Логотип
Арабыздан беребез

​Хәерле юл!

Моннан 10 ел элек (!) Гөлназ СӘФӘРОВАдан интервью алган идек. Вакыт узды, сулар акты... Юл башында нинди иде Гөлназ? Искә төшерәбез!


Ел саен зур вакыйгага әверелеп, гөрләп уза торган “Татар җыры” конкурсына быел бара алмыйча калдым. Калган калган инде, ул кадәр хафаланмадым да. Әмма икенче көнне матбугат йорты  бинасында, чат саен диярлек шул хакта сөйләшеп торучыларны ишеткәч, аһ, ниндидер кызыклы шәхесне күрми калганмын, ахры, дип уйлап куйдым. 

— Менә чын татар кызы нинди була ул! Буй-сын, чибәрлек, дисеңме… Сөйләү осталыгына шаккатып утырдым, теле телгә йокмый, хәтта мин дә мәгънәсенә төшенеп бетми торган сүзләрне кушып сиптерә генә. Казанда туган, рус балалары белән аралашып, рус телевидениесен карап үскән бала  дип кем әйтер үзен?

Милләт  дип җан атып йөрүче зыялы бер зат авызыннан чыкты бу сүзләр. Соңрак белдем: “Татар радиосы”ның ди-джее Гөлназ Сәфәрова турында сөйләшәләр икән, ул быел “Татар җыры” конкурсын алып баручыларның берсе булган. “Татар радиосы”ннан аның тапшыруларын тыңлаган кеше, әлеге концертны күрмәсә дә, Гөлназның бөтен залны авызына каратып тотканын күз алдына китерә инде.



— Гөлназ, һәр нәрсәгә этәргеч кирәк.  Шоу-бизнеска син ничек кереп киттең?
— Минем  төп  этәргечем — әни. Кечкенәдән үк ул мине кайларга гына йөртмәде: музыка мәктәбенә дә бирде,  бию, шигырь, матурлык конкурсларына да алып чапты. Беренче тапкыр сәхнәгә дүрт яшемдә чыктым.  Бала­лар бакчасында Кар кызы идем мин.  Кигән күлмәгем әле дә исемдә. Мәктәптә укыганда да сәхнәдән төшмәдем —  концертлар да алып бардым,  биедем дә.  Бе­раз үсә төшкәч,  телевидениедәге  “Там­чы” балалар тапшыруын алып бара башладым.  Мон­да да мине әни алып килде.  Кыскасы,  кечкенәдән ыгы-зыгы эчендә кайнап үстем. Телевидение­дәге “монтаж”,  “закадровый текст” дигән төшенчәләрне яхшы белә идем.  Бу өлкәдә миңа журналистлар Рәмилә апа,  Заһирә апа ярдәм итте. Университетка укырга кергәч,  сәхнә мине тагын да кыюландырды:  «Студент­лар язы»нда, телевидениедә,  төрле бәйгеләрдә катна­шып тәҗрибә туплый торгач, икенче курс­та үземне «Татар радиосы»н­да сынап карарга булдым. “Барс-Медиа”­дагы продюсер Ра­дик Иванович та мине радио аша эзләп тапты һәм дискотека,  концерт­­лар алып барырга чакырды.



— Радиога татар телен яхшы белгәнең өчен алганнардыр инде сине, әйеме?
— Минем радиода,  бигрәк тә татар телле радиода, эшләрмен дип уйлаганым да юк иде.  Дөрес, мәктәптә укыганда берара рус телле радиостанциядә эшләп карасаң ярар иде, дигән уй кереп алды алуын. КДУга укырга кергәч,  телевидениедә “Яңалыклар” про­граммасын эшләүгә кереп китә башлаган мәлне, компьютерда казынып утыра идем, ялгыш кына “Татар радиосына” килеп эләктем... һәм миңа: «Эфирга кил», — дип шылтыраттылар.  Хәзер Ходайга мең рәхмәтлемен,  бу эш — минеке! Мин үземне таптым.  Эш ул, керем чыганагыннан тыш,  синең яшәү рәвешең дә булырга тиеш дип беләм. Берничә көн рәттән турыдан-туры эфирга чыкмый торсам,  эчем поша башлый… Татар телен әйбәт белүемә килгәндә, әнием — татар теле укытучысы, әтием — татар журналисты. Кечкенәдән үк өйдә бары тик татарча гына сөйләшергә рөхсәт иде. Туган телле итү өчен әнием  башлангыч сыйныфта безне үзе укытты. 




— Син гел шундый шат, гел елмаеп торасың,  шая­расың. Бу кыланумы? Әллә кемгә дә булса охшарга теләүме?
 — Юк,  мин кылана белмим.  Артык кыланган кешеләрне дә яратмыйм. Кире­сенчә, мин беркемгә дә охшарга теләмим. «Синең бер дә проблемаң юк, ахрысы?»  дип сораучылар,  аптыраучылар күп. Төрле чак­лар була миндә дә: йә нәрсәдер эшләргә өлгермим,  йә уйлаган планым барып чыкмый. Тик уфтанып утырсаң,  тагын да тирәнрәк төшенкелеккә чумасың. Ә мин, калкавыч шикелле, калкып чыгам.  Башлаган эшем килеп чыкмый икән,  тукталып калмыйм, үҗәтләнеп тагын шуңа тотынам, тагын, тагын... Һәм ниндидер көч миңа ярдәм итә! Уңышсыз­лыкка фәлсәфирәк карарга тырышам.  Бик зур проблема булып тоелган эшнең вакытлар үтү белән чүп кенә нәрсә булганлыгын аңлыйсың. Хәтта кайвакыт: «Шу­ның өчен ник еладым инде?» — дип гаҗәпләнеп тә куям. Аннары, эфирда кәефем юк дип, мышкылдап утырып булмый бит инде.  Кеше радионы күңелен күтәрер өчен кабыза, шуңа күрә миңа гел елмаерга туры килә.  Бераздан инде  үзең дә онытылып китәсең! 



— Холкың буенча син нинди кеше?
— Тиктормас! Бер урында утыра алмыйм.  Хәтта мәктәптә кырык биш минут дәресне көчкә утырып чыга идем,  университеттагы бер сәгать егерме минутка озак ияләштем.  Миңа гел хәрәкәт,  эш кирәк.  Өйгә кайтып кергәнем дә юк.  Әлбәттә,  рәхәтләнеп ял итәсе килгән чаклар була, ләкин вакыт җитми. Бик каты арыган вакытларда,  авылга,  әбигә кайтып китәм.  Анда тыныч: табигать, чиста һава,  мунча.  Бер көн эчендә кеше рәтенә кереп киләм.



— Мәхәббәткә дә вакыт калмыймыни? Синең артыңнан йөрүче егетләр дә күптер...
— Бу турыда сөйлисем килми.  Мәхәббәт — ул бик тә шәхси хис.  Танышыйк инде,  очрашыйк инде, дип йөрүчеләр җитәрлек. Ләкин миңа, нишләптер, кызык түгел.  Күбесе белән дуслашып беттек,  телефон аша гына шылтыратышып сөйләшәбез. Берсе хәтта ра­диодан тавышымны ишетеп,  аннары сәхнәдә күргән килеш кенә: «Кияүгә чык инде миңа», — дип шылтыратып аптырата.  Мин моңа көлеп кенә карыйм, житди кеше  сүземени инде бу?!



— Радиодан, концертлардан тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
— Минем бит әле уку дигән төп эшем бар. КДУда, дүртенче курста укыйм.  Лекцияләрне калдырмаска тырышам инде. Профессиям буенча мин — журналист.  Газеталарда язмаларым басыла.  Бер дизайнер тәкъдиме белән фотосессиядә катнаштым.  Модель буларак эшләп карарга чакырдылар,  тик моңа әни белән әти каршы. Тиздән җыр яздырырга җыенабыз. Кем белән икәнлеге әлегә сер булып калсын.  Яшь чакта үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйсым килә. 



— Барысына да ничек өлгерәсең? 
— Үзем генә беләм инде анысын! Ходай Тәгалә ярдәм итә:  гел тиешле вакытта тиешле җиргә эләгәм,  Аллага шөкер. Ярты эшемне әни эшли,  әти ярдәм итә. Костюмнар артыннан гел әни йөгерә,  лекцияләрне сеңлем күчерә,  машина ягыннан, тегендә-монда чабарга әти булыша. Гаиләм генә түгел,  бөтен туганнарым, дусларым да миңа булышырга әзер торалар. Уку аркасында, кайвакыт эш сәгатьләрен алыштырырга туры килә — бу очракта эшләгән коллективым хәлемә керә. 



— «Син бит сәхнә өчен туган кеше!» дигәннәр бит әле үзеңә. Артист булып китү турында уйламыйсыңмы? 
— Юк, уйламыйм.




Гөлназ СӘФӘРОВАдан КЕРӘНЛЕ МАНТЫ рецепты (мастер-класс)
Гөлназның радиода беренче көне

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар