Ана күңеле – балада... Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, ана күзен ачуга баласы хакында уйлый башлый. Догасыннан калдырмый. Әле тыныч тормышта да балалары өчен җан атып яшәгән аналар, улларын хәрби бәрелешләр кырына озата. Аналар – көтеп яшәүче изге җаннар. Алар көтә белә... Ә көтү – иң авыры. Көннәр генә түгел, хәтта сәгать телләре бик әкрен бара кебек. Әмма ышаныч яшәргә көч бирә! Әнә шундый әниләр белән сөйләштек.

Ирина ГОРБУНОВА:
Кечкенә улыбыз уникаль булып чыкты. Мәктәптән үк медицина белән кызыксына башлады. Моның өчен укытучысына хәзергә кадәр зур рәхмәтлемен. Ул баланың талантын ача алды. Вадимга йөрәк эшчәнлегенә кагылышлы китаплар алып килә иде һәрвакыт. Улым Казан медицина университетын тәмамлады. Аспирантурада укып медицина фәннәре кандиды булды. МКДЦда йөрәк-кан тамырлары хирургы булып эшли иде. Йөрәккә операция ясау буенча үзенең патенты да бар. Ходайдан бирелгән сәләт инде ул аның. Улым бары эше белән яшәде. Фәнне дә, практиканы да алып барды. «Иң яхшы 50 инновацион идея» республика конкурсында ике тапкыр җиңү яулады. Алар бригадасы йөрәкне күчереп утырту буенча операцияләрне уңышлы уздырды.
Улымны мобилизацияләрләр дип һич кенә дә башыма килмәде. Ул бит югары квалификацияле табиб! Аннан соң фәнни дәрәҗәсе булганнарны алмаячаклар дигән иде Ил башлыгы. Узган ел мобилизациянең соңгы көнендә Вадимга повестка килде. Ул калу турында уйламады да. Куркуы да юк иде, ниндидер бер эчке әзерлек белән, патриотик рухта китте. Әлбәттә, әни буларак бик борчылдым, әмма аңа күрсәтмәдем. Мин аны госпитальгә алырлар дип уйладым, әмма аны алгы сызыкка алып киттеләр. Улым бу хакта шалтыратып әйтте дә, аның белән элемтә югалды. Мин шок хәленә килдем. Селкенми дә яттым да яттым. Тормышта мин бик актив кеше үзе. Әмма берничә көннән үземне кулга алдым, мондый ул өчен көрәшергә кирәк дип уйладым. Аның алган белеме, квалификациясе югалачак бит. Ә куллары... Хирург кыйммәте – кулларда.
Хатлар яза башладым. Башта федераль җитәкчелек-кә, аннан республиканыкына. Рәискә, Премьер-министрга бардым. Юк, һич тә улымны кире кайтаруларын сорамадым, аның квалификациясе туры килә торган урынга – госпитальгә күчерүләрен теләдем. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка мөрәҗәгать иттем. Һәм нәкъ менә ул ярдәм итте! Аның ярдәме белән улымны һәм полктагы Татарстаннан дүрт табибны махсус билгеләнештәге медицина отрядына күчерделәр. Бу хактагы яңалыкны матбугат чарасыннан укып белдем. Айдан артык элемтәгә чыкмаган улым, төнлә шалтыратып, аларны күчерүләре турында хәбәр итте. Шатлануымны белсәгез иде, улыма гына түгел, тагын дүрт табибка ярдәмем тиюе сөенечемне икеләтә арттырды. Хәзер инде Вадим Луганск Республикасындагы госпитальдә җитди операцияләр ясый – кан тамырлары хирургы булып, бурычын лаеклы рәвештә үти. Инде «Хәрби батырлык өчен» медале дә бирделәр үзенә. Әлбәттә, эше бик авыр. Рухи яктан да, физик яктан да. Кайбер вакытларда тәүлекләр буе операция бүлмәсеннән чыга алмыйбыз, ди. Ялга кайтып китте. «Үзебезнекеләрне ташламыйм, җиңүгә кадәр барып җитәчәкбез», – ди.
8 Март бәйрәменә Айрат Зәкиевич Татарстаннан хәрби бәрелештә булган 38 медицина хезмәткәренең туганнары белән очрашу оештырды. Шул очрашуда махсус төркем төзергә һәм миңа аның координаторы булырга тәкъдим итте. Айрат Зәкиевичка булган рәхмәтем шундый зур иде, баш тарта алмадым. Аннан соң ничек тә улыма һәм аның коллегаларына ярдәм итәсе килү теләге дә бар иде. Шулай итеп, башым белән җәмәгать эшенә чумдым. Егетләребез соравы буенча медицина җиһазлары, кирәк-яраклар, генераторлар, запчастьлар җибәр-дек. Ләйлә Ринатовна (Татарстан Премьер-министры урынбасары – ред.), Айрат Зәкиевич безгә бик ярдәм итә. МКДЦның баш табибы Рөстәм Наилевич булыша. Улымның коллегалары да кушылды.
Вадим – МКДЦда махсус операциядә булган бердәнбер табиб. Аңа карата булган хөрмәтне бик сизәм. Ирләре хәрби бәрелеш-тә булган кызлар белән һәрвакыт элемтәдә мин. Күбесенең яшь балалары бар, аларга авыр икәнен аңлыйм. «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» активына кердем. Анда да егетләрнең, аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен кайгырту белән янып йөрибез. Моннан кала, Айрат Зәкиевич миңа үзенең ярдәмчесе булырга тәкъдим итте. Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе буларак икеләтә күбрәк булыша алырмын дип уйлап, риза булдым. Ана буларак, Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Улларыбызның исән-сау кайтуларын телим. Ышанам: алар җиңү белән кайтачак. Вадим да, әйләнеп кайтып, коллегалары белән бергә уникаль операцияләр ясавын дәвам итәр. Улым белән тагын да ныграк горурланасылар алдадыр әле.

Венера ХМЕЛЬНИЦКАЯ:
Улымны озатырга да кайта алмадым... Бер елдан артык инде күргәнем юк. Буада яшәдәк без, шунда ызба салдык. Ирем яшьли үлде. Улым өйләнде, Буа театрында оператор булып эшләде. Яшьләргә комачауламыйм дип, кияүгә чыгып, Урал якларына киттем. Анда элек тә яшәдек, кызымның фатиры бар иде. Озак та үтмәде, илдә махсус хәрби операция игълан ителде. Улым берен-челәрдән булып үз теләге белән «Тимер» батальоны составында китте. Югыйсә театрда броне дә булган... Миңа нияте турында әйтмәде дә. Энесенең китәргә җыенганын кызым җиткерде. Бермәлгә югалып калдым кебек. «Ник китәсең?» – дип, елап шалтыраттым. «Әни, йөрәгем шулай куша», – диде. Мин бит инде аны итәгемә бәйләп тотып тора алмыйм. Аның җыенып китүе шундый тиз булды, хәтта озатырга да кайта алмадым.
Ул көннәрдә үземне космоста кебек хис иттем. Бер атна буе берни уйлый алмый йөрдем. Тормыш алып бардым, эшкә йөрдем, әмма ул бернинди эмоцияләрсез генә булды. Әллә яшим мин, әллә яшәмим... Минем ике өлешем бар: берсе кызым булса, икенчесе – улым. Шул бер өлешем юкка чыккандай булды ул чакта. Соңрак кына үземне кулга ала алдым. Ярты елдан соң ялга көтә башладык, әмма һич кенә дә кайтармыйлар. Кешеләрнең исән-сау булган балалары инде икешәр тапкыр ялга кайтып китте. Улым гына кайта алмый. Сине алыштырыр кеше юк, диләр икән. Сер бирмәсә дә, үзенә дә авыр икәнен беләм – ялын ай саен күчерәләр. Өметләнеп көтеп торып та кайта алмагач, бик җиңел түгелдер. Мин генә түгел, гаиләсе, балалары бар бит. Сагынадыр, балакаем...
Еш шалтыратыша да алмыйбыз. Саклык өчен шулай эшли дип аңлыйм. Исәнлеген белеп смс хәбәр язам, ул миңа берәр «смайлик» җибәрә. Мин инде шуның өчен дә куанам. Димәк, исән! Шалтыратып, андагы хәлләрне сөйләмәячәген беләм бит инде. Нигә аның җанын талкырга соң?! Югыйсә бик якыннар идек без. Кешегә сөйләмәгән серләрен миңа сөйли иде. Кайткач иркенләп сөйләшеребез әле, дим. Җай туры килгәндә миңа шалтыратсынмы, гаиләсенәме? Алар белән күбрәк сөйләшсен, дим. Анда бит балалар. Балалар белән элемтә өзелергә тиеш түгел. Миңа исәнлеген белү дә җитә дип юатам үземне.
Ипи пешерәм. Илдә бу хәлләр башланганчы ук интернеттан махсус курс сатып алып, бик озак вакыт күгәрми, катмый торган ипи пешерү рецептын өйрәнгән идем. Күңелем сизенде микән әллә дип уйлыйм хәзер... Шушы ипи-ләрне алгы сызыктагы егетләребезгә җибәрәм. Бәлки, улыма да барып җитәр дип өметләнәм, аңа да ашатасым килә, әмма ул якка Татарстаннан бик сирәк баралар. Ипине изгәндә бөтен җылымны салырга тырышам, «бу ипине капкан һәркем сау-сәламәт булып, озак яшәр» дип, үземчә әфсенлим дә әле. Тик менә электр мичем генә ватылды. Бик кайгырам шуңа. Таныш-белешләргә барып ипи пешереп йөрим. Җибәрәсе килә бит... Кызым белән икебез дә махсус хәрби операциядә булган егетләргә ничек тә ярдәм итү уе белән генә яшибез. Кияүне дә мобилизацияләделәр. Ярый ул ялга кайтып китә алды...
Ел башында Казанга хәл белешергә дип кайткан идем. Кызымның фатиры складны хәтер-ләтә. Әйбер өстендә әйбер. Эштән кайтып керә дә, капкалап алгач, әле тегендә, әле монда чыгып йөгерә. Җыелган киемнәрне алып кайта, аны тәртипкә салып илтеп бирергә кирәк. Без бит әле бәрелеш астында калган җирле халыкка да ярдәм җыябыз. Уйладым-уйладым да минем ярдәм монда күбрәк кирәк дип, калдым. Яшел Үзәнгә барып, коры армия душы ясарга өйрәнеп кайттым. Хәзер, җыелышып, шуны ясыйбыз, пакетларга витаминлы чәйләр тутырабыз, тиздән окоп шәмнәре ясый башлыйбыз... Үзем ярдәм итәргә тырышып йөрим, уемда – улым. Бик озак вакыт элемтәгә чыкмаган чаклары да бар. Ярты ягым кабат сынып төшкән кебек була... Бушлыкта калам сыман... Ходайдан сорыйм һәм көтәм... Мин тагын нишли алам?! Әмма улымның исән-сау кайтачагына бер тамчы да шигем юк. Бөек Ватан сугышы вакытында бабам машинада фронт сызыгына азык-төлек ташыган. Бик куркыныч бит. Юлда миналар булырга, өстән ядрә төшәргә мөмкин. Улым да бүген нәкъ бабасы башкарган эшне эшли. Бабай исән-сау әйләнеп кайткан, димәк, улым да кайтачак... Әнә шул уй һәм ышаныч яшәргә көч бирә...
.jpg)
Әлфия Сорулева:
Улыма повестка китермәделәр, шалтыраттылар гына. «Әни, мин качып йөрергә җыенмыйм», – диде дә шул ук көнне военкоматка китте. Ул көннәрне искә төшерәсем дә килми. Улымны үгетләмәдем дә. Ул бит – ир-ат! Җитмәсә, әтисе дә хәрби. Улым армиядә хезмәт итеп кайткан иде. Анда да ниндидер кайнар ноктага җибәрделәр бугай аларны. Ярты елга аның белән элемтәне югалттык. «Командировкада булдым», – диде, артыгын сөйләмәде. Шуңа, кая барасын аңлап китте ул. Аны югалтудан бик курыктым... Бала югалту кайгысының никадәр ачы икәнен беләм мин. Беренче балабыз 6 яшендә лейкоздан үлде. Дүрт ел буе Казан белән Мәскәү хастаханәләрен таптадык. «Бала тап, алайса сиңа бик авыр булачак», – диде бер профессор. Кечкенәсен табып бер ел үткәннән соң, олысы бездән китеп барды. Бала югалту кайгысы – әйтеп бетергесез хәсрәт... Кабат ул юлны узасым килми. Шуңа бик авырдан озаттым улымны. Әлбәттә, барысы да яхшы булыр дип ышандым, әмма мин бит аны заводка эшкә генә җибәрмәдем... Ике атна буе шашар чиккә җиттем: ашамадым, йокламадым..
. Без, татарлар, ничек тынычланабыз инде: Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, аннан сорыйбыз, догалар укыйбыз. Ул минутларда Аллаһыга сыену бик ярдәм итте. Күз яшьләре белән генә ярдәм итеп булмасын аңладым. Монда калган әниләр белән бер-беребезне табыштык, улларыбыз булган взвод белән элемтә булдырдык. Аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыштык. Улларыбызга кирәк-яракларны җыеп посылка җибәрдек. Аны минем ирем алып барды. Икенче тапкырында әтисе машина илтте. Әйе, акча җыеп, машина сатып алып илтеп тапшырдык. Үземнең дә улым янына барасым килгән иде. Мин бит медицина хезмәткәре. Баштагы мәлләрне, әллә конт-ракт төзеп барыйм микән дип, уйлый идем. Яшь чакта да училищены тәмамла-гач Әфганга китү уе булган иде. Булачак ирем белән очраша башлаган чаклар, ул җибәрмәде. Ә хәзер мине нәрсә тотып калдымы?.. Мөгаен, моннан улыма күбрәк ярдәм итә алам дигән уйдыр. Әмма контракт төзеп китү башымда йөри әле.
Ялга кайтып китте... Ике атна бер мизгел кебек кенә тоелды... Һәм менә кабат озатырга... Икенче тапкыр озату тагын да авыррак икән. Җай чыгып шалтыратса да, үзе турында сөйләми, безнең хакта сораштыра. Март айларында нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәклеген аңладым. Лаеклы ялда инде мин, эшләмим. Өйдә гел улым турында уйлап утырып акылдан шашарга мөмкин бит. Шушы кулларым белән нәрсәдер эшлисем килде. Аллаһы Тәгаләдән юл күрсәтүен сорап, догалар укыдым. Телевизорны ачып, каналлар актара башладым. Гадәттә, мин ул каналны карамыйм, ә бу юлы шунда туктадым. Анда хәрби бәрелештәге егетләргә медицина кирәк-яраклары тегеп җибәргән волонтерлар турында сөйлиләр иде. Өстән килгән билге икәнен шундук аңладым. Медицина белән бәйле бит әле, җитмәсә. Тиз генә аларны интернеттан таптым. «Ценим жизнь» иҗтимагый оешмасы булып чыкты. Шул көнне кичен офисларына бардым. Башта өйгә тегәргә алырга курыктым, барып ярдәм итеп кенә йөрдем. Аннан, тәвәккәлләп, яраларны бәйләү өчен марлядан махсус бәйләвечләр тегә башладым һәм хәтта рекорд куйдым. Улымны озаткан көннәрнең берсе иде. Офиска барып кирәк-яраклар алып кайттым да тегәргә утырдым. Вакытның үткәнен дә сизмәгәнмен. Алып барырга дип санап тутыра башлаган идем, бер тәүлеккә 140 бәйләвеч теккәнмен. Эш онытылырга ярдәм итә. Егетләребезгә ярдәм итә алуым да ниндидер бер рәхәтлек бирә. Бәйләвечләрне, бандажларны, махсус аптечкаларны догаларымны укый-укый тегәм. Бу шөгылем бик тынычландыра. Җәй көне офиска барып носилкалар да тегә башладым. Безнең оешманың районнарда филиаллары бар. Махсус операциядә якыннары булмаганнар да килеп ярдәм итә. Чын күңелемнән рәхмәтлемен аларга. Безнең халыкның күңеле бик киң – шул сөендерә.
Улым күңелемнән китми... Бик курыныч җиргә күчерделәр аларны. Ике атна инде элемтәгә чыкканы юк. Әмма исән икәнен хәбәр иттеләр. Инде менә әтисе улыбыз янына китәм дип йөри... Тиздән Әниләр көне. Ул көнне «Әни, мин исәнсау», дип, улым шалтыратса, аның тавышын ишетсәм, шул иң зур бүләк булыр иде. Улым белән бик горурланам. Сүзе бер булды! Аллаһы боерса, җиңүебезгә, улымның әйләнеп кайтачагына бик ышанам. Кайтыр, акыллы бер кыз белән гаилә корып, безгә оныклар бүләк итәрләр. Башкача булырга мөмкин дә түгел!
Фото: Михаил Захаров. ТИ, Анна Арахамия
Язма «Сөембикә» журналының 2023 нче елдагы ноябрь санында дөнья күрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк