Логотип
Арабыздан беребез

Хис һәм акыл кушылгач...

«Әкият»ме? «Әкият» ул — Казандагы дәүләт курчак театры, ХVII гасыр ядкаре булган борынгы бинада гомер кичерүче тылсымлы театр.
Ә Роза Сәетнур кызы Яппарова — «Әкият»нең директоры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Театр эшлеклеләре берлеге һәм Курчак театрлары эшлеклеләренең халыкара оешмасы (УНИМА) әгъзасы, эзләнүчән, тәвәккәл, киң колачлы, зирәк җитәкче — шушы ядкарь-истәлекне саклап-карап, төзек-яраклы хәлдә тотуны бурычы дип исәпләү белән беррәттән, җөмһүриятебез мактанычына әверелгән курчак театрын дөньякүләм таныту максатында да гаять күпкырлы эш алып баручы фидакарь ханым.

Франциядәге атаклы Канн фестивалендә катнашу хокукын яулаган Россиядәге бердәнбер курчак театры ул «Әкият». Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбургта, Төркия, Германия, Болгария, Финляндия, Румыния, Украинада спектакльләр күрсәтеп, яшь тамашачылары күңелендә онытылмаслык урын алган театр хакында түгел, шулай да, сүзебез. Өй җылысы, аны саклау серләре хакында сөйләшеп-серләшеп утырабыз. «Әкият» безне балачак иленә кайтара…

Балачак истәлекләре, һәркем йөрәгенә сеңеп калган өй җылысы хакында сүз кузгалуга, Роза:
— Мин бит җиде яшьтән әнисез калдым, — дип әйтеп куйды.

Ул Баулы районындагы Хансөяр (үзләре аны мишәрчәләп Хансүәр дип йөртәләр икән) авылы кызы. Шул мизгелдә күңелемдә Розаның якташы, сабакташым Рәшит Әхмәтҗановның бер шигыре яңарды: «...әгәр үги ана чакырмаса пешкән ашына, төшләрендә сабый гомере буе әнкәсенең йөгерә каршына...»
— Әнием Дилә исемле, укытучы иде, — дип, моңсуланып сөйләп китте Роза Сәетнуровна. — Сәнгатькә, театрга гашыйк җан булган, спектакльләрдә уйнаган. «Асыльяр»да — Ләлә, «Галиябану»да — Галиябану рольләрен башкарган. Ходай аны нәфис-чибәр итеп яраткан, зифа буй-сын, тезләренә җитеп торган озын толым белән бүләкләгән. Сөйләү осталыгы — ораторлык сәләте биргән. Әдәбият, татар теле укыткан әнием, мәктәп директоры булган. Соңрак җитәкче дилбегәсе әти кулына күчә. Әти — фронтовик. Унынчыны бетерүгә сугышка чыгып китә дә җиде ел хезмәт итеп кайта. Риясыз, гадел. Үз гомерендә ни кешенекенә дә, хөкүмәтнең ун тиененә дә тигән кеше түгел. «Шәрә килдем — шәрә китәрмен. Намустан кадерле нәрсә юк». Тормыштагы кыйбласына тугры калды, дөнья малына исе китмәде. Ни хәлләр итәсең,  «Берсен-берсе сөйгән ярлар йә аерыла, йә үлә» дигән сүз әти белән әнием хакында...

Ул инде еламый. Еллар аны тыштан кырыс иткән. Үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән, гадел җитәкче итеп шомарткан. Ә җан, күңел... шулкадәр нечкә-нәзберек! Һәм теләсә-теләмәсә дә әнисеннән күчкән шул сыйфаты — сәнгатькә, шигърияткә гашыйклыгы бәрә дә чыга. Ул шигырь укып юана, үзенә аеруча ошаган шигырь юлларын яттан укып дусларының кәефен күтәрергә ярата, бәгырь төбендәге иң нечкә хисләрен шигъри манзарага хас образлар белән бизәп аңлата алуына сөенә. Җан, күңел халәтен шагыйранә нечкә тоемлый торган бу ханым  белән  фикер  алышып  уты­руы — үзе бер рәхәт. Әңгәмәбез әкрен­ләп эзенә төшә. Балигъ булгач та сабыйчак сагындыра икән! Балачактан хәтергә сеңеп калган хатирәләр яңара, чөнки туган йорт яме әни, әти, әби, бабай белән бәйле бит.

Роза ханым әле һаман да бу якты дөнья йөзендә нибарысы утыз ике ел яшәп киткән әнисен сагына. Альбомнан безгә озын толымлы, чибәр, япь-яшь бер гүзәл — Дилә ханым гүя сынап карап тора. Йөрәге сау түгеллеген сизеп-белеп яши ул. Үзеннән дә ныграк кызы — күз нуры өчен борчыла. Иптәшкә, ичмасам, бер туганы булыр дип, табибларның ярамый дип кисәтүенә дә карамый, тагын бер бәби алып кайтырга җөрьәт итә. Тик... Тырышып күтәргән Наҗиясенә дә язмыш гомер дигән хәзинәдән бик аз, берничә тамчы гына өлеш чыгара. Нарасый оҗмах кошы була. Кем белә, санаулы елларны кыскартуга бу сәбәп тә өстәлгәндер. Төн утырып, дәфтәр битләрен тутырып, туганнарына шигъри васыять яза ул:
Сизә күңелем, сизә, туганнарым,
Шатлык таңы кабат атмасын...


...Роза гөле иң матур гөл бит ул,
Кемнәр генә аны яратмас,
Матурлар күп булыр, тик берсе дә
Аның кебек хуш ис таратмас...
...Әти диеп үссен, ә чәчләрен
Минем кебек сөеп тарагыз...
Мин бит сезгә үтә якын идем,
Сәетнурны шулай санагыз.
Китәм инде ерак мәңгелеккә,
Караңгы һәм ялгыз йортларга.
Газиз әнкәм, бәгырькәем Розам,
Тырышыгыз тыныч йокларга...


Асфальт юлда нык селкетмәс дип, хәле авырайгач, Диләне Баулы хастаханәсенә илтәләр. Шимбәдән якшәмбегә каршы төн була бу. Белгеч-табиб ялда. Өзелә гөлдәй гомер. Үлем үкенечле була торгандыр шул. Әгәр Бөгелмәгә илткән булсалар... Элегрәк аны дәвалаган, йөрәк авырулары белгече Ефим Сигал теленнән ычкынган: «Дилә алай иртә үләсе түгел иде, ник китермәгәннәр Бөгелмәгә?!» — дигән җөмлә еллар буе туганнарының җанын әрнетә дә бит, эш узгач, ни кылып була соң?! Бәлки кыска гомерле булачагы язмыш китабына язылып куелгандыр, ә бәлки, чын­­нан да, монда ялгыш килеп кысылгандыр... Дилә­нең әтисе ягы — бабалары да кыска гомерле... Колхоз рәисе камыты киеп армый-талмый хуҗалык йөген тарткан Хәләф аганы илле еллык гомер бәйрәме уңаеннан район үзәгендә зурлап котлыйлар, ат бүләк итәләр. Кышкы салкын көн була бу. Җигүле ат капка төбенә кайтып туктый. Әмма юлаучы кузгалырга ашыкмый. Төренеп утырган толыбын ачып карасалар, шаккаталар. Хуҗаның йөрәге тибүдән туктаган...

Ә әбиләре Майкамал абыстай дус-туганны сөендереп йөз дә өчкә кадәр йөгереп кенә йөри. Менә шул изге күңелле, рәхим-шәфкатьле әбекәсе корган оя җылысы Розаның күңелен гомер буе иркәләп-сыйпап тора.
— Ул үзе бер әкият — искиткеч мөлаем, чиста-пөхтә, эче-тышы нур сибеп торган ак әби иде. Хәтта рус, чуваш милләтеннән булган якташлар сокланып: «Нинди матур, мөлаем татар карчыгы!» — дип, баш ияләр иде аңа. Ак күңеле, кылган гамәлләре, кыйбласы, йорт тоту тәҗрибәсе – һәммәсе өлге, үрнәк булырлык, сокланырлык. Кунакчыл йортның ишеге һәркемгә ачык. Килем-китем күп. Күрше-аршы: «Биш бала үстерде... Бу кадәр бала-чаганың кием-салымын, чүп-чарын кая гына тутырып бетерә икән Майкамал абыстай, кайчан гына килеп керсәң дә  тәртип, пөхтәлек бит йортында», — дип гаҗәпләнеп сөйләгәннәр. Затлы, намаз-ниязлы иде әби, шәраблы табын артына утырмас иде. Чәче дә сиксәннәрне узгач кына агара башлады аның. Гомер бакый  кием-салымын үзе текте. Аклы кием ярата, чәчәкле-чачаклыга әлләни исе китми.  Мине дә киендерә, хәтта пальтоларга кадәр тегеп кидерә. Әбиемнең уңганлыгы аркасында ыспайланып йөрү күңелемә хуш килгәндер. Кием тегәргә хирыслыгын белгәнгә, кайткан саен күлмәклек алып кайта идем. Әби философ иде. «Бу бала мине тагын бер гасыр яшәтергә тели, ахрысы, бүләк күлмәклек белән сандык тулды инде. Аны кайчан тегеп, ничек киеп бетерәсе», — дип, ахирәтенә зарланган атлы булып сөйләгәнен ирештерделәр…

Әбием белән соңгы күрешү әле дә күз алдымда... Бу – хушлашу булган. Кайтып кердем, әбкәм — урын өстендә. Мин алып кайткан юка, матур алсу тукымадан вак-вак сәдәпләр тагып, үзе теккән йокы күлмәге кигән. «Йөз дә өчтәге карчык шуның кадәр төймә-сәдәпне ничекләр тагып утырды икән?» — дип уйлаганым исемдә.
— Балачак йорты — әби назы, әбие­гез җылысы булып күңелегезгә сеңеп калган икән, — дим. — Ә беренче мәхәббәт язы, мәхәббәт назы исегездәме?
— Гел әбиемнең җылы канаты ас­тында гына яшәмәдем мин. Беренче классны әнинең энеләрендә — Тимер абыйларда торып, Бөгелмәдә укып бетердем, аннан Баулыда, интернатта. Табигатем — иркә, тыйнак, арада иң яше идем. Ә интернатта бүре кануннары: бәләкәйләрне аяп тормыйлар, үзләре өчен идән дә юдырталар, йомыш-юлга йөгертәләр, йолдыз санаталар... Дөнья сыный, тормыш өйрәтә икән. Усаллан­дыра, шул ук вакытта шомарта да. Әгәр эчтәге стержень нык булса, бернигә бирешми кеше. Уку миңа җиңел. Гел бишлегә  укыдым.   Мәхәббә­­тем — Рәисем белән бер мәктәптә укыдык. Ул ишле гаиләдә үскән. Фи­зика, математикадан мәктәп, район кү­лә­мен­дәге олимпиадаларда гел җиңү яулый. Аның белән дуслашырга теләгән кызлар аз булмагандыр. Без — дуслар. Әмма ләкин бер-беребезне якын итү, күңел тартылуның мәхәббәт икәнен аңлаганчы байтак гомер узды әле.  
— Кызлар, гадәттә, иртәрәк өлгерә. Класстагы малайлар буйга да кечерәк, акыл ягыннан да сайрак кебек тоела, юашрак та була. Кыз күңелен яулау өчен егет кеше нинди сый­фатларга ия булырга тиеш икән?
— Чыннан да... Кыз-кыркын җыелышса, егетләр хакында сөйләшә бит инде. «Сиңа нинди егетләр ошый?» дигән сорауга уйламыйча, буе йөз сиксәннән тәбәнәгрәк егет белән сөйләшеп тә тормыйм, дигәнем булды.
— Ә Рәис Яппаров?
— Иң кызыгы шул, уйламый сөйләшсәң, языклы булуың тиз икән ул. Минем Рәисемнең буе — йөз дә җитмеш...
— Буй бәласе  мәхәббәткә киртә булалмый алайса? 
— Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга килдек. Мин университетка, тарих-филология факультетының рус-татар  бүлегенә  кердем,  

Рәис — педагогия институтының физика-математика факультетында укый иде. Озакламый аны армиягә алдылар. Венгриядә хезмәт итеп кайтты. Юллар кисеште, без урамда очраштык та таныш-белеш, дуслар хакында сөйләшеп киттек. Сөйләшеп сүзләр бетми. Яшәгән җирең кайда, күреп китим, ди. Якташ, дус, классташ читтә бик якын була бит. Дәрвишләр бистәсендә, Зөбәрҗәт исемле тол хатында фатирда яши идем. Килде Рәис, эшләми торган телевизорны төзәтеп китте. Зөбәрҗәт апаның шулкадәр күңеле булды: «Энем, килеп йөр, яме, юлны онытма!» — ди. Әле су кранын, әле утны карыйсы бар, эш чыгып кына тора. Кулы эшкә яткан кешегә шөгыль бетә димени. Ул бит гаиләдә тугызынчы бала, әтисе сугышта кулын калдырып кайткан, алай да гаиләсен ач итмәгән, бик тырыш нәсел бу. Малайлар яшьтән үк кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үскән. Җәйге каникул вакытларында студентларның төзелеш отрядларында эшләп, өс-баш карарлык акча юнәтеп, тырышлык белән укыды Рәис. «Итегең искергән, башлык  алып ки әле», — дип, миңа да бирәсе килә. Бик нык ялындырып, «бурычка, һичшиксез түлим» дип кенә алам... Сти­пендиядән җыеп бирергә тырышам, ул алмый. Миңа җитә, сиңа киенергә кирәк, бирерсең әле, ди. «Бурыч­ларыңны түли алмам дип куркып кына чыкмадыңмы икән син миңа?» — дип ирештереп куя хәзер кайчак­ларда...
— Бурыч аркасында түгелдер ич?
— Зөбәрҗәт апа аркасында дисәм, дөресрәк булмасмы икән? Рәисне  байтак гомер дус, классташ  булганга гына якын итәм дип ышанып йөрдем. Зөбәрҗәт апа сорый бервакыт: »Кара әле, шундый егет солтаны яныңда бөтерелеп йөри, ник кияүгә чыкмыйсың син аңа, ә?» — ди. «Ничек инде, без дуслар ич!» — дим. «Әллә кияүгә дош­манга чыгарга кирәк дигән закон бармы? Уйлап та торма, чык син бу егеткә, мондый эшчән, тәртипле, акыллы кешене көндез шәм яндырып эзләсәң дә бүтән таба алмассың», — ди. Әллә Зөбәрҗәт апа Рәиснең дә колагына киртләгән, каникулга кайткач, Нәгыйм абыйсы белән кыз сорарга барганнар. Үземә әйтү юк. «Икегез килешсәгез, мин риза», — дигән әти. Башта үпкәләгән идем...
— Язмыштан узмыш юк, диләр.
— Күрәсең, ятим үскәнгә Ходай Тәгалә миңа мәрхәмәт күрсәтте, Рәискә мине пар, Рәисемне миңа яр итте. Ир генә түгел, ул миңа әни дә булды, әти дә, туган да, сөйгән яр да... Рәисем янымда булганда иртәгә ни ашармын, ни киярмен, ничек яшәрмен дигән кайгым юк минем. Ул гаиләне кайгырта, балалар өчен өзелеп тора, балалар да әтиләрен ярата. Дөньяны ир кеше алып бара, һәммә эшне булдыра Рәис. Пар канат белән, кадерле хатын булып яшәү бәхет ул. Мәхәббәтне еллар сыный. Ир кешенең яратуы эш-гамәлләрендә чагыла. Тирәндә, йөрәктә яши мәхәббәт. 

Алар икесе дә җаваплы хезмәт башкара, татарның ике зур театрында җитәкче эштә. Роза Сәетнуровнаның курчак театры директоры икәнен әйттек. Рәис Мөхәм­мәт­җанович та Татар­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры урынбасары.
— Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дип бәхәсләшердәй чаклар булмыймы? Кем хуҗа йортта? — дип сорамый кала алмыйм.
— Өемдә мин директор түгел бит. Гап-гади хатын. Ир хатыны. Кайгыр­тучан, гаилә бәхете өчен тырыша, балаларны, оныкларны ихлас ярата торган яхшы ирнең яхшы хатыны булу... Хәер, бу да җиңел түгел, бу да көч сорый, чөнки гаилә бәхете берьяклы гына була алмый. Тату-матур гаилә кору өчен беренче шарт — сайлаган ярың яхшы кеше булсын, икенчесе... Хатын-кыздан сабырлык, сабырлык, тагын бер кат сабырлык сорала. Кызларымның да колагына киртләп торам шул хакыйкатьне.
— Игезәк тапкан — изге хатын, диләр. Әмма багу мәшәкатьле...  
— Университет тәмамлагач, Бөгелмәгә кайттык та мәктәптә укыта башладык. Кызларыбызның игез буласын башта белмәдек, ә белгәч, Рәис, берсе балерина, берсе футболист була, дип көтте. Тугыз квадрат метрлы бүлмәдә яшәп яткан чак бу. Кием-салымга кытлык. Юрганы, чүпрәге, бөтенесе бер бала өчен генә әзерләнгән. Ничек кенә үстерербез, дип кайгырып елап ятканымны күрде дә, әбием: «Һәр бала үз бәхете белән туа, бер дә борчылма, балам»,  — дип юатырга тотынды. Берсе коляскада, берсе сандык өстендә йоклый, мин сөт кухнясына киткәндә Гөлнара белән Гөлназны әбием карап тора. «Еламаган балага имезлек бирмиләр, сез яшь белгечләр ич, сорагыз иркенрәк торак», — ди. Рәис уңайсызлана сорарга,  кысанлыктан зарланырга үзем киттем. «Монысы булганга шөкер итегез, без сарык бәрәннәре белән дә үстек әле», дигән җавап ишетеп кайттым. Шулай да әнисезлек, ятимлек ачысын татыгангадыр, язмыш миңа гел мәрхәмәтле булды, фатирны да иркенәйттек. Җиде ел яшәдек Бөгелмәдә, ә күңел дигәнен Казан тарта. Рәиснең бер дә китәсе килмәгән иде, мин үгетләдем, фатир алыштыру җае чыкты, күчендек.
— Театр тормышы — чегән тормышына тиң бит инде. Гастрольләр, һәр көн спектакльләр, соң кайтулар... Ә бала-чага үскәндә утрак тормыш тансык. 
— Үзебез сайлаган язмыш ич.
— Гөлнара белән Гөлназ да сәнгать дөньясын, сәхнә тормышын сайлаган.
— Рәис үзе дә биергә ярата иде. Күрәсең, биюче булу хыялы кызларга күчкән. Балачактан биергә йөрделәр, фигуралы шуу белән мавыктылар. Алтынчы класстан соң биш ел Уфадагы хореография училищесында укыдылар. Сәнгать корбаннар таләп итә, диләр. Бию өлкәсендә бу бигрәк тә шулай. Һәрчак үзеңне катгый кысаларда тотарга туры килә.  
Гөлнара белән Гөлназ ун ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 
биеделәр. Дөнья күреп йөрделәр, гастрольләр белән кайсы гына илдә, нинди генә шәһәр-калаларда булмадылар. Икесе бер елда кияүгә чыкты. Шөкер, кияүләребез — икесенеке дә менә дигән егетләр. Туйларын да бергә ясыйсы идек тә, алай ярамый, дип юраучылар булгач, аллы-артлы туй иттек. Икесе дә малай тапты.
— Дөньяның җиде могҗизасына шаккатмыйм, Роза Яппарованың сигез ел кияүләр, оныклар, кызлар белән бер гаилә булып, дус-тату яшәвенә генә шаккатам, дип дусларыгызның ирештерүенә үпкәләмисезме? Дирек­тор ханымның кырыс, катгый, сүзен кистереп әйтә торган холкына ишарәме бу?

Роза көлә, үпкә-мазар сиздерми.
— Мин туры сүзле, әйтергә кирәк санаганымны кешенең йөзенә туры карап әйтәм. Әмма беркайчан да вак­ланып маташмыйм, мәкер, үч ише нәрсәләргә ирек куймыйм. Эштә дә шул кагыйдәне тотам, өйдә дә... Сер түгел, Рәис тә, мин дә эштән соң кайтабыз. Өйдәгеләргә бердәнбер таләбем — мине вакытсыз йокыдан уятмасыннар. Ә Гөлназ белән Марат кияү иртәнге биштә үк йокыдан торалар, ашап-эчеп эшкә китәселәре, баланы бакчага илтәселәре бар. Шунысы гаҗәп, буе ике метрлы кияү, Гөлназны әйтмим дә инде, песи кебек бер тавыш-тынсыз, шыпырт кына эшкә чыгып китәләр. Өйдә шылт иткән тавыш юк. Бер-береңә хөрмәт, ышаныч, ярату булган гаиләдә тавыш-гаугага урын була димени?
— Ә оныклар? Алар да шул кагыйдәгә буйсынамы?  
— Рамил белән Гөлнараның улы Камил дә, Марат белән Гөлназның Илдары да  безнең — әби белән бабайның куанычыбыз, горурлыгыбыз. Икесе дә татарча матур-чиста сөйләшә. Бабасының туган көнендә кемдер: «Камил,  нинди   һөнәрең  бар,  күр­сәт,» — диюгә, «Суда-суда, суда йөзәләсеңме» дип җырлый-җырлый, чүгә-чүгә биеп китте, шаккатып торам. Татар җырына син өйрәтәсеңдер, диләр. Гастрольдән, чит илдән кайтып кына төшкән идем, кай арада өйрәтим соң, үзем дә яңа күрәм, дим.  Балалар кайгы-хәсрәт күрсәтмәде, шөкер, тәртипле булдылар. Әниләр —  мин яки каенаналары — басып торганда утырып та тормый инде алар. Килеп өйне җыештыралар. Гөлнарам сигез ел каенана белән, тату яшәде. Оныклар мәктәптә дә дүртле-бишлегә, музыка мәктәбендә дә фортепиано классында яхшы укыйлар.
— Туганнарның бергә җыелган мәле иң күңелле, рәхәт, ләззәтле мизгелләр бит ул. Килешәсездер?
— Җәйгә чыксак, бакча эшләре башлана. Сокуры тирәсендәрәк бер авылда йөз ел элек салынган иске генә йорт сатып алган идек. Унҗиде сутый җире бар. Кишер, чөгендер, суган, сарымсак ише яшелчә үзебезнеке. Алмагачлар алма, чияләр җимеш бирә. Бакчаның эше дә күп, ашы да була. Авылда үскән кешенең җаны җиргә тартыла шул, мәшәкате муеннан ашса да, билләрне язарга сәбәп чыгып тора. Үсентесен  бер утырткач, яшелчә, җиләк-җимешне карамый да булмый. Атна саен бергә җыелырга сәбәп тә чыга. Мунча ягабыз. Кү-үп итеп чәчәклар үстерергә яратам. Җанга шул рәхәтлек бирә. Нәни орлыктан ни генә үсми. Табигатьтә дә шулай, кеше тормышында, язмышында да шул хәл кабатлана. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка әйтмиләр.

…Роза Яппарова — әле ул чакта Бадыйкова белән без университетта бер чордарак укыдык. Булдыклының һәр хәрәкәтеннән буласы билгеле шул инде. Түбәнрәк курста укыса да, мин аны гаять тере-җитез, кайнарланып үз фикерен яклый ала торган, оештыру эшләрен башлап йөрергә сәләтле, үткен һәм инициативалы кыз дип хәтерләп калганмын. Бәлки шуңа күрәдер, үзе әдәби хезмәткәр булып эшләгән курчак театры коллективының аны күпмедер вакыттан соң директор итеп сайлап куюын ишеткәч, гаҗәпләнмәдем. Җи­тәкче йөген тартырлык көче, йөрәгендә дәрт-дәрман җитәрлек икән — ак юл! Роза ул юлдан бик матур атлап китте. Сөйгәне белән салынган пар сукмагы да балалар-оныклар белән җитәкләшеп атларлык киң юлларга кушылган икән. Дәвамлы булсын ул юл!

«Сөембикә», №5, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар