Логотип
Арабыздан беребез

«Бездә шулай савалар...»

Ишекне ачып керүгә үк иң «крутой» мегафермаларның берсенә килеп эләгүебезне аңладык.

Ишекне ачып керүгә үк иң «крутой» мегафермаларның берсенә килеп эләгүебезне аңладык.

Кукмара яклары – таулы яклар. Түбән Казаклар авылыннан читтәрәк, өстәрәк – таулы җирдәрәк урнашкангамы, сөт шәһәрчеге шундук күзгә ташлана. Безне «Урал» хуҗалыгының «капка»сыннан ук каршы алган җирле үзидарә башлыгы Рамил Фәйзелхакович Маликов, үзе артыннан ияртеп, әле килгәнче үк ишеткәнебездән хәйран иткән мегафермага алып китә. «Башта карыйк, күрик... анда эшләүче кызлар чая безнең, сораганны көтеп тормаслар, үзләре сөйләр».

Җиңел машина асфальт юлдан элдереп кенә мегаферма капкасын үтеп китә дә, зур бер бина янына килеп туктый. Машинадан төшкәч тә тирә-юньгә күз ташлап, бермәл ис китеп карап торабыз. Ферма яннарында чәчәкләр, басарга куркып торырлык чисталык, тәртип... Рәттән тезелешеп киткән биш зур торакның һәркайсының үз билгеләмәсе. Янәшәдә генә «тудыру йорты», аннары азык-төлек заводы, сыер саву залы, «Карусель», «ёлочка»лар...

Бинага (биредә эшләүчеләр аны торак дип сөйләшә) йөгереп кенә кереп китмәкче идек, шундук кулыбыздан эләктереп алып туктаталар. «Аяк киемнәрегезне салыгыз!» Салабыз, башмаклар киябез дә, җирлек башлыгының сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, баскычтан күтәреләбез, сыер саву залына килеп эләгәбез.

Берәү дә биредә чиләк күтәреп йөрми. Сыер имчәген тартып утырмый... Савылырга тиешле маллар «карусель»гә кереп басканнар да, «әйлән-бәйлән, сөт һәм әйрән» дигәндәй, әкрен генә, бер җайга әйләнәләр дә әйләнәләр. Шаккатып, тел шартлатып карап торуыбызга да исләре китми. Таптылар искитәрлек нәрсә, без бу карусельдә көненә өчәр әйләнәбез диләр микән. Маллар кинәнгән арада, җилемдәге сөт имчәкләргә беркетелгән аппаратлар аша торба буйлап зур савытларга йөгерә. Баш зоотехник Нурсил Галиев әйтмешли, көненә бер вагон сөт савыла. Көненә, җәмәгать! 200 баш мөгезле эре терлеге булган һәм көненә 24-25 литр сөт савып, ах иткән, куанган заманалар да бар иде бит безнең?! Бүген исә әлеге гаҗәеп сөт илендә – бер торакта гына 450 баш мөгезле эре терлек асралып, көненә һәр сыердан 32 шәр, 40 ар литр (!) сөт савып алына. Бинаны салып кую гына түгел шул, анда эшли белергә дә кирәк! Ә иң мөһиме: алдагысын уйлап эш итәргә! Әйтик, алар киләчәктә савым сыерларны 1500 башка (хәзер 1400 баш) җиткергәч, сөтен киметә башлаган сыерларны, таналарны иткә җибәрергә уйлыйлар. Иске торакларда яшәүче 200 баш сыер турында да онытмыйлар. Барын кертеп исәпләгәндә биредә иллеләп кеше эшли. Шуларның унсигезе сыер савучы, малларны карусельгә кертеп торучылар, операторлар, зоотехниклар, монитор каршында утыручылар да шушы исәпкә керә.

 

Сыерларның һәркайсына бирка тагылган, – ди баш зоотехник. – Колакларына да, муеннарына да. Мал әйләнә башлауга ук компьютер эшли башлый, кайсы малдан күпме сөт алынуы, һәм нинди сөт алынуы барысы да мониторда чагылып бара. Рационнары бертөрле булса да, сөтне төрлечә бирәләр.

Сөтнең, итнең сыйфаты, әлбәттә инде, малны ничек ашатуга бәйле. Бу яктан «Урал» авыл хезмәтчәннәренең күңеле тыныч. Бигрәк тә сөтләрен сатып алучы Чүпрәле, Биектау, Арча районнары халкы бәхетле: сыйфатлы, тәмле сөт эчә алар! «Силос, сенажны үзебез әзерлибез. Рационны тулыландыру өчен арпа, бодай, соя, арыш, кукуруз кушабыз. Тагын витамины да булсын дип микро-макро элементлар да өстәп җибәрсәң», – дип вәземләп сөйләгән Нурсил Васыйловичны тыңлап, малларга азык әзерләү – үзе бер сәнгать икән дигән нәтиҗәгә киләбез.

Сыйфатлы сөт җитештерү энә белән кое казудан ким түгел икән. 

«Рәхәтләнеп эшлибез...»

Мегаферма тәүлек буе – өч смена эшли. Беренче смена – иртәнге дүрттән көндезге сәгать уникегә кадәр. Без смена төгәлләнеп килгән чакка туры килдек. Карусельнең эчке ягында дүрт хатын-кыз – дүрт сыер савучы (сменада алар дүртәү генә)... 1400 сыерга хезмәт күрсәтәләр. Хезмәт күрсәтәләр дигәч тә, аларның бурычы – җилемгә саву аппаратлары кую һәм соңыннан малларның җилемнәрен һәм аппаратларны әйбәтләп юу... Яныбызда гына шул эшләр белән мәш килеп яткан бер ханым гаҗәпләнеп карап торуыбызны күрүгә: «Их-х, чак кына соңга калдыгыз, – ди дә, – бездә менә шулай савалар!» – дип куя. Горурлану да, үзенә бер мактану да бар сүзләрендә. Сөйләшеп китәбез. Гүзәлия исемле икән. Ул сменасын тапшырган арада, җирлек башлыгы: «Ире дә, улы да фермада», – дип, шушында эшләгән Гобәйдуллиннар гаиләсе турында сөйләп ала.

Түбән Казакларда андый «ферма» белән кеше гаҗәпләндерәм димә, абзар тулы мал асраучылар – ике өйнең берсендә. Гүзәлия дә: «Ике үгез, ике савым сыер, ике тана, ике бозау тотабыз», – дип санап китә. Әле алар көтүдә икән, шуңа тагын тавык-чебешләрне дә кушсаңмы?! Фермадан бер дә ким түгел. Янында гына күз иярмәс зур бакча, бәрәңгесе, яшелчәсе, җиләк-җимеше... бары да кул астында, иел дә өзеп ал гына. Ничек эшлисең, шулай яшисең, кыскасы. Тормышлары белән танышканнан соң, без моңа тагын бер кат инандык. Каршыбызга чыккан кече уллары Рәдил фермага эшкә ашыга иде.

Миннән башка булмый анда, – ди ул безгә. – Смена башланганчы, аппаратларның, суыткычларның торышын тикшереп-карап чыгасы бар.

Ул – оператор. Җиһазларның торышына җаваплы кеше. Ватылганын рәтли, төзәтәсен төзәтә, саву тәртибен күзәтә. Әнисе кайтты, хәзер әнә улы эшкә чыгып китеп бара.

Бөтен гомер ферма белән өй арасында йөреп узды, – дип сөйли Гүзәлия ханым. – Төрлесен күрдек. Фермага тездән пычрак ерып барган чаклар да булды. Аяктан резин итекләр төшмәде. Ә хәзер... хет биек үкчәле туфли киеп бар әнә (көлеп җибәрә). Ферма ишеге төбенә кадәр асфальт юллар, фермага килеп керәсең, ялт иткән чисталык. Шундый зур үзгәрешләр, бер уйласаң, ышанырлык түгел. Яңа техника, яңа технология күрәсе килгән кеше безнең мегафермага гына килсен! Безнекеннән дә шәбрәге ай-һай, бармы икән?!

Эшләр алга таба да шулай уңышлы барса, кукмаралыларның сөтчелек буенча илнең үзәгенә әйләнеп куюлары да ихтимал!

Бар анысы. Саба районы фермасында әнә роботлар эшли. Анда сыер савучылар да күренми, сыйфатсыз сөт тә шундук бракка чыгып бара. Ләкин ул, беренчедән бик кыйммәт, икенчедән, аны инде эшләргә кешең калмаган очракта гына кулланасың. Ә без бит эшче урыннары булдырырга дип тырышабыз, яшьләрне авылда калдырырга азапланабыз. Яшьләр китеп бетсә, фермадагы роботлар белән генә тормышны алып барып, авылны яшәтеп, саклап калып булыр микән? Шунысы да бар бит әле. Дүрт авылны берләштергән Олыяз авыл җирлегендә һәм шушы хуҗалыкка караган Каенсарда кеше, иң мөһиме, эш белән тәэмин ителгән.

Рәхәтләнеп эшлибез, рәхәтләндереп акчасын алабыз, – ди әнә Гүзәлия.

Аена 35–40 ар мең хезмәт хакы алган сыер савучыдан, бигрәк тә әлеге дә баягы мегафермада эшләүчедән: «Тагын кайда эшләр идең?» – дип сорамагыз. Ул эшенә җаны-тәне белән береккән. Гүзәлия шикелле утыз ел эшләп тә, лаеклы хезмәт ветераны булып та, әле тагын шуның кадәр эшләр идем, дип торучылар бер ул гына түгел биредә. Димәк, хезмәт шартлары, әңгәмәдәшем әйтмешли, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, атмосфера әйбәт. Алар инде туганнар шикелле. Бер-берсенең ни белән яшәвен сулышыннан ук белеп-тоеп торалар.

Унҗиде яшьтән – фермада

Гүзәлия үзе Түбән Казаклардан кул сузымында – ике чакрым тирәсе арада урнашкан Чишмәбаш авылыннан. Элек бу авыл суган үстерү белән танылган «Коммунизмга» колхозына кергән була. «Чишмәбаштагы бөтен кызлар, бер-бер артлы кияүгә чыгып, Казакларга күчеп бетте», – дип көлә Гүзәлия.

Кияүгә чыкканда миңа 17 генә яшь иде әле, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Илшатка ул чагында – 19. Яшь идек. Яшьлек җүләрлеге булдымы икән, бер ел йөрдек тә өйләнештек. Тормышлар үкенерлек булмады анысы. Ирем әйбәт минем. Күп сөйләшми, өйрәтми, андый гадәте бөтенләй юк. Башымда укыйм дигән уй булмады. Яныбызда гына ферма, шунда эшкә урнаштым. Башта терлекче итеп алдылар, аннары, тора- бара сыерлар сава башладым. Гөжләп торган мондый мегафермалар юк иде ул чагында. Төшеңә дә кермәс андый үзгәрешләр моннан берничә ел элек башланды. Тиз генә башладылар да, тиз генә салып та куйдылар. Җитәкчебез Газинур Хатыймович Хәбибрахманов бик кешелекле ул безнең. Һаман халык өчен тырыша. Эшләгән кешенең кадерен белү, югары эш хакы, ял йортына юлламалар... барысы да аның, бары аның хезмәте ич!

«Әти белән әни бик кырыс иде, алар безне эшкә өйрәтеп үстерде», – дип, яшь чакларын искә алып утырган Гүзәлия ханым, малайлардан калышмыйча, мотоциклга да утырып чапкан. Әтисе белән бергә сенаж тракторында да эшләгән. Шуңадырмы, килен булып төшкән 17 яшьлек кыз балага фермага эшкә килү бер дә авыр да, сынау булып та тоелмаган. «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», – дип үстергән бит аны әнисе.

Гүзәлия белән Илшат Гобәйдуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк булырдай. Уллары Рәдиф белән Рәдил икесе дә Яниль авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган. Берсе агроном, икенчесе механизатор белгечлеге алган. Кайчандыр әниләре эштән кайтуга,идәнен дә юып, малларны карап, хуҗалыкта бөтен эшне алып барган малайлар хәзер үзләре өйләнеп, башлы-күзле булганнар. Рәдифе хәзер Казанда, ул үзе әти инде. Нәни оныгы Ясминәгә Гүзәлия куанып бетә алмый. «Әби булдым инде», – ди ул безгә елмаеп.

Ире Илшат – малларны карусельгә куып кертеп торучы.

Тыңлыйлармы соң? – дибез.

Тыңламасалар, Гүзәлиягә әйтәм, дип куркыта ул аларны, – ди хатыны янә көлеп җибәреп. – Бер көнгә өч тапкыр кереп чыгалар бит шул конвейерга.

Илшат сүзне икенче юнәлешкә кертеп җибәрә. Ул авыл кешесенең бүген мул тормышта яшәве, ә моның өчен иң элек, үзеңә тырышырга кирәклеге турында сөйли. Түбән Казаклар авылы балаларының ике чакрымдагы Олыяз мәктәбенә йөрүләре, анда уку өчен бөтен шартлар тудырылуы, юлларның төзек, урамнарның чиста булуы турында горурланып сөйли. «Бездә барысы да халык өчен эшләнә», – дип, хатыны сүзләрен кабатлый.

«Кем җитештерә, шул яши»

«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов шулай ди. «Бүген җитештерүче кеше генә әйбәт яши, – ди ул. Һәм тагын, – яңалыктан артта калырга ярамый», – дип тә өсти. Үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. Яңаны торгызып, менә дигән итеп эшләп күрсәткәннән соң әйтә. Һәм ни өчен тәвәккәлләүләрен дә аңлата.

Авылда кеше кими, – ди Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм башка күп кенә бүләкләр иясе Газинур Хатыймович. – Пенсиягә китеп бетсәләр, нишләргә? Эшче көчләрнең кимүе яңа резервлар эзләүгә этәрә. Бу мегаферма безгә 560 миллион сумга төште. Кредит алмадык. Иттән, сөттән, бәрәңгедән кергән акчага салдык. Сыер саву залына җиһазлар алганда акчаның 40 процентын дәүләт түләде. Тагын 30 процент субсидия бирделәр.

Киләсе елга безнең карамактагы «Рассвет» хуҗалыгында тагын бер зур комплекс – мегаферма салырга уйлыйбыз. Хәзер җирне рәсмиләштерү мәшәкате белән йөрибез, – ди җитәкче.

«Урал»лар еллык савым буенча республикада беренче урында. Алар көненә 67 тонна сөт саталар. Акчага әйләндерсәң, миллион сумнан артып китә. Әйе, җитәкче әйткәнчә, төзеп куюда гына түгел хикмәт, эшли белүдә, эшне оештыра белүдә.

Мегаферманың үз нәселле таналар үстерү цехы бар. Аена 90 га якын бозау туа икән. Хайваннарны ясалма орлыкландыручы, каплатылган малның торышын УЗИдан караучы белгечләре дә бар аларның. УЗИ аппараты үзе генә дә 650 мең сум тора. Төрле чирләр баштан ук кисәтелә. Кайсыдыр мал бозаулаганнан соң сөт бирүен дәвам иттерә, сөтенең сыйфаты начараеп киткәне иткә китә. Эшне әнә шулай җиренә җиткереп эшләсәң генә ул! 2016 елда илкүләм оештырылган «Алтын көз» күргәзмәсендә алтын медаль алулары да зур вакыйга булган.

Җитәкче турында гел җылы сүзләр генә ишеттек. Сорашмасак та, авыл кешеләре үзләре мактады. «Ярдәм сорап барсаң, борып җибәрми, җаен таба. Санаторийга да җибәрә, акчалата да ярдәм итә», – диделәр. Былтыр ял йортына шушы бер җирлектән генә дә 90 кеше барган. Гаҗәп инде, бер уйласаң. Игелек кылу өчен күп тә кирәкми, нибары игътибар һәм кеше хәленә керү җитә. Ә моны бик сирәкләр эшли. Әйтик, «Урал»ның «Алтын йөрәкле кеше»се кебекләр. Шундый җитәкче булганда, алар рәхәтләнеп эшлиләр, рәхәтләндереп акчасын да тоталар. Гүзәлия шулай ди бит әнә...

 

 

Республикада гына түгел, илдә бер...

Сергей Димитриев, Кукмара муниципаль районы башлыгы.

Кукмара районында гомер-гомергә авыл хуҗалыгын үстерүгә игътибар аеруча зур булды, һәм ул киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юл тоткан күп кенә яңалыклар иң элек безнең төбәктән башланды. Чөнки районда үрнәк булырдай, башкаларны да үзе артыннан ияртә алырдай көчле коллективлар, алдынгы карашлы җитәкчеләр җитәрлек безнең. Бу очракта мин «Восток», «Урал», «Вахитов» исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын күз алдында тотып әйтәм.

Бүген агропромышленность комплексларын модернизацияләү һәм яңа технологияләр кертү дәвам итә. Бу эшләр беренче булып 2012 елда «Восток» хуҗалыгында – 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт залы булган югары технологияле терлекчелек комплексын сафка бастырудан башланып китте. 2014 елда аның икенче чираты куллануга тапшырылды. Аннан аларга «Вахитов» исемендәге һәм «Урал» хуҗалыклары кушылды. Заманның иң югары таләпләренә туры китереп эшләнгән мегафермаларның яңаларын сафка бастыру дәвам итә. Алга таба аларга «Рассвет» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм «Әсәнбашагро» җәмгыяте дә килеп кушылыр дип торабыз.

Районда тәүлегенә 273 тонна сөт җитештерелә, ә аена ул 8190 тоннага кадәр җитә. Сөт җитештерү күләме буенча Кукмара республикада беренче урында бара. Планнарыбыз зурдан: киләчәктә үзебезне ил күләмендә танытырга, беренчеләр сафына чыгарга иде безгә!

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар