Логотип
Махсус проект

Әле компьютерлар юк чакта... (укырга)

Ап-ак халатлы кызлар электрон таблолы машинага иелгән.  Беренче карашка бар да җайлы – клавиатурадагы хәрефләргә генә баскалап утырасың кебек.

Ап-ак халатлы кызлар электрон таблолы машинага иелгән.  Беренче карашка бар да җайлы – клавиатурадагы хәрефләргә генә баскалап утырасың кебек. Әмма бик тә четерекле, ювелирныкына тиң  бу фотоҗыю цехындагы программистларның эше – машинкада җыелган текстларны «машина теле»нә күчереп, челтәрле тасмага әйләндерү. Бер генә төймәгә ялгыш бассаң да, әллә никадәр кешегә өстәмә эш ясыйсың. 


Хәзер – нәширлек эшендәге бар операцияләр дә компьютер ярдәмендә башкарылган заманда элегрәк эшләүчеләрнең хезмәте никадәр катлаулы булуын аңлыйсың. Макетка салу, верстка кебек үтә четерекле эшләр дә кулдан башкарыла. Фотоҗыючылар «машина теле»нә әйләндергән текст перфолентага яздырылып, рулонлы ак кәгазьгә чыгарыла. Корректорлар укыганнан соң, булган хаталар төзәтелеп, материаллар үтә күренмәле пленкага бастырыла. Монтаж цехында әзер пленкаларны монтаж өстәленә куеп, кайчы һәм скальпельләр ярдәмендә газета-журналларны макетка җыялар. Эш күп, цехлар гөрләп тора. Фотоҗыю цехында гына да егермедән артык кеше хезмәт куя. Газета-журналлар, миллионлы тираж белән басылучы китаплар, брошюралар – барысы да шушы цех аша уза. Язма герое Резеда Шәйхетдинова  КПССның Татарстан өлкә комитеты нәшриятының («ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Идел-Пресс» нәшрияты ул елларда шулай атала) – фотоҗыю цехы программисты. Нәшриятта эшләгән 34 елда гади сортировщик вазыйфасыннан башлап, печатька кадәр әзерлек цехының җитәкчесе дәрәҗәсенә җитә ул. 

1989 елның май саны тышлыгын аның фотосы бизи. Әлеге санны бүген дә кадерләп саклый Резеда ханым. Бу фотодагы һәрнәрсә тарихи аның өчен. Өстендәге күлмәген дә бер төн эчендә үзе тегеп кигән әнә. «Элек барыбыз да тектек. Кич эштән кайтышлый кибеткә кереп тукымасын аласың да, таңга кадәр тегү машинасы тынмый. Әнием Рәйсәнең мин тугач ук алынган «Зингер» машинасында шактый күлмәкләр тегелде, – дип искә ала ул фотога төшкән көнен. – «Азат хатын»ны кайларда гына алдырмыйлар иде. «Сине журналда чыгарганнар», – дип, СССРның төрле почмакларында яшәүче туганнарыбыз шалтыратып чыкты». Шушы фото басылганнан соң аны хәтта телевидениегә дә чакыралар.

Нәшрияттагы еллары матур хатирәләр белән саклана күңелендә. «Намуслы хезмәт, тырыш хезмәткәрләр чын-чынлап бәяләнгән елларда эшләргә насыйп булды, – ди ул. – Үзешчән сәнгатьнең дә бик популяр чорлары иде.  Качалов исемендәге рус драма театры актрисасы Элла Григорьевна драма түгәрәге оештырды. Эштән соң репетицияләргә җыелабыз. Берсендә бәйрәмгә Островскийның «Женитьба Бальзаминова» спектаклен куярга җыендык. Үземә бирелгән купчиха роленә керү өчен, күлмәк астыннан мендәрләр бәйләргә туры килде. Мин – ябык, ә  купчиха таза гәүдәле. Бүгенге «ТАТМЕДИА» бинасының 12 нче катында зур актлар залы бар иде. Яңа ел кичәләре, спектакльләр, концертлар шунда узды.  Коллективыбыз да, җитәкчеләребез дә менә дигән кешеләр, үз эшләренең чын осталары иде бит. Владимир Александрович Гаврилов, Дилбәр Талиповна Хәйруллина, Ислам Галиәхмәтович Әхмәтҗанов,  Фәрит Илдусович Шаһиәхмәтовларны зур хөрмәт белән искә алам. Алар бөтен җанын биреп, яратып эшләүчеләр иде. Тату һәм дус булдык. Шуңа эшләве дә күңелле иде. Үтә җаваплы булса да, кайчак төн йокыларын качырса да, эшемне бик тә яраттым». 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар