Логотип
Арабыздан беребез

Бөгелгән бил – сынмас

​​​​​​​Сезнең авылда лаеклы ялга чыккан өлкән апалар көннәрен ничек үткәрә? Кызык сорау, бөтен өлкән кешеләр кебек үк өй тирәсендә кайнашып, оныкларга күз-колак булып, телевизордан сериаллар караптыр инде, дисезме? «Бөтен өлкән кешеләр кебек» дип әйтеп ялгышмыйсызмы икән? Бәйрәкәдә, мәсәлән, алай түгел.

Сезнең авылда лаеклы ялга чыккан өлкән апалар көннәрен ничек үткәрә? Кызык сорау, бөтен өлкән кешеләр кебек үк өй тирәсендә кайнашып, оныкларга күз-колак булып, телевизордан сериаллар караптыр инде, дисезме? «Бөтен өлкән кешеләр кебек» дип әйтеп ялгышмыйсызмы икән? Бәйрәкәдә, мәсәлән, алай түгел. Дөрес, хатын-кызның йорт эчендә тавык та чүпләп бетермәслек эше аларда да бар, алар да ул-кызларына оныклар үстерешә, бәлки, әле сериаллар да карый торганнардыр. Әмма аларның тормышы күпкә кызыграк! Алай гына да түгел – файдалырак, мәгънәлерәк, дөресрәк!

Хәзер барысын да тәртибе белән сөйлим.

Бәйрәкә – Ютазы районындагы иң зур авылларның берсе. Туксанынчы еллар башында аларда зур комплекска нигез салына: бер түбә астына клубны һәм спортзалны сыендырырга тиеш була ул. Тик илдә үзгәртеп кору еллары башлана да, төзелеш туктап кала... 2011 елда Бәйрәкәгә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы ташландык төзелешкә игътибар итә. Әлбәттә: «Бу урында нәрсә булырга тиеш иде?» – дип сорый. Җавапны ишеткәч: «Төзеп бетерергә кирәк. Яңа елга өлгертергә тырышыгыз», – дип бурыч та куеп китә. Өлгертәләр! Шул көннән башлап, «Батыр» спорт комплексы Бәйрәкәнең тормыш кайнап торган бер үзәгенә әйләнә. Сүземнең очы кайсы якка барып чыгасын чамаладыгызмы инде? Әйе, авылның өлкән апалары көн саен иртән «Батыр»га ашыга аларда. Атнасына биш тапкыр! Ышанасызмы, алар инде «шпагатка» утыра! Гомер буе сыер сауган, балаларга дәрес биргән, авыруларга сихәт өләшкән апалар... Алай гына түгел, алар җырлый, бии – республика күләмендә узган бәйгеләрдә лауреат исемен яулый!

Тик боларның барысы хакында үзләре сөйләсә кызыграк булыр кебек. Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

 Кайда хәрәкәт – анда бәрәкәт.

 

Зәйтүнә Ямаева: «Агромир» хуҗалыгында 40 елга якын икътисадчы булып эшләдем. Аның бүгенге көнгә кадәр таралмыйча эшләвендә безнең дә өлеш бардыр... 59 яшемдә генә киттем лаеклы ялга. Туктыйсы килеп туктадым: олы кешенең иң кирәк чагы – оныклар үстергәндә... Миндә дә җидәү алар... Әмма гомер буе иҗтимагый эштә кайнагач – ә мин авылның хатын-кызлар оешмасын җитәклим – өйдә тыныч кына утырып булмый икән инде ул... Уннан артык хатын көн саен иртән сәгать тугыздан унга кадәр «Батыр»га гимнастика ясарга йөрибез. Эшкә барган кебек... Башта тренерыбыз белән күнегүләр ясыйбыз, аннан тренажерларга күчәбез. Һәркем булдыра алганча тырыша. «Шпагат»ка утырырга өйрәндек инде... Берәр сәбәп килеп чыгып, йөрми торсаң, сөякләр шыгырдый башлый. Ә анда барып кайткач, шундый рәхәт, җиңел... Минем әле ул төркемгә кушылганга ике генә ел. Хәлемнән килсә, авылыбызның бөтен хатын-кызын җыеп үзем белән алып барыр идем...

2012 елда Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивале хәрәкәте башланды. Ишетеп, укып торабыз – бөтен җирдә ансамбльләр оештырдылар. Ул вакытта Мәдәният йорты директоры булып балачак дустым, гомер буе үзешчән сәнгатьтә бергә катнашып йөргән Зәрия Мөхәммәтҗанова эшли иде. Аның белән: «Әллә без башкалардан кимме?» – дип уйлаштык та, классташым, авылның иң моңлы җырчыларының берсе Сәрия Хисамиевага, гомер буе хуҗалыкта бергә эшләгән Әлфиягә Хаҗиевага да хыялыбызны чиштек. «Кызлар, тәвәккәлләп карыйбызмы?» – дибез. Гомер буе сәхнәдән төшмәгән кешеләр ләбаса без! «Моңлы саз» шулай туды... Шулай итеп, кышын атнага ике тапкыр кичке сәгать алтыга клубка репетициягә дә җыелабыз әле без. Өч-дүрт кешедән башлаган идек, инде унга тулдык. Репертуарыбызда егермедән артык җыр бар. Әмма һәр концертны Бату Мулюковның Рамазан Байтимеров сүзләренә язган «Бәйрәкәм» җырыннан башлыйбыз:

Әле ярый синдә мин туганмын.

Һәрбер көнең олы бер бәйрәм.

Кая гына китмим, кая гына җитмим,

Сагынып кайтам сине, Бәйрәкәм.

Миләүшә Галиева: авыл советында 32 ел секретарь булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Эшемне бик яратып башкардым! Халык миннән риза булып калгандыр дип уйлыйм... Гимнастикага инде дүрт ел йөрим. Җанга да, тәнгә дә моның никадәр рәхәт икәнен белсәгез! «Әйдәгез, безнең янга килегез!» – дип чакыргач, терлек-туар, кош-корт асраучы кайбер хатын-кызлар: «Без өйдә дә җитәрлек шөгыльләнәбез», – диләр. Аерма зур шул! Йорт эчендә, абзар тирәсендә нидер эшләгәндә, йә бик озак бөгелеп кенә торабыз, йә авыр күтәрәбез... Ә тренерыбыз Гүзәл күнегүләр вакытында бөтен буыннарны хәрәкәткә китерергә ярдәм итә. Ирем йөргәнемә сөенеп кенә тора: «Гәүдәң матур сакланачак», – ди. Ялгышып та кыек сүз әйткәне юк. «Минем артист китте», – дип озатып кала, «Артистым кайтты», – дип каршы ала. Клубка Гүзәл янына биергә өйрәнергә дә йөрим бит әле, ансамбльдә дә җырлыйм – шуңа «артист» дип шаяртуы.

Фирдәвес Латыйпова: илле урынлы участок сырхауханәсе бар иде безнең Бәйрәкәдә. Гомер буе шунда шәфкать туташы булып эшләдем. Пенсиягә чыккач, кыскартуга эләктем, аннан инде сырхауханәбезне ябып ук куйдылар. Район үзәгенә барып эшләргә дә мөмкин иде, тик теләмәдем. Өйдә хуҗалык шактый зур иде: мал да асрадык, умарталар да тоттык. Хәзер инде умарталар гына калды... Абзар-кура, бакча тирәсендә мәшәкать җитәрлек анысы, әмма өйдә генә утыруга күчү барыбер авыр булды... Өч балабыз өч якка таралды да, ирем белән икәү генә калдык. Ярый шушы гимнастика килеп чыкты. Дүрт ел йөрим инде... Бик файдасын күрәм – үземне күпкә яхшырак хис итәм. Кызлар белән дуслашып беттек – ял арасында да сагынып киләм аларны. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез – күңелле итеп бергә чәйләр эчәбез...

Мин әле скандинав йөрүе белән дә шөгыльләнәм. Кич саен әнкәй янына барып киләм: ике чакрым – бер якка, ике чакрым – кирегә.

 Йөргәннең юлы үтәр, тик торганның көне үтәр.

Илүзә Сәгыйтова: утыз сигез ел сыер саудым. Ике ел элек лаеклы ялга чыктым. Эштән туктап калуның авырлыгын тоярга өлгермәдем, чөнки балаларым күбәеп китте. Үземнең өч кызым үсеп җиткәч, опекага тагын өчне алдым. Энекәшнекеләр... Дүрт ел үзем тәрбиялим менә – минекеләр кебек инде хәзер алар. Әниләренә кирәкмәделәр – Балалар йортына урнаштырганнар иде. Миннән: «Сез алмыйсызмы?» – дип сорадылар. Ризалаштым... Кечкенәсе алып кайтканда ике яшь ярымлык кына иде әле, анысы «әни» дип дәшә. Олысы – җиденче, уртанчысы икенче сыйныфта укый: алары күбрәк «апа», диләр. Тыңлаучан балалар, әйбәтләр... Алар мәктәптә чакта гимнастикага йөгерәм: гәүдәм җиңеләеп кайтам шушыннан. Кеше белән аралашкач, күңел дә күтәрелә.

Эльмира Хәйруллина: без гомер буе Урыссуда яшәдек. Балалар бакчасында эшләдем. Пенсиягә чыккач, ике ел элек Бәйрәкәгә – төп йортка кайтып урнаштык. Өйләрне яңарттык, яңа мунча салдык, сарайлар төзедек... Эш җитәрлек анысы, әмма гимнастикага йөрергә дә вакыт табам. Ирем күп сөйләшә торган кеше түгел минем, ә монда кызлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, яңалыклар белеп кайтам,... Илүзә белән классташлар без – гимнастикага аңа ияреп килдем. Йөри башлаганга әле бер генә ел, әмма сәламәтлеккә файдасын бик сизәм: тәннәр язылып кайта. Рәхәт!

Галия Халикова: тренерыбыз Гүзәл спорткомплекска чакырган вакытта, эштән туктап, үземне кирәксезгә санап, күңелсезләнеп йөргән чагым иде... Мәктәптә кырык дүрт ел рус теле һәм әдәбияты укыттым. Бер көн кинәт балалардан аерылгач, үзеңне ярыштан кайткан ат кебек сизәсең икән... Җитмәсә, эштән китүгә аякны да сындырдым. Физкультураны мин укыганда ук яраттым. Алтмыш яшькә кадәр чаңгы ярышларында катнашып йөрдем. Район күләмендә узган ярышларда призлы урыннарны да алганым булды. «Батыр»да шөгыльләнү сәламәтлегем өчен кирәк хәзер. Җитмешне уздым бит... Ә моннан энергия алып кайтам! Бик рәхәт кеше арасында. Уңай атмосфера да дару кебек тәэсир итә бит кайчак... Иремнең каршы килгәне юк: ул инде моңа ияләшкән. Укытучы кешедә җәмәгать эшләре күп була – гел өйдән чыгып китәргә туры килә иде. Кызларым да: «Әни, ташлама, йөр!» – дип кенә тора. Үзләре: «Бу җир, теге җир авырта», – дип зарлана башласа, «Гимнастика ясагыз!» – дим. Бер сәгать кенә вакыт табарга була – беребез дә тәүлегенә 24 сәгать буе гел эшләп тормый. Гимнастикага озаграк килми торсам, авырый башлыйм. Организм үзе таләп итә – монда ясаган күнегүләр буыннарым өчен бик кирәк.

Резеда Әрдәширова: озак еллар балалар бакчасында пешекче булдым, аннан колхозда эшләдем. Көн-төн йөгергәннән соң туктап калгач, кыен икән ул... Туктамас идем, операция кичердем, аннары инде эшләргә ярамады. Өйдә нишләп бетәсең?! Бәйләү дә бәйләп карадым, чиктем дә... Балалар инде таралган: берсе – Казанда, икенчесе – Октябрьскида. Оныклар да җәйгә генә кайта. Йөреп карыйм әле, өйдә нишләп утырыйм, дидем... Ирем – эштә, мин –өй каравылчысы гына. Авыл җире дә башка бит хәзер – сыер булмагач, бер эш калмады. Аптырагач, кәҗә алдым менә... Авыл кешесе гел эшләп торырга өйрәнгән бит ул, кыймылдаудан туктаса, авырый башлый.

Күнегүләрне, әлбәттә, өйдә генә ясарга да мөмкин, әмма үзең генә булганда темпны дөрес алмыйсың: файда урынына организмга зыян салуың бар.

Кичләрен китап укырга яратам, ә чәршәмбе көнне клубка биергә өйрәнергә барам. Гүзәл: «Тиздән танго бии башлыйсыз», – дип ышандыра.

Нәсимә Лотфуллина: 34 ел китапханәче булып эшләп, узган ел гына пенсиягә чыктым. Туктап калу миңа да кыенрак булды... Шушы комплекс коткарды! Авыл, чыннан да, үзгәрде бит хәзер: капкаларны бикләп куйдык, бер-беребезгә керешмибез – телефон аша гына аралашабыз... Йомыш төшсә генә... Ә монда иртән бер-беребезне сагынып киләбез. Сөйләшүгә сусап та...

Тирә-күршеләр башта сәерсенгән иде, аннан ияләштеләр. Минем спорткомплекска сәгать ничәдә баруыма кадәр белеп торалар, «Аның бүген гимнастика көне», – диләр.

Гүзәл Бикчәнтәева: Бәйрәкәгә килен булып төшкәнемә ун ел. Аңарчы Октябрьский шәһәрендә тордым, бию түгәрәген җитәкләдем. Авылда беркайчан яшәгәнем юк иде. Төп нигездә 95 яшьлек кайнатам – сугыш ветераны берүзе калды да, аны карарга дип кайттык. Авылда яшәү хәзер миңа бик ошый! Монда кайтып урнашкач, спортзалны күрдем дә, шундый куандым. Иртәнге якта буш икәнен белгәч, тагын да сөендем. «Әйдәгез, өлкәннәрне җыям да күнегүләр үткәрә башлыйм», – дип җитәкчеләргә тәкъдим иттем. Миңа бит хезмәт хакы кирәкми – үземнең шөгыльләнәсем килә. Ә өйдә андый мөмкинлек юк... Команда җыйдым менә. Берсе дә моңарчы гимнастика белән шөгыльләнгән кеше түгел. Әмма бөгелә дә алмаган чаклары артта калды хәзер. Нәтиҗә күз алдында – «шпагат»ка утыручылар бар!

Шәһәргә кунакка баргач, үземнең дусларга спортзалга йөрүебезне сөйлим дә, бөтен тренажерларның безнең өчен бушлай икәнен белгәч шаккатталар. «Их, ерак яшибез. Безгә бит бер тапкыр бару өчен дә 150 сум түләргә кирәк», – дип уфтаналар. Пенсионерлар өчен кыйммәтрәк, әлбәттә... Шуңа күрә Бәйрәкәдә өлкәннәрнең спорткомплекска күбрәк йөрүләрен телим дә.

Әмма иң зур хыялым бию белән бәйле минем... Чит илләрдә менә шундый яшьтәге өлкәннәр бергә җыелалар да танго, рок-н-ролл бииләр. Флешмоб кебек... Хәрәкәтләр катлаулы түгел, гади – һәркем кабатлый ала. Биергә килүчеләр шундый зур канәгатьлек алып кайтып китә. Өйрәтә башладым башлавын, тик халыкны кузгата алмадым әле. Әмма кузгатачакмын!

Ирем Азатның ялгышып та: «Нишләп йөрисең анда?» – дигәне юк. Киресенчә, кайсы көнне: «Нигә бүген бармыйсың?» – дип сорый. «Ничә кыз килә? Нигә күбрәк йөрмиләр?» – дип гел кызыксынып тора. Вакыт җитми, диючеләр белән килешмим – эшең күп булганда барысына да өлгерәсең! Шулай бит?!

Әлфия Хаҗиева: мин – Бәйрәкә авылының ветераннар советы рәисе. Лаеклы ялга чыкканчы Зәйтүнә белән бер коллективта эшләдек. Ул – икътисадчы, мин – кадрлар буенча инспектор. Элек тә колхозда бәйрәмнәрне бергә оештырып, смотр-концертларда катнашып йөрдек. «Балкыш» фестивале башлангач, бер чор кешеләрен үз тирәбезгә җыйдык. Гармунчыбыз Рәсим абый – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ул да элек безнең белән бергә эшләде... «Моңлы саз»ны 2012 елда оештырган идек – шуннан бирле таралганыбыз юк менә. Яңа кешеләр дә өстәлеп тора. Палас сугучы Тәнзиләне ансамбльгә биергә дип чакырдык. Алар өчәү – Зөфәр Камаев, Тәнзилә һәм Зәйтүнә шаян татар биюе белән «Балкыш» фестивалендә катнашып, 2016 елда башкаладан лауреат исеме яулап кайттылар. Вера апа Әхмәтҗанованың ире мәрхүм булды да, берүзе калды – балалары читтә. «Чакырсагыз килер идем», – диде. Күптән түгел туган көнендә торт алып килгән: «Рәхмәт, сезнең янда кәефем күтәрелә», – ди... Флера Садыйкованы да пенсиягә чыгуга бер ел элек үзебез чакырып алдык...

Беренче костюмнарны үз акчабызга тектергән идек. Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивалендә катнашып, I дәрәҗә диплом алып кайткач, хуҗалык рәисе Сиринь Әхәтович: «Кайчаннан бирле бер костюмнан йөрисез, нигә сорамыйсыз?» – диде. Яңа костюмлы булдык шулай итеп...

Иң зур проблемабыз – безнең белән шөгыльләнергә махсус белемле җитәкче юк. Ике тавышка җырлый белмибез – югыйсә, авылыбызның сәхнә яраткан өлкәннәре җыелган ансамбльнең уңышлары тагын да күбрәк булыр иде.

Тәнзилә Мәрданшина: миңа инде 67 яшь. Гомерем буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Бу авылга килен булып килгәннән бирле сәхнәдән төшкән юк. Әле дә чакырып торалар – картаерга ирек бирмиләр. Аякта йөргәндә, ястыкка менмәгәндә йөрергә кирәк дип саныйм. Ирләребез риза булып торганда... Минеке: «Бар инде, соңга каласың», – дип озатып җибәрә, «Исән-сау йөреп кайттыңмы?» – дип каршы ала. Ансамбль белән бәйгеләрдә катнашабыз, яңа җирләр күрәбез – күңелле!

 

...Йә, ничек, кызыктыгызмы бәйрәкәлеләргә? Аларга кушылырга теләмисезме? «Батыр» кебек комплекс бөтен җирдә булмаса да, клуб ишекләре сезнең өчен һәркайда ачыктыр. Теләк кенә кирәк!

 

 

 

 

 

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар