проекты кемгә дә кызык булырлык икән шул! Үскәч депутат булам дип язган 13 яшьлек Рамазан өчен депутат Ирек Салихов белән махсус очрашу оештырганнар. Спортчы булырга теләгән Максим... рәхәтләнеп көрәшче Сергей Петров белән аралашкан. Надя, Кристиналар Баулы кондитерлары янында үзләре дә шоколад фигуралар ясап кайткан. ГИБДД хезмәткәре, дизайнер, сатучы, табиб, тренер, хезмәт укытучысы... Балаларга нинди һөнәр кызыклы, барысын да үзләре сынап караган. Хакимият башлыгы булам дигән Арсений исә Баулы районы хакимияте башлыгы Рамил Гатиятуллин кабинетында утырган. Руслан менә фотограф булырга хыяллана икән, ул Баулы телевидениесендә «практика үткән», егермеләп фотосыннан фотокүргәзмә дә оештырганнар. 

 

...Күңел белән очып кына Баулыга да барып кайтабыз, сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Ангелы «Благо» театр студиясе белән гастрольләрдә дә йөрибез. «Шатлык» тернәкләндерү үзәгенә, «СемьЯ» социаль приютына кереп чыгабыз. Роналд Макдоналд йортындагы балалар, күр, тәмам әкият геройларына әйләнгән: волонтерлар  аквагрим ярдәмендә битләренә кызыклы персонажларны төшергән. Баулы, Урыссу, Бәйрәкә волонтерлары ясаган открыткалар ничек матур!  «Татнефть-Арена» сараенда «Ядран-Ойл» компаниясе белән берлектә узган хоккей турнирында җан атып утыргандай булабыз. Җыелган акча «Шатлык» тернәкләндерү үзәге өчен уен мәйданы төзүгә тотылачак, ди. Тукта, легендар шахматчы Анатолий Карпов Актанышка килде, диме? «БлагоДарение» фонды Президенты Фәрит Муллагали улы ничек итсә иткән, Карповны Актанышка китерткән! Районның иң оста шахматчы балалары берьюлы уйнау сеансында  Дөнья чемпионы белән көч сынашкан.

Ирек Салихов «Шатлык»та тәрбияләнүчеләр өчен чын әкият ясаган: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов алар белән очрашуга килгән. Хәер, кемнәр генә очрашмаган ул балалар белән! Автоузышчы, ралли-кросста Европа чемпионы булган Тимур Тимерҗанов,  Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссер Илшат Рәхимбай... «Ангелы «Благо» театрының яшь артистлары күптән түгел үзләре Казанга, Камал театрына кунакка килделәр. Яраткан артистлары белән коллегалар кебек аралашулар, аларның грим бүлмәләрендә утырулар... Зур сәхнәдән «Путь к счастью» спектаклен башкала тамашачысына тәкъдим итүләр... Искиткеч тамаша булды ул – анысын без дә карадык! Яшь артистларыбыз күкнең җиденче катында иде!..

Тагын... без әле 18 яше тулган Руслан Евстифеевта кунакка да кереп чыккандай булабыз. Баулы район җитәкчелеге биргән өр-яңа фатирда өй туе диярсең. Рузилә ханымның бер сызгыруы җитә: «Ямьле» салоны тәрәзәгә шторалар элә,  «БлагоДарение» фонды  – кер юу машинасы, Ирек Фәрит улы – суыткыч бүләк итә, берәүләр – телевизор, икенчеләре – савыт-саба, өченчеләре – урын-җир кирәк-ярагы күтәреп килә... Чып-чын әкият, билләһи!   

 ...Юк, әле бетмәде. Хыялыбыз офыкларында Рузилә ханымның балачак авылы Табанлыкүл дә, яшьлеге узган Түбән Кама да чагылып кала тагын. Әнисе Венера апа белән әтисе Якуп абый өчен ул – инде биш оныгы булган Рузилә –  һаман бала. Кайтам, дип хәбәр генә сал – урам чатына ук чыгып басалар. 

– Кызым, «Тәрәзәдә ут булганда, / Кайтып йөрергә кирәк, балам», – дип җырлый Бәширә...  

Әнисенең тел төбен аңламыймы соң инде Рузилә! Җай чыккан саен, үзе рульгә утырып кайтып килә ул. 

Ә бу эшенә кереп китүе, әлбәттә инде, әти-әни тәрбиясеннән килә. «Мин хәйриячелеккә күптән әзер идем инде. Балачактан ук. Безнең гаиләдә бар ул, – ди Рузилә. –  Әти белән әни икесе дә әдәпле, кече күңелле, ярдәмчел кешеләр. Беркайчан гайбәт сөйләмәсләр. Балаларын да олыларны хөрмәтләргә өйрәтеп үстерәләр. Табанлыкүлдә күршедә генә әби яши иде. Үземне белә-белгәннән бирле шул әбигә булышырга йөгерәбез. Әбкәй дип кенә йөрибез. Әле мунчага чакырабыз, әле чәйгә дәшәбез. «Бар әле, кызым, әбиеңнең суы бетмәгәнме?», «Бәбекәем, әбиеңә мичтән чыккан көлчәләрне кайнар чагында кертеп чык әле»... – дип, әни гел шул әбигә кертеп җибәрә. Энем Фаил белән  чын-чынлап «Тимур һәм аның командасы» идек. Соңыннан гына аның бары күрше әби генә булганын белдек. Күңелдә барыбер үзебезнең әбекәй булып калды», – дип сагына.

Тагын шунысын да әйтергә кирәктер: Рузилә тирә-юньгә бер атаклы мич чыгару остасы Әбелкасыйм оныгы да бит әле! Бабасына гозер белән әллә кайлардан киләләр, аңардан мич чыгартыр өчен чират торалар. Мич ул – йорт, гаилә җаны, җылылык, ипи дигән сүз. Бабасы әнә шулай авыл халкына җылылык, шатлык өләшкән. Кешеләрне сөендерү геннар белән Рузиләгә дә күчкән, димәк. Соңгы елларда болай да хәйриячелек ягына борыла башлаган инде ул. Банк структурасында эшләгәндә ишле балалы гаиләләргә, мохтаҗ, авыру балаларга кием-салым, язу әсбаплары, уенчыклар, китаплар бирүләрне гадәткә әйләндергән иде. Берчак кызлары Миләүшә белән Резеда Түбән Камада «Чайка» лагеренда ял итә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә шул сменада икән. «Яннарына баргач, «Әйдә, үзебезгә алыйк әле», дип, бәләкәй малайларны җитәкләп каршыбызга килә кызларым, чактан гына алмый калдык», – дип елмая Рузилә ханым.

Менә хәзер үзенә шундый балалар белән эшләргә язган икән. 
Рузилә Якуп кызы сөйләгән һәр вакыйга үзе бер хикәя сыман. 

– Баулыга баргач, фондка беренче тапкыр килеп кенә кердем – кулга сценарий тоттырдылар. Спектакль куярга җыеналар икән. Инвалид балалар, аларның әти-әниләре утыра. Бу нинди апа тагын дигәндәй, кызыксынып миңа карыйлар.  Шундук үз кеше итеп тота башладым үземне. Балаларның кайсын башыннан сыйпыйм, кайсын кочаклыйм. Хәлләрен сорашам, көләм, шаяртам. Текстны тиешле интонация белән, кулларымны болгап, кычкырып укыйм. Бөтен тамаша күз алдымнан үтә. Азартка ук кереп киттем. Шундук рольләр бүләм. «Монысын кем ала?», «Кемгә бирик?», «Әйдә, син уйна бу рольне!», «Шәп килеп чыгачак!» – дип үсендерәм әле. Әкрен-әкрен миңа елышалар. «Мин алам, мин!» – диешә башладылар. Күрәм: бер малай нидер әйтәсе килгән кебек кыбырсый, авыз эченнән нәрсәдер пупалый. Әнисе, ярар, тик кенә утыр дип, тыймакчы. «Нәрсә әйтмәкче ул?» – дип кызыксынам. «Аның да уйныйсы килә», – диләр. Тик ул ДЦПлы бала икән, сөйләшә алмый. «Әйдә, бер роль табабыз аңа да!» – дим. Булмаган рольне уйлап чыгарырга кушам. Әнисе инде, ярар, басып кына торсын шунда, ди. Ул анысына да бик риза. Таптык бит аларга да роль: Добрыня һәм Добрянка.

– Мм-м, – ди малай.
– Да, какие красивые у нее глазки! – дип тәрҗемә итә әнисе.

Тагын «Мм-м» кабатлана.
– Да, какие у нее белые ручки! 

Диалог дәвам итә. Сөйләшә алмый торган бала актер булды шулай. Режиссер эзли башладык. Баулы халык театры режиссерын әйдәкләргә керештем. Миргалиян Миргазиян улы Фәхриевны. Килергә теләмәде башта. Сәламәтлегем юк, ди. Бик нык ялына, җайлый-майлый торгач, күндердем тәки. Банкта эшләгән дәвердә кешеләрне ничек «үтүкләргә», үз ягыңа аударырга шәп өйрәттеләр безне. Бергә эшли башладык. Ул педагог кеше, инглиз теле укытучысы, театрның режиссеры да. Көн саен репетицияләр. 

Аннары сәхнә артында дәвам итә бу кабатлаулар.
 – Авызыңны ач! «А-аа» дип әйт!

Бу сүзләр инде тәмам колакка сеңеп калды. 

Сөйләшми торган егетебез сәхнәдә: «Какие у нее красивые глазки!» – дип үзе әйтә алды! Бу могҗизага тиң иде! Менә бит сәхнәнең көче! Аралашуның, коллективизмның көче, сихәте! Кешенең үзен үзе җиңә алуы! Спектакльдән соң әнисе елады. «Улым белән алданрак шөгыльләнгән булсагыз, ул сөйләшә алган булыр иде», – ди.  Ә бит спектакль күрсәтәсебезгә беркем ышанмады. Инвалид балалар, коляскалы балалар нишләр микән инде, дип шикләнделәр. Ә тамаша вакытында залда халык елап утырды...



Менә шундый ул Рузилә Якуп кызы. Булмастайны булдыра, юктан бар ясый. Кар өстендә казан кайната, диләр андыйлар турында. Әле кабынып, күзләре белән янып, әле катгый карарга килеп, сүзен өздереп әйтеп, әле шаян елмаеп, кызыклар сөйләп, каршымдагы Рузилә ханым төрледән-төрлегә әйләнә. Аны тыңлаган саен, яңадан-яңа сыйфатлары белән ачыла бара.

Эшләмәгән эшем калмады. Мин табиб булырга хыялланган идем.  Мединститутка керергә балларым җитмәде. Түбән Кама медучилищесында укыдым. Шәфкать туташы булып эшләдем. Активлык, оештыру эшләренә әвәслек нәселдән киләдер (әни дә спектакльләрдә уйнап йөри иде): мине медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасын җитәкләргә чакырдылар.  Сату-алу эшендә директор урынбасары, банк структураларында җитәкче, Кама аръягы төбәгендә җитәкче... Экономик һәм юридик белемнәр алдым, күп мәртәбәләр психология курсларында укыдым.

Яшермим: башта бер дә җиңел булмады. Кирәкле сүзләрне табасы, хисләреңне тезгенлисе... Монда бит ул баланың бөтенесен кочакларга, бөтенесен сөяргә йә бөтенесен дәваларга, бөтенесен гаиләгә алырга кирәк. Җитәкче, менеджер-оештыручы, менеджер-администратор сыйфатлары нык сеңдерелгәч, теләсә кайда эшләп була. Ә һәр фонд нинди дә булса бер юнәлештә генә эшли. Башкаларны кабатламый. Охшаш фондлар юк. Һәркайсының үз юлы. Нульдән башларга туры килде. 


Депутат булырга хыялланган Рамазанга депутат велосипед бүләк итә.

Ирек Салихов оештырган фонд депутат Ирек Салихов сайлаучыларын борчыган, кызыксындырган сораулар белән шөгыльләнә.   

Кичләрем район газеталарының сайтларын караудан башлана. Баулыда йә Бөгелмәдә, Ютазыда йә Урыссуда атнага бер яңалык та булмаса, команда белән уйлана башлыйбыз. Нишләп балалар тик утыра? Алар дүрт стена арасында калырга тиеш түгел. Башка балалар кебек үк, кумирлары белән аралашасылары, аларга сокланасылары, алар белән бер тында, бер дулкында буласылары киләдер. Читтән кемдер килү алар өчен бүләк, бәйрәм булачак. Шуны аңлата белергә кирәк! Балалар көткәнен аңлата белергә!

Теләсә кемнең күңеленә ачкыч табып, теләсә кем белән сөйләшеп була – эшеңне яратырга гына кирәк. Кая гына барсам да, елмаеп керәм дә йөрәгемне ачып сөйләшәм дә, үзем дә янам, башкаларны да кабызам. Үзеңне, тәмле сүзләреңне, эмоцияләреңне жәлләмәскә генә кирәк!

Яныңда сине аңлый белгән кеше булу үзе бәхет. Ирем Фәнискә рәхмәтле мин. Хәйрия өлкәсендә эшләгән кешегә гаиләсе тарафыннан аңлау булмаса, бик кыен булыр иде. Чөнки командировкаларга иртән иртүк чыгып китәсең. Атналар буе кайтмый йөрисең. Баулыга ике көннең берсендә барырга туры килә. Биш сәгать барасы, биш сәгать кайтасы...



Каядыр тиз генә эшлекле очрашуга, зур урыннарда җитди мәсьәләләр хәл итәргә барасы  булса, кызларым да, үзем дә төн дими, таң дими бер-беребезгә «Ашыгыч ярдәм» урынына йөгерәбез. Макияж да салабыз, прическа да ясыйбыз. Кызларым менә дигән имиджмейкерлар.   

Әти-әнием исән-сау, ирем – янәшәдә, кызларымның үз тормышы, оныкларым Мансур, Таир, Дамир, Алтына, Диана тәгәрәп үсә... «Аһ! Сөбханалла!» диярлек кенә!   

Рульдә утырып йөрергә яратам. Казан–Түбән Кама маршруты аеруча якын. Җай чыгу белән әти-әни янына ашыгам. Ике кызымны да 18 яшь тулуга рульдә йөрергә өйрәттем. Бүгенге көндә әни кешеләргә дә рульгә утырмый булмый. Балаларны мәктәпкә генә түгел, спортка да, музыкага да, биюгә дә йөртергә, һәркайсына җитешергә кирәк. Минем трактор, мотоцикл йөртү праваларым да бар әле. Тирда ату бик ошый.   

«БлагоДарение» хәйрия фондының иганәчесе Ирек Фәрит улы Салихов яшь булуына карамастан, олы йөрәкле. Бик булган эшмәкәр. Андыйлар, гадәттә, үргә менү, карьера ясау, мал табу дип чаба. Кырысрак холыклы була. Ә ул итагатьле, тәрбияле, зыялы. Затлы нәселдән: укытучы һәм табиблар гаиләсендә үскән. Башкаларга ярдәм итәр өчен яратылган. Гади, башкаларга хөрмәт белән карый. Менә кемнән үрнәк алып үсәргә кирәк яшьләргә!

Әнисе Нурия ханымның булганлыгы, зәвыгы турында аерым сөйләрлек. Йә, кайсы җитәкченең әнисе улы эшләгән коллективка бәйрәм саен махсус үзе балан бәлеше, чәкчәк пешереп җибәрә инде?! Бу – тәрбиялелек, улыңның хезмәттәшләрен хөрмәт итү билгесе. Шушы самимилек, гадилек балаларына да күчә.

Иң ошаганы – эшләргә дә эшләргә, эшләргә дә эшләргә кирәк! Баланы башыннан сыйпасаң да, баскычтан күтәрелергә булышсаң да, ата-анасы белән баласы турында сөйләшсәң дә – дөрес юл, дөрес эш була.  

Балаларның хыяллары тормышка ашсын дип эшлибез. Аз булса да аларга Кояш, Җылылык, Хыял бүләк итәсе килә. «Путь к мечте» спектаклендә дә шул чагылды бит. 

Ура! Ура! Бүген искиткеч көн! Кечкенә Шамилгә операция вакытында ясалачак! Тиешле акчаны җыеп бетерә алдык!

Миңа балалардан әйбәт энергетика килә! Аларның сиңа килеп сарылуы, кочаклап алуы... Арада бер башка миннән зурраклар да бар. Өерләре белән сиңа ташланалар. Екмасыннар өчен, стена буена басасың. «Обнимашка» фазасын узасың шулай. Аркасыннан сыйпап сөйләшәсең. Балалар елмаюыннан, аналарының күзләреннән үзеңнең шуларга кирәгеңне аңлыйсың. Шулкадәр рәхмәтле алар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар