Логотип
Арабыздан беребез

Безнең заман герое

Юлия Хәкимова: «Ир кеше шалтырата, үзе елый. Инвалид икән. Әти-әнисе юк. Күптән түгел генә абыйсы үлеп киткән. Ялгыз калган. Кибеткә йөри алмый. Аннары... акчасы да юк дип аңладым. Ярдәм сорый. Эшкә килүгә үк аңа азык-төлек җибәрдек. Хәзер ул безнең карамакта».

Волонтерлык – һөнәр түгел, яшәү рәвеше. Ул моны күптән аңлады һәм... килеште.
...Аның арыганлыгы йөзенә чыккан. Көн әле уянып кына килә, ә аңа инде күпме кеше ярдәм сорап шалтыраткан. Ул аларның берсенә дә «юк», дими, үтенечләрен кире какмый. Ахыр чиккә җиткермәсәләр, кем иртәнге дүрттә телефонга ябышсын инде. «Ир кеше шалтырата, үзе елый. Инвалид икән. Әти-әнисе юк. Күптән түгел генә абыйсы үлеп киткән. Ялгыз калган. Кибеткә йөри алмый. Аннары... акчасы да юк дип аңладым. Ярдәм сорый. Эшкә килүгә үк аңа азык-төлек җибәрдек. Хәзер ул безнең карамакта», – дип башлый җитди проблемаларга кагылган бу авыр сөйләшүне «Душа России» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Юлия Камил кызы Хәкимова. Әңгәмәбезне әледән-әле телефон шалтыравы өзә. Кемнеңдер өендә газ миче эшләми, кемгәдер документ рәсмиләштерү өчен булышлык кирәк, кемдер «Киемнәрем бар, кая алып килим», – дип кызыксына. Кыскасы, алар эшләмәгән эш, хәл итмәгән мәсьәлә юк та бугай. Әле дә әнә ул, эшкә килешли, урам чатында коляс-када утырган инвалидны күреп алган да, ашыга-ашыга кемгәдер шалтырата. Бу салкында иртә таңнан башына бәла төшмәгән кеше ни эшләп йөрергә мөмкин?
– Мин ялгыз түгел, – ди Юлия сүзен дәвам итеп, – киләләр, шалтыраталар, язалар. «Ничек ярдәм итә алам?» – дип сорыйлар. Бу дөньяда битарафларга караганда, шәфкатьле кешеләр күбрәк. Мин моңа торган саен инана барам.

Дөньяны күптән инде аклы-каралы итеп түгел, ә бәлки, соры итеп, башкача әйтсәк, ничек бар шулай күрергә, кешеләрне ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнгән волонтерның юлында – ул нинди генә сикәлтәле, авыр булмасын – рәхимле, мәрхә-мәтле кешеләрнең очрап торуына бер дә гаҗәпләнмим. Җан авазы адәм баласын беркайчан алдамый ул. Бүгенге көндә «Безнең заман герое» дигән республика премиясенә лаек булган, волонтер буларак, Татарстанда гына түгел, бөтен илгә исеме танылган Юлия Хәкимованың үзе сайлаган, әлеге дә баягы җаны тарткан юлга аяк басуы балалар йортларына барудан, ятимнәр белән аралашудан башланган. Нәкь менә аралашудан. Әти-әни кочагына, аларның күз карашына тилмереп торган бәхетсез сабыйларга, алып килгән күчтәнәчтән бигрәк, сөйләшү, серләшү җитми. 25 яшьлек Юлия, инде ул чагында үзе дә бала әнисе, елап-зарыгып әниләрен көткән сабыйларның ни өчен шундый хәлгә төшүләрен аңламый. Аннары... тора-бара барысы да үз урынына кайта. Баксаң, тормыш авырлыклары хатын-кызны тиз сындыра: кайсы эчә башлый, кайсы баласын ташлап өйдән чыгып китә... Бу проблеманы алдан кисәтеп куярга да мөмкин бит. Һәм ул шушы җаваплы эшкә алына. Хокук саклау органнары белән бергәләшеп уңышсыз гаиләләргә йөри башлыйлар. Кемнедер исәпкә куялар, кемнеңдер фатирына ремонт ясыйлар, кайберләрен эчүдән дәвалыйлар. Күпме гаиләләрне таркалудан саклап калдылар инде.

Качаклар
Ә шулай да, тәүлекнең кайсы гына вакыты булмасын, ярдәменә мохтаҗларны үз канаты астына сыендыра ул. Илдә барган күңелсез күренешләр шуңа китерде. 2014 елда Казанга Донбасстан качаклар – торырга урыннары, ашарга ризыклары булмаган балалы әниләр кайта башлады. Берара волонтер өч бүлмәле фатирына – әнисе һәм дүрт баласы янына 13 кешене сыендыра. «Әкренләп бу эшләр минем тормышыма, яшәү рәвешемә әйләнде», – ди ул хәзер. Дөрес, аның да авырлыктан сыгылып төшкән чаклары булган. «2016 елның бер көне иде, – дип елмая ул шул вакытларны искә төшереп. – Әле дә хәтерлим, җомга көн иде. Җитте, булды, дидем. Туктарга кирәк. Ә дүшәмбе көнне миңа янә шалтыраталар. «Зинһар, ярдәмеңнән ташлама!» – диләр. Ничек юк дисең инде? Кыска «ялым» шуның белән төгәлләнде». Украина-дан чыгып китә алмаган әниләр, балалар турында, күңел ачуларга тотыласы акчаларны шунда җибәрү хакында сөйләп ала. Нәкъ шул вакытларда ярдәм пунктларын ачып җибәрүләрен исенә төшерә.
«Душа России» волонтерлык хәрәкәтенең формаль структурасы юк, ләкин бу аларга ай саен меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтергә комачауламый. Өстәвенә, көн саен дистәләгән үтенеч, дистәләгән сорау. «Безнең үзебезгә дә ярдәм бик ки-рәк, – ди Юлия Камиловна, – чөнки бары да акчага килеп терәлә. Фатирга ремонт та, газ мичен алыштыру да, кемнеңдер коммуналь бурычын түләү дә, әледән-әле азык-төлек җибәреп тору да акча белән бәйле».

Соранучылар
Башкарган эшләрнең бу кадәресе, кем әйтмешли, айсбергның өске катламы гына. Иртә таңнан юл чатында коляскада утырган инвалидка тикмәгә генә игьтибар итмәгән волонтер. Әлеге дә баягы юл чатларында, җир асты юлларында, зур сәүдә үзәкләре тирәсендә еш очрый алар. Ул бәхетсезләрнең һәркайсының үз тарихы, үз язмышы – куркыныч язмышы... Авыр хәлгә төшеп, урамда калган һәм нәтиҗәдә, «колбиләү-челәр» кармагына эләгеп, гомерлә-рен теләнергә мәҗбүр булып, тоткында үткәргән инвалидлар турын-да тыныч кына сөйли алмый. Ул күргән, ул кичергән вакыйганың һәркайсы тетрәндерә, уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, хәзер аларның барын да искә төшерү мөмкин түгел. Әмма берсен...
– Ул кеше элек хәрби булган. Аннары югары уку йортында укыткан, – ди Юлия Камиловна, хәтеренә мәңгегә уелып калган истәлекләренә бирелеп. – Курск шәһәрендә туган, Казакъстанда яшәгән. Хатыны үлгәннән соң, инде олыгаеп барганда туган иленә әйләнеп кайтмакчы була. Йортын сата, тик күчеп кайтканда бер тиенсез кала. Аны кыйныйлар да, танымаслык хәлгә китереп, юл кырыенда ташлап калдыралар. Шундый җансыз, кабахәт кешеләр була бит дөньяда... Ул шунда үлеп тә калган булыр иде. Аны үлем хәлендә кар чистартканда тракторчы табып ала. Картның колагына зыян килгән, бер күзе күрмәс булган, аяк табанын кисәргә туры килгән... Хастаханәдән чыгар вакыт җиткән, ә аның барыр җире юк. Акча турында әйтмим дә инде. Бер бина янында утырганда чегәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Тегеләре картны шундук эләктереп алган һәм теләнергә мәҗбүр иткән. Ләкин ул алардан качып китә алган. Шулай итеп, ул Мәскәүдән Казан приютына килеп эләгә.

Бу турыда ишеткәч, волонтер картны өенә ала. Башта күзләренә операция ясата. Аннары гражданлык хокукларын торгызу мәшәкате белән йөри. Карт бүген дә – алар гаиләсендә. Балалар, яратып, аңа «бабай» дип дәшәләр.

Коллыкка төшкән ул бичараларны коткару гаять авыр, чөнки аларны бер шәһәрдән икенчесенә күчереп йөртәләр. Алар исемсез, паспортсыз... Һәм һәрдаим күзәтү астында. «Бездә дә бик күп кеше югала. Мөрәҗәгать итәләр. Ә без таба алмыйбыз. Сәбәбе бик гади: аларны башка шәһәргә алып китәләр. Монда бит туганнары, таныш-белешләре күрергә, эзләп табарга мөмкин», – ди волонтер. Һәм шунда ук «мин әфганчы» дип, хәер соранып йөргән ике аяксыз егет турында сөйләп ала. Волонтерлар аны видеога төшереп, социаль челтәргә куя. Зур тавыш чыккач кына эчке эшләр һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшкә алына. Нәтиҗәдә, Молдовадан килгән «колбиләүчеләр»не судка бирәләр. «Соңгы елларда җиделәп кешене коллыктан коткардык. «Әфган» егетебез хәзер интернатта яши. Хәлен белешеп торабыз. Бәлкем, өйләнеп тә җибәрер әле, – ди Юлия Камиловна.

«Душа России» волонтерлык хәрәкәтенең җылы җилләре Татарстанга гына түгел, бөтен илгә таралган. Меңләгән кешене үзенә тартып торган игелек көче аның исемен күренекле иткән. Чегәннәр кулына эләгеп, еллар буе хәер соранып йөргән әбине дә, Ростовтан табып алып, моннан өч мең чак-рымдагы туган авылына кайтарганнар, унсигез ел эзләүдә булган Чиләбе егетен дә коллыктан азат итеп өенә озатканнар.
– Бу бизнес 90 нчы еллардан бирле килә, дөресрәге, чәчәк ата, – ди әңгәмәдәшем. – Соранучыларның әйтүенә караганда, алар көненә 10 мең тирәсе, ә аена 300 мең сум-лап акча эшлиләр. Бигрәк тә бу ямьсез күренеш бездә һәм БДБ илләрендә киң таралган. Соңгы вакытта Казанга яңа корбаннар алып килгәннәр. Алар безнең күз алдында, ләкин коллыкта булуларын, кемнәндер бәйле икәнлек-ләрен исбатлау гаять авыр, катлаулы эш. Бу хәлләрне, оештыручыларны җаваплылыкка тартып, җитди җәза биреп кенә туктатырга мөмкин. Югыйсә алга таба тагын да ныграк, тирәнрәк тамыр җәячәк, чөнки ул, әйткәнемчә, бик керемле эш. Әгәр дә хәер эстәп торучы инвалидка ярдәм итәсегез килсә, полиция чакыртыгыз, килгәнен көтеп торыгыз. «Киткән, күрмәдек, тапмадык...» дип әйтерлек булма-сын. Гадәттә шулай була. Шәхесен ачыклау өчен полиция аны бүлекчәгә алып барырга тиеш. Бәлкем, аны эзлиләрдер. Шул чагында чын туганнарын табу да ул кадәр кыен булмаячак. Ялган туганнары, алып китәргә дип, инвалидны бүлекчә ишек төбендә сагалап торалар. Ә теге бичара алардан курка һәм еш кына дөресен әйтми дә. Мин социаль челтәрдәге укучыларыма гына түгел, полиция хез-мәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәм: безнең белән элемтәгә керегез, ул кешенең гаиләсен эзләп табарга булышырбыз, кирәк икән, юлына билет сатып алырбыз. Шул коточкыч хәлдән ычкына алмыйча еллар буе бер шәһәрдән икенчесенә бәргә-ләнеп йөри бит алар.

Аз керемле пенсионерлар
Волонтерлар алар турында азга гына да онытмый. Бүгенге тормыш шартларында – азык-төлеккә, коммуналь-торак түләүләренә бәяләр көннән-көн күтәрелгән бер заманда 8 мең пенсиягә яшәүне күз алдына китерүе дә кыен. Карт-карчыклар фатирга түли алмый, ашыйсы килгән ризыгын сатып ала алмый. Приставлар бернигә карамый банк карталарына арест сала. «Без бу проблеманы кат-кат күтәр-дек. Аз керемле әби-бабайларның исәпләренә арест салмаска, дидек. Андый мохтаҗларга азык-төлек белән булышабыз. Хәзер без Казан шәһәренең социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән эшлибез. Бергәләшеп ай саен азык-төлек таратып йөрибез: ярма, макарон, чәй, шикәр, ит консервалары... Көндәлек кулланыштагы бөтен кирәк-ярак, кыскасы. Ә бит ул әби-бабайларның күбесенең балалары бар». Кайчандыр республика клиник хастаха-нәсендә баш акушер-гинеколог булып эшләгән, картаймыш көнендә бик авыр хәлдә калган әбинең хәлләрен мисал итеп китерә. Деменция билгеләре күренә башлагач, кызы әнисен подъезд төбенә чыгара. Карчык озак вакытлар шунда яши. Күршеләре күрә, ярдәм дә иткәли. Әмма кая шалтыратырга, әбине кайда урнаштырырга кирәк-леген берәү дә белми. Ә бәлкем, белеп тә шөгыльләнәселәре кил-мәгәндер. «Безнең телефонны белмәсәләр, һичьюгы 112 номерын җыярга була иде бит инде», – дип өзгәләнә координатор, шул хәл-ләрне кабат күз алдыннан кичереп. Сөйләгән арада, ризыклы пакетлар, төрле киемнәр белән шыплап тутырылган бүлмәгә алып чыгып, шуларны күрсәтеп керергә дә өлгерә. «Мохтаҗларга!» – ди ул эчке бер канәгатьлек белән. Үзенә бер тарихны сыйдырырлык хикәятен тыңла-ганнан соң, мин дә үземчә бер дулкынлану, канәгатьлек кичерәм. «Ярдәм күрсәтү системасы җайга салынды», – ди ул. Димәк, бездә бу проблемага җитди карыйлар. Социаль яклау хезмәткәрләре көн дими, төн дими, бәйрәм, ял көннәренә карап тормыйча – волонтерлар шалтыратуга, шундук алар белән бергә булышырга алына. Алардан башка кыенга туры килер иде. Кәгазь эшләре генә дә никадәр бит! Инде килеп... кем булыша бит әле ул оешмаларга. Юлия Хәкимова шикелле, гомерен шушы изге эшкә багышлаган волонтерлар тагын кайда бар икән?! Аның изге эшләре турында легендалар йөри. 67 яшьлек Зөлфия Гайнуллинаны туганнары (туган дияргә яраса) тәрәзәсез, утсыз, сусыз, канализациясе эшләми торган бер бүлмәгә кертеп утырталар. Сукыр карчык озак вакытлар шунда яңгыр суы эчеп яши. Кешеләр китергән ризыкны ашый. Тагын шулай күпме дәвам иткән булыр иде аның михнәтле тормышы? Көннәрдән бер көнне могҗиза була. Әбинең хәлләре турында Юлия Хәкимова ишетә. Үз тирәсенә кеше хәсрәтен үзенеке итә белгән мәрхәмәтле кешеләрне җыеп, карчыкның бүлмәсенә ремонт, ә күзенә операция ясата. Карчык хәзер җылыда, чистада яши. Уты да бар, канализациясе дә эшли. Әби өчен ул да, аның ярдәм-челәре дә – чын геройлар!

Үзе турында
Хәрәкәт җитәкчесенең һәрнәрсәгә үз карашы, һәр вакыйгага үз фикере. Әйтик, гаиләләргә ташламалар биреп кенә калмаска, ә бәлки, көндәлек тормышларын да күз уңында тотарга, хәтта дәүләт биргән акчаның кайда, кемгә, нәрсәгә тотылуына кадәр белеп торырга кирәк. Бу бик мөһим, чөнки әниләрнең кайберсе иртәгәсе көн турында уйламый. Бусы да волонтер фикере. «Безнең хәрәкәт социаль челтәрләремә язылучылардан һәм гади кешеләрдән кергән акчага яши. Акча җитмәгәндә үз акчамны тотам», – ди Юлия Камиловна. Ул әле эшмәкәр дә. Аның, үзе әйтмешли, кечкенә генә тимерчелек цехы да бар әле. Бу эш аңа әнисеннән күчкән. Гомумән, Юлия гаиләсе турында сөйләргә яратмый. Дүрт баласы күбрәк әнисе карамагында, чөнки ул үзе иртә таңнан чыгып китә, кич соңлап кына кайтып ава. Көн туды исә дистәләгән проблемалар, кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләр аны һәрчак киеренкелектә тота.

Ун ел инде менә шулай. Аның өчен чит проблема юк. Бер белмәгән кешегә дә булышырга, җанын бирергә әзер ул. Каян килгән аңа мондый сыйфат? Аңа шундый сорау бирәм. Ә ул, нәрсәсе гаҗәп инде аның дигәндәй, җилкәсен җыерып куя. Анда, бәлкем, әбисенең әнисе холкыдыр... Ул үзе дә еш кына шул турыда уйлый. Аның унсигез баласы булган. Шуның уналтысы фронтка киткән. Сугыш чорында инвалид әбисе тәрбиягә чит балалар алудан да курыкмаган. Хәтта авыр сугыш чорында, бер телем ипине бүлеп ашаганда да кешеләр бер-берсенә булышканнар. Хәзер безгә нәрсә комачаулый? Нигә булышмаска?! Юлия Камиловна шулай уйлый һәм эшли. Балаларын да кешегә, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ булучыларга игътибарлы, шәфкатьле булырга өйрәтә. Бары да балачактан, кечкенәдән башланганын ул үз мисалында күрсәтә.

  

«Душа России» волонтерлык хәрәкәте башкарган гаҗәеп эшләр турында республикада гына түгел, илдә беләләр. Беләләр һәм ярдәм көтәләр. 2020 елны Юлия Хәкимова «100 подвигов обычных людей» дип исемләнгән китапның героинясы булган. Ә аңарчы – 2016 елда аңа, волонтер буларак, «Герой нашего времени» («Безнең заман герое») дип аталган республика премиясе тапшырылган.
«...Кеше үз кайгысы, үз бәласе белән өйдә бикләнеп утырырга тиеш түгел. Һичьюгы, күршеләре, якыннары күреп алырга, социаль хезмәт органнарына, хәйриячеләргә хәбәр итәргә тиеш», – дип кисәтә волонтер. Күреп алу, кичекмәстән ярдәмгә ташлану өчен, героебыз әйтмешли, җан шуны теләргә тиештер шул.

Фото: Анна Арахамия һәм Юлия Хәкимованың соцчелтәр битеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар