Логотип
Арабыздан беребез

Бер гасыр гомер

– Нефть! Нефть чыкты! – дип, бар тавышыма кычкырам. Төнге сәгать ике иде. Ә миңа: «Шаулама!» – диләр. Өс-башларыбызны күрсәгез! Нефтьтә юындык бит!.. Шатлыктан инде... Бөтен кеше коенганда читтә кала алмадым – нефть фонтанына мин дә кердем.

Без иртән, сменаны тапшырып, өйләргә кайтып киттек. «Нефть таптылар», дип исә бездән соң килгән сменага яздылар. Аларга берәр мең премия бирделәр, безгә биш йөз сум гына... Хәзер дә уйлап утырам: нигә шулай эшләделәр икән?

Шөгердә беренче номерлы разведка скважинасында Гариф Хәмидуллин җитәкләгән бригаданың кара алтын тапкан көн бу. 1943 елның 25 июле. Кеше хәтере гаҗәп: Нурсинә апа ул көннең һәр мизгелен хәтерли. Үзе белән бергә эшләгән кызларның исемнәре дә онытылмаган: Фатыйма, Салиха, Рәисә, Мәрвия, Казан кызы Рәшидә... Саный-саный да, туктап кала: «Берсе дә исән түгелләрдер инде...»

Уйлар исә тагын да арткарак йөгерә...

Өч бала белән тол калган әнисен Куакбаш авылына үзеннән бик күпкә олы кешегә кияүгә биреп җибәргәннәрен дә хәтерли. Әниле килеш әнисез калган көн бит ул... Үги әти янына балаларның олысы – кул арасына керердәе генә сыя. Кечкенәләрне Хәбибулла бабасы үз канат астына ала. Унике җан янына өстәлгән артык кашыкларга әнисенең төп нигезендә дә бик сөенеп тормаганнардыр инде... Берәүгә дә рәнҗемәскә, үпкәләмәскә, беркайдан ярдәм көтмәскә, үз көчеңә генә ышанырга – язмыш боларга аны шул чактан ук өйрәтә башлый. Нинди эшкә көче җитә – шуңа барып тотына, бирсәләр – рәхмәт әйтеп ала, бирмәсәләр – сорамый... 

Үги әтиләре вафат булгач, әниләре аларны Тимәштән үз янына алдыра. Мәктәптә укыр чак инде узган – 15 яшьлек кыз фермага сыер саварга урнаша. (Үзе: «Миңа бер сыйныф та укырга туры килмәде», – дисә дә, Нурсинә апаны белемсез дип кем әйтә?! Әбисе аны гарәпчә укырга да, язарга да өйрәтә. Аңардан бүләк булып калган, Нурсинә апа белән бер гомер кичергән, илнең иң көньяк ноктасын – кызы белән кияве яшәгән Кушка шәһәрләрен урап кайткан Коръәнне без килгән көнне Лениногорскига – Нефть музеена биреп җибәрделәр.)  Әйе, парта арасына керергә инде соңарган: ике куллап эшкә ябыша кыз. 

– 1937 елны иген бик уңды – аны кая куеп бетерергә белмәдек, – дип сөйли ул. – Хезмәт көненә уникешәр килограмм бирделәр. Ә минем хезмәт көнем бөтен кешенекеннән дә күп иде! Игенгә өстәп, 330 литр сөт тә кайтты. Анысын сепараттан аертып, май ясадык. Өйдәгеләр җиңел сулап куйды. Барыбызның да өс-башын яңарттык..

1939 елны аны Мәскәүгә, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрәләр. Һәрбер сыердан иң күп сөт савучы булып таныла! Ун көн башкалада яшәп, дөнья күреп кайта. Кайтуына, колхоз сыер бүләк итә. Авыл советы депутаты итеп сайлыйлар. 
Ә аннан... Аннан сугыш башлана. 1942 елның җәендә аның кебек ун кызны Шөгер хәрби комиссариатына чакырып алалар. «Фронтка озаталар бугай» дип баралар. Ә аларны... сугышка киткән ир-атларны алмаштырырга дип, буровойга җибәрәләр. Укый-яза белүчеләрне кочегар итеп билгелиләр, ә Нурсинә һәм тагын өч кызны буровойга эшче итеп куялар. Телисеңме-юкмы дип берәү дә сорап тормый. Җиңүне якынайту өчен тизрәк нефть табарга кирәк – ил җитәкчелеге алардан шуны көтә. 

Ул елларда колхозда да эш җиңел булмаган, әлбәттә. Әмма монда, буровойда...

– Уникешәр сәгать тоташ эш-либез... Ялның ни икәнен оныттык. Дөрес, безгә әйбәт паек бирәләр иде. Тәүлегенә – 1 килограмм да 200 грамм ипи. Шушы ипи мине дә, әнине дә, икенче әтидән туган эне-сеңелләремне дә яшәтте...

Ачлыктан кала, иң үзәккә үткәне – кышкы суыклар була, әлбәттә. Билдән кар ерып, әллә ничә чак-рымдагы буровойга барулар, утын әзерләүләр, торбалар салу өчен траншея казулар... Ул елларда иң куркыныч җанварга әйләнгән бүреләр... 

– Измә кайчак баштанаяк коендыра. Киемнәр, бозланып, шыгырдап ката... Аякта чабата... Измәгә катып, оекбашка ябышкан чабатаны әни аякны каната-каната кисеп кенә ала иде... Эшкә соңга калырга ярамый. Бер минутка да! Кая ул... Нефть фонтаны беренче тапкыр аткан көнне хезмәттәшебез Рәисә үлде. Кичтән үз аягында кайтып киткән кеше. Ни булганны белешергә дә җаебыз булмады...

Нурсинә апаның күзләренә мөлдерәп яшь тула, кинәт кан басымы күтәрелә. Әңгәмәне туктатып торабыз.

...1949 елның язы. Җиденче буровойда эшләгән вакыты. Аларга эшкә яңа кеше – Гариф Идрисов дигән егет килә. ФЗӨ тәмамлаган, өч тел белә. Алар бер-берсенә беренче күрү-дән гашыйк була. Бер атнадан өйлә-нешәләр! («Гап-гади авыл кызы идем бит. Ә ул!.. Ничек миңа күзе төште икән, белмим», – дип хәзергә кадәр шакката.) Декрет ялына чыгар вакыт җиткәндә ирен армиягә алалар. Гариф әйтеп калдырганча, кызына ул Гөлсинә дип исем куша. Сабыйга ун ай булганчы Германиядән – әтисе хезмәт иткән җирдән сагынычлы хатлар гел килеп тора. Аннан туктый... Бәхет шундый кыска гомерле булып чыга... Ә бер көнне көтмәгән-дә ишеген органнардан килгән кешеләр кага: «Ирегез – сатлыкҗан, Ватанны саткан», – диләр. Актан-карадан бер сүз эндәшмәсә дә, хатын алар әйткәннәргә ышанмый, әлбәттә! Аның намуслы, гаҗәеп гадел ире шулай эшли аламы?! (Шактый еллар үткәч, иренең дуслары аша тапшырган бер хаты Нурсинәне эзләп таба. Ул чакта менә ни булган икән. Исерек командир аның бер дустын кыйный. Гариф арага керә. Офицер аңа да кул күтәрә. Гариф җавап бирә... Аны шунда ук кулга алалар. Әмма иртән, тикшерү тәмамланганчы дип, чыгаралар. Үзен утыртачак-ларын ул, әлбәттә, белә һәм Көнба-тыш Германиягә кача – сәяси сыену урыны сорый. Германиядә хезмәт иткәндә Гариф тагын дүрт тел өйрәнгән. Шуларның берсе немец теле. Хатыныннан, бер тапкыр да күрмә-гән кызыннан Гариф гафу үтенә. «Көтмәгез, миңа кирегә юл юк. Өйләндем, ике балам туды», – дип яза.)

Кызын ул ялгызы гына үстерә. 

Нефть чыккан җирләрнең берсеннән икенчесенә бораулаучылар белән күчеп йөрүләр: Яңа Писмән, Бишмунча, Бигәш, Әлмәт... Төнге сменага эшкә киткәндә Гөлсинәсен берүзен генә калдырулар. Аның өчен борчылулар. (Берсендә, тәвәккәлләп, начальникка керә. «Нигә аны алданрак әйтмәдең?» – ди ул гаҗәпләнеп. Нурсинәне механика цехына, бер генә сменалы эшкә күчерәләр: әниле-кызлы җиңел сулап куялар.)
Берьюлы ике эшне җигелеп тартулар (анысы – киләчәген дә уйлап, пенсиям күбрәк чыксын дип тырышу була), кеше почмагында яшәп интегүләр (өч бораулау конторасының складларын берләштергәч, база башлыгы итеп Исаев дигән җитәкчене билгелиләр. Бервакыт ул Нурсинәдән: «Сез кайда яшисез?» – дип сорый. Аның һаман үз фатиры булмавын белгәч: «Гариза язгансыздыр бит?» – ди. «Мин укый-яза белмим шул», – ди хатын. Исаев шунда ук гаризаны үзе язып, Нурсинәдән кул куйдырта. Озакламый барлык начальниклар, мастерлар алдында аңа ике бүлмәле фатирга ордер тапшыралар...)

Болар инде барысы да артта хәзер. Хатирәләрдә. 

Ленин урамында ул яшәгән фатирны табу бик җиңел: йорты, подъезды каршында «Монда Татарстанның иң беренче нефтьче хатын-кызларының берсе Нурсинә Гыйлаҗ кызы Сөләйманова  яши. Аңа – 100 яшь» дигән язу тора. 

«Безнең әле әни сүзеннән чыккан юк!» – дип елмая Гөлсинә апа. «Әби безнең мировой! Гомер буе иң авыр эшләрдә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, гарнизоннан-гарнизонга күчеп, улларыбызны үстереште. Без аңа хәзер бурычыбызны кайтарабыз!» – дип сүзгә кушыла Вячеслав Федорович. Кызы һәм кияве тәрбиясендә, алар кадер-хөрмәтендә яши Нурсинә апа. Бәхетле картлык кичерә. 

Әйе, ул инде икенче гасырга аяк басты! (Туган көнендә шәһәр, «Татнефть һәм үзе эшләгән бораулау идарәсе җитәкчеләре аны чәчәккә күмде!) Акылы да, зиһене дә камил! Әле биш вакыт намазын да калдырганы юк (!). Дога саен телгә алган якыннары гына арта бара...

 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар