Логотип
Актуаль тема

Ниләр генә күрмибез

Иренең кулы астында ут йотып, кыерсытылып, кыйналып яшәгән хатыннарга ул залимны ташлап чыгып китәргә ни комачаулый? Сәбәпләр күптөрле: янәсе, кешегә әйтергә оят; кеше белсә, тагын да ныграк котырыр; барып сыеныр урыным юк; балалар әтисез кала; кыйный, димәк, ярата.
 

Бу дөнья тәмугында...

Ир – баш, хатын – муен, дибез. Гаиләдә ир кешенең баш булуы хатыны белән дә, балалары белән дә дөрес мөнәсәбәтләр кора белүендә, гаилә тормышы җылы-нык, наз һәм ярату белән өртелгән булуда чагыла. Шундый очракта гына ата сүзе гаиләдә бәхәссез кабул ителә. Кызганыч ки, бүген бер-берсен ярты сүздән аңлап, яратышып яшәгән бәхетле гаиләләр хакында түгел сүзебез.

Җөмләне элек-электән шулай килгән инде ул, дип башларга мәҗбүрмен. Иренең каты кулын тоеп, изелеп яшәргә дучар ителгән хатыннар  җитәрлек әле арабызда. Кыйналып, кагылып яшәүгә, хәтта ки сексуаль җәберләүгә хатын-кыз иреннән курыкканга гына түзеп тормый. Психологлар тиран ирдән аерылып китә алмауның сәбәбен хатын-кызның мөстәкыйль булмавы, иреннән, аның акчасыннан, фатирыннан башка яши алмавы белән аңлата. Өйдәге низагка, сугыш-талашка, исереп кайткан ирнең тормышны газапка әверелдерүенә күз йомып, теш кысып түзүләр, ахырда, бик күңелсез тәмамлана. Бер уйласаң, кемгә кирәк инде мондый сабырлык? Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган кайбер мәгълүматларга күз салыйк та, уйланыйк. Бу мисаллар, бу саннар гыйбрәт өчен китерелә.
 

«Сөяркәгә сүз әйтмә»

Былтыр җәй көне бөтен Татарстан халкын аякка бастырган вакыйганы  күпләр ишетеп беләдер. Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында булган хәлләр белән танышкач, чәчләр үрә тора. Иң «крутой» кинофильмнарың бер якта торсын. Хөкем карарындагы юлларны укыгач, түбәндәге күренеш күз алдына килеп баса:

...Җәй уртасы, көн кичкә якынлашып килә. Бу төндә авылда тетрәндергеч вакыйга буласын әле берәү дә белми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары алтмыш яшьлек Марат Билаловның 40 ел бергә гомер кичергән хатынын ерткычларча кыйнап үтерүе авылдашларын тетрәндерә. Низаг чыгуның сәбәбе җитди, әмма хәл итмәслек булмый. Хатын иренең өйгә сөяркәсен алып кайтуын ошатмый. «Ичмаса, яшермисең дә, күз алдында кыланасың...» – ди хатын. Иргә шул җитә кала. Ярты сүздән котырып киткән ир хатынын идәнгә сузып сала да, типкәли, кыйный башлый. Тикшерүчеләр хатынның тәнендәге күгәрек-җәрәхәт эзләре буенча ирнең егермеләп мәртәбә сукканын ачыклыйлар. Шашынган ир «аңына» килгәндә, хатын инде үлгән була. 

Документлардан күренгәнчә, Билалов, хатынын үтергәннән соң, җинаять эзләрен яшерә башлый: корбанын караватка күтәреп сала, киемнәрен алыштыра, идәнне сөртеп чыгара һәм... видеокүзәтү камерасындагы язуларны алып куя. Әйтәм бит, без коточкыч дип караган фильмнарың бер якта торсын. Инде төш уртасы җиткәндә генә ул туганнарына, дусларына: «Хатын баскычтан егылып үлде», – дип, шалтырата. Туганнары килеп керүгә «спектакль» уйнарга керешә: елаган була, мәетнең суына башлаган тәне өстендә ясалма сулыш ясаган булып кылана. Сөяркәсенә шалтыратып: «Исеңдә тот! Бу төндә мин синең яныңда булдым», – дип үзенә алиби булдырмакчы була. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килеп җиткән медиклардан мәетне медицина экспертизасына җибәрмәүләрен сорый. Хатынының йөрәк өянәгеннән үлүе турында белешмә бирүләрен үтенә.

Соңыннан Билалов хатыны белән низаг чыгуын, аңа сугуын таный. Әмма хатынының ул кыйнаганнан соң вафат булуын кире кага. Аннан гына кеше үлми, янәсе. Кыскасы, ул ни әйткәнен дә аңламый бугай. Әле «баскычтан егылып үлгән», әле «өйгә кергән угрылар үтергән», ди. Күрсәтмәләрендә буталып бетә.
Суд аның гаебен тулысынча исбатлый. Һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре «гадәттән тыш хәлләр»е өчен җиде елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы колониягә озатыла.

 

Түзә һәм кичерә

Юктан гына, тиктомалдан гына чыга тавыш. Кунакка  барган җиреннән ире хатынын өйгә әйдәли. «Кайтыйк та, кайтыйк!» Тиккә генә ашыктырмаган икән ул хатынын. Кулы кычыткан булган. Бусаганы атлап керүгә үк Михайлов (фамилиясе үзгәртеп бирелә) хатынының чәченнән эләктереп ала да башы белән стенага бәрә. Салмыш иренең моның белән генә тукталып калмаячагын белгән хатын белән кызы фатирдан чыгып йөгерәләр. Ләкин ерак китә алмыйлар. Баскычта ир аларны куып тота, хатынны бетон идәнгә егып, башына, аякларына, гәүдәсенә тибә башлый. Моны күреп торган унике яшьлек кыз әнисенә ярдәмгә килмәкче була. Тик Михайлов үги кызын, киеменнән эләктереп алып, баскычтан очыра. Корбаннарына өйгә керергә боера. Ана белән кыз, һичнинди каршылык күрсәтмичә, янә гипнозланган шикелле, өйгә керәләр. Ир аларны кулындагы швабра таягы сынганчы, үзе «арып» туктаганчы, кыйный. Соңыннан баланы буа башлый. Ярый да кыз аның кулыннан ычкынып кача. Михайлов хатынына һәм балага үтерәм, дип яный. 
 Көнкүрештәге җинаять – ул баланы балачаксыз итә торган гаилә фаҗигасе.

Шушы хәлләргә дә карамастан, хатын судта, җәбер күреп яшәүче йөзләгән-меңләгән хатыннар шикелле, ирен яклап чыга.«Зинһар, төрмәгә утыртмагыз, ул исерек иде, нәрсә кылганын аңламады», – дип яклый. Бары тик зыян күрүченең үтенече, кем әйтмешли, беркемгә дә кирәк булмаган «киң күңеллелеге» генә саклап кала ерткычны төрмәдән. Шартлы рәвештә бирелгән җәза вакыты, андый залимнар өчен срок түгел инде ул. Менә бит хатыннар нишли?! Барын кичерә, гафу итә, ә моны шулай булырга тиеш дип кабул иткән ир корбанын җәберләүне дәвам итә. Минемчә, мондый очракта – зыян күрүчесе – хатыны булган очракны әйтүем – гаепләү мотивы итеп корбаннар фикере китерелергә тиеш түгел. Эш нәкъ менә факт буенча каралырга тиеш. Югыйсә ирен саклап калган хатыннар соңыннан йә гомер буе кыйналып яши, йә гомерләрен яшьли өзә. Шуңа да бит әнә бездә көнкүреш җинаятьләре артканнан-арта бара. Былтыр республикада 3326 шундый җинаять теркәлгән. Шуларның аеруча авыр дип аталганнары – 383. Быелның гыйнвар, февраль айларында гына да аларның саны 495 кә җиткән. Күп вакыт моңа ир белән хатынның кара-каршы утырып эчүе, аннан аның үтереш белән тәмамлануы сәбәпче була. 

Әле күптән түгел генә Бөгелмәдә булган хәлне исегезгә төшерегез. Ир белән хатын башта эчәләр, аннары хатын, нәрсәгәдер ачуы чыгып, иренә отвертка белән кадый. Тагын бер җан тетрәткеч мисал: алты бала анасы шушы араларда гына дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Элек бу гаилә «куркыныч яный» торган төркемдә буларак, исәптә торган. Аннары исәптән алынган. Чөнки әни кеше төрмәдән башы чыкмаган ире югында үзен яхшы тота. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү комиссиясе хезмәткәрләре әйтүенчә, өйдә балалар өчен яшәү шартлары бар. Сабыйлар әниләре өчен җан атып, яратып тора. Бу юлы да бөтен эшне төрмәдән «на побывку» кайткан ир боза. Хатынын эчәргә кыстый, икәүләшеп эчәләр дә тавыш чыга. Шунда хатын иренә пычак белән чәнчи.

Мамадыш районы прокуратурасы әле бу арада гына 55 яшьлек иргә карата РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Ике арада килеп чыккан аңлашылмаучылыкны ир гадәти булмаган юл белән ачыкларга алына. Ул 51 яшьлек хатынының аягын-кулын бәйли, авызына скотч ябыштыра да дүрт сәгать буена бертуктаусыз кыйный. Исерек иргә өч ел ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

Хатынына үч итеп

Моның ише башка сыймый, йөрәк кабул итә алмый торган күңел тетрәткеч хәлләр безне әледән-әле эссе табага бастырып тора. Бу хәлләргә инде сигез ел вакыт үтеп китсә дә, ерткычлыгы белән тиңе булмаган ул җинаять берәүне дә битараф калдыра алмас. 37 яшьлек Александр Григорьев биш яшьлек улы Алексейны пычак белән суеп үтерә. Фаҗигагә берничә минут кала ул өенә кайта. Улыннан әнисенең кайдалыгы белән кызыксына. Сабый ничек бар шулай әйтеп бирә: «Әни янына бер абый килде», – ди ул. Ата кеше, хатынына үч итәм дип, кулына пычак ала да дүрт мәртәбә баласының эченә кадый. Бала шундук җан бирә.
Ни өчен бу хакта сөйлибезме? Кисәтәсебез килә: гаиләдә тавыш чыкмыйча тормый. Ул юктан гына да давыл булып күтәрелергә мөмкин. Низагны кузгала башлауга ук туктату, күп вакыт хатын-кызның үзеннән тора. Хатын-кыз зирәгрәк, хатын-кыз хәйләкәррәк. Аннары бәхетсезлеккә илтүче юлның башы өстәлегездә утырган аракы булуын онытмагыз! Гаилә сугыш чукмарларына карата хокук саклау органнары аеруча җитди, кырыс чаралар кулланырга да риза. Чөнки бәланең килеп чыгуы шулар аркасында. Алар – эчке эшләр бүлекләрендә исәптә тора. Хезмәткәрләр аларны азга гына да күз уңыннан ычкындырмаска тырыша. Сугыш чукмарлары белән яшәгән хатыннарның да көннәрдән бер көнне сабырлыгы бетә, һәм алар соңгы адымга бара: кулларына пычак алып, аянычлы гамәл кыла. Эчкән хәлдәме ул, көнкүреш низаглары нигезендәме, җинаятьләрне кисәтергә, булдырмый калырга да була. Моның өчен бары гаиләдәге җәбер-золым, эчкечелек аркасында килеп чыккан тавышлар турында вакытында полициягә  хәбәр итәргә генә кирәк. Закон буенча хокук тәртибен бозучыларга карата бик күп үтемле чаралар каралган бит, бер уйласаң. 
   
Материалы в подверстку (обычно давали в колонку на серой плашке или отбив пунктиром) от экспертов по теме 
 

Кризис үзәге көтә

Ире – залим булган, бертуктаусыз кыен ашап яшәгән хатыннарга кая барып сыенырга? Нишләргә? Аларның күбесе: «Китәр идем. Сыеныр почмагым юк», дип, түзә ич. Күпме ишетәбез шундый сүзләрне. «Барыр җирем юк», – диләр алар. Чыннан да, аларга кая барырга, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Балаларың белән урамда кала алмыйсың бит. Чарасызлыктан түзә хатын-кыз. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, без дә ныгытып эзли башлагач, таптык «вакытлыча сыенып торыр урынны». Баксаң, «Добро даром» хәйрия фонды исәбенә оештырылган һәм «Кризис үзәге» дип аталган социаль кунакханә инде былтырның сентябрь аеннан бирле эшли икән.
Үзәк эшләре турында аның җитәкчесе Раушан Рәфикъ улы Хәкимуллин сөйли:

– Безнең төп максатыбыз – бәлагә тарыган әниләргә, иренең җәберләвеннән качкан әниләргә, социаль ятимнәргә ярдәм күрсәтү дә инде. Барлыгыбызны баштарак белеп тә бетермиләр иде. Без үзебезне белдерер өчен видеороликлар эшләдек, җир асты юлларында, кеше күп йөри торган урыннарда игъланнар элдек. Белсеннәр, күрсеннәр, безгә килеп, вакытлыча гына булса да, үзләренә сыеныр почмак тапсыннар дибез. Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенең дә үтенечен кире какмыйбыз, борып җибәрмибез. Милләтенә, диненә карамыйбыз. Чөнки безнең өчен аларның барысы да ярдәмебезгә мохтаҗ әниләр, апалар, балалар...
Казанда ирләреннән золым күреп яшәүче хатыннарны яклау өчен Кризис үзәге эшли башлады.

 Үзәк бәбиләрен бала тудыру йортында калдырырга җыенган әниләр белән дә эшли. Әниләрнең төрлесендә төрле сәбәп: кайсының, әлеге дә баягы, бәләкәчен алып кайтыр урыны юк; кайсының, ирсез тапкан да, әти-әнисе өйгә кертми; кайсы бөтенләй үк чит төбәктән. Андыйлар белән дә эш алып барабыз. Без 4 нче бала тудыру йорты белән һәрдаим элемтәдә. Хәтта балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләләрен дә көйләргә туры килә. 

Кунакханәбез әлегә зур түгел. Ул алты кешегә исәпләнгән. Бүген исә үзәктә бәбиләре белән дүрт әни яши. Аның берсе – Таҗикстаннан. Ире хатынны сигез айлык көмәне белән калдырып киткән. Әни кеше бәбиен бала тудыру йортында калдырырга теләгән иде. Без сөйләшкәннән соң кире кайтып төште. Ни дисәң дә, бала кадерле шул ул. Икенчесенең әти-әнисе эчә, ул анда баласын алып кайта алмый. Өченчесен, игезәк бала табуга ук, ире ташлаган. Дүртенчесе – Башкортстаннан. Аның ире начар кеше булып чыкты. Өйдән чыгып киткәндә, ире аны акча урлауда гаепләп, судка биргән икән. Без ярдәмгә килмәсәк, ни белән беткән булыр иде? 

Бер мисал китерәм: әле күптән түгел бездә ике баласы белән бер хатын яшәп китте. Ире – чын мәгънәсендә, палач. Хатынына карата гына димим, балаларына карата да... Ир беркайда эшләми. Хатыны эшкә киткәч, балалары елый башлады исә, тота да кыйный икән. Ә бервакыт кечкенә малаен башы белән салкын суга тыгып җәзалаган. Алар үзәктә ай ярым торып киттеләр. Хатын янә шул иренә кайтты. Берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән кая барсын?
Мондый бәхетсезлекләр, нигездә, эчкечелек аркасында килеп чыга.

Бүгенге көндә тормышларына куркыныч яный торган 53 хатын-кыз бар. Без алар белән социаль яклау үзәкләре аша элемтәдә торабыз. Әлбәттә, безнең «оябыз» бик кечкенә, ә килергә теләүчеләр күп. Шуңа Кризис үзәкләрен республиканың һәр районында оештырып булмасмы икән, дигән тәкъдим белән чыктым. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда михнәт чигеп яшәүче хатын-кызлар күп бит.
Безнең өчен иң мөһиме – кисәтү. Ятимлекне кисәтү, җинаятьне кисәтү, бәла-казаларны булдырмый калырга ярдәм итү... Хокук саклау органнары җинаять инде кылынгач, буласы булгач кына эшкә керешә.
Безгә бер тиен акчасыз калган хатыннар да килә. Алар үзәктә иң күбе өч ай яши ала. Шулай каралган. Шул вакыт эчендә йә алар ирләре янына кайта, мөнәсәбәтләрен көйли, йә яшәр урын табып, эшкә урнаша. Өч ай аз вакыт түгел. Бик теләгәндә, моны эшләргә була.

Ярдәмебезгә мохтаҗлар өчен безнең телефон: 89370090960; +7(987) 228-48-91.


                               

Гаилә бәхете мәктәбе

Дөресен әйткәндә, баштарак без аны ялгызларга бер-берсен табышырга, кавышырга ярдәм итү мәктәбе дип уйлаган идек. Алай булып чыкмады. Аның мәгънәсе тирәндәрәк икән. Казан шәһәрендә урнашкан «Ышаныч» үзәгенең «Ювента» психологик-педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе, психолог Марина Геннадьевна Яценко болай дип аңлата:
– «Гаилә бәхете мәктәбе» дип ул тикмәгә генә аталмый. Безнең өчен гаилә кыйммәтләрен саклаудан да зур бурыч юк. Саклыйсың икән, син инде бәхетле. Бу мәктәпкә йөрүчеләр беренче көннәрендә, чыннан да, үзләренә тиң ярын табарга дип килә. Килә, күрә, мәсьәләгә төшенә дә, психологлар тәкъдим иткән чаралар белән килешә. Аларның һәркайсы белән зур, җитди аңлату эшләре алып барыла. Алар дәресләргә йөри-йөри гаиләнең ни икәнлегенә төшенә, ничек итеп үзара аралашырга, партнерының ихтыяҗларын хөрмәт итәргә, аңларга өйрәнә. Бер-береңне ишетү һәм тыңлау осталыгын чарлый. Бу мәктәпкә йөрүчеләр бергәләшеп культпоходлар оештыралар, кино-театрларга баралар. Бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Безнең бурыч – аларны өйләнештерү түгел. Тик шулай да, кайчак анысы да булып куя. Без аларны елмаерга өйрәтәбез.

Бервакыт бер ир кеше килгән. «Миңа бер хатын-кыз кирәк», – ди. Мин гаҗәпләнә калдым. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?» – дим. Аңлыйм үзем, теләге изгеләрдән. Ләкин аның хатыны буласы кеше белән аралашырга, аны яхшырак, якыннанрак белергә вакыты юк. Ул акча эшли. «Көн-төн эштә мин, йөрергә вакытым юк», – дип кырт кисә. Бик озак сөйләшкәннән соң гына хаклыгыбызны аңлады. Чыннан да, бер белмәгән кеше белән ничек яшисең аннары?! 

Хәер, ирләр генә түгел, хатын-кызлар да шундый җилбәзәк бу мәсьәләдә. Алар да: «Башта очрашырга кирәк. Аннан карарбыз», – диләр. Башта әзерләнергә кирәк, дим. Син ул танышың белән ни хакта сөйләшерсең? Дөнья хәлләре турындамы?  Очрашкач уртак сөйләшер сүзең булмаса, соң була. Кабат күрешәсең дә килми аннары. Безгә аерылган кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Сораштыра башлыйсың да, аның үзенә янә элеккеге хатынына яисә иренә охшаган ярны эзләвен аңлыйсың.

Безнең психологлар загсларда да еш булалар. Кайчак язылышу минутларын көтеп утырган парларга карыйм да, сискәнеп куям: аларның 80 проценты диярлек «шулай кирәк» булганга, мәҗбүри өйләнә, кияүгә чыга. Чөнки тиздән туачак баланы ятим итәргә ярамый.

Безнең бүлек Казан шәһәренең Маршал Чуйков урамында, 79 а йортында урнашкан. Телефоныбыз: (843) 522-55-81. Гаилә бәхетенең ни икәнен беләсегез килсә, безгә килегез!   

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларга кыйналып яшэве ошый торгандыр курэмсен

    Хәзер укыйлар