Кышның гадәттән тыш җылы килүе, бер яктан, рәхәт булса, икенче яктан, борчуга салды. Уңыш ничек булыр? Җәй нинди булыр? Кышы җылы булгач, җәй салкын булмасмы? Март җылы була да, әле апрельдә салкыннар булачак дигән имеш-мимешләр дә ишетелә. Без һава торышы тагын нинди сюрпризлар ясар икән дип, кызыксынып, Балтач районы Янаул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.
Кышның гадәттән тыш җылы килүе, бер яктан, рәхәт булса, икенче яктан, борчуга салды. Уңыш ничек булыр? Җәй нинди булыр? Кышы җылы булгач, җәй салкын булмасмы? Март җылы була да, әле апрельдә салкыннар булачак дигән имеш-мимешләр дә ишетелә. Без һава торышы тагын нинди сюрпризлар ясар икән дип, кызыксынып, Балтач районы Янаул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.
Әмир абый, кыш бик мәзәк килде быел. Язы нинди булыр икән?
– Яз булмый калмас анысы. Әйе, быел кыш җүнләп булмады. Сәер яклары булды. Беренчедән, гыйнварның ахырында суыклар булырга тиеш иде, алар булмады. Баштарак суытып алды ул, әмма җитмәде. Иң суык көннәр декабрь аенда булды – -23. Гыйнварда иң салкын көне дә -19 градустан төшмәде. Мондый хәл 1999 елда һәм 1978 елның башында булган иде. Хәзер бит менә шундый нәрсә күзәтелә: кыш язга, яз җәйгә, җәй көзгә килеп керде. Быел яз башланды дип әйтергә була инде. Март башында ук җылы температура. Әмма яз быел шактый озакка сузылыр ул. Әле март ахырында да, апрельгә чыккач та суыклар булып алыр әле.
Узган елгы кебек кисәк кенә җылытып җибәрмәс, димәк. Узган ел бик рәхәт кенә кергән идек язга.
– Юк, юк, быел алай булмас. Ташу да зур булмас. Ташу булыр өчен кар да күп яумады бит. Гыйнвардагы җылыда эреде. Хәзер менә явуын ява ул, әмма аның суы әллә ни юк. Язгы ташу көчле булмас.
Февральдә бураннар да булмады...
– Февраль – буран ае шул, ә быел ул бөтенләй күзәтелмәде. Андый үзенчәлеге дә булды кышның. Гомумән, быелгы кыш Прибалтика кышы кебегрәк булды. Кыш үзен чынлап торып ноябрьнең икенче яртысында гына күрсәтеп алды.
Әмир абый, һава торышының болай алмашынуы нәрсә белән бәйле икән?
– Һава торышының мондый сәерлекләре элек тә булган инде ул. Климат белән чагыштырганда, кешенең гомере бик кыска бит ул. Бозлык чорлары булган дип укыдык бит инде мәктәптә. Һава торышының болай үзгәрүе океандагы җылы агымнар белән бәйле дип аңлатыла. Гольфстрим агымы бар бит. Ул Европа ярларына килгәч, аны төньяк атлантика агымы, диләр. Менә ул көчәеп ала. Бу җирнең кояш системасындагы урыны белән бәйле бугай. Ул агым көчәеп китеп безнең Мурманск ярларына кадәр килеп җитә. Менә шул безнең кышларны җылыта. Климатологлар шулай дип аңлата инде.
«Дөрес» кышлар булмагач, сынамышларыгыз да эшләми торгандыр инде?
– Әйе, кайберләре туры килми инде. Кәбисә елында да шулай була. Бу ел бигрәк үзенчәлекле булды. Минем әйткәнем бар инде: һава торышының 99, 33, 11 еллык цикллары бар. Менә шунда кышка охшап – җәй, җәйгә охшап кыш килә башлый. Менә шул алышыну бара бугай.
Әмир абый, кара каргалар кайткан, сыерчык бураннары булыр микән?
– Булырга тиеш. Кара каргалар бездә күренми әле. Шәһәр тирәсендә генә күренештерәдер. Хәер, алар быел Волгоградтан ары китмәде дә. Кара каргалар суыктан курыкмый алар, җылы якларга азык эзләп кенә оча. Быел кар явып эреп торгач аларга азык та булды. Кыш суык киләсе булса, алар Болгариягә, Көнбатыш Украинага кадәр китәләр. Быел Казанда калган бугай алар. «Кышын Казанда кара каргалар», – дигән сүзне берничә кешедән ишеттем.
Әмир абый, кышы җылы булгач, җәй салкын булыр дип тә куркыталар бит әле.
– Җылы җәйләр булыр, әмма иң куркытып торганы – май ае коры булырга охшап тора. Ул чорда бит үсемлекләрнең вегетация вакыты – печәннәр, игеннәр, бакчада утырткан яшелчәләр үсәр чак. Корылыгы гына начар булыр инде аның. Июньнең беренче яртысында явым-төшемнәр булыр һәм күпкә салкынчарак булыр кебек. Ә җәй үзе кышка карап килмәс ул. Җәй җәй булыр, Аллаһы боерса. Башы гына салкынчарак булыр, анна көйләнер…
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк