Логотип
Арабыздан беребез

Айсылуның бәхет Тулпары

Болытлар машинаның түбәсенә тиям-тиям диеп тора. Җил аларны әрле-бирле куа да, кирмән диварларына бәргәли, тарата, аннары тагын җыя. менә хәзер югарыдан әллә боз, әллә таш явар кебек..

Болытлар машинаның түбәсенә тиям-тиям диеп тора. Җил аларны әрле-бирле куа да, кирмән диварларына бәргәли, тарата, аннары тагын җыя. менә хәзер югарыдан әллә боз, әллә таш явар кебек. Без зөягә шундыйрак бер көндә килеп төштек. бер ханымны эзли идек...

Кешеләр төркем-төркем булып баскычлардан югарыга күтәрелә дә каядыр эчкә кереп югала. Менә Кытай кунаклары, теге очта – Төркиядән килүчеләр, ә бездән бераз гына алда атлаучы пар – гомумән XVIII гасырдан качкан, ахры: киемнәре шул заман модасына охшатып тегелгән. Йә нәрсә бар соң анда, берәр чарамы, ярминкәме – кая ашыга бу халык? Шаккатып, агымга кушылдык.

Биш минуттан без инде чиркәү каршындагы атлар утарында идек. Сул якта чүлмәкләр сатучы утыра, аннан соң тимерче алачыгы, уң якта һәм каршыда тамак ялгап алу нокталары. Уңда тагын ике зур ишек тә күренә әле, язуларын күрмим.

Ә үзәк мәйданда – атлар. Менә бер кеше атка атлана, аннары икенчесе... Озаграк карап торсаң, тәҗрибәләрен дә күрә башлыйсың: бу сигез-ун яшьләрендәге егетнең (атка бик җитез менүен күргәч, малай дип әйтергә тел бармый) беренче тапкыр гына йөрүе түгел, чираты җитүгә йөгереп тә килде, менеп тә атланды... һәм китеп тә барды. Ә менә аннан соң килгән туташ атның җанлы булуын ияргә утыргач кына аңлады бугай. Андыйларны шундук тоя ат – башта бармый торды, аннары пошкырып куйды. Соңыннанбер түгәрәк әйләндерде әйләндерүен... Ләкин сез ул ачулы күзләрне, ул ризасызлыкны күрсәгез – янында барган тренерга әле борыны белән төртеп куя, әле пошкырып ала. Туташ үзе дә ядрә өстенә утырган Мюнхгаузен кебек катып калган, йөзенә карасаң, аңлавы кыен түгел: беренче һәм соңгы тапкыр.



Әнисез калганнан...

Дөньямны онытып, рәхәт бер халәттә калам. Их, озаккарак сузасы иде бу мизгелләрне! Искә төшә бераздан, тукта-тукта-тукта, сүз башы бит – Шүрәле! Без Данилова Айсылу апа белән танышырга дип килгән идек ләбаса. Шалтыратабыз. Ике минуттан кайтып керәчәк икән, ат сарае каршында очрашырга сүз куешабыз. Алдарак телгә алган ике зур ишек – шуның ишекләре икән. Үзе килгәнче, эчке якны тикшерергә булдык. Өйлә арасы, ишек төбендәге сакчы юк, ләкин керергә ярамый дигән язу тора. Хә-ә-әзер менә, кермибез, ди. Кереп киттек. Күр инде, нәни чиләкләргә туралган кишер дә салып куйганнар. Янында язу: берсе – 30 сум, акчасын калдырдык та атларга кишер ашатырга киттек. Ләкин кишерне сарык бәтие белән куян малаена калдырырга туры килде... Стоп. Алар турында соңрак.

Тирәлекне өйрәнгәч, өч ат, сарык бәтие, куян белән танышкач, чыгу ягын карый башладык. Ишеккә килеп кенә җиттек, каршыбызга Айсылу Данилова үзе килеп чыкты. Без әле бер-беребезне белмибез, әмма бу мөлаем, елмаюы белән әсир итә торган ханымның Айсылу апа булуына шигем юк иде. (Журнал укучыларның күпчелеге өчен ул, әлбәттә, бернинди «апа»ларсыз Айсылу гына. Бәлки, Айсылу ханым, Айсылу Асфановнадыр.

Ә миңа менә апа тиешле.) Таныштык. Ә аннары инде сүз үзеннән-үзе ялганып китте.

Иң элек Айсылу апа безне атлар белән таныштырырга алып керде. Дөрес, без таныш идек инде, ләкин сер бирми генә артыннан иярдек. Шул арада сораулар да яудырам үзенә. Әзерләп алып килгәннәрен түгел, кызыксынуымнан туганнары да исәпсез монда. Айсылу апа атлар белән кечкенәдән җенләнә икән:

– Өченче сыйныфта укыганда ук киләчәгемне ачык күзаллый идем. Атларны бик яраттым, – ди. – Тормышымны да шушы өлкә белән бәйләргә теләдем. Чөнки уйларым атлар турында гына, китап битләрендәге рәсемнәрдә, открыткаларда бердәнбер эзләгәнем – ат. Хәтта уку йортын тәмамлап, балалар бакчасына эшкә урнашкач та, оныта алмадым: ун елдан соң, 2003 тә, республиканың балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбенә урнаштым.

Ә аннан инде ипподромга күчтем.

Айсылу апаның үсмер чаклары илнең таркалу вакытына туры килгән. Белгәнебезчә, үзгәртеп кору елларында ат чабышлары спорты шактый гына какшады, дөресрәге, бетерелде. Әлеге өлкә дистә еллар инде бушлык чоры кичерә: Советлар Союзы заманындагы ат спорты мәктәбенең нигезләре югалды, безнең спортчылар дөньякүләм ярышлардан төшеп калды. Мәктәп таркалу ул бит – нәселле атларның сатылуы, атта йөрү техникасының югалуы дигән сүз. Элегрәк шушындый схема кулланылган: атлар тәҗрибәле мастерлар тарафыннан үстерелгән, ә яше җиткәч, бераз астарак торган, әле өйрәнеп кенә килүче спортчыга бирелгән. Әзерлекле ат – үзе бер мөгаллим. Икенче төрле итеп әйткәндә, тәҗрибә кеше белән кеше арасында гына түгел, ә кеше белән ат арасында да уртаклашыла торган булган. Кызык, әйеме? Ә менә үзгәртеп кору елларыннан соң нәселле атлар юк ителә, спортчылар тарала, үсеш туктап кала.

Билгеле, бу өлкәнең әкренләп югала баруын Айсылуның туганнары да күрә, кызларының бу мавыгуын бер дә хупламыйлар. Ләкин башта әтисез калган, ә 14 яшендә әнисен югалткан балага онытылып тору, савыгу чыганагы кирәк була. Әбисе соң чиктә ризалаша, һәм кыз ат спорты мәктәбенә йөри башлый.



Ике яшьлек җайдаклар

Без сөйләшкән арада, ат утарына җигелгән карета килеп керә. Аның янына кузгалабыз. Баксаң, карета без уйлаган кадәр үк гади түгел икән. Моны чит илдән махсус заказ белән кайтартканнар, бәясе бер машиналык – 600 мең сум. Һәм бу әле иң гади модельләрдән санала, ди.

Карап торам: канатлары кырылган. Кызык булып китә:

– Шулкадәр тиз йөрисезме әллә монда? Сыдырылып беткән.

Җавабы гадирәк икән.

– Бездә бит шулай, матур әйбер күрсәң, аны тотып, алай гынамы – бозып китәргә кирәк. Кемдер ерта, кемдер кыра, кемдер төймәләрен йолкый. – Карап торам, без янәшәдә тораганда да һич рөхсәтсез менеп, сикергәләп утыручылар шактый. Әле бала-чага эше булса – бер хәл... Кызганыч һәм оят хәтта!

Айсылу апа тормышын ат һәм балаларга багышлый. Башта Казандагы 2 нче педагогика көллиятенә укырга керә, соңыннан Мәскәү иҗтимагый-гуманитар институтының Казан филиалында психология бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә авыру балалар өчен иппотерапия инструкторлары әзерләүче махсус курслар бар икән. Шунда барып кайтуны да уйлап йөри, ләкин, ничектер, туры килми, килеп чыкмый... Әлеге курсларга югары белемле психолог, педагог яки медикларны алалар икән. Без сөйләшеп торган арада, сиздерми генә арабызга килеп кушылучылар да табылды. Айсылу апа сөйли, ә җыелган төркем зурая бара. Белгечлек сайлау, атлар белән кызыксынган балаларны кая укырга кертү темасына килеп җиткән арада, яндагы ханымнар инде үзләре дә сөйләшә-сораша башлый. Аннары миңа карап көләләр:

– Нишлисең, кызыбыз ике яшеннән бирле ат белән җенләнә, уникесе тулды, ун ел инде аттан төшкәне юк. Менә киләчәккә юллар сайлыйбыз. Уйлый башларга вакыт бит инде. Ә ике яшендә атка менүчеләр аз түгел. Алай шаккатып утырмагыз, хәзер бит бу өлкәгә игътибар артты.


Хәлсезлектән үлмисең!

Айсылу апа миңа карап куя:

– Ат бит ул үзе дә кешене тәрбияли... Атка барыбер: баймы син, ярлымы; директор баласымы син, гади эшче улымы... Иң мөһиме – эчке энергия, атлар моны яхшы сизә. Үз кызымны да шундый кешелекле һәм көчле итеп тәрбияләргә теләдем, гел янәшәмдә иде, ат өстендә үсте...

Шаккатам. Ә ул дәвам итә:

«Һәр кешенең үз урыны һәм үз эше була. Мин үземнекен таптым...»

– 22 яшь инде, җиткән кыз.

Менә ничек икән... Карап торышка үзе дә 25-28 яшьләр тирәсе күренгән Айсылу ханымның инде буй җиткән кызы бар. Серен сорыйм. Матурлыкны саклап кала ала торган махсус кремнар турында сүз бармавын белеп торам...

– Хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип елмая. – Мин бит атлар белән эшлим. Иртәдән кичкә кадәр монда. Ә монда иртәдән кичкә кадәр йөгерергә, ашыгырга туры килә, ләкин кичен хәлсезлектән үлмисең, киресенчә, рәхәт бер ару белән кайтасың. Хәзер сез бу сүзләрне югары пафос итеп кабул итәрсез, бәлки. Ләкин атлар белән бер генә көн уздырсаң да, бөтенләй башка кешегә әйләнәсең.

Бабам әйтә иде: «Ат – тере энергетик, ул кешегә яшәү көче бирә», – дип.


Ятимнәр яки бәти һәм куян маҗарасы

Кызы-ы-ык. Сөйләшеп утырган арада, Айсылу апа кулларын болгый. Каршы якта нидер эшләп азапланган нәни генә чем-кара маэмай безгә таба йөгерә башлый. Танышабыз, исеме – Чин, фамилиясе – Чукин. Чукин Чинны (исеменә игътибар!) кытайлылар бик ярата, имеш. Аңлашыла да, Россиянең бер утравында Чин исемле көчек белән таныш та, исеме кытайча булсын да...

Яңа дустыбыз колакка катырак икән. Кул селтәүләргә йә бик каты тавышка гына игътибар итә. Үзенә күрә рәхәттер инде. Чин атлар белән яхшы мөгамәләдә. Аның тагын ике дусты бар: бер сарык һәм куян. Алар да атлар утарында яши, искә төшерсәгез, бераз алдарак таныша башлаган идек инде. Кемдер бу ике дусны утрауда ташлап калдырган... Утарның хуҗалары Буян, Талька, Нора һәм Адъютант ике ташландыкны үзләренә яшәргә чакыра. Аңлаша алулары бүгенгә кадәр Айсылу апаның үзенә дә сер булып кала, ләкин уртак тел тапканнар. Менә шулай бергә яши башлыйлар... Ә Айсылу апага нәрсә – каршы килми.



Шәһәрдән качу

Зөя Казан түгел инде. Безне каршы алган куе кара болытлар, елганың бер очына бөялеп, елый ук башладылар. Ә монда яңгыр исе генә килеп тора... Ничектер рәхәт. Казанга кайтасыгыз киләме, дим? Айсылу апа баш кына чайкап куя: мондагы тормыш рәхәтрәк. Иртән шулай уянып китәсең, ишегалдына чыгып утырасың, ә аста балыклар чупылдавы ишетелә. Бер тын шулай утырып торасың да яңа көнеңне башлап җибәрәсең.

Атлар белән тормышын бәйләргә теләгән балалар үзе бер галәм инде ул. Алар искиткеч сабыр, гади, эчкерсез.



– Казанга кайтсам, шунда ук кире качып китәсем килә, – ди Айсылу апа. – Ләкин монда да җиңелләрдән түгел: атлар, күреп торасыз: зур, егәрле. Берсе-берсе 500 килолаптыр. Кичкә таба физик яктан алар белән эшләү кыенлаша. Шуңа күрә безгә психолог та булырга туры килә: атларны җайлап, сыйпап, яратып торабыз. Тынычрак атлар утар эчендәге мәйданда эшләсә, көчлеләре каретага җигелә. Ә менә фриз токымыннан булган Нора туйларга да йөри: чем-кара туташ модель үз кадерен белә. Характеры тулаем хатын-кызларский: йә ул теләгәнчә, йә гауга куба. Кемдер аңа матур һәм токымлы булуын сөйләгән, менә шуннан соң борыны күкләргә тигән дә инде. Атларда да кеше язмышы, диярсең...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар