Логотип
Арабыздан беребез

Әкият иле тылсымчылары

Моннан утыз еллар элек «Җир йөзендә әкият бар» дигән җыр чыккан иде. Борын-борын заманнан әкият белән юанган халык. Монысы да хак. Ярый әле әкият бар!
Ә безнең Казандагы «Әкият» кебеге Татарстанда гына түгел, дөньяда да юктыр. Эче-тышы нур чәчеп, балкып утырган «Әкият» олысын-кечесен үзенә тартып тора! 
2012 елның 1 мартыннан театр соклангыч гүзәл яңа бинада эшли. Биредә ике тамаша залы, заманча техника, иркен, якты остаханәләр, бөтен уңайлыклары булган грим бүлмәләре бар. Өч ел элек Минтимер Шәймиев беренче ташын салган урында әкияти гүзәл сарай калкып чыгу – үзе могҗиза!



Театр директоры Роза Сәетнур кызы курчак уйнатучы артистлар хакында сөйләгәндә гел бер фикерне ассызыклый: «Теләсә кайсы өлкәдә җир җимертеп эшли ала, кулларыннан эш килә торган булдыклы, сәләтле егетләр болар. Шушы һөнәрне сайлап, курчак театрына җаны-тәне белән береккәннәр, күңелләре белән сән­гать­кә бирелгәннәр. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаган театрга тугрылык саклаулары ничек сокландырмасын?»

Әкият» – Курчак театры – тукталыштан ук, чаттан борылуга ук башлана. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дип юкка әйтми ич халык. Балачактан таныш, тиктормас Буратиноның мәктәпкә укырга барасы урынга, сихерләнеп, театрга кереп адашуын хәтерләгез. Хәер, хәтта үземнең дә, яшемне һәм эшемне онытып: «Әкият бит бу!» – дип, патша сараена биргесез гаҗәеп бина – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры каршында хәйран калып басып торуым хак.

Шүрәле, Камырбатыр, Су анасы, Зөһрә-кыз, Шомбай, тагын әллә нинди геройларны җыйган-сыйдыр­ган әкияти сарайга сокланмый була димени! Курчакларны чыбыркылап, елатып торган Карабас-Барабаслар монда юк. Кадер-хөрмәттә яши мондагы курчаклар.  

Курчак ясаучылар, курчак уйнатучылар – уенчыкларга җан өрә торган осталарны күрергә килдем ич. Уеннан туймаган, шуннан кызык таба белүче, мавыктыргыч, серле әкият илендә яшәүчеләр кемнәр икән алар? Әкият персонажлары кайчан, кайда туа? Сорауларыма җавап эзләп, театр директоры Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Сәетнур кызы ЯППАРОВАның ишеген шакыйм.

– Курчак театры күп көч, зур чыгымнар сорый торган хезмәт, – дип башлый ул сүзен. – Әгәр театрның максаты тамашачының күңелен күрү, тамаша карап хозурлану гына дип уйласак, моңа шулкадәр көч сарыф итәргә кирәкмәс тә иде, бәлки. Театр сәнгате тормышны чагылдыручы көзге бит ул. Сәхнәдән дөньяга игелек тарату, баланы акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү, ягъни тәрбия итү – безнең олы бурыч шул. Бала уен аша дөньяны танып белергә өйрәнсен. Ә иң яхшы спектакль кайчан, кайда туа дигән сорауга җавап... Әлбәттә, ул талантлы драматург өстәлендә ята, шунда туа. Курчак театры өчен пьеса язуны кемдер җиңел эшкә саныйдыр. Әмма бу ялгыш фикер. Театр аллы-гөлле утлары, күз явын алырлык декорацияләре, костюмнар, артистларның осталыгы белән шаккаттыра аламы? Озаккамы?! Иң мөһиме – драматургның идеясе, әйтергә теләгән фикере! Әгәр бала күңелен җәлеп итәрлек идея юк, фикер ягы аксый икән, бушлыкны берни белән дә тутыра, тамашачыны алдый алмыйсың. Бала бит ул! Чиста, саф. Күңеле кер тимәгән ак кәгазь аның. Һәрнәр­сәне үзенчә күрә, аңлый, тоя ул. Садә җанга ни кирәк? Гаделлекнең җиңүе! Әгәр балачактан серле әкият дөнья­сына – курчак театрына гашыйк булса, үскәч тә театрны яратачак ул. Һәрчак сәнгатькә тартылачак. Әнисе көйлә­гән бишек җыры кешене гомере буе озата бара. Әкият тә бишек җыры кебек газиз. Курчак театры – тылсым, чөнки бала аны чын итеп кабул итә. Ышана. 
 
Курчаклар уены — тылсымлы дөнья.
 

Тарих битләреннән

Театр тарихына борылып күз салсак, аңа сиксән ел элек – 1934 елда ук нигез салынган икән. Татар һәм рус труппалары булса да, татарча беренче спектакль-ләр – русчадан тәрҗемә. 1937 елда Рокыя Хәбибуллина һәм Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьесаны – «Кәҗә белән Сарык»ны дөньяга чыгара. 1939 елда «Шүрәле» сәхнәгә менә. Театр хәзер дә Тукай әсәрләренә бик еш мөрәҗәгать итә. Нәкый Исән­бәт әсәре буенча куелган «Хуҗа Насретдин» 1946 елда Бөтенроссия балалар театрлары бәйгесендә бүләккә лаек була. Ә 1962 елда Бөтенсоюз конкурсында «Бәхет җы­ры» (Нәби Дәүли әсәре буенча) иң шәп спектакль буларак һәм иң яхшы режиссер эше өчен бүләк ала. Бүгенге көндә театрның репертуарында кырыктан артык спектакль бар. Унлабы гына татарча. Азрак, әлбәттә. Сәлах Хөснинең «Камырбатыр»ы, Тукайның «Су анасы» (Зиннур Хөснияр инсценировкасы), «Кәҗә белән Сарык» (Гәрәй Рәхим инсценировкасы), Ренат Харисның «Кәкрүшкә»се, Нәби Дәүлинең «Җырлап узган җәе» һәм башка күп спектакльләр Бөтенроссия һәм Халыкара театр фестивальләрендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Рус труппасы репертуарындагы спектакльләр – Равил Бохараевның «Волшебные сны Апуша», Гадел Хәеровның «Өч кыз»ы кебек татар тормышын чагылдырган әсәрләрне тамашачы аеруча яратып кабул итә. Германия, Болгария, Финляндия, Румыниядә, Бакуда, Төркиянең Адана, Әнкара, Измир, Искешәһәр кебек шәһәрләрендә, шул исәптән Фран­циянең атаклы Канн каласында Казан курчакларын аягүрә басып алкышлаулары онытыла димени! Әле бу көзне дә Уфада узган «Ниточка» дигән курчак театр-лары фестивалендә «Кәҗә белән Сарык» әкиятен уйнап, татарлар «Иң яхшы актерлар ансамбле» өчен диплом алып кайтты.
 
Очраклы килеп эләккәннәр эше — күп, акчасы — аз, дип, тизрәк китү ягын карый. Ә калганнар озакка курчак тормышын үз итә.

«Шунысы аяныч: талантлы әдипләребез Нурихан Фәттах, Зөлфәт, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараевны сагынып искә алырга кала, чөнки алар сыман шәп пьеса тотып килүчеләр сирәгәйде», – дип театр җитәкчеләре уфтана икән, әдип, драматургларга да уйланыр урын бар. Ркаил Зәйдулла тәкъдим иткән «Бүре җиләге» күңелләргә хуш килгән. Яңа пьеса тиздән тамашачы хозурына ирешер дигән өмет бар. Тагын бер кызыклы пьеса эшләнеп ята. Нәҗип Җиһановның кызы Светлана өчен язган «Альбом для дочери» дигән әсәрен оныгы Алексей Егоров китергән. Бу спектакльдә гел яшьләр катнашуы күңелле хәл. Театр сәнгатенә – курчакларга мәхәббәт сүрелми халыкта. Димәк, театрны яшь көчләр – яңа кан белән яңарту, баету мөһим. Өч ел элек Мәдәният һәм сәнгать академиясен, театр көллиятен тәмамлаган алты егет һәм кыз – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров һәм Людмила Дьяченко шәкертләреннән иң талантлылары килгән монда эшкә. Һәм иҗат дөньясына чумып, театр сәнгатенә үз өлешләрен кертергә тотынган.

Быел хөкүмәтебез ярдәме белән Казан курчак театрында беренче тапкыр «Шомбай-Фест» фестивале узды. Анда Төркия, Франция, Белоруссия, Таҗикстан Респуб-ликалары һәм Россия калаларыннан 16 иҗат коллективы катнашты. Киләчәктә дә фестиваль өч елга бер уздырылыр дип гоманлана.

Без театр белән танышып йөргәндә татар труппасы Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама районнары тамашачысына Ренат Харисның «Кәкрүшкә»сен күрсәтеп, гастрольдән кайткан гына иде әле.


Курчак ияләре...

Өй ияләре була, абзар иясе... Димәк, театр иясе була да була инде. Кемгә юл күрсәтә икән соң ул серле зат?

Драматургка! Ярый, хуш, күңелгә ятышлы пьесасы белән ул театрга килде, ди. Әсәр режиссер кулына килеп керә. Кызыклы, куяр өчен яраклы дип тапса, әсәрне укып танышалар. Рольләр бүленә. Гадәттә, татар труппасы өчен спектакльләрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров, ә рус труппасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко (уртадагы фото) куя. Яшь алмаш та сынатмый: Рафаэль Таһиров тәкъдим иткән заманча «Золушка» да игътибарны җәлеп иткән. 

Режиссер-рәссам аңарчы спектакльдә нинди курчаклар катнашачагын, йөз-кыяфәтләре, кием-салымы ничегрәк буласын тәгаенли. Сәнгать советы эскизларны карый-тикшерә. Фикер алышу барышында төзәтмәләр кертелә, күп нәрсә ачыклана. Спектакль туу – катлаулы иҗат. Күпләрнең акыл егәре, кул хезмәте, иҗади фикере, көче һәм тырышлыгы керә аңа.

Күп көч кергәнгә һәркемнең аны үзенеке кебек итеп кабул итүе табигый да. Ә үзеңнеке – үзәктә. Аны инде аннан-моннан, әштер-өштер эшләргә һич кенә дә ярамый.

Рәссамнар – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Валентина Емельяновна һәм Александр Анатольевич Губскийлар кырык елдан артык биредә эшләү дәверендә йөзләгән курчакка җан өргән­дер, күпме икәнен үзләре дә хәтерләми бугай инде, әмма ачык күңелле, көләч, иҗат дәрте ташып торган бу гаиләнең хөрмәт казануы хак. «Аларның кылкаләме тискәре герой­ларның да сөйкемле сөяген таба, тамашачыны куркытмаслык, истә калырлык итеп ясый белә», – диләр икән, моңа тагын нидер өстәү читен.

Курчак ясаучылар... Эшчән, булдыклы туташ-ханымнар кулы иҗат иткән курчакларны тамашачылар чын – тере итеп кабул итә. Әкият затының холык-фигыле, килеш-килбәте, кыяфәте ышандырырлык булсын өчен кул җылысы гына да җитми әле. Күңел биреп, йөрәк ялкынын кушып эшләргә, курчакны җанлы итеп күзалларга кирәк. Шул чакта гына кабатланмас образ туа.

Рәссам-бутафор – сирәк һөнәр, аларсыз театр эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый. Алтын куллы, иҗатка мөкиббән халык эшли монда. Уйнала торган спектакль өчен җиһазлар, курчаклар ясаучы бутафория цехы мөдире Надежда Коняхина белән сөйләшәбез. Утыз елдан артык шушы эштә икән ул. «Курчак уйнап туймадыгызмы?» – дим, шаярган булып. «Юк, туймадым, туймыйм да, – ди ул җитди итеп. – Безнең хезмәт – иҗат, ә иҗади эш беркайчан да туйдырмый. Чөнки һәр персонаж өчен яңа, моңарчы күзгә чалынмаган детальләр эзлисең, һәркайсын яңача ачарга тырышасың». Әлегә зурлар өчен куелачак «Ханума» спектакленә курчаклар ясап ятулары икән. Рәссам-бутафорлар Ирина Садекова, Дарья Кочкина, Валентина Фадеева, рәссам-декоратор Гөлфия Гайнуллина, рәссам-конструктор Александр Сычев, Евгений Алексеев һәркайсы умарта кортлары сыман иҗат белән мәшгуль. Курчак ясау уен-муен түгел ул. Эскиздан бер курчак ясап, аны әкият персонажы дәрәҗәсенә җиткерү өчен берәр-икешәр ай вакыт кирәк була. Күп көч, төгәллек һәм тырышлык сорый торган вак эш шул бу. Ә кайбер спектакльдә утызлап курчак катнаша. Остаханәләрдә курчакларның һәр детале, кулы-аягы, күзе-колагы дигәндәй, аерым, кулдан эшләнә. Иң катлаулысы – курчак уйнатучы артист җепләр ярдәмендә хәрәкәтләндерә торган курчак-марионетканы ясау, диләр. Дөрес һәм тәңгәл хәрәкәтләнә, күзләре йомыла, иреннәре кыймылдый, авызы ачыла, иелә-бөгелә торган курчак җыю балта осталарыннан гаять зур осталык сорый. Остаханәләрдә эшләүче осталарның күбесе үзебезнең Казан театр көллиятендә белем алган. Осталыкларын даими чарлый торган, эзләнүчән, үз эшләренә – театр сәнгатенә җаннары-тәннәре белән бирелгән кешеләр. 
Хәер, театрда фәкать шундый фидакарьләр генә эшли аладыр да...


Уеннан – уймак

Курчак театры артистлары, балетта биючеләр кебек, егерме ел эшләгәч, пенсия алу хокукына ия икән.

Көн дә репетиция, спектакль, ә артист кулында шактый авыр курчак... Күтәреп йөртү – бер хәер, аны бит сөй-ләштерергә, җырлатырга, биетергә, кыскасы – уйнатырга кирәк. Теләсә кем булдыра алмый моны. «Курчак театрында эшләгән артист бүтән театрда да эшли ала, ә драма, комедия артистының курчак театрында уйный алуы икеле. Гаиләләре белән театрда эшләүчеләр байтак: әйтик, Александр Карпеев гаиләсе – әтиләре Татарстанның халык артисты, уллары Константин – музей җитәкчесе. Мондый музейның әлегә бер генә театрда да юклыгын әйтеп узарга кирәктер. Киленнәре Юлиянең Украинаның Винница курчак театрында эшләгәнен дә әйтсәк...

...Менә шундый серле дөнья, менә шундый бала күңелле гадәти булмаган кешеләр.

 «Фәкать бала гына ни эзләгәнен белә. Чүпрәк курчакка ул бөтен йөрәген бирә, һәм ул аның өчен бик-бик кадерлегә әйләнә, әгәр инде аңардан шул уенчыгын тартып алсалар, бала үксеп-рәнҗеп елый».
Антуан де Сент-Экзюпери сүзләре нәкъ менә алар турындадыр.
              

Коллектив:    

1.           


Гыйлемхановлар гаиләсен дә хөрмәт итәләр монда. Әтиләре Даян Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт-кәре – постановка бүлеге мөдире, Эльвира – Татар-станның атказанган артисты, Диана – педагог-оештыручы.

2. 

Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина «Тантана-2012»дә «Әкият» данын яклап, «Иң яхшы курчак театры артисты» номинациясендә «Су анасы» спектаклендәге
Су анасы роле өчен лауреат булды. 

3. 


 Ни генә дисәң дә, балачактан аерылмаган, сабый күңелле ул курчак театры артисты. Татарстанның халык артисты Сания Каюмовадан иң истә калган ролен атавын сорыйм. «Муха-цокотуха! – ди ул мине гаҗәпкә калдырып. – Яратам, чөнки балалар ярата аны».

4. 
         

 Тегү цехы мөдире Анжелика Токарева, тегүче Нәзирә Хуҗина әлегә артистларга кием тегә. Әзер курчакларны да энәдән-җептән киендерә алар.

5. 


 Театр сезон ахырында иң иҗади актив артистларны билгели. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе балетмейстер Гүзәл Маннапова да – шулар арасында.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар