Логотип
Актуаль тема

Әти кайтты, качыгыз...

Җәйге матур көннәрнең берсе иде. Урамда шундый җылы, шундый рәхәт, тыныч. Өйгә керәсе дә килми. Дөньяга мөкиббән китеп, гел шушы баскыч төбендә генә утырыр иде ул. Әнә өй каршында күкләргә ашып үскән шомырт агачы да аның белән бергә картаеп бара. Шомырт чәчәк аткан чакларда ишегалды гаҗәеп бер серлелеккә, нурга күмелә. Чәчәк гомере бер була. Хатын да үзенең яшьлеген искә төшерепме, сиздерми генә үтеп барган караңгы көннәрен күз алдына китерепме, көрсенеп куйды. Юк, керергә кирәк. Тиздән аның «алтын багана»лары мәктәптән кайтыр. Әминә балаларын шулай дип йөртә. «Алтын баганаларым» дия. Алдагы бөтен көне, өмете-ышанычы шул газизләрендә хәзер. Ә алар өчәү аның.

Кайтуларына табын әзерләп куйсын әле ул. Кичен ни буласын белеп булмый. Тагын исереп кайтса... Аның йөрәге жу-у итеп китте. Чаларып беткән чәченә яулыгын бөркәп куйды да кухняда кайнаша башлады. Яшьлеге дигәннән... Бер уйласаң, аңа бит әле 45 кенә. Тик берәү дә аңа бу яшьне бирми. Әнисе өзгәләнә: «И-и, бала, картаеплар беттең шул хәсрәт капчыгы белән...» – дип төзәлмәс ярасына тоз сибеп тора. Әйтсә әйтер инде, үзен кызганып утырырга вакыты юк аның. Әнә бер-бер артлы ике малае, аннары олы кызы кайтты. Шау-гөр килешеп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә әниләрен мәктәптәге хәлләр белән таныштыра башлады. «Кулларыгызны юыгыз да, табынга утырышыгыз», – диде әниләре. Балалар әниләренең хәвефле йөзеннән барын аңладылар. Тиз-тиз генә ашадылар да кайсы кая кереп югалды.

Кич җитте, караңгы төште. Берзаманны капка төбендә туп типкән малайларның ачыргаланып кычкыруы ишетелде: «Әти кайта, исереп кайта, качыгыз...» Өйдәгеләр моны ишетүгә, шундук тышка ыргылды: «Барыгыз, бәрәңге арасына кереп ятыгыз, зинһар, күзенә күренмәгез», – диде әниләре Әминә. «Ә син?» – диде төпчек малай. «Мин хәзер...» Ул җәйне бәрәңге сабагы котырып үсте. Балалар бәрәңге буразнасы арасына кереп яталар да, әниләренең чыкканын көтәләр.

Бу юлы да шулай иттеләр. Аягында көч-хәл белән басып торган ир, хатынын күрүгә, бөтен көченә акырып җибәрде. «Нәрсә катып торасың, ашарга!» – диде ул, тиктомалдан ярсып китеп. Хатыны аш китерде. Ләкин тәлинкә өстәлгә барып җитмәде, идәнгә әйләнеп барып төште. Көн аралаш була торган мондый мәхшәрдән соң хатын гел үз-үзенә китәм, аерылам дип, сүз бирә дә, тагын кире кайтып төшә. Китеп кая барсын ул? Әнисенәме?  Алардан башка да өй тулы бала анда. Абыйсының гаиләсе... Кем әйтмешли, китәр өчен юл кирәк...

Ире кулына ни эләксә, шуны тотып ыргыта, бәрә, аудара, өйдә бер генә ватылмаган әйбер калмый мондый чакта. Хатын шуңа күрә чарасын алдан күрә: савыт-саба, кастрүл, чәйнек ише әйберләр яшерелеп куелган була. Инде җимерәсен җимергәч, ир ава-түнә хатынга таба килә башлады. Хатын качып котыла алмады, аның авыр, корычтай каты кулларына килеп эләкте. Залим куырылып төшкән хатынга бер генә сукты. Бичара хатын кая килеп бәрелгәнен аңламый да калды: аңын югалтып, күпме яткандыр, кызының аны кочып, үкси-үкси елавына исенә килде. «Әни, мин сине үлгәнсең дип торам, – диде бала яшьле яңагын әнисенең битләренә куеп. – Шундый курыктык, шундый курыктык...» Бала елый-елый һаман бер сүзне кабатлады. «Кая соң үзе?» Ул башын күтәреп, тирә-юньгә күз салды. Өй эче зур афәттән соңгы хәлне хәтерләтә иде. Башын ватылган чүлмәктән коелган балчыкка салып, гамьсез гырылдаган ирен күреп алуга, йөзен читкә борды. «Яраткан яранымны харап иткән, җүнсез».

«Әни, әни дим, әйдә китик, әйдә качыйк, үтерә бит сине... Безне дә үтерә... Мин урамда яшәргә дә риза. Ул гына булмасын». Балалар аңа күптән «әти» димиләр. «Ул», – диләр. Әминә үзе дә  эчкече әти белән үсте. Күрмәгәне калмады. Әнисе әйтмешли, нәселгә төшкән каргышмы инде бу? Хәзер менә әнисе язмышын кызы кабатлый. Кул-аякларны гына түгел, җанны бәйләп тоткан хәерсез ул чылбыр кайсыдыр бер буында өзелергә тиештер бит инде. Хатын үз хәлен, балаларының кичерешләрен беренче мәртәбә күргәндәй, тойгандай булды. Ул кызының моңарчы да кат-кат әйткән сүзләрен, ялваруларын беренче мәртәбә ишетте. Күрәсең, башкача юл юк. Китәргә, бөтенесен ташлап качарга, ике дә уйламаска кирәк. Чылбыр шунда гына өзелер. Ул моны балалары хакына эшләргә тиеш. Әминә күп сабыр итте. Кыйналган саен, «инде туктар, бераз куркыр, чактан гына исән калдым бит», дип, үз-үзен тынычландыра торгач, золым дигән кара шәүләнең гаиләгә мәңгегә кереп оялавын аңлады.      
     
Ир сиңа кулын бер күтәрде икән, бүтән күтәрмәс, дип уйлама да. Күтәрәчәк. Кул күтәреп кенә дә калмаячак, кыйналып, изелеп яшәү көненә калдырачак. Чөнки түзәсең, сабыр итәсең. Кеше белмәсен дип, балалар хакына түзәсең. Ә кемгә кирәк моның ише корбаннар? Үзенәме, юк... Балаларынамы, юк... Хатын катгый карарга килеп, чайкала-чайкала торып басты. Башы чатнап авырта. Кызы тотып калмаса, егылып китәсе иде. Ярый әле янында балалары бар. 

Аласы әйберләре төенчеккә төйнәлгәч, ул җиңел сулап куйды. Һаман да берни булмагандай идәндә йоклап яткан иренә күз төшереп алды.«Бер кочак шомырт чәчәге белән алдадың син мине, – дип уйлап куйды хатын. – Хыялый, нечкә күңелле булырга охшаган идең. Ә син...»
Искә төшкән саен сискәндереп куя торган ул вакытлар күптән артта калды. Барысы да хәзер куркыныч төш сыман гына: икенче көнне үк, айныр-айнымас алар артыннан килеп җиткән явыз ир дә, аның: «Бүтән бармак белән дә кагылмам, эчмәм», – дип сөйләнгән сүзләре дә... Янында: «Каты тор!» – дип өйрәтеп торучы әнисе булу шулай иттеме, ышанмады хатын һәм дөрес эшләде.

...Авылдан Казанга күченеп килүләр, килгәч тә, кризис үзәгендә, аннары тулай торакта – бер бүлмәдә яшәүләр, аннары фатир алу шатлыклары... барысы да булды инде. Бик кыен чакларда да Әминә авыр димәде. Күңеле, җаны тыныч, берәү дә баш өстендә йодрык болгап тормый аның.
– Күргәнеңә сабырлык, димим. Бу очракта сабырлык юньлегә китерми.

Без Әминә ханым белән аларның өч бүлмәле зур, якты фатирында әкрен генә үткәннәрне искә төшереп, гәп куертып утырабыз. 
– Мин генәме шундый хәлдә калган хатыннар, – ди ул. – Ирләр азды бит хәзер. Алсуымның бер иптәш кызы икенче мәртәбә аерылды, аның ике баласы... Берсе язылышмыйча торып ята. Болай иткәндә, ирләр җаваплылыкны бөтенләй тоймый. Ә бәлкем, бер яктан караганда, әйбәттер дә. Аерылышып торасы юк. Кыйный башласа, чыгасың да китәсең.

Ул тәмам үзәгенә үткән сүзләрне әйтә. «Кыйный башласа... чыгасың да китәсең...» Әмма моңа бер дә үкенми. «Кияү бик әйбәт, – дип дәвам итә ул, – Алсуга бармак белән дә тими. Бәхетле алар. Оныгым да бәхетле. Аңа хәзер 7 яшь. Минекеләр сыман исерек күреп, аның кыланганнарына түзеп яшисе юк аңа. «Аерыл», – дип, дөрес әйткән кызым. Күпме чакырды кире, тәки кайтмадым бит мин. Кайтсам, ул мине үтерә иде. Үчен кайтара иде. Ә балалар ятим кала иде. 

Ул шулай дигәч, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында кабул ителгән өйдәге җәбер-золым турында закон хәтергә килә. Әгәр дә ул Россия Президенты тарафыннан расланса, үзгәрешләр була әле. Законда бәян ителгәнчә, ирнең хатынга кул күтәрүе беренче тапкыр булса һәм ул физик имгәнүләргә китермәсә, ир-атка – административ җәза. Бу очрак кабатлана калса, ул чагында – төрмә. Кемгә ничектер, әмма мин, әйткәнемчә, бер күтәрелгән кулның, законга карап кына, башка күтәрелмәячәгенә һич кенә дә ышанмыйм. Ни белән бетәр ул? Былтырның җәендә кабул ителгән закон шикелле гамәлдә эшләмәсә? Хатын-кызлар, гаиләгә керәсе акчадан язмас,  залим ирләрен югалтмас өчен, берәүгә дә өй хәлләрен сөйләмәсә?! Хатын гариза бирмәсә, хокук саклау органнары өйдәге хәлләрне каян белсен? Бу очракта, гаилә иминлеген саклау өчен кабул ителә торган законнарның уңышлы эшләп китүе бары бездән – хатын-кызлардан тора.   

P.S. Гаиләгә карата җәбер-золым турындагы яңа законга аңлатмалар белән язманы журналыбызның алдагы саннарында укый аласыз.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер кул кутэрдеме,узгэрми ул эчкэн ир(бик сирэге генэ узен кулга ала,эчуен ташлап кешечэ яши башлый),кирэкми узенне корбан итэргэ,яшьлегенне,саулыгынны эрэм итэргэ(минем кебек).

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике еллап яшэдек беренче мужик белэн. Кул кутэрэ, конлэшэ башлады. Бертуган энесеннэн дэ конлэп жанымны ашый иде. Берсендэ исереп идэндэ йоклап киткэн иде, остеннэн атлап чыктым да, кутэрэ алган кадэр эйберлэремне алдым да чыгып киттем. Ярый бала юк иде... 5-6 хатынга житте... берсе белэн дэ рэтлэп яши алмады. Мин 2 ул устереп, тыныч кына яшэп ятам икенче никахта, аллага шокер!!! Яр Чаллы.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дорес эшлэгэн ,кире кайтмаган явыз иргэ алар тукран тэубэсе ышандырып ,алдап азак тагын кул кутэрэлэр ,андыйлар б н яшэгэнче ялгыз яшэве мен артык

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК кызганыч

          Хәзер укыйлар