Логотип
Арабыздан беребез

«Без-тылсымчылар»

«Про­ход­ной»дан үтәбез дә, үз эш урыннарыбызга китәбез. Төшке аш вакытында ашханәдә очрашып, бергә ашыйбыз. Кичен бергә­ләп өйгә кайтабыз. Менә шулай 25 ел инде.

Фикер  сәнәгатьтә – хатын-кыз
«Казан моторлар төзү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте
Инсия КӘЛИМУЛЛИНА, әйдәп баручы инженер-конструктор


Эшкә зәвыклы итеп киенеп барырга яратам. Үз-үзеңә ошый­сың икән, кәефең дә күтәренке була, көн дә матур һәм нәти­җә­ле үтә. Мин – Советлар Союзында туган кеше. Әти-әнием белән Үзбәкстанда яшәдек. 14 яшемә кадәр Сәмәр­кан­дта үстем. Үземне белгәннән бирле әти-әни белән заводка «эшкә» йөрдем. «Проходной» янында мине автобуска утырталар да үзләре эшкә кереп китәләр. Автобус безне заводның балалар бакчасына илтә иде. Татарстанга күченеп кайткач, әти белән әни Казанда оптика-механика заводында эшләде. Иң авыр чорда да аннан китмәделәр. Узган гасырның 90 нчы еллары бу: Советлар Союзы таралды, заводлар, техник һөнәрле бел­геч­ләр бер­кем­гә кирәкми, 1998 елда Казан авиация институтын тәмам­лаган без – яшь инженерларны эшкә алучы юк. Миңа уңыш елмайды: безнең кафедрага КМПО биргән фәнни заказны фәнни җитәкчем миңа тапшырды. Аның ярдәме белән фәнни эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыктым. Диплом яклаганда заводның техник директоры Мидхәт Хәбибуллин да бар иде. Башкарган эшемнән канәгать калып, яңа оешкан газ кудырту агрегатлары бүлегенә эшкә чакырды.

Беренче тапкыр барган көнне кирәкле бүлекне эзләп заводта адашып йөрдем. Булачак эш урыныма җыю цехы аша килеп кердем. Ә цех бик озын, двигательләр тезелеп киткән, һәрберсен белгечләр әй­лә­н­дереп алган. Бик тәэсирләндем. Цех буйлап барганда үзем өчен ка­рар кылган идем инде: монда эшләячәкмен! Ул көннән инде 26 ел үткән. Елдан-ел квалификациям үсә, тулы бер проектлар алып барам. Хәзер безнең завод газ кудыру агрегатларын гына түгел, ә энергетика комплексларын проектлап ясый. (Фотода КМПО конструкторлар хезмәте белгечләре Инсия ханым катнашында проектлаган шундый газ-энергетик комплек­сларның бер­се. Ул заводны электр энергиясе һәм җылылык белән тәэ­мин итә. – Ч. Г.) Шулай ук завод газ турбиналы двига-тельләр дә җитештерә. Заказчыларыбыз да елдан-ел күбәя, агрегатларга карата таләпләре дә төрле. Кайчакта аларны хатын-кызлар белән чагыштырам. Без дә бит һәрберебез үзенчә булуын тели. Безнең конструктор бүлеге агрегатларга документлар эшли, җиһазлар КМПОда һәм филиалыбыз булган Яшел Үзәндәге машина төзү заводында әзерләнә. Шуңа күрә зур территорияле һәм күпсанлы производство цех­лары белән завод шәһәр эчендәге шәһәр кебек.
Безнең конструкторлар заманча җиһазларда эшли. Эш өстәлебездә икешәр монитор тора: берсеннән карыйбыз, икен­чесендә конструкциялибез. Хезмәт юлымны башлаганда бюрода кульманнарда эшлиләр иде әле. Сызым тактасында проектлар ясаган белгеч мин. Яшьләр алай итеп эшләүне күз алдына да китерә алмый. Кульман исә КМПОның музеенда гына саклана инде.
 

Ирем Айрат белән заводта таныштым. Ул да – инженер-конструктор. Мин күбрәк кәгазь эшләре алып барсам, ул «ти­мер»гә якын иде: агрегатлар өчен кирәкле детальләрне цехларда эшләп чыгару өчен җаваплы. Бер елдан соң өйлә­нештек. Еллар үтте, ә без хәзер дә аның белән бер департаментта, әмма төрле юнәлешләрдә эшлибез. Эшкә бергә йөри­без. «Про­ход­ной»дан үтәбез дә, үз эш урыннарыбызга китәбез. Төшке аш вакытында ашханәдә очрашып, бергә ашыйбыз. Кичен бергә­ләп өйгә кайтабыз. Менә шулай 25 ел инде. Кич үземне бары гаиләмә генә багышлыйм. Хатын-кызның тормышында бу пункт төшеп кала икән, проблемалар килеп чыгуын көт тә тор. Эш белән шәхси тормыш бүленеше бар минем. Кызларыбыз җа­вап­лы эш урыннарында эшләгәнебезне аңлый. Кичке ашны әзерләп көтеп торалар безне. Олы кызыбыз Лилия югары бе­лем алды инде. Камилла университетта икенче курста укый. Инглиз һәм кытай телен өйрәнә. Үз һөнәрләренең осталары булып, кешелек сыйфатларын югалтмый яшәүләрен телибез.Тормышта бу бик мөһим.

Мин – патриот. СССРда туган кеше булгач, башкача уйлый да, яши дә алмыйм, күрәсең. Завод – тормышыбыз. Ул гөрләп эшли икән, димәк, Татарстаныбыз, илебез үсә. Безнең завод­ның «Алтын фонды» бар. Анда җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнгән белгечләр керә, мин дә шунда торам. Шул фондта торган егермеләп белгечне 2019 елны предприятиеләр белән танышырга һәм хезмәт оештыру өлкәсендә яңа белемнәр тупларга Япониягә җибәрделәр. Японнарның көнкүреш тормышын, эш шартларын күрдек. Бу сәфәрдән соң яшәү өчен Россиядән дә яхшырак ил юк икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Буш вакытымны үземә һәм якыннарыма гына багышлыйм, социаль челтәрләрдә утырмыйм. Минем өчен җанлы аралашу, сөйләшмичә генә дә янәшә утыру кадерлерәк. Нигәдер кеше­ләр якыннарын югалткач кына бу хакта уйлана башлый. Киләчәк тормышымны бары үз илемдә үз һөнәрем белән бәйләп күрәм. Инженер-конструкторлар – бик нык төгәллек яраткан, ГОСТ таләпләрен саклап эшләгән рәссамнар. Үзебезне тылсымчылар дип тә әйтер идем. Инженер-конструктор булуым белән горурланам. Бик катлаулы һөнәр ул. Һәрвакыт үсештә булуны, йөз процент җаваплылыкны таләп итә. Бер урында гына таптанып эшләмисең, һәрвакыт профессиональ үсеш баскычының яңа басмасына күтәреләсең, үзең өчен яңа максатлар куясың һәм шуңа ирешәсең. Укыйсың, камиллеккә омтыласың.


 Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар