Логотип
Актуаль тема

Әйт моннан соң «чүпрәк» дип!

Үземнең административ җаваплылыкка тартылганымны белмичә, тыныч кына яшәп ятканмын бит! Шелтә белдергәннәр, имеш, ә мин белми дә калганмын.

Төнге уннар булгандыр, мөгаен, ишек шакыдылар Төнлә кем йөрер? Сагайдык. Тавыш кабатланды, катгыйланды. Күрше-күләннең йомышы төшкәндер, дисәң, алар болай таләпчән итеп шакымаслар, җиңелчә генә кагарлар иде. Ачтым. Яшь кенә ике хатын-кыз. Районыбызның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән, диләр. Аптырап калдым. Аптырарсың  да. Андый җирдән юньле хәбәр белән килми бит инде алар. 

«Улыгыз өйдәме? Чакырыгыз!»  Мәктәптән соң без балаларның үзләрен генә урамга чыгармыйбыз, гәрчә улыбызга ундүрт тулып китсә дә. Классташлары белән кинога-мазарга барсалар гына инде... 
Улыбыз өйдә иде. Инде әтисен чакыралар. Әтисе дә өйдә. «Ишек төбендә тормыйк, әйдәгез, бүлмәгә узыгыз», – дим. Тәкъдимемне кире кагалар һәм, алгы бүлмәдәге бәләкәй өстәлгә бер кочак дисәң – күбрәк, бер тотам гына дисәң азрак булыр – калын гына бер өем кәгазь чыгарып, кыштыр-кыштыр ниләрдер язарга тотыналар. Ә мин әле һаман да ни булганын да, визитның сәбәбен дә төшенмим. Су буйларын кичке томан сарган кебек, күңелемә куе шом иңә. 

Ике минут чамасы кыштырдаганнан соң, ханымнарның берсе визитның сәбәбен ачасы итә. Безнең малай аларда учетта икән. Ә-ә-ә??? Учетта??? Нәрсә өчен??? Тәртип бозган,  урамда сугышып йөргән малай түгел. Укытучыларының да гомердә зарланганы булмады. Йа, Аллам, тагын нәрсәләр булды икән инде, Ходаем? 
«Май аенда безнең бүлеккә килеп, гариза язган идегезме?»  Каушаудан аңкавым чатнап кибә: «Бернинди гариза язмадым...»

Эш болай була. Улымның классында бер малай укый иде. Әниләре ялгызы гына өч малай тәрбияли. Күрәсең, вакыты да, игътибары да җитеп бетмидер, өч улы да балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлектә учетта тора аның. Менә шуларның берсе белән безнең малай арасында гел ниндидер низаг чыгып тора. Әллә дүртенче, әллә бишенче класста укыганда, улыбыз мәктәптән күз төбе күгәреп кайтты. Әтиләре: «Малайлар сугышмый тормый, килешерләр», – дигәч, монысы шулай гына үтеп китте. Укытучылары да ни бүлә алмаганнарын ачыклый алмады, безнеке дә «авызына су капты». Икенче юлы тагын «бизәп» кайтардылар моны. Инде мин дә кыза башладым: бу ни хәл бу, мәктәптән  сугышып кайтырга? «Мин аңа тырнак белән дә кагылмадым! Ул үзе башлады» – дип акланды малай. Бу юлы да класс җитәкчесе белән сөйләшүдән узмадык.  Теге малайның әнисе белән ныгытып сөйләшермен дип калды анысы. Шуның белән тынычландык. Барып, колагын бора алмыйсың бит кеше баласының.

Тагын берәр ел үтте. Май ае иде. Эштән кайттым да, тәрәзәләр юып йөрим. Мәктәптән улым кайтып керде. Тагын «матурлаганнар»! Бу юлы нык эләккән, ярты бите күм-күк булып, күгәреп чыккан, күзенең, күрәсең, тамыры шартлаган – кызарып тора. «Улым, дөресен сөйләп бир. Ни бүлешәсез сез ул малай белән? Бу юлы ни булды инде?»
Улымның да күңел буасы тулган булган, ахыры, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Балаларны мәктәптә коридор юарга куялар. Безнең малай берничә классташы белән баскыч мәйданчыгын юа. Шунда килеп чыга да инде «инцидент». Теге малай килеп, боларны «чүпрәкләр» дип мәсхәрәли. Имеш, ул беркайчан да иелеп идән юмый, чөнки ул – егет. Ә болар «чүпрәк», «баба». Тезләнеп идән юган улымның битенә китереп типкәч, безнеке дә түзми, якага-яка киләләр. Ләкин улым аңа сукмый, җилтерәтә генә. Мин улыма ышанам, аның да, әтисенең дә бик матур, мине гел сокландыра торган гадәтләре бар: алар ялганламый. Дөресен әйтәсе килмәсә – эндәшми, әмма ялганламый. 

Бу юлы моны болай гына калдырырга ярамый иде инде. Ярсудан, милиция номерын җыйдым. Ниятем –мәктәп кураторының номерен табу иде. Моңарчы милиция белән эш иткән булмагач соң... Анда, билгеле инде, ни булганын төпченделәр. 

Тагын бер көннән безне милиция бүлегенә чакырттылар... Теге малайның әнисе улым өстеннән гариза язган. Ә үз улын... тыеп булмый дип, бер атнага изоляторга яптырган. Бардык... Кердек... Каушаудан, гел авыз эче кибә. Матур гына бер хатын-кыз улымнан сорау ала башлады. Кем беренче нәрсә дигән, кем беренче суккан? «Без идән юа идек... Теге малай килеп, хурлый башлады... сүгенде... «чүпрәк» дип атады... битемә типте...» «Ә син аңа нәрсә дидең?» «Минем дә ачуым чыкты... аңа да үзе шикелле җавап кайтардым... («ответил тем же»)»

Баланың һәр әйткәнен язып бардылар. Сүзләрен раслап, ахырдан кул куйдым. «Ответил тем же» дигән җөмлә өчен соңыннан ниләр буласын белсәмме?..
Мәктәптән һәм балам йөри торган түгәрәкләрдән ходатайстволар алып килергә кушып, кайтарып җибәрделәр. Класс җитәкчесе дә, мәктәп директоры да улымны уңай яктан гына бәяләде: «тәртипле, укуны сәбәпсез калдырмый, конкурс-олимпиадаларда катнаша, шахмат белән шөгыльләнә, театр түгәрәгенә йөри...»
Шулай тынычландык, безне башкача чакырткан кеше булмады. Әмма улыбызны башка мәктәпкә күчердек. 

... Ә менә бүген бөтенләй башка төрле яңалык ишетеп, телсез калдык. Баксаң, теге «ответил тем же» дигән сүзе өчен, безнең малайны учетка куйганнар. Әле ул гына да түгел, үзебез яшәгән районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә безнең әти-әни бурычларыбызны тиешенчә башкармавыбыз тикшерелгән. Имеш, анда мине дә чакырган булганнар, килмәгәнмен. Ә бит миңа бернинди чакыру булмады. Бу хакта хәтта белмәдем дә! Безне административ җаваплылыкка тартканнар. Өч меңгә кадәр штраф каралса да, беренче юлга шелтә белән генә «котылып калганбыз». Инде безнең гаиләне тикшерергә килүләре икән.

...Яңадан «ПДН» юлын таптау, кабаттан улыбызга характеристикалар, ходатайстволар җыю башланды. Ярсуымның чиге юк иде. Минем улымны мәсхәрәләделәр, йөзенә ботинка белән тибеп, бер атна урамга чыга алмый ятты (ә теге малайның тәнендә бәрелгән-сугылган эз тапмаганнар, һәм ул моңарчы да учетта торган бала), инде шушы бала гаепле дә булып калды. Дөрес, улыбызны учеттан төшерделәр, анда эшләүчеләр үзләре дә, бу бала учетта торырга тиешле малай түгел, диделәр. Әмма безне якларга тиешле органнарга карата күңелемдә шик калды. Ә «ответил тем же» дигәндә, улыбыз сүгенүне түгел, син үзең ул «чүпрәк»,  дигәнне күздә тоткан булган...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар