Космос эрасына күчкән бер чорда, Гагарин елмаюыннан бөтен Җир шары яктырып киткән апрельдә дөньяга аваз салган ул. Һәм Йолдыз исеме кушылган бу кызга, мөгаен, әдәбиятта, тормышта йолдыз булып балку, бар дөньяны яктырту вәкаләте тапшырылгандыр.
Йолдызның беренче тапкыр Казанга килгән көнен хәтерлим. Шигырьләр язучы бер кыз бала, таләпчән-кырыс укытучы әнисенә ияреп, «Ялкын» редакциясенә килеп керде. «Мин Җамалетдинова Йолдыз булам. Буа районы Яңа Тинчәле мәктәбен «биш»кә генә тәмамладым. Университетка укырга керергә юллама алырга кердем сезгә», – ди. Үзе оялчан, шул ук вакытта үз дигәнен итә торган мишәр үҗәтлеге дә бар иде анда. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә соңгы елын укыганда «Ялкын»га эшкә килде. Котлауларны шигырьләтә генә яза, командировкаларда бала-чагалар белән дуслашып кайта, шуларга бик якын апалары булып хатлар яза... «Яшь леничы» газетасында эшли башлаганда инде ул чын балалар журналисты булып өлгерә. Танылган балалар шагыйре булып китә. Аны татарның Агния Бартосы дип йөртә башлыйлар. Йолдыз булмаган мәктәп Татарстанда юктыр ул! Кызлар-малайларның кумиры, әти-әниләрнең акыллы киңәшчесе. Режиссер булсам, аның турында «Йолдыз» исемле фильм төшерер идем. Йолдыз исемле гап-гади Җир кызының йолдызлар югарылыгына күтәрелүе турында булыр иде ул. Күкләрдән аңа талант та, олы йөрәк тә, шәфкатьлелек тә, ихласлык та бирелгән. Әнисе белән генә үскән хыялый моңсу кызның бар тормышын колачлар иде ул кино. Әнә ул – студент, Казанны яулый. Әнә Йолдыз – журналист, әле редакциядә, әле мәктәпләрдә, әле командировкада... Кызыклы маҗаралар да, көлкеле хәлләр дә, күзләргә яшьләр килерлек вакыйгалар да җитәрлек тормышында. Менә ул, билеты булмагач, самолетта бер егетнең алдына утырып оча. Ә ул егет кызның насыйбы булып чыга!.. Бер-бер артлы малайлар туа дөньяга!.. Әнә балалар йортыннан бер кызны, бишенче балалары итеп үзләренә сыендыралар... Менә ул балалар белән шыгрым тулы залда антенналы бәрәңгеләр, колаклы коймаклар, татарча өйрәтә торган этләр турында шигырьләрен укый. Андый китаплары дистәдән артык Йолдыз Шәрапованың! Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучыларның Абдулла Алиш премиясе лауреаты, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты, күренекле балалар шагыйре. Ул һаман юлда, очышта. Ә Йолдыз ШӘРАПОВА сөйләгәннәр кинокадрлар кебек күз алдыннан йөгереп уза.
Шигырьләремне әйтәм. Мин әллә нинди зур шагыйрь дә түгел инде. Ләкин халыкның яратуын тоям. Уйлап-уйлап тордым да... Мөгаен, әйбәт, ихлас оеткы салынгангадыр аларга, һәм алар бөтенесе балаларны әйбәт итәсе килүдән туган. Әни шигырьләре, ягъни мәсәлән. Әни-шагыйрә дип, мине Шәүкәт абый Галиев әдәбиятка алып керде. Роберт абый Миңнуллин белән бер редакциядә эшләдек. Ул мине сеңелкәше кебек якын итте. Тырышканымны да күрде. Без бер телдә – шигырь телендә сөйләшә идек. Ул да миңа хәер-фатыйхасын бирде. Бер елны Түбән Новгородта Россия халыкларының Бөтенроссия фестиваленә барган идем. Анда 150 телдә шигырь укыдылар. Якуты да, кырым татары да, карачае да, бөтенләй дүрт-биш кенә калган милләтләр дә бар иде анда. Мин дә чыгыш ясадым. Шигырьләремне шунда «Мамины стихи» дип атадылар. Әниләрнең фикере белән туры килгәндер инде ул шигырьләр. Әти-әнинең бит баласын бик тәртипле, акыллы итеп үстерәсе килә! Минем дә бөтен теләгем шул иде! Тезелеп тора очрашуларым. «Йолдыз апа, киләсезме безгә? Көтәбез!» – дип чакыралар. Ничек «юк» дип әйтим! Кире кага белмим мин. Чит өлкәләргә дә чыгып китәм. Пенза, Пермь, Ульяновскилар... Берчак Чабаксарда зу-у-ур итеп минем кичәмне үткәрделәр. Таныш чуаш теле укытучысы бөтен шигырьләремне үз телләренә тәрҗемә итеп, балаларны кызыксындырып, матур бәйрәм оештырды. Ул балалар, чыпы-чыпы килеп, шигырьләремне чуаш телендә сөйләделәр. Һәр балага Грамоталар тапшырып кайтып киттем. Мин очраша торган балаларга әйбәт энергетика салынган ул... «Сезнең китапны мендәр астына салып йоклый кызым», «Шигырьләрегезне концертларда ятлап сөйлиләр», – диләр. Хроник авырулы бер бала һәр елны дәваланырга кергәндә «Колаклы коймаклар»ны үзе белән ала икән. «Мин шул китап белән тереләм», – ди икән әнисенә. Безнең күршедә бер дәү әти белән дәү әни яши. «Тәмле сүзләр» китабымны аларга да кертеп бүләк иттем. Берничә көннән әйтәләр: көлдек тә, еладык та, диләр. Оныклары татарча сөйләшми икән. Әби белән бабай менә шуларны туган телебездә сөйләшергә өйрәтмәкче хәзер! Җаннар җанга барып җитә шулай.
Мин начарлык эшләргә сәләтле түгел. Дөрес, кайберәүләр аны күрмәскә тырыша. Андыйлар да булды. Миннән начарлык эзләргә теләүчеләр, мине каралтырга тырышучылар... Ләкин һәркем күңеле белән үлчи бит аны. Һәрнәрсәдән яктылык, яхшылык күрергә тырышканмындыр... «Казан утлары»на бер хикәя биргән идем. Бигрәк наив дигәннәр. Соң, аны бит балалар язучысы язган! Мин бит үзгәрә алмыйм!
Әнием Миңненур университетның мехматына укырга кергән булган. Укытучылар җитмәгәч, аларны мәктәпләргә җибәргәннәр. Яңа Тинчәледә ул Мәкбүлә әбигә фатирга урнашкан. Әти белән озак яшәмәгәннәр, миңа бер ай да 13 көн булганда аерылышканнар. Үсә төшкәч, 43 көнлек бала нинди була икән дип, бишектәге сабыйларга карый идем. Үз балаларымны, 43 көнлек булгач, фотога төшерә башладым. Әни, лампа куыгы чаклы гына баласын күтәреп, әби фатирына кире кайткан. Ул – тол әби, ире сугыштан әйләнеп кайтмаган. Бердәнбер кызы 2 яшендә вафат булган. Менә шул фатир хуҗабыз Мәкбүлә әби Пушкинның Арина Родионовнасы кебек булды минем өчен. Күп нәрсә алдым аннан. Ул – халыкның үзе. Балачак бит ул – киптергеч: аның мәкаль-әйтемнәр белән сөйләшүләре әле дә хәтердә.
Миндә «экспромтом мышление». Ике уйлап тормыйм, яшен тизлегендә хәл итәм дә атам. Тәвәккәллектер ул, бәлки? Лампочка кабынган кебек баш миендә, яктылык гөлт итеп ялтырап китә. Шигырьләр дә шулай туа. «Эшләдем бер яхшылык, дөнья китте яктырып...» – дигән бер шигырем дә бар минем. Юктан гына чыккан сүзләр түгел инде болар: чын-чынлап офыклар киңәя.
Французларның бер мәкале бик ошый: «Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз!» Үземне шырпы итеп хис итәм. Начарлык эшләргә куркам. Елмаеп, бүләк өләшеп, китап таратып яшәп ятыш.
«Яшь ленинчы» газетасында эшләп йөргән чагым. Ел башыннан мине командировкага җибәрделәр. Әллә ничек сәер башланды ул: бер сәгать алдан ук килдем автовокзалга. Юл шактый озын, Сарман бик ерак икән. Пионерлар йорты директоры Венера мине авылларга алып барды, мәктәпләрдә булдык. Ә кайтканда Ләке белән Александровка арасын сөйләшә-сөйләшә җәяү атладык. Егетләр турында да сүз булмый калмады... «Комсомол райкомында Сирин исемле бер шәп егет бар, бөтен нәрсәне булдыра, үзе артык тыйнак, бер кызга да карамый», – дип, Венера ниндидер егет турында сөйләп бара. «Мактама инде шулкадәр! Кайчан күрәм мин аны!» – дип, адымнарны кызулыйм. Миңа бит Казанга очасы әле! Ләкин бер сәгатькә соңга калдык: расписаниесе үзгәреп, Казанга очып киткән иде инде самолёт. Икенче көнне аэропортка килсәк, шул Сирин басып тора! Аның билеты бар, минеке – юк. Ул комсомолда эшләгәч, аларга бронь калдырыла. Хәлне аңлаттык. Ул минем «Пресса» документымны алып кассага китте. «Билетлар юк. Алай да бер урын бар... Алдыңа утыртып очсаң», – дигәннәр. Шулай итеп, Сириннең алдына утырып очтым Казанга. Без шулай таныштык. Ул Казанга эш белән килгән чакларында күрешкәлибез. Миңа ошый да үзе. Тик ул миңа егылып китмәде алай. Күзлекле, артык тыйнак, гап-гади кыз нигә инде бу егеткә? Ә бер килүендә ул үзләре ягына командировкага чакырды. Җаең булса, әйдә, диде. Мин ул яктан җитез: алдын-артын уйлап тормыйм. Азнакай белән Сарманга баруны хәл итеп тә куйдым. Сирин шунда әти-әнисе янына Җәлилгә дә кереп чыгарга чакырды. Ә инде өйләренә кайтып кергәч: «Ошатсагыз да, ошатмасагыз да, шушы кызга өйләнәм!» – дип шаккаттырды. Минем өчен бу көтелмәгән яңалык булды! Барысы да очраклылыктан башланды бит. Бөтенесе закончалыкка буйсынган.
Соңрак кайнанам: «Бу киленне ничек инде яратмыйсың! Ул бит минем бер улымны дүрт итте!» – диде.
Беренче улыбызга Сәйдәш дип исем куштык. Нәрсә кигәнемә кадәр бүгенгедәй хәтеремдә. Мин ул көнне бантиклы ал кофтадан идем. Авырым беленми дә әле. 7 март көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертка чакырдылар. Алып баручы бик аһәңле тавыш белән җаннарга үтәрлек итеп: «Сәйдәш музыкасы!» дип, җырны игълан итте. Болай да нечкәргән күңелем әллә нишләп китте. Карындагы балам – малай, һәм ул, һичшиксез, Сәйдәш исемле иде минем өчен! Сирин ул вакытта әле Сарман районында хуҗалык рәисе урынбасары булып эшләп йөри. Аңа язып салдым бу яңалык-ны. Улыбыз Шәрапов Сәйдәш Сиринович булачак, дидем. «Сәйдәш ничек? Һавага алып чык Сәйдәшне!» – дип яза башлады Сирин дә. Икенче улыбызга Ядкарь исемен әнием кушты. Арабыздан китәсен сизенеп, шул исемне ядкарь итеп калдырасы килгән инде аның... Өченчесе – Айнур. Исемен Сирин тапты. Улыбыз туганда айның тулган вакыты, яп-якты төн иде! «Ул яктылык минем Айнурымнан, Айнур була улым», – диде. Дүртенчесен үзем Газиз дип атадым. Чөнки өч абыйсы бар инде. Бу бала, минем кирәгем дә булмаган, кыз көткәннәр инде, дип уйламасын өчен, сабыемны беренче тапкыр кулыма алу белән: «Газиз улым минем», – дип, кочаклап күкрәгемә кыстым. Ул инде безнең йөрәк даруы, минем корвалолым булды. Әни үлгәндә аны кочакладым да еладым, кочакладым да еладым. Әдилә белән ун гына көн аермалары. Газиз 7 июньдә туды, Әдиләнең туган көне – 17 июнь.
2007 елда Әдиләнең документларын күргәч, каз тәннәре чыкты минем. Тегермәнлектәге «Акчарлак» приютыннан алып кайттык аны. Андагы ятим балалар турында мин «Канатсыз «акчарлаклар» дип язып та чыктым. Ул балага игътибар итү үзе бер тарих. Миңа инде 45 яшь. Бүтән бала табып булмый бит инде. Тапсаң да шул – тагын малай булачак! Бабамнарның җиде малай булган әнә. Нәселдә – җиде малай! Ә мин һаман кыз турында хыялланам. Бер кыз алырга кызыгып йөрим. Мин үземә юбилейга бер бүләк ясыйм дип әйттем дә әле. Авылга кайткач, укытучылар: «Бер кызны детдомнан гына алабыз инде, диде әниең», – дип әйтмәсеннәрме! Димәк, әнием үлгәнче үк фатихасын биргән булган инде! Документлар әзерләп йөрдек. 2007 ел Хәйриячелек елы дип игълан ителеп, ятим балаларга зур игътибар күрсәтелгән иде ул чакта. «Тегермәнлек приютында бер кыз бар. Әтисе үлгән, әнисеннән ана хокукы алынган», – дип, Земфира Гыйльметдинова әйтте миңа. Ул ятим балалар белән эшли иде. Бу кызны берничә тапкыр алып, кире китергән булганнар инде. Берсендә гаиләдәге балалар белән тыныша алмаган, икенчесендә никтер кире уйлаганнар... Безгә насыйп булган – шуңа! Аннары баланы уллыкка-кызлыкка алу үзәгенә шалтыраттык. Компьютерга фотосы да куелган иде. Карадык та, «И-и миңа охшаган бит бу! Авызы минеке кебек зур: минем кыз бу! – дидем шундук. (Көлә.) – Әйдә барып карыйбыз», – дим Сирингә. «Хәзер, барып карап йөрдең ди! Ул бит товар түгел сиңа! Барабыз да алып кайтабыз!» – дип, җыена да башлады Сиринем. Күчтәнәч, бүләкләр төядек тә, Газизне үзебез белән алдык та, киттек Тегермәнлеккә. 1 июнь – Балаларны яклау көне иде ул. Кара-чутыр матур бер кызны алып килделәр. Алдыма утырттым да: «И кызым, син монда булгансың икән! Ә мин әллә кайлардан эзләдем», – дидем, үземнең күзләремнән яшьләр акты да төште! Битемне нәни учлары белән и сыйпый инде!.. Юлда кайтканда ук «әни» дип дәште! Абыйлары йөгереп төшеп, курчакны күтәргәндәй алып менеп киттеләр. Шундый матур иде ул! Бәләкәй чагында гел күтәреп кенә йөрделәр инде. Чын исеме Мария булган, бер гаилә үзенә алгач, анда Әдилә дип йөртә башлаганнар. Безнең өчен дә шул исемдә калды ул. «Балага көн дә исем кушмыйлар. Әдилә кала», – дидем. Газиз белән Әдилә игезәкләр кебек үстеләр: бер бакчага йөрделәр, бер класста укыдылар. Аллага шөкер, без бик рәхмәтле язмышка! Мәктәпне ул үз фамилиясе белән укып чыкты. Аннары, паспорт алгач, Шәрапова Әдилә Сирин кызы дип яздырды. ЗАГС ишегеннән чыкканда: «Мине хәзер алар белән бернәрсә дә бәйләп тормый!» – диде. «Кызым, фамилияң бик билгеле хәзер, аны каралтмас өчен тырышырга туры килә! – дип әйттем шунда. Быел Газизебез белән Әдиләбезгә 20 яшь тула!
Мине танырга теләмәүчеләр дә булды. Дан-дәрәҗә өчен тәрбиягә бала алды дип сөйләп йөрүчеләр дә... Сез дә тәрбиягә бала алыгыз. Ятим балалар белән дөнья тулган, дим андыйларга. Ләкин ничек тәрбиялисең бит!
Беркөн Газиз елап шалтырата: «Әнием, монда өч эт баласы. Өшегәннәр, елыйлар, – ди. – Әни, аларны алып кайтыйм инде өйгә!» – дип өзгәләнә. Ничек «юк!» дим инде! Мин аларга беркайчан да юк димәдем. Менә шулай жәлләп, өч көчек алып кайттылар.
Икенче көнне Айнур шалтырата. Бензоколонкада тора идем, бер малай килде, ди. Ятим бала икән. Каяндыр эшеннән җибәргәннәр. Әти, эшкә ал әле шуны, ди. Сирин – «Татарстан ашлык технологияләре» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры – тәки эшкә алды ул егетне.
Солдат әнисе дә булырга туры килде. Ядкарь армиядә хезмәт итеп кайтты. Ул Энергетика университетының экология факультетын тәмамлады, Гранд Отельдә баш инженер. Айнур авыл хуҗалыгы академиясендә, механика факультетында укыды. Белмәгән эше юк: эткә оя да ясап куйды, эретеп ябыштыруларны да үзе башкара. Бездән аермалы буларак, ул – җир кешесе. Җитмәсә, лидер үзе. Газиз халыкара сервис колледжында белем ала, повар-кондитер булачак. Кечкенә чагында ук: «Бу таба яндырмый, монысының капкачы бар», – дип, кибеттә таба, кәстрүлләр карап йөри иде. Ул кыз буласы булгандыр инде, Әдиләне аласы булганга гына малай булып тугандыр, дим. 1 яшеннән, урындыкка басып, раковинада савыт-саба юа иде, 5 яшеннән идән юды. Аш-суга осталык – аның таланты ул. Әдилә юридик колледжны тәмамлады. Тренажер залында администратор булып эшли. Үз дәрәҗәсен бик белә, үзен бик ярата.
Бүген кайнана да, килен дә инде мин, Аллага шөкер! Айнурның – Регинасы, Ядкарьнең Айсылуы бар хәзер. Оныклар көтәбез. Кайнанам да килгәч, табын артында унау утырабыз: ишле без. Арабыздан киткәненә шактый булса да, әнием барыбер күрәдер, сөенәдер тормышыма, дим. Алар безнең арада йөриләр, үзләрен генә күрмибез, диләр бит.
Әти белән әни икесе ике кеше булган. Туры килә алмаганнар. Әти – күк кешесе, романтик, хыялый булган. Район газетасына да язып торган. Шигырьләр иҗат иткән. Исеме дә Әдип бит. Гармунда уйнаган. Сәйдәш тә аңа охшагандыр: гармунда, курайда, гитарада уйный. Ә әни ул җир кешесе: аныкы тоткан да йолыккан. Кискен, таләпчән, коры. Генерал шикелле.
Әтинең тагын ике кызы бар: Айгөл белән Лилия. Аралашып торабыз. Лилия Ульяновск өлкәсендә яши. «Йолдыз апам» дип яза миңа. Аларның бер гаебе дә юк. Минеке шикелле үк. Аларны гафу да итәм, әмма минем балачагым гафу итми бу хәлне. Алар әтиле үсте, мин – әтисез! Аңлатып булмый аны! Бер елны май аенда ике малайны алып Тинчәлегә очрашуга кайткан идем. Әти белән очраштырыгыз әле безне, дидем укытучыларга. Мин бит элегрәк башка кешеләрне дә, минем әти түгел микән бу, дип йөри идем. Бөтенләй аралашкан булмады. Мин – әтисез бала! Керсеннәр, дигәннәр. Авыл мәчетендә күрештек без. Ул анда мөәзин иде. Башта балалар керде. Бергәләп намаз укыганнар. Ядкарь азан әйтә безнең. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып кайткан идем. «Башларыннан сыйпа. Алар бабайсыз үстеләр», – дидем. Шаккаттым: ул әни ягыннан бөтен туганнарны хәтерли, берәм-берәм сорап чыкты. Казанга кайтканда юл буе шул хакта сөйләштек. Малайлар: «Бабай калтырый иде», – диләр. Елагандыр. «Менә, балакайларым, картлыгыңда калтырамас өчен яшьлегегеңдә хаталарны азрак эшләргә кирәк», – дидем аларга. Ул алар өчен тормыш дәресе булды. Без бәхилләштек. Мин аны гафу иттем. Чөнки әгәр минем язмышым шундый булмаса, мин – мин булмый идем. Шулай язган, димәк. Шулай кирәк булган. Әнигә тотынган бер кулым, ә әтигә тотынасы кулыма мин каләм алдым. Мин хәзер бер әйбернең дә юктан гына бар булмаганын беләм. Бернәрсә дә юктан гына булмый. Ул нәрсәнеңдер нәтиҗәсе, нәрсәнеңдер сигналы, ниндидер билгесе. Игътибарлы гына булырга кирәк. Хәтта иң начар дигән әйбер дә сине нәрсәдәндер саклый. Ходай шулай кушкан икән, димәк, бу – хәерлегә. Язмышка каршы барып булмый, аңа каршы барырга кирәкми дә. Күкләр безгә караганда акыллырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк