Логотип
Актуаль тема

«Яңа бишек җыры» бәйгесендә кемнәр җиңде?

Бишек җырлары – дөньядагы иң ихлас җырлардыр. Аны әни кеше баласы белән икәү генә калганда башкара һәм ул җырга аның сабыена булган барлык өметләре, яратуы, назы, иң изге теләкләре салына. Бишек җыры бала белән ананы гомерлеккә бәйләп тора. Бу җырлар аша әни кеше баласына туган телгә, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәтне дә тапшыра. 

Бишек җырлары – дөньядагы иң ихлас җырлардыр. Аны әни кеше баласы белән икәү генә калганда башкара һәм ул җырга аның сабыена булган барлык өметләре, яратуы, назы, иң изге теләкләре салына. Бишек җыры бала белән ананы гомерлеккә бәйләп тора. Бу җырлар аша әни кеше баласына туган телгә, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәтне дә тапшыра. 

Менә ни өчен әниләрнең сабыйларына бишек җырларын көйләве бик мөһим. 

«Яңа бишек җыры» бәйгесен оештыручылар бу эшкә тотынганда иң элек шушы максатны күз алдында тотканнар да: бүгенге яшь әниләр дә бишек җырларын белергә һәм аларны балаларына көйләргә тиешләр. Һәм оештыручылар – Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Мәрҗани мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге – бу теләкләренә ирешкәннәр дияргә була. 

Бәйге икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, быел анда катнашырга гариза бирүчеләр саны инде 600 дән арткан. Бәйге турында инде «халыкара» дип әйтергә нигез бар: гаризалар Татарстаннан, Башкортстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Әфганстаннан һәм Эстониядән дә килгән. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры Фәридә ханым Хуҗина бик сөенеп җиткезде.

Бәйгене үткәрүнең иң авыр өлеше, мөгаен, жюрига төшкәндер. Бу кадәр эш белән танышып, һәрберсен тыңлап чыгарга күпме вакыт кына кирәк булгандыр аларга?! Жюри составында – республикабызның күренекле композиторлары, шагыйрьләр, журналистлар (алар арасында «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова да бар иде). 

Ниһаять, берничә айга сузылган бәйге тәмам. Мәрҗани мәчетендә аңа нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. 

Җиңүчеләрне котлау тантанасын Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, жюри рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачты. Коръәннән аятьләр укыганнан соң, ул:
– Аллаһы Тәгалә безгә карап хәзер сөенәдер дип уйлыйм. Җыелышканнар, бергә утыралар, милли гореф-гадәтләрен кайтаралар, диядер. Катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткезәбез – без көткәннән күпкә күбрәк булдыгыз. Бәйге инде даимигә әйләнеп бара. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бишек җыры – ул бит дога кебек, – диде. 

Инде җиңүчеләрне атар вакыт җитте. 
«Яңа бишек җыры» бәйгесендә I урынны менә кемнәр алды: 
Азизә Гарипова (Алабуга);
4 нче музыка мәктәбе (Казан);
Гөлүсә Насыйрова (Аксубай);
228 нче балалар бакчасы коллективы (Казан);
Зилә Шәехова (Башкортстан).

II урынны алучылар:
Г. Марапова (Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе);
Измайловлар (Кукмара);
А. Гыйльфанова (Мөслим);
115 нче балалар бакчасы (Казан);
Гөлфәрия Латыпова (Ульяновск);
Зилә Зәйнетдинова (Саба). 

III урынны түбәндәгеләр бүлеште:
Илсинә Гәрәева (Әлки);
А. Газизова (Арча, 41 нче балалар бакчасы);
Әхмәтова (Казан, 167 нче балалар бакчасы);
Талиповлар (Чирмешән, «Әкият» балалар бакчасы);
113 нче балалар бакчасы (Чаллы);
Васил Юнусов (Тәтеш);
Зәлинә Сираҗиева (20 нче гимназия, Казан). 
Сүз уңаеннан, Тәтеш районы Әтрәч авылыннан килгән Васил Юнусов Мәрҗани мәчетенә бүләк итеп талдан үргән бишек алып килгән иде. 

«Яңа бишек җыры» бәйгесенең Гран-приена исә «Бәхет кошым» җыры белән Ландыш Фазуллина (Казан) лаек булды. Тантанада катнашучыларга бәйгегә ул әзерләгән ролик та тәкъдим ителде: анда халкыбызның гореф-гадәтләре, буыннар бәйләнеше, гаилә кыйммәтләре – барысы да чагыла. Җырның сүзләре дә күңелгә үтеп керә торган. 

«Бәхет кошым» җыры: 

Фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photo/yaa-bishek-yry-bygese

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар