Логотип
Актуаль тема

Хатын-кызга хатын-кыз кирәк!

Социаль бутик. «Онкофеи» хәйрия своп-маркетын бишенче тапкыр оештырган «Мы вместе – Без бергә» коммерцияле булмаган автоном оешма әлеге мәйданны әнә шулай дип атый.


– Моннан 5 ел элек үз диагнозым турында белдем, дүртенче стадия иде, – дип сөйли Эльмира Сибгатуллина.  Күз яшьләрен тыя алмый («Шуның кадәр вакыт узгач инде искә төшерү авыр булмас дип уйлаган идем»). – Ашамый башлаганыма ирем игътибар итте. «Син бөтенләй башка кешегә әйләндең. Әйдә, медицина тикшеренүләре уз әле», – диде. Үзем бик энергияле, бер урында тик тора алмый торган хатынмын. Арый башладым. Әмма моңа әллә ни игътибар итмәдем. Эштә яңа бүлек белән җитәкләргә куйдылар, эш күп, үзем турында уйларга вакыт та юк. Ирем дә әйткәч, УЗИ ясатырга бардым. «Вакытны әрәм итмәгез, онкологиягә йөгерегез», – диде табиб карауга ук. Онкодиспансерда диагноз куйдылар. Башымда туган иң беренче сорау – бу хакта әти-әниләремә ничек әйтермен. Балаларым өчен курыктым. Ул чакта олы улыма – 19, кызыма 4 яшь иде. Ә менә үзем өчен курку булмады. Хәзер медицина алга киткән, дәвалау алымнары күптөрле... Әмма моңа соңрак киләсең. Баштагы мәлдә гел авыр уйлар. Әмма миңа бик яхшы табиблар очрады. Табибка керүгә: «Миңа күпме яшисе калды?» – дип сорадым. «Син кая җыендың соң әле?» – диделәр миңа. Табиб белән шәфкать туташы миндә өмет уятты, сүнеп барган тормышны кире кайтарды. Әле диагнозның үлем карары булмаганын, аның бары кәгазьдә икәнен генә аңладым һәм көрәшергә булдым. 

Дәвалану башланганда мин йөри алмаслык хәлгә җиттем. 40 килограммга ябыктым. Инвалид коляскасына калдым. Химиотерапия ала алмый интектем. Ул чакта ирем ташлап киткән булса, бәлки, бирешкән дә булыр идем. Ул китәр дип уйладым. «Син гаиләдән китсәң, аңлармын һәм кабул итәрмен», – дидем коляскага калган чагымда. Ә ул бөтенләй башка яктан ачылды. Янымнан китмәде дә. Миңа ул чакта, умыртка баганам авырту сәбәпле, идәндә йокларга кирәк иде, ул да минем яныма ятты. «Сиңа кирәк секундта ук яныңда буласым килә», – диде. Хәзер инде ул чаклардан биш ел вакыт узды. Мин әле дә дарулар кабул итәм, авыруым ремиссиядә. Яман шеш авыруы белән очрашу мине үзгәртте: элек ашыга идем, чаба идем, матурлыкны күрми идем, баламның ничек йокыдан уянуына да игътибар итми идем, хәзер тормышның бар кечкенә детальләренә игътибарлымын. «Инде эшләдең, җитәр, өйдә генә утыр, миңа хатын кирәк», – диде ирем. Гаиләм белән бәхетле тормышта яшәп ятам. Иптәш кызым аркылы «Без бергә» оешмасына килеп кердем. Хәзер мин әлеге оешманың мессенджерлардагы төркемнәре админы. Кызлар белән бер-беребезне үсендереп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Бүгенге своп-маркет та әнә шул җәһәттән оештырылган. Бергә булу һәрвакыт күңелле. 

Казан ярминкәсенең төп бинасында узган своп-маркет хәзер популяр булган зур бер шоурумны хәтерләтә. Киемнәр, аяк киемнәре, бижутерия, париклар... «Киемнәр киеп карадым. Бакчада кияргә футболкалар алдым. Хәтта яңа киемнәр китереп салганнар. Кешеләр бүлешкәч, күңелле инде. Икенче килгәндә үзем нинди киемнәр алып килим икән дип карап йөрдем», – ди Миләүшә апа. 


Стилистлар кызларга хәтта тулы бер образ җыярга ярдәм итә. «Социаль челтәрләр аша белем бу чара турында, волонтер буларак килдем. Хатын-кызга хатын-кыз кирәк бит. Һөнәрем буенча психолог булсам да, стилист киңәшләре бирәм бүген. Кайбер хатын-кызлар гомерендә чалбар, шорты кимәгәннәр. Бөтенләй башка образда киенгәч, шатланалар, елмаялар. Алар елмайгач миңа да рәхәт. Кеше һәрвакыт белгәне белән бүлешергә, мөмкинлек булганда ярдәм итәргә тиеш. Кемгәдер сүз, гамәл белән булышу бер дә авыр түгел бит», – ди стилист Арина. 

 

Теләгән хатын-кызлар бушлай визаж, чәчләренә прическа ясата. «Үзләренә ышанган әлеге ханымнар мине бик рухландырды, – ди социаль своп-маркетта беренче тапкыр катнашкан визажист Анастасия. – Алар белән аралашкач, тормыш мәшәкатьләре бик вакка әйләнә дә кала». 

– Без инде мондый форматта бишенче тапкыр үткәрәбез, – дип сөйли фонд җитәкчесе Юлия Ивашкевич. – Безнең хатын-кызлар арасында төрле социаль статустагылар бар. Инвалид булып, эшли алмыйча, бер пенсиягә генә яшәүчеләр дә бар. Безнең илдә пенсияләр зур түгел. Яман шеш авыруы белән генә көрәштә түгел, ә тормыш сыйфатларын начарлатмаска да ярдәм итәсебез килә. Бүген кечкенә бер бәйрәм ясадык шулай. Кызлар стилист ярдәме белән үзләренә киемнәр табалар, аларны бизәндерәләр, чәчләрен ясыйлар. Кызлар яңарып кайтып китә кебек. Без бу мәйданны социаль бутик дип атадык. Күрәсез, фуршет зонасы да бар. Чын-чынлап бәйрәм атмосферасы тудырырыга тырыштык. Мондый своп-маркетка ихтыяҗ барлыгын белдек. Социаль челтәрләргә белдерүләр биреп, кием-салымнар җыябыз. Аларны сортировать итәбез. Кешеләр хәтта киелмәгән әйберләрен дә бирәләр. Калган киемнәрне икенчел производствога тапшырабыз. Бернәрсә дә исраф булып калмый».

Своп-маркетка килүчеләрне «ДУША» вокал ансамбле дә сөендерде. Әлеге ансамбльдә яман шеш белән көрәшүче, авырудан терелгән ханымнар җырлый. «Җырлау – үзе бер терапия. Без инде төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Кызлар һәр тәкъдимне күтәреп кенә ала. Җыенып, Санкт-Петербургка чыгып китү безгә берни дә тормый. Рәхәтләнеп җырлап яшибез шулай», – ди ансамбль җитәкчесе, вокал буенча педагог Альбина. 

Своп-маркет хатын-кызларга материаль ярдәм итүгә генә корылмаган. Һәр килгән ханымга үзен матур, көчле, нәзакәтле итеп тоярга да мөмкинлекләр бирә. Яз ул – яңару вакыты. «Без бергә» оешмасы да үз канаты астына алганнарга кәеф, эмоцияләр, яңа образлар бүләк итте шулай. 
 

Теги: без бергә мы вместе НКО своп-маркет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар