Логотип
Арабыздан беребез

Камышлының «ашыгыч ярдәме»

Ул бай инвестор да, иганәче дә түгел. Ләкин аның тырышлыгы белән Камышлының әле тагын унбер өендә ут яна, унбер йортның нигез җылысы сүрелми.

Ул бай инвестор да, иганәче дә түгел. Ләкин аның тырышлыгы белән Камышлының әле тагын унбер өендә ут яна, унбер йортның нигез җылысы сүрелми.

Азнакайның Камышлысы белән Ирекле арасы алты чакрым. Көненә бер дә урый ул юлны Рәмилә ханым, ике дә, өч тә... Җил-буранлы кышкы төннәрдә авыл урамында нинди ут бу дисәң, аның машинасы булыр. Андый төнне күзенә йокы керми шул: газлары сүнеп, әбиләр туңып утырмыймы икән дип гасабиланып ята да, ахыр түзми, чыгып машинасын кабыза...

«Гөлүсә апа, кан басымыңны үлчәдеңме, дару эчтеңме әле бүген?» – ди ул, керә-керешли. Шәфкать туташы миссиясен тәмамлагач, аңа күрше йортта телефон мастеры вазыйфасына керешәсе. Фәния апаның телефоны әллә нишләгән әле, тавышы ишетелми башлаган диме... Монда карыйсын карап, барлыйсын барлагач, каршы як капканың келәсе ачыла: «Флера апа, нихәлең бар? Кая, чиләкләрең бушадымы?» Аннары Фаягөл апага, Суфия апага кагыласы... Ләлә апаның да хәлен белеп чыгасы булыр...

Рәмилә Зәкиева – социаль хезмәткәр. Вазыйфасының рәсми аталышы шулай. Ә әбиләр өчен ул – «безнең Рәмилә». Сердәшчебез, киңәшчебез, аяк-кулларыбыз да, дип өстәп куялар әле ахырдан. Кызы Айгөл белән икесенә унбер әби аларның. Хәер, ник кызы белән икесенә генә дим әле? Әбиләрне карашуда ире Фәрәгатьнең дә, уллары Ирек белән Радикның, Камил белән Каринаның да ярдәме зур лабаса. Әбиләрнең газ казаннарын, электр чыбыкларын алыштырганда, түбәләрен менеп үлчәгәндә, яңа койма тотарга калай кайтартканда аларның ярдәменнән башка булмый да. Яз-көз бакчаларын сукалатасы, чүпләрен түгәсе, тырмалыйсы, утыртасы, өлгергәнен җыясы, урнаштырасы, тозлыйсы, кайнатасы, пай җиренә бирелгән ашлыкны аласы... Бу эшләрне санап киткәнемә аптырадыгызмы? Әйе, боларның берсе дә социаль хезмәткәрнең вазыйфасы түгел. Районның социаль яклау бүлегенә ай саен язып илткән хисап кенәгәсендә дә телгә алынмый бу эшләр. «Бәй, бөтенесен исәпләсәң, әбиләрнең пенсиясе җитмәс, – дип көлә Рәмилә ханым. – Алар бит үземнекеләр». Бу сүзләрендә дә арттыру юк. Апаларның барысы да балачактан ук таныш, якын шул аңа. Ирекледә гомер итсә дә, Рәмилә ханым үзе дә шушы авылныкы. Монда аның әтисе Мөхәммәтдин абзый туган, әнисе Гөлүзә апа килен булып төшкән, алар – биш туган шушы урамда тәгәрәп үскән. Бу апалар белән гомер-гомергә бары – бергә, югы уртак инде. Шуның өчен дә Рәмилә ханымның язын ничә өйне юып, ничә йортка яңа пәрдә тегеп элүенә, ничә капка, ничә тәрәзә буявына гаҗәпләнмәгез. Үземнекеләргә дип, чын күңеленнән тырышуы. Авылы гына яшәсен, йортларында гына утлар балкысын.

...Гөлүзә апаларда әбиләр чөкердәшә. Рәмилә ханым барысын да чәйгә дәшкән. Бәлеш өлгергәнче, бер яшьлектән урап кайтышлары – хатирәләр сандыгын ачканнар. Барысы да дип әйтерлек сиксәннең теге ягындагылар. «Сеңлем, бу хатыннар – сугыштан соңгы иң авыр елларда шушы колхозны күтәргән хатыннар. Хәзер әнә сызламаган җирләре юк. Бу сүзләрне язмый калдырма, яме!» – сиксәнне узса да, Гөлүзә апаның яшь чактагы гаярьлеге әле дә шул килеш. Язсаң, аның да язмышын бер тарих итеп язарлык. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, монда зоотехник итеп җибәрәләр Түреш кызын. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы әле аягына гына басып килгән 1957 нче еллар. Ул чорның авырлыгы җаннарына сеңгән: «Малларның ашарына печән юк, яшәренә абзар юк...» 30 ел колхозда ферма мөдире була Гөлүзә апа. «Үҗәт иде, егәрле иде, исереп эшләми йөргән ирләрне дә салып кына ега иде», – дип колагыма пышылдаша әбиләр. Дилбегәне кулына урап, тарантаста аягүрә генә басып чапкан Гөлүзә апа пенсиягә чыккач та эштән туктамый әле: якын-тирәнең ятим карт-карчыклары өчен картлар йорты ачтыра. Өлкәннәргә карата кайгыртучанлыгы менә кемнән Рәмилә ханымның.

  Кайчан гына шалтыратсаң да, ул гел эш өстендә булыр. Кышын – әбиләрнең ишегалдын көрәр, язын – бакча казыр, җәен – әйләнә-тирәне чабар, лапас сүтәр... Әйе, нәкъ шулай: ишегадын ямьсезләп тормасын дип, Мәгъдәнүс апаның янтайган лапасын сүтеп, өч машина чүп түккәннәр. Бер шалтыратканымда Вазыйха апага су кертеп, канализация ясап яткан чакларына туры килгән идем. «Безнең авылның ике проблемасы инде. Берсе – су, берсе – юл», – дип зарланышып ала әбекәйләр, ул хакта сүз чыккач. Өйләренә су кергән керүен дә, суны кудыручы насос кына әледән-әле чыгымчылый икән менә. Өйдә дә чак кыймылдаган әбиләр урамдагы коедан су ташый алмый, димәк, социаль хезмәткәргә тагын эш өстәлә. Су булмагач, кер юу машиналары да эшләми. «Кызлары булганнарның кызлары кайтып юа. Булмаганнарыныкын өйгә алып кайтып, үземнең машинада юып, үтүкләп китерәм», – дип, гади генә аңлатып китә Рәмилә апа. Аның өчен болар бар да гадәти, шулай булырга тиеш кебек кенә кабул ителгән эшләр.

Азнакайга – базарга-кибетләргә барасы көннәрен әбиләр бәйрәм көткән кебек көтеп ала. Рәмиләләре һәрберсен чиратлап үз машинасында җилдереп кенә шулай дөнья күрсәтеп, үзе әйтмешли «бераз һава сулатып» алып кайта аларны. Болай азык-төлеккә кытлык кичерми әбекәйләр. Итен дә, балыгын да, сөтен-каймагын, яңа пешкән ипиен дә Рәмиләләре китереп кенә тора. Үзе китерә, үзе пешерә... Көн саен шулай. Бүген берсенә әзерләп калдырса, иртәгә – икенчесенә. «Үземнекеләр бит!» – ул гел шулай ди.

«Безнең бәхеттән туган баладыр инде, – диләр әбиләр дә. – Ул булмаса, авылыбыз бөтенләй бушар иде. Үзебезнең генә яшәр җай юк хәзер». Дөресен әйткәндә, үз вакытында алар да итәк тутырып бала-чага үстергән, җәй көне ишегалды чирәмендә оныклары әүмәкләшкән...

Сугыштан соң илне күтәргән,

колхозның бар авыр эшен эшләгән

бу апалар хәзер үзләре ярдәмгә мохтаҗ.

Гайфуллина Фаягөл апаның балалары әнә өчәү. Бер баласы Кемеровода ук, калганнары да читтә, гел кайтып йөрергә ерак. «Балалардан артык булыша Рәмилә безгә. Газ казаным иске иде. Районнан үзе барып алып кайтты, сварщик чакырып ялгатты...» – ди Фаягөл апа. Аңа Флера апа кушыла: «Айгөле дә үзе кебек аның. Быел мунчаларымны юдылар, капкаларымны буядылар. Уңайсызланам, кызым, ярар инде, барысын да эшләп бетереп булмый бит, дим. «Без монда килгәч, эшләргә тиеш», – ди балакаем. Авыррак эш булса, Фәрәгать килә, уллары килә... Көтеп кенә торабыз Рәмиләбезне, кереп хәлне генә белсә дә, рәхәт була». III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены иясе, 7 классны тәмамлаганнан бирле колхозда сыер сауган Флера апаның сүзен Суфия апа эләктереп ала: «Майда 80 яшьлегемә юбилей үткәрде. Бөтенесен үзе алып кайтып, үзе әзерләде. 30 кешедән артык булдык юбилейда». Гөлүсә апа да Рәмилә ханымның ярдәме белән яңа ишек куйдырган, түбәсен калай белән каплаткач, келәтенә дә су үтми хәзер.

Гәрәева Ләйлә апа арада иң яше булса да, инде дүрт операция кичергән, көндәлек эшләрне генә башкару да аңа авырлык белән бирелә. 43 ел шушы авылда фельдшер булып эшләп, күпме кешене генә дәваламаган да, кемнәрне генә үлемнән алып калмаган ул югыйсә. «Авылны ташлап, йортны калдырып китәсе килми шул. Ярый Рәмиләбез бар әле», – ди Ләйлә апа.

Һәрберсенең иң курыкканы да менә шул – картлык көнендә нигезеннән аерылу. Аларның бу хакта сүз дә кузгатасы килми. «Балаларда бик рәхәт, / Ләкин үз өең түгел. / Анда барсам, күңелем тула, / Йомшак бит ул карт күңел», – дип, шигырь белән сөйләп китә Гөлүсә апа. Флера апаның да күңел дәфтәре буш түгел: «Бәхетлеме, дип сорыйлар, / Бәхетле мин туган авылымда. / Җәелеп яткан яшел басуларым, / Аркылы каен тора каршымда». Аркылы каен – Камышлыга терәлеп кенә торган урман исеме. Авыллары бигрәк матур шул аларның. Мондый матурлыкны ташлап, кемнең китәсе килсен? Күзләренә операция ясаткач, Флера апа бер елны Түбән Камадагы балаларында яшәп алган. «Иртән торып утырам да, башта урамнан баручыларны саныйм. Меңгә тутыргач, машиналарга күчәм. Карчыкларны үтерәсегез килсә, шәһәргә генә алып килегез икән, дидем». «Шулай-шулай, – дип җөпләшә әбекәйләр, – үз нигезеңдә үләргә язсын».

 Нәрсә генә уйласак та,

башта Рәмилә белән киңәшләшәбез, ди

Камышлы әбиләре.

Камышлы кайчандыр зур авыл булган, сыер-сарык, каз-тавык, куян фермалары эшләгән. Җиде еллык мәктәбе, китапханәсе, клубы гөрләп торган. Клуб белән китапханә бүген дә эшли анысы. Клуб мөдире Люция һәм китапханәче Розалия ханымнар да, Рәмилә кебек, авылны яшәтүчеләр, ямь өстәүчеләр. Авылдашлар көче белән бәйрәмнәргә әзерләгән концерт-кичәләренең төп тамашачылары исә менә шушы әбекәйләр. Рәмиләләре генә клубка илтеп куеп, алып кайтырга иренмәсен. «Иренмим, нинди иренү ди. Өйдәге мал-туарны, бала-чаганы барлыйм да, хәзер килеп җитәм», – ди ул үзе, елмаеп. Әйе шул, монда әбиләре көтсә, Ирекледә зур хуҗалыгы, балалары көтә.

Ә алар җидәү аның. Үзләренең өч уллары янына тагын дүрт кызны сыендырган олы йөрәкле гаилә бу. Минем исә мондый киң күңеллелекнең серен беләсем килә. Рәмилә ханым өчен монда да ис китәрлек берни дә юк: «Камилебез бик авырлык белән туды. Ул исән калса, бер ятимне алам, дип адарынган идем. Безгә килгәндә Айгөлгә 8 яшь иде. Бик боек иде ул, гел елады. Малайлар арасында үзенә генә күңелсездер, әллә иптәшкә тагын бер кыз алыйкмы, дидек. 9 яшьлек Каринаны Казандагы бер гимназиядән җитәкләп алып чыгып бирделәр. Хәреф тә танымый иде. Акылында кимчелеге бар дип, аны коррекцион мәктәпкә билгеләделәр. Баланың берүзен анда калдыруы бик кызганыч, бер-берләренә иптәш булырлар дип, апалы-сеңелле Маша белән Виканы алдык...»

Көн дә алты чакрым килеп, ничә кешегә хезмәт күрсәтүе (хезмәт күрсәтү түгел, аларның тормышларын җигелеп тартуы) әнә шушы киң күңеллелек, миһербанлылык белән аңлатыла да. Камышлы әбиләренең иң кадерле кешесе ул Рәмилә ханым. «Берүк исән булсын да, бездән баш кына тармасын инде», – ди алар. Аннары: «Ул бит безнең яшәтүчебез», – дип тә өстиләр.

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар