Һәр балага әти-әни назы кирәк...

Ел саен Татарстанда 1 мең кеше әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителә. Кайбер өлкәннәрнең сансызлыгы аркасында ничә мең нарасый ятим кала, балалар йортларына эләгә, иң якын кешеләреннән башка үсәргә мәҗбүр ителә, дигән сүз бу. Республикабызда да 12 меңгә якын ятим исәпләнә.
Ятимнәрнең нибары 23-25 проценты гына – әти-әнисен югалткан нарасыйлар. Калганнары исә – иң якын кешеләре исән-сау була торып, балалар йортларына эләккән социаль ятимнәр.
Республикабызда ятимнәр йортлары бушый тора, балалар гаиләләргә алына дип сөенеп сөйләсәк тә, барлык нәнине әти-әниле итүгә әле дә ирешелмәгән. Һәр аерым очрак исә – бер җимерелгән гомер, үксез бала күз яшьләре.
Бүгенге көндә кечкенә балалар үз туган гаиләләрендә тәрбияләнү бәхетеннән мәхрүм ителгән очракта да, бик тиз яңа гаиләләргә урнаштырыла. Әмма бер гаиләдән күп бала ятимнәр йортына эләксә, зуррак балалар һәм авыру нарасыйлар караучысыз калса, алар күп очракта олыгайганчы дәүләт карамагында, әти-әни назыннан башка, гаилә учагының җылысын күрми-татымый үсәргә мәҗбүр.
– Гомумән, республикабызда вәзгыять шактый имин дип санала. Ятимнәр саны республикабызда тотрыклы: 12 мең дәрәҗәсендә саклана. 2015 елда берникадәр кимү тенденциясе дә күзәтелде. Республикабызда балаларны гаиләле итү өчен бик күп тырышлык куела бит. Ел саен балалар йортлары ябыла. Быел да ябу процесс дәвам итәр дип ышанабыз. Һәм бу акчаны янга калдыру ысулы түгел, балалар йортлары, чын мәгънәсендә, бушый. Күпчелек балалар бездә гаиләләргә алына, – дип белдерде Татарстанның Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.
2011 елдан республикабызда «Видеопаспорт» проекты тормышка ашырыла. Балаларны гаиләле итү юнәлешендә бу – бик зур ярдәм. Бигрәк тә, әйткәнебезчә, гаиләгә авырлык белән урнаштырыла торган малай-кызлар өчен бу проект өстәмә мөмкинлекләр ача. Аның кысаларында ятим нарасый турында 40 минутлык фильм төшерелеп, ул федераль порталда урнаштырыла. Шул рәвешле һәр потенциаль әти-әни аерым бала белән башта шул видеофильм ярдәмендә таныша ала, шулай ук әлеге сюжетта бала турында белгечләр фикере, аның сәламәтлеге турында мәгълүмат та урын ала.
– Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 5 ел эчендә 256 балага видеопаспорт булдырылды. Бу максатларга 22,3 миллион сум тотылды. Әлеге проектта катнашкан 186 бала шуның нәтиҗәсендә өйле булды. Агымдагы елда тагын 50 фильм төшерелер дип ниятләнә, – дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Республикабызда балалар ятим калуның төп сәбәпләре – әти-әнинең азгын тормыш рәвеше һәм алкоголизм. Социаль ятимлекне кисәтү юнәлешендәге тагын бер проект нәкъ шушы сәбәпләрне киметүгә юнәлтелгән. “Аеклылык ноктасы” дип аталган проект эчкече әниләрне туры юлга бастыру максатын тота. Алкогольгә бәйлелеге булган пациентларны мотивация булдыру методикасы һәм заманча препарат куллану ярдәмендә дәвалыйлар.
Проект республикабызда әле узган ел гына башлангыч алды. Әмма беренче нәтиҗәләр шактый сөенечле булган. Тәҗрибәдә 45 хатын-кыз катнашкан, шуларның 36сы тулы курс үткән. Шул рәвешле ятимлек янаган 98 бала үз гаиләләрендә яшәп калган.
чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.