Логотип
Актуаль тема

«Әни, эчмә!»

– 17 яшемдә төрмәгә эләктем... Үзем теләп... Өйдән кая булса да китеп олагыр өчен. Башкача болай яши алмаячагыбызны аңладым... Каршымда утырган Розалия (исеме үзгәртелде. – Ч. Г.) әкрен генә куе каһвә эчә. Карашы билгесезлеккә төбәлгән. Уйлары – балачагында. Ул чакларны искә төшерү җиңел түгел аңа. Хәмергә үрелгәнче, хатын-кызлар балалары хакында уйласын иде, бәлки, минем тарих кайберәүләрне кыек юлга кереп китүдән саклап калыр дип, үз язмышын сөйләргә ризалык бирде. Хатын-кыз эчкечелегеннән дә яман һәм куркыныч күренеш юк. Әгәр дә әниең сәрхуш икән, бу инде – фаҗига... Гаилә таркала, балалар әниле килеш ятимлек ачысында яши башлый.


– 17 яшемдә төрмәгә эләктем... Үзем теләп... Өйдән кая булса да китеп олагыр өчен. Башкача болай яши алмаячагыбызны аңладым...
Каршымда утырган Розалия (исеме үзгәртелде. – Ч. Г.) әкрен генә куе каһвә эчә. Карашы билгесезлеккә төбәлгән. Уйлары – балачагында. Ул чакларны искә төшерү җиңел түгел аңа. Хәмергә үрелгәнче, хатын-кызлар балалары хакында уйласын иде, бәлки, минем тарих кайберәүләрне кыек юлга кереп китүдән саклап калыр дип, үз язмышын сөйләргә ризалык бирде. Хатын-кыз эчкечелегеннән дә яман һәм куркыныч күренеш юк. Әгәр дә әниең сәрхуш икән, бу инде – фаҗига... Гаилә таркала, балалар әниле килеш ятимлек ачысында яши башлый.

Исерек әниле балачак
Казакъстанда узган балачагын сагына Розалия. Бер генә сәгатькә булса да кайтып килер иде шул чакка... Алар дүрт бала. Чибәр әнисе. Балалары, гаиләсе өчен үлеп торган әтисе. Менә әтисе эштән кайтып керә. Алар тезелешеп әтиләрен үбәргә чират торалар. Аннан бергәләп ашарга пешерәләр. Әниләре сменадан кайтып кергәнче, биш бүлмәле фатирның һәр почмагын җыештырып чыгалар. Әниләре кырыс: чисталык ярата. Өйдә һәрнәрсәнең үз урыны булырга тиеш. Берсеннән-берсе кечкенә балалар формаларын үзләре юып, үтүкләп кия. Әниләре шулай өйрәтте. Бик яхшы яши алар. Грециядән кайткан киемнәр генә кияләр. Әниләренең һәр күлмәгенә аерым туфлиләре бар. Үзен карарга, дус кызлары белән аралашып яшәргә ярата. Әтисе моңа каршы бер сүз әйтми. Чикләрне белмәгән хатын-кызга ирек куярга, артык йомшак булырга ярамый икән... Тормыш тәҗрибәсе туплаган Розалия хәзер шундый фикердә. Әнисе калыпка керергә яратмады, чикләрне дә санга сукмады. Үзенчә яшәде...
90 нчы елларда әтисе туган якларына тартыла башлый – Татарстанга кайтып китә. Аның артыннан дүрт баласы белән хатыны да кайта. Эштән курыкмаган әтиләре район үзәгендә ике катлы йорт сала. Әниләре монда да иркен һәм ирекле тормышта яшәргә омтыла. Тиз арада иптәш кызлар табыла. Әмма монда бәйрәм итү башка төрлерәк икән бит – эчеп күңел ачуга корылган. Әниләре салмыш булып кайта башлый. Дөрес, әтиләре сиздермәскә тырыша. Күңел ачып кайткан хатынын балалары күз уңыннан качыра, тизрәк йокларга яткыра. Кечкенә энеләре сизмәсә дә, апасы белән Розалия сизенә сизе-нүен. Кечкенә булгангамы, моны фаҗига дип кабул итмиләр. Якларга, назларга әтиләре бар бит! Әмма көннәрдән бер көнне әтиләренә инфаркт булып үлеп китә. Ул көнне хәзер дә хәтерли Розалия. «Минем өчен тормышның мәгънәсе бетте. Үләсем генә килде», – дип искә ала. Әнисе бөтенләй сына... Башын җуеп эчә башлый.
– Әнинең, күрәсең, проблемалардан качасы килгәндер. Әмма проблема беркая да китми! Ярар, бүген эчтең дә онытылып ятып йокладың ди. Иртәгә иртән уянасың, ә проблема шул ук, җитмәсә, үзеңә дә оят. Аны барыбер хәл итәргә кирәк. Бераз эчкәч хәл булып китә диюче-ләр дә бар. Әмма төрле кешенең организмы төрлечә. Кемдер туктый ала, ә кемнәрдер чикләрне белми. Ул – кешенең җаваплылык хисе ни дәрәҗәдә булуыннан торадыр. Балалар бар. Аларның бер гаебе дә юк бит. Шуңа күрә иң элек алар турында уйларга, балаларга иң яхшысын гына бирергә тиешбез. Ә моның өчен аек акыл белән яшәү зарур.
Розалиянең әнисе балалары хакында уйламый. Үсмерлек чорына кергән Розалия исерек әнисе янына килгән шешәдәш «дусларына» каршы чын көрәш ача. Алар белән кычкырыша, сугышып булса да куып чыгарырга тели. Соңыннан туеп, кул селти. «Эчсеннәр, аның каравы, безгә ирек», – дип, апасы белән өйдән чыгып китү ягын карыйлар. Шушы тормышына күнегә башлый кыз.
– 90 нчы еллар ахыры бит ул. Беркем беркемгә кирәкми торган заман. Упкын читендә үзебез генә басып калдык. Социаль опекадан килделәр килүен. «Әнидән аерылмыйбыз», – дип нык тордык. Нинди булса да, ул бит безнең әни! Алар шул җавап белән ризалаштылар, күрәсең: безне социаль яктан начар булган гаилә дип исәпкә бастырдылар да оныт-тылар. Хәзер социаль опека нәтиҗәле эшли: эчкән аналардан балаларын алып китәләр. Бәлки, мондый алым кирәктер дә. Бала белән аерылуын аңлагач, күпләр акылларына килә. Әни безне югалтудан курыкмады, шуңа эчүен ташлау турында уйламады да. Кара эшче булып эшләп йөрде. Ашарга булмаган вакытлар да бар иде. Әтинең пенсия акчасына яшәдек. Ул акчаларны да эчә башлагач, килгән пенсияне күршеләрдә сакладык. Әз-әзләп кенә тоттык: үзебез азык-төлек, киемнәр сатып алдык. Авылда исерекне упкынга тибеп төшерергә генә торалар. Тирә-яктагы күршеләр әни өйдән алып чыгып киткән әйберләрне бер шешә аракыга сатып алалар иде. Хәтта исерек әнидән безнең киемнәрне дә аракыга алыштырудан чирканмадылар. Айныган вакытларда әни баштарак гафу үтенә иде, аннан ул да онытылды. Әмма ничек кенә яшәсәк тә, өйдә һәрвакыт чисталык булды. Үзебез җыештырдык, ашарга пешердек. Әни берәр атна баш күтәрми эчә дә, ике атна аек йөри. Ул вакытларда өйне ялап чыгара, безне карый. Энеләрем әнине бик ярата иде, бездән сүз дә әйттертмәделәр. Эчкәч, балаларын мыскыл итеп, урамга куып чыгарган әниләр турында ишетәм хәзер. Безнең әни алар белән чагыштырганда бик яхшы булган икән дип уйлыйм. Ул хәтта миннән курка да иде...
Буй җиткән кызлар әниләреннән оялалар, әмма кешедән аңа начар сүз әйттертмиләр. Тик артык ирек, олылар игътибары булмау Розалияне кыек юлга кертеп җибәрә. Тугызынчы сыйныфтан соң укуын ташлый. Укытучылар артыннан ялынып килсә дә, мәктәпкә аяк атламый. Кара эшче булып ялланып эшли. Тәмәке тартырга өйрәнә, дуслары белән бәйрәм итәргә дә ярата. Айныган вакытларда әнисе тәрбияләргә тырышып караса да: «Син башта үзеңне тәрбиялә», – дигән сүз ишетә. Әниләре үзе кебек үк эчкече ир белән яши башлый. Айныган вакытларында гына балалары янына кайта. Апасы башка районга укырга китә. Розалия ике энесе белән үзе генә кала.
Өлкәннәр игътибары булса, бәлки, ул 13 яшендә гомер буена сузылачак тагын бер психологик яра да алмаган булыр иде. Аны көчлиләр... Бик тә мотоциклда йөрергә өйрәнәсе килә аның. Бер ир кисәге өйрәтергә тәкъдим итә. Утыртып алып китә дә көчли... Бу хакта Розалия беркемгә дә сөйләми. Ул аның гомерлек сере булып кала. «Әнигә әйтүдән файда юк иде. Милициягә бармадым. Балала-рын жәлләдем. Үзе белән очрашмаска тырыштым, чөнки үз-үземне кулга ала алмаган булыр идем. Аңа минем күз яшьләрем төште. Ул күптән үлде инде», – ди Розалия...
Барысын да айныткан вакыйга булмаса, тормышлары ничек дәвам иткән булыр иде икән?!. 17 яшендә Розалияне кеше үтерүдә гаепләп, төрмәгә утырталар. Өйләренә исерек ирләр алып килгәне өчен әнисенең бер шешәдәш хатыны белән сугышып чыгып китә. Кире кайтып кергәч, шул хатынның мәетенә тап була. Үтермәдем дип акланып та тормый. Аны өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәләр. Башта балигъ булмаганнар колониясендә утыра, 18 яше тулгач, Белгородка хатын-кызлар төрмәсенә җибәрәләр. Розалия төрмәгә утыргач, әнисе эчүен ташлый. Өч ел буе кызы белән күрешергә йөри, посылкалар сала, елый, гафулар үтенә... «Төрмәгә эләгүемә үкенмим, – дип искә ала ул елларны Розалия. – Анда эләкмәгән булсам, хәзер ни рәвешле яшәр идем икән, бәлки, исән дә булмас идем...»
Төрмәдән Розалия башка кеше булып чыга. Дуслары белән күңел ачудан ямь тапмый. Аның башкача яшәп карыйсы килә. Кечкенә чактан ук үзен яратып йөргән егеткә кияүгә чыга. Яратырга рөхсәт итә. (Розалия-нең яратып караганы юк. Хәтта беренче мәхәббәте дә булмый. Әтисе кебек ир-ат очрата алмый ул.) Ике бала таба. Төрмәдә тегүчелек һөнә-рен үзләштергән Розалия эшкә керә. Әмма җанына ятмый. Аның бит кечкенәдән үк хыялы – тортлар пешерү. Башта кулинар рецептлар буенча, аннан соң интернеттан карап, әкрен-ләп торт пешерү серләренә төшенә. Заказлар кабул итә башлый. Бүгенге көндә аның төп кәсебе дә шул. Бу һөнәре аңа тормышны алып барырга, балаларын ашатырга ярдәм итә. 15 ел яшәгәннән соң ире белән аерылыша.
 – Исерек әнидән китеп, тагын исереккә барып эләктем. Башкача түзә алмадым – аерылдым. Әйе, гаиләмне саклап кала алмаганыма балаларым алдында үземне гаепле хис итәм. Әмма алар исерек янында үсәргә тиеш түгел дип уйладым, – ди Розалия. – Заказлар күп җыелып, тәүлегенә икешәр генә сәгать йоклаган вакытларым була. Кирәкле ингредиентларны Казаннан килеп алам. Казанга күрше авылга йөргән кебек кенә барып кайтам. Ике-өч көн заказ булмый икән, интернеттан шабашкалар эзли башлыйм. Ике баламны аякка бастырырга кирәк. Безнең белем алыр өчен акылыбыз да, тырыш-лыгыбыз да бар иде, әмма тәрбияләүче, кайгыртучы кеше булмады. Әгәр әни эчмәгән булса, әти дә исән булыр, без дә укып кеше булган булыр идек, тормышыбыз да башкача булган булыр иде. Минем балалар институтта белем алырга тиеш. Алар белемле булсын өчен барысына да әзермен, хәтта идән юарга да. Алар минем бәхетсез балачагымны кабатларга тиеш түгел...
– Әниегезгә үпкәгез зурдыр?..
– Әниләр төрле була. Безгә менә шундый әни язган. Язмыш эшедер. Ничек үпкә булмасын инде?! Хәзер аралашып яшибез, әни балаларымны карарга ярдәм итә. Моның өчен бик зур рәхмәтлемен аңа. Әмма арада җылылык юк. Гафу иттем мин аны, әмма йөрәк яралары төзәлми икән ул. Аңлыйм: бәлки, ул гаепле дә түгелдер. Алкоголизмга нәселдәнлек факторы да тәэсир итә, диләр. Әнинең әтисе сәрхуш булган. Әмма шулай да ул җавапсызлыктан килеп чыгадыр дип уйлыйм. Хәзер дә ачуым килгән чакларда балачак елларын әнинең исенә төшерәм. Елый, бик үкенә, әмма терсәк якын, тешләп булмый шул. Ул вакытларда безгә килеп йөргән кешеләрне күреп танысам, йөрәгем сикерә башлый. Аларга нәфрәт белән карыйм. Яннарына килеп: «Менә сине кем дип атарга инде? Кечкенә балалар яшәгән йортка эчеп күңел ачарга килә идең. Синең аркада чыгып китә идек. Безгә ябыша да идең. Үземне, апамны яклап сугышкан вакытларым да булды», – дип әйтәсем килә кайчак. Шул йөрәк яралары нәтиҗәседер инде: кешеләрне яратмыйм. Читтәрәк булырга тырышам. Әйе, ярдәм сорасалар, кулымнан килгәннең барысын да эшлим, әмма күңелемне бервакытта да ачып салмыйм. Бәлки, кабат яра салынудан куркамдыр... Мәктәптә Әниләр көне бәйрәмнәренә чакыралар. Әлбәттә, берсен дә калдырганым юк, барам. Шунда әниләр турында җыр-лар тыңлаганда туктый алмый елыйм. Әниемә бит шундый җырлар җырлый алмадым. Мәктәптән открыткалар ясап алып кайтып кулына тоттырмадым. Шатланганын күрмәдем. Бик авыр балачак булды. Күп ялгышлыклар эшләдем, бу хакта балаларым да белә. Алар мине аңлады. Балаларыма әйтәм: «Кеше ялгыш-мый калмый, әмма болар киләчәккә сабак булырга тиеш...» Эчкән әниләр киләчәгенә балта белән чаба, шул хакта уйлансыннар иде. Бала янда калырга мөмкин, ләкин югалган җылылыкны кайтару бик авыр. Ә көлдән кеше булуы – икеләтә...


Барысы да аруны басудан башланды
 – Мин шәхес типы буенча – күгәрчен. Артык киң күңеллемен, кешеләргә юк дип әйтә белмим. Эчүгә сабышуымның сәбәбен психологлар шулай дип аңлатты, – ди ике бала анасы 35 яшьлек Камилә. Өстәвенә, ата-анасы да эчкече була. Баласын югалткач кына акылына килә ул.
Кияүгә чыгып бала таба. Ире ярдәм итми. Кулында – күкрәк баласы. Җитмәсә, әнисендә Альцгеймер авыруы. Кичләрен, баласы йоклагач, «ял итү» гадәткә кереп китә. Көнне сыра эчү белән тәмамлый. Башын югалтып эчми дә ул, алкогольсез яши дә алмый. Җиде елдан соң тагын бер бала таба, аннан – тагын берне. «Алар барысы да бер әтидән. Шуның белән горурланам. Өч баласы өч ирдән булган иптәш кызларым бар. Мин алай йөрмәдем, әмма, кызганыч, эчтем», – ди Камилә. Кечкенә балаларын олы кызына карарга куша да, кухняга ябылып бәйрәм итә. Кызы киреләнә башласа, кибеттән тәмле әйберләр алып биреп юмалый. «Бу – иң җайлы алым. Балалар да тыныч, син дә үз көеңдә. Шулай итеп балаларның күңелен күрдем дип уйлыйсың. Ә бит аларга тәмле әйбер түгел, бергәләп утырып уйнау кирәк. Мин моны хәзер генә аң-лыйм», – ди ана. Үсә төшкәч, үсмер кызы ризасызлык белдерә башлый. Низаглар чыга. Ире белән дә мөнәсә-бәтләре начарлана. Шундый көннәр-нең берсендә төнлә өйләрендә янгын чыга. Абыйсының тәмәке төпчеген-нән ут каба. Әнисе, абыйсы, ә иң аянычы – яшь ярымлык баласы төтенгә тончыгып үлә. Ярый әле ике кечкенә баланы уятып коткарырга өлгерә Камилә. Шул төнне дә «бәй-рәм иткән» булалар... Гаиләләре балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе күз уңына эләгә. Социаль яктан начар гаилә дип, исәпкә куялар. Балаларны тартып алу мөмкин-леген дә сиздерәләр. Казан шәһәре-нең Совет районы администрациясе фатирларын төзекләндерергә булыша. Социаль яклау идарәсе Камиләгә республика күләмендә гамәлгә ашырылган «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга тәкъдим итә. «Мин сәрхуш хатын түгел», – дип баш тарта. Озак үгетләгәннән соң ризалаша. Атна саен психологлар белән очрашуга бара. Үзе кебек хатыннар белән таныша. Камилә җөмлә саен психологлар сүзен әйтеп сөйли. Һәр адымына алар карашы буенча бәя бирер-гә тырыша. Эчми башлаганына бер елдан арткан. Нәкъ бер ел элек аңа махсус укол кадаганнар. Кыйммәтле процедураның бушка ясалганын аңлый ул. Шуңа да өметләрен аклыйсы килә. Аннан соң курка да. «Бер бәйрәмдә шампан шәрабы кабып карадым, башым бик нык авыртты. Үлүдән куркам. Балаларымны кем карар», – ди ул. Элекке тормышы өчен үкенә. Сабые үлемендә абыйсы гаепле дип санаса да, күңелендә үз гаебен таный кебек. Әйтми генә. «Хатын-кызны эчүдән беркем туктата алмый. Ул үзе генә моңа нокта куярга мөмкин. Янәшәдә тиргәүче-ләр түгел, ярдәм итүчеләр булса, котылу җиңелрәк», – ди. Программа буенча дәвалау узганда аны беркем шелтәләми, ярдәм итәргә генә торалар. Әлеге программага эләгүенә шатланып бетә алмый. Балаларына чупа-чупс түгел, ә ана назы бүләк итә хәзер. Үсмер кызы һәм ире белән мөнәсәбәтләре яхшыра. Белә: әле ул эчүдән тыелып кына тора. Ул теләк бөтенләй бетсен өчен, бик күп эш-ләргә, күп вакыт узарга тиеш. Ихтыяр көче генә җитсен.


Аеклык ноктасы
Республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән 2015 елдан бирле «Аеклык ноктасы» социаль проекты эшли. Бу проект кысаларында, нигездә, ана булу хокукыннан мәхрүм ителү мәсьәләсе каралган балигъ булмаган балалары булган хатын-кызлар алкоголизмнан дәвалана. Билгеле, мәҗ-бүри түгел. Әлеге карарны хатын-кыз үзе кабул итәргә тиеш. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, проект гамәлдә булган дүрт ел эчендә 246 кешене җәлеп иткәннәр. Аларның 82 проценты тулы дәвалану курсы узып, программаны тәмамлаган. Бу 472 баланы социаль ятимлектән йолып калганнар дигән сүз. Балалар ана назыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм булмый калган, киредән әниләрен «тапкан». Проект пациентлары дәвалану курсларын узып бетергәч тә психиатр-нарколог күзәтүе астында кала. Тулы курс үтүчеләрнең барысында да уңай динамика бар. 2019 елда республиканың 17 районыннан 77 атаана, шул исәптән, ун пар гаилә проектта катнашырга җибәрелә. 58 кеше проектны уңышлы тәмамлый.


«Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыруга «Под крылом семьи» Республика иҗтимагый оешмасы да кушылды. Хәмер парыннан айнып, яңа тормыш корырга тырышып яшәгәннәргә ярдәм итә ул. Республика буенча оешманың 13 филиалы булдырылган. «Шул рәвешле 2018– 2019 елларда дәвалану курсы узган 36 гаиләгә булышалар», – ди Илсөяр Гарифуллина. Республикада быел да «Аеклык ноктасы» проекты дәвам итәчәк. Моның өчен казнадан ун миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Димәк, яңа этапта тагын 80 кеше катнаша алачак. Якынча 150 баланың балачагы Розалиянеке кебек узмас, аның өлешенә төшкән авырлыклар аларны урап үтәр дигән өмет уята. Һәр бала бәхетле булырга туа бу җиргә. Ә дөньяга күзләре ачылган мәлдә аны бары тик гаиләсе генә бәхетле итә ала, бигрәк тә иң якын кешесе – әнисе...

Гүзәл ГЫЙЛӘҖЕВА, Республика наркологик диспансерының икенче хатын-кызлар стационарының бүлек мөдире.
Алкоголизм – күп факторлы авыру. Нәселдәнлек тә, шәхес тибы да, тәрбия шартлары да, мохит тә роль уйный. Моннан кала, хатын-кызларга психологик фактор да тәэсир итә. Бигрәк тә озакка сузылган депрессияләр шешәгә үрелергә мәҗбүрили. Алкоголизмнан дәваланганнан соң кабат яшел елан белән дуслашу сәбәпләрен менә болай аңлатыр идем. Пациентларның кайберләре дәвалануны формаль рәвештә генә уза, «организмны ял иттерү өчен» генә дигән максат куя. Бераз «ял»лардан соң үз теләге белән элекке тормышына кайта. Башкалары табиб киңәшләрен тотмый, үзенә, ихтыяр көченә артыгы белән ышана. Бары тик дәваланучы хатын-кызларның бер өлешендә генә терелү өчен мотивация була. Алар табиб ярдәме белән озакка сузылган ремиссиягә китә. Алкоголизмны бөтенләй дәвалап бетереп булмый, ул хроник авыру. Әйткәнемчә, бары тик озакка сузылган ремиссия генә бар. Дәвалану берничә этаптан тора, ул озак вакыт һәм күп көч сорый.

 

Алсу ХАННАНОВА, психолог
Алкоголизмның сәбәпләре күптөрле: үзеңә ышанмау, курку, уңышсызлыкка очрау, кешеләр белән мөгамәлә кора белмәү. Ә хәмер чикләрне юа. Кешенең дөрес итеп ял итә белмәве дә сәрхушлеккә китерергә мөмкин. Бары тик спиртлы эчемлекләр эчеп кенә ял итә алам дип уйлау – зур ялгышлык. Якыннарыгыз хәмер белән дуслаша икән:
 Иң элек аның белән утырып сөйләшегез. Максат: әрләп акылга утырту түгел, ә аны аңларга тырышу булсын. Сөйләшү барышында эчә башлау сәбәпләре ачыкланырга мөмкин.
 Әгәр дә сөйләшү барып чыкмаса, аның өчен абруйлы булган кеше белән сөйләштереп карагыз. Һәркемнең хөрмәт иткән кешесе булмый калмый.
Алкоголизм – авыру. Психика бозылуның бер төре. Яман шешне өйдә дәвалап булмаган кебек, эчкечене дә белгечләргә күренмичә аякка бастырып булмый. Авыру белән психолог, наркологка бару мөһим. Үзе кебек үк авырулардан торган төркем белән бергә терапия алу дәвалануда уңай нәти-җәләр бирә. Төркемдәшләр бер-берсенә теләктәшлек белдереп, дәвалану курсын яхшырта гына. Әгәр дә белгечкә барырга теләми икән, ультиматум куегыз. Бу – авыруны сагайтачак.
Әлбәттә, авыруның ихтыяр көче булуы – мөһим компонент.
 Спорт йә иҗат белән шөгыльләнә башлау дәвалануда ярдәм итә. Җанга якын хобби табып, алкогольне онытып торырга мөмкин. Аннан соң иҗади күзаллау эчәсе килү теләге тудыра торган сигналларны баса. Бу – белгечләр тарафыннан расланган факт.
 Әлбәттә, аралашу мохитен үзгәртү. Шешәдәшләр белән аралашуны туктату, чөнки алар кабат упкынга өстериячәк.
 Дәвалану узганнан соң, авыру кабат шешәгә үрелергә мөмкин. Моңа әзер булырга һәм фаҗига ясамаска кирәк. Авыру белән кабат эшли башлау зарур. Онытмыйк: алкоголизм – хроник чир.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар