Логотип
Актуаль тема

Татарстан авылларында ришвәт чәчәк ата?

Татарстанда ришвәтчелек белән көрәш дәвам итә. Тик шулай да коррупция фактлары әледән-әле ачылып тора. Мисал өчен, 2016 елның 9 аенда гына да коррупция юнәлеше белән бәйле 993 җинаять ачыкланган. Аларның гомуми зыяны 323 миллион сумны (!) тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау, мәгариф, күчемсез милек белән идарә итү өлкәләрендәге ришвәтчелек – “лидер”лар рәтендә. Быел, мәсәлән, ришвәт бирү очрагының 43е аеруча эре күләмдәге сумма белән бәйле булган. Хокук саклау вәкилләре әйтүенчә, ришвәтнең уртача бәясе 105 мең сумны (!) тәшкил итә.

Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Чистай районнарында ришвәтчелек белән бәйле очраклар теркәлгән. Шул сәбәпле, 280 кеше хөкемгә тартылган. Алар арасында муниципаль структураларда, федераль, республика, хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә бар.

Кичүчаттагы кыңгыр эшләр...

Шунысын да әйтергә кирәк: эре шәһәрләр белән беррәттән, Татарстанның авыл җирлекләрендә дә ришвәтчелек фактлары теркәлеп тора. Араларында дәүләт милкендә булган күчемсез милекне куллануга бәйле ришвәтләр саны аеруча күп.

Дәүләт муниципаль милкендә булган җирләрне законсыз рәвештә тартып алу фактлары да теркәлә. Гадәттә, бу эшләрне ялган документлар ясатып башкарып чыгалар. Быел гына да мондый җинаятьләрдә 40 муниципаль берәмлек башлыгы фаш ителгән. Алар арасында Әлмәт, Аксубай, Әтнә, Буа, Югары Ослан районныкылары бар. Китерелгән зыянның күләме 40 миллион сумнан артып китә.



Мисал өчен, Әлмәт районының Кичүчат авыл җирлегендә дә кыңгыр эшләр булган. Монда гаепле кеше – авыл җирлегенең элеккеге башлыгы. Ул хуҗалык кенәгәсеннән ялган белешмәләр ясатып, 5 гражданга  законсыз рәвештә җир участокларын теркәгән. 4 миллионлык зыян китергән башлык 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән.

- Әлеге кеше бер елдан артык бу вазифаны башкармый. Без прокуратура түгел бит инде, кайдан белик? – дип әйтте безгә Кичүчат мәктәбендә эшләүче ханым “Аның мондый эшләренең алдан булу-булмавы турында хәбәрдар идегезме?” дигән сорауга. Хәзер элеккеге башлык саклау предприятиесендә инструктор булып эшли икән. Авылны биш еллап җитәкләгән.

Мәмәттә – ришвәт?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Әлмәт районы Мәмәт авыл җирлегенең элеккеге башлыгы 200 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Ул, карьердан файдалы казылмаларны чыгарырга рөхсәт биреп, бу фактны контрольдә тотучылардан яшереп калырга теләү сәбәпле, 52 мең сум күләмендә ришвәт алуда тотыла.

Билгеле инде, мондый хәлләрне авыл халкы белми калмый. Шуңа да без Мәмәт авылында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.



- Ул кеше ел ярым чамасы бу вазифада эшләми инде. Әлеге мәсьәләдә үзебез бер дә хәбәрдар булмадык. Суд карарлары чыккач кына белдек. Җитәкче буларак зыяны тия торган кеше түгел, ярдәмчел, халык белән дә эшли иде. Без үзебез дә аңлап бетерә алмадык. Аның төгәл нәрсәгә гаепләнгәнлеген дә белмим. Хөкүмәт тикмәгә генә җәза бирмидер инде, – дип сөйләде безгә Мәмәт авыл җирлеге Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова.

Авыл халкы исә монда ниндидер ялгышлык киткәндер, дип уйлый. Элеккеге җитәкчеләрен гаепләргә ашыкмый. Диләрә ханым сүзләренә караганда, элеккеге авыл җирлеге башлыгы гаиләсе белән авылда яши. Өй хуҗалыгында эшли.

Исегезгә төшерәбез: ришвәт алу аркасында “тәхет”тән төшерелгән муниципаль район башлыклары да бар Татарстанда. 2012 елда Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр Тимофеев 5 миллион сумлык ришвәт алган өчен хөкем ителә. Аңа 300 миллион сум күләмендә штраф билгелиләр. Шуңа өстәп, өч ел дәвамында дәүләт органнарында да эшләргә ярамый, диелә карарда. Ләкин  штраф 4 ел катгый режимдагы колониягә алмаштырыла. Өч ел узгач, ул шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарыла.

Татарстанда ришвәтчелектә җитди үзгәрешләр юк

17 октябрь көнне Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышы булып узган иде. Анда соңгы ике ел дәвамында көнкүреш өлкәсендәге ришвәтчелек буенча шактый эш башкарылганлыгы ачыкланды. Ләкин шулай да бу елның 9 аенда көнкүреш ришвәтчелек буенча мөрәҗәгать итүчеләр 40 процентка арткан.

Ләкин социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: Татарстанда коррупциягә каршы көрәш вәзгыяте тотрыклана бара.

– Ришвәтчелек белән бәйле ситуацияләргә эләккән кешеләрнең саны кимегән. Ә коррупция азайган дип санаучы кешеләр, киресенчә, арткан. Бу республикада коррупциягә каршы алып барылган сәясәт аркасында барлыкка килде, – дип сөйләде безгә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе полиция полковнигы Ринат Акчурин.



2016 елның 9 аенда теркәлгән 993 җинаять – Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Ләкин шунысын да ассызыклау мөһим: әлеге саннар Татарстанда ришвәтчелек арткан дигән сүз түгел. Бу бары тик хокук саклау, контрольдә тота торган бердәм, оешкан төстә эшләү нәтиҗәсе. Боларның барысы да сыйфат һәм сан ягыннан да җитди күрсәткечләргә китерә. Эчке эшләр министрлыгы ришвәт белән бәйле һәр фактны да күз уңында тота.

Дөньяның башка илләрендә ришвәт өчен нинди җәзага тарталар?

Бөтен илләрдә дә коррупция иҗтимагый күренешләрнең иң куркынычы дип санала. Ришвәтчелеккә катнашы булган дәүләт эшлеклеләренең «кыңгыр адымнары» халык алдында фаш ителә.

Америка Кушма Штатлары. Ришвәт бирү һәм алу өчен АКШта ришвәтнең өчләтә суммасын түләтәләр яки 15 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Суд карары буенча бу ике җәзаны берләштерә дә алалар.

Канада. Канаданың закон чыгару органында яки судта берәр вазифа башкаручы дәүләт эшлеклесе теге яки бу эшне башкару өчен ришвәт алуга ризалашса гына да 14 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Мондый җәза полиция комиссарларына, шулай ук хокук саклау өлкәсендә хезмәт куйган башкаларга да кагыла.

Европа илләрендә ришвәтчелек өчен штраф салудан алып иректән мәхрүм итү каралган:

Франция. Франция законнар җыелмасы ришвәтчелек өчен сәнәгать һәм коммерция предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләрен 7 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Урындагы кешеләргә бу җәза 10 елга кадәр җитә. Ә төрле “бүләк” алучыларны исә (аның бәясе күпме булуына карамастан) 2дән алып 10 елга кадәр төрмә көтә яки штраф салынырга мөмкин. Ә властьтән законсыз файдалану өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки штраф күздә тотыла. Әгәр урындагы кешенең бу эшләре берәр нәтиҗәгә китерсә, җәза икеләтә арта.

Германия. Биредә урындагы ришвәт алган яки таләп иткән кеше 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә яки аңа штраф билгеләнә. Әгәр бу эшен хөкемдар кылса, иректән мәхрүм ителү 5 елга кадәр җитәргә мөмкин. Хезмәт бурычларын бозу ихтималы булган эш өчен ришвәт алса, җинаятьчене 6 айдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә. Хөкемдар яки третейский суд кылган ришвәт фактлары өчен 1-10 ел иректән мәхрүм ителү, кайвакыт 6 айдан 5 елга кадәр төрмә көтә.

Бөекбритания. Ришвәт, бүләк алучы, аны таләп итүче кеше иректән мәхрүм ителә яки шушы бүләк акчасын кире кайтарырга тиеш була. Җитмәсә, җинаятьче 7 елга кадәр җитәкче урыннарга сайлана алмый. Мондый очраклар кабатланса, әлеге кеше бөтенләйгә хезмәт хокукларыннан, пенсиядән мәхрүм ителә. Хөкемдарларга ришвәт тәкъдим итүче яки бу “бүләк”не алучы түрәгә штраф салына яки ул 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Италия. Ришвәтчелек өчен бу илдә 4 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Финляндия. Коррупциягә кагылышлы җинаять кылган өчен штрафтан алып 2 елга кадәр төрмә көтә. Җитмәсә, хокук бозучы үз вазифасын башкарудан 4 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.

Коррупция белән көрәшүдә иң кискен чаралар Азия илләрендә кулланыла:

Кытай. Ришвәт өчен үлем җәзасына тартырга мөмкиннәр. Мондый радикаль ысул 1980 еллар башында кертелгән. Җинаятьчене бар халык алдында атып үтерәләр. Мондый хөкем карарлары елына меңгә җитәргә мөмкин.

Куба. Монда да Кытай методы кулланыла.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Биредә ришвәт өчен кулны кисеп аталар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар