Логотип
Арабыздан беребез

​Җиңел, җайлы, күңелле

FM дулкынында эшләүче музыкаль радиоларны ишеткәч, «Вау!» – дигән идем. Туксанынчы елларда без барыбыз да «Пигмалион»дагы Элиза Дулиттл хәлендә идек: яңалыклардан уңга карасак та – «вау!», сулга карасак та – «вау!» Колакчыннар аша тыңлый торган уч төбе хәтле генә радиоалгычтан алып баручылар шундый якын, шундый үз итеп сөйлиләр, әйтерсең, алар белән бергәләшеп капка төбендә көнбагыш чиртеп утырабыз. Вау, минем дә алар кебек буласым килә! – ул вакытта без әнә шундый яңа формат радиоларында алып баручыларга соклана һәм бик кызыга идек! Алар шикелле кәгазьгә карамыйча, уңлы-суллы «позитив» таратып, күңелле итеп сөйләшергә өйрәнергә иде, ә? 

Балачагыбыз совет чорына аз гына эләгеп калса да, әле элекке классик радиоларының нәкъ иртәнге алтыда Советлар Союзы гимны белән башланып китүенә гадәтләнгән, аннан соң фортепиано музыкасына Гордеевның гимнастика күнегүләрен ятлап үскән буын без. Шуңа да яңа заманның музыкаль радиосы алып баручысы, һөнәр буларак, өр-яңа һәм гламур иде әле ул вакытта. Совет чорында «радио» дигән феномен (!) идеология коралы иде, ул илкүләм мәгълүмат чарасы буларак, бик җитди иҗтимагый миссия үтәде – аның төп бурычы совет халкын нәкъ менә «социализм җимеше» итеп тәрбияләүдән гыйбарәт булды. Ул радиода кирәкле мәгълүмат та, музыкаль тәрбия дә, физкультура да – совет кешесе хәятенең һәр өлкәсенә караган һәрнәрсә чагылыш таба иде. Анда эшләүчеләр хәзерге кебек «алып баручы» дип түгел, бәлки «диктор» дигән дәрәҗәле сүз белән атала иде. «Татарстан» радиосының чакыру авазлары (позывнойлары), андагы таныш тавышлар (Мәрьям Арсланова, Камал Саттарова, Эльс Гаделев...), зур тарихлы тапшырулар (мәсәлән, «Идел белән Урал арасында» радиожурналы) – һәрберсе күңелгә уелып калган. Заманында һәрбер өйнең тәрәзә төбендә сөйләп утырган радионы бүген исә эзләп табып сөйләтсәң генә. 

Ни гаҗәп, ул тавышлар һаман колакта яңгырап тора. Югыйсә яңа форматтагы радиолар күптән эфир бүлешә инде. Татар дөньясында дистәгә якын музыкаль радиостанция эшли: «Курай», «Болгар радиосы», «Күңел», «Татар радиосы», «Шәрык»... Шулар янына күпсанлы интернет-радиолар өстәлә. Яңа буын радио алып баручылары арасында да тыңлаучы танып ала торган тавышлар бар. Студент чакта әле нинди зур һәм яңа эшкә тотынганнарын бик төшенеп җитмичә генә радиога кереп киткән Нур Алиев («Курай»), Әмир Исламов (хәзер «Татар радиосы»нда), Илнур Фәйзрахманов (хәзер «Болгар радиосы» җитәкчесе) – мәңге яшь калыр кебек тоелсалар да, кырыкка якынаялар инде. 

Арадан берсе – Татарстанның теләсә кайсы почмагына барып җитә торган «Болгар радиосы» – бик күпләрнең аерылгысыз юлдашы. Бүген без бу дулкында эшләүче ике чибәр кавемдәшебез белән җаваплы һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләшәбез. Моңа кадәр тавышлары гына таныш Гөлназ Фәйзрах­манова (радиода унбиш елдан артык эшли инде) һәм Айсылу Хаҗиева (дүрт ел стаж шулай ук аз түгел) белән якыннан танышып, күреп калыгыз әле, дидек: тавышлары гына ягымлы түгел, үзләре дә бик сөйкемле бит, әйеме?

Беренче миф. Радио алып баручыларының эше – микрофонга сөйләү. 
Гөлназ: Сөйләвен сөйлисең дә, нәрсә сөйлисең бит?! Иң мөһиме шул. Ә нәрсә сөйләү ул синең эчке тәрбияңнән килә. Шушы көнгә син рухи яктан ни дәрәҗәгә үсеп җиткәнсең – тыңлаучыга шуны тәкъдим итәсең. Ул синең һәр җөмләңдә, һәр сүзеңдә чагыла. 
Син бер үк вакытта психолог та, табиб та, журналист та, чәчәк сатучы да, әни кеше дә, юрист та булырга тиеш. Шул ук вакытта актер да булырга туры килә. Тыңлаучыга позитив фикер җиткерүче, үзенең сүзләре, фикерләре аша җылылык, ягымлылык җиткерүче кеше ул хәзерге заман радиоларының ди-джее. 
 
Радио эфирын яңача алып бара торган ди-джейлар булганны инкарь итми генә, күңелләргә юл салып, хәтер битләреннән урын алып ята икән бит.

Радиода эшләү өчен кычкырып уку күнекмәсе кирәк: мин үзем азрак эфирдан югалып торсам, телем шунда ук төртелә башлый. Ди-джей һәр темадан диярлек хәбәрдар булырга, ә инде мәдә-ният-сәнгать өлкәсендә судагы балык кебек йөзәргә тиеш. Иң мө-һиме: рухи яктан бай, иҗади, укымышлы булырга тиеш ул. 

Айсылу: Ә микрофонны кабызганчы син инде нәрсә әйтәсеңне, нинди фикер җиткерәсеңне алдан уйлап, әзерләп куйган булырга тиеш. Безнең мохит шундый: көндәлек сөйләшкәндә без рус сүзләреннән котыла алмыйбыз. Эфирга чыкканчы, фикерләремне туплап, аны әдәби телдә формалаштырып куймасам, миңа чип-чиста итеп татар телендә сөйләү авыр булыр иде, чөнки мин – Чаллы кызы, эшкә урнашканда татар телендә чиста, йөгерек итеп сөйләшә белә идем, дип әйтә алмыйм, ә белемем буенча – физиолог. 
 
Татар һәм рус телләрендә эшли башлаган радионы бүгенге җитәкчелеге 98 процентка татарча сөйли торган иткән. 

Икенчедән, без биш сәгать эфирда утырдык та шуның белән эш сәгатен төгәлләп кайтып киттек, дигән сүз түгел бит әле ул. Тыңлаучыларга безнең көне-төне радиода мәгълүмат туплап, тапшыру эшләп утыруыбыз күренми. Һәрбер ди-джей шулай эшли. 

Икенче миф. Ди-джей эфирда үзенә ошый торган җырларны яңгырата. 
Айсылу: Радиода плей-лист белән эшлиләр, ә аны музыкаль мөхәррир төзи. Җырларны безнең радиога сәнгать советы сайлый. 
Гөлназ: Яңгыратмый, әлбәттә. Бу фикер элегрәк еш ишетелә иде. Шул ук вакытта радио эфирларын тикшерүче кеше бар, ул җырлар­ның да, рекламаларның да үз ва­кы­тында куелуын тикшереп тора. Радиода эшләү тәҗрибәмнән дә әйтә алам: үзебезгә ошаган җырларны куеп утыру кирәк түгел безгә. Тыңлау­чылар яраткан җыр­ларны кую өчен махсус сәхифәләр бар. 

Өченче миф. Радиода алып баручы булып эшләр өчен махсус курс тәмамларга кирәк. 
Гөлназ: Кызганыч, Казанда нәкъ менә яңа заман радиолары өчен андый курслар юк. Нәкъ менә без эшли торган коммерция нигезендәге радиолар өчен махсус укытмыйлар. Бездә, мәсәлән, театр училищесын, мәдәният университетын тәмамлаганнар бар, сәнгатькә бернинди катнашы булмаган тармаклардан килүчеләр дә эшли, кемдер КФУның журналистика факультетыннан килә. Мин үзем театр факультетын тәмамладым, белгечлегем – режиссер. Бездә, мәсәлән, сәнгатьле уку, сәхнә теле дәресләре бар иде. Студент чакта ук радиода эшләп йөргәнемне белгәч, укытучым Флера апа Хәмитова: «Сиңа кирәк булыр», – дип, миңа Тукай әсәрләрен укыта иде. Бу һөнәргә осталык йә синең холкыңда булырга тиеш, йә ул синдә еллар буе тупланып килә. 
Айсылу: Әгәр шундый курслар оештырылса, бик шат булыр идек әле. Тавыш, дикция, сулыш алу, артикуляция өстендә эшләргә өйрәнер өчен дәресләр алырга кирәк. Мин радиога кастинг аша килдем. Бишенче елым үтеп бара, ләкин мин үземне һаман да шәкерт дип саныйм. Мондый курслар юк икән, безнең үзебезгә кул кушырып утырырга ярамый. Мин үземә кара­та үтә дә таләпчән кеше, эшем башкаларга ошаган хәлдә дә миңа һаман җитеп бетмәгән кебек. Әгәр берәр һөнәр белән шөгыльләнәсең икән, синең бу өлкәдә белемең дә булырга тиеш. 

Дүртенче миф. Радиода алып баручылар гонорарны көрәп ала (Чаллы кызы Ольга Шелестны гына күрегез сез!) 
Гөлназ: Юк инде, көрәп алмый. Беләсезме, радио алып баручысы ничек итеп акча эшли ала? Әгәр син радиода, телевидениедә үз-үзеңне күрсәтеп, үзеңне таныту өстендә эшләсәң, ул сиңа, әлбәттә, акча китерә ала. Радиодан яки телевидениедән түгел, ә концертларда – алып баручы, туйларда, бәйрәмнәрдә тамада булып эшләп. Һәм шулай эшлиләр дә. Бу инде безнең һөнәр кешеләре алдына заман куйган таләп. Ә безнең өлкәдә гонорарлар башка мәгълүмат чараларындагы кебек үк. 
Айсылу: Миңа моны еш әйтәләр. Эшең рәхәт синең, сөйләп кенә утырасың, акчаны каерып аласыңдыр инде, диләр. Күпме эшлисең, шуның хәтле аласың. Гап-гади аның сере: эшләмәгән – ашамый. 

Бишенче миф. Хәзерге радиолар белән совет чорындагы радионың аермасы – җир белән күк арасы. 
Гөлназ: Шөкер, совет чорында барыбызны дә «үстергән» «Татар­стан» радиосы бүген дә эшли. Без башта бер бинада эшли идек, хәзер алар Шамил Усманов урамына күчте. Бу җәһәттән минем фикер мондый: нинди генә исем белән аталсак та, кайда гына урнашсак та, татар телле радиолар­ның максаты бер: халыкка татар телендә әдәбият-сәнгать әсәрләрен тәкъдим итү. Бүгенге көндә татар телле радиолар эшләсен генә! Бүген интернет-радиолар ачалар икән, димәк, эшлиләр, кызыксыналар дигән сүз. Мин һәр ачылган радио өчен сөенәм генә. Яңа ачыл­ган газета, журнал өчен сөенәм. Ябылган очракта көенәм. Татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла башлагач, бик борчылып йөрдем, чөнки без барыбыз да бер максатка – милләткә хезмәт итәбез. 

Совет чоры радиолары белән аермага килгәндә, без тыңлаучы­ларыбыз белән аерылабыз. Һәрбер радио­стан­циянең үз тыңлаучысы бар. Алар яшь аермасы, кызыксыну даирәсе ягыннан төрле. «Мин «Болгар»ны гына тыңлыйм, башка радио тыңлавымны күз алдына да китерә алмыйм» дигәннәрен яки «Тыңлый алмыйм, бер үк җырлар­ны әйләндерәләр, реклама күп» дигәнне дә ишеткәнем бар. «Татар­стан» радиосын гына тыңлыйм, анда классик музыка уйнаталар, эчтәлекле тапшырулар эшлиләр», – диючеләр дә бар. 

FM радиолар бүгенге көндә реклама ярдәмендә акча эшләүгә корылган, һәм без үзебезне шулай гына туйдыра алабыз. Шуңа да бүген кыска дулкында эшләүче радиолар – җиңел, җайлы, күңелле. «Безгә төшен генә бирегез», – ди тыңлаучылар. Кызыклы сөйләшү­ләр бездә ике-өч минут эчендә шоу формасында тәкъдим ителә. Ләкин, милли радио буларак, без заман таләбенә генә ияреп бара алмыйбыз: «Чәкчәк-шоу» кебек тапшырулар белән беррәттән, җитди тапшырулар да эшлибез. 

Шәмсия апа Җиһангирова эчтәлекле тапшырулар эшләп, халыкка тыңла­та. «Совет чорындагы кебек зур шәхесләр белән әңгәмәләр сагындыра», – дигән тәкъдим-сорау-булгач, студиягә мәдәният-сәнгать әһелләрен чакырып, әңгәмәләр оештыруны яңартырга булдык. 
Айсылу: Мин – нәкъ менә шул музыкаль радиолар барлыкка кил­гәндә туып, шуларны гына тыңлап үскән буыннан. Тургеневның «Аталар һәм балалар» әсәре каһарманы Базаровтагы кебек каршылыклы фикерләр һәрвакыт булачак. Ләкин без аңа карап, туктап калырга тиеш түгел. 
Тагын бер аерма: интерактивлыктыр, мөгаен. 

Алтынчы миф. Хәзерге радиоларда телгә таләпчәнлек юк дәрәҗәсендә. 
Гөлназ: Радио үзенең тапшыруларының мониторингын алып бара, сораштырулар үткәрә, почта аша, интернет аша килгән хатлар белән турыдан-туры эшли. Безнең сән­гать советы бар – анда радио фондына кергән һәр җыр көе, сүзләре, аранжировкасы ягыннан тикшерелә. Тапшыруларның сыйфатына кагылышлы сораштырулар үткәреп, җитешмәгән якларын төзәтеп торабыз. 
Ә тел мәсьәләсенә килгәндә – ул үз-үзеңне камилләштерү җәһәтеннән даими һәм чиге булмаган процесс. Әле һаман да үземне камил сөйләшәм дип әйтә алмыйм һәм өйрәнәм. 
Көндәшлек шарт­ларында  уяу булырга туры килә. 

Айсылу: Тел ягыннан исә, рус сүзләрен кыстырмыйча гына сөйләү – иң зур таләп. Шулай да алар барыбер ычкынып китә. Ул телдән очып төшүгә, мин хатамны төзә-тергә, тизрәк аның тәрҗемәсен дә әйтеп куярга ашыгам. Термин­нар мәсьәләсендә хәл катлаулырак. 
Әгәр инде син радиода эшләргә алынгансың икән, рәхим итеп, тырыш! Тыңлаучыга «мин шәһәр кызы, мине аңлагыз инде», дип торып булмый, алай ярамый да. Һәрхәлдә, студиядә үзең генә утырсаң да, сине йөзләрчә мең кеше тыңлавын һәрдаим истә тотарга кирәк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар