Логотип
Актуаль тема

Милли радиолар – сәнгатьне үстерәме, әллә үтерәме?

Милли радио бүген үсештәме? Татар аудиториясе өчен эшләүче «Болгар», «Татар радиосы» һәм «Татарстан» дәүләт радиосы әһелләре белән бүген әнә шул хакта әңгәмә узды.

Әңгәмәдәшләр – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтов, әлеге өлкәдә иң тәҗрибәле белгеч. «Болгар» радиосының баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов һәм «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйровны да тәҗрибәсез дип әйтеп булмый. Шулай ук «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева да беренче генә елын эшләми.

 

Радио, телевидениенең эш күрсәткече дигәндә, иң элек телгә рейтинг сүзе менә. Әңгәмәдә яңгыраган беренче сорау да рейтинг турында иде. Аны ничек ачыклыйлар? Ул дөрес күрсәткечме?

Илфар Кәримов фикеренчә, рейтингны төгәл билгеләү мөмкин түгел һәм күп очракта ул ясалма була. «Безнең радио 13 ел эшли һәм «Без – Татарстанда беренче» дигән шигаребез дә юктан гына бар булмаган. Без моны төрле социологик тикшеренүләргә нигезләнеп әйтәбез.

Динә Гәрәева: «Татар радиосы» рейтингы «Медиаскоп» оешмасы тарафыннан төзелә. Аларның тикшеренүләре нигезендә «Татар радиосы» Казандагы иң шәп радиостанцияләр бишлегенә керә (федераль радиостанцияләр бишлеге бу)».

Тәүфикъ Сәгыйтов: «Татарстан» радиосының рейтингын халык үзе билгели. Безнең турыдан-туры бара торган тапшыруларыбыз бар һәм шушы тапшырулар барышындагы шалтыратулардан чыгып, безне кайда тыңлауларын, кемнәр тыңлавын бик дөрес ачыклап була».

 

Элегрәк радио халыкта дөрес сөйләм культурасы да тәрбияләүче булып тора иде. Без Камал апа Саттарова, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Фоат Галимуллиннарның сөйләмен хәтерлибез әле. Бүгенге дикторларны кем әзерли? Һава торышын да дөрес итеп әйтә белмәүчеләр бар бит арада, ә бит халык дикторга карап та өйрәнә. Радиода моңа игътибар итәләрме?

 

Айваз Садыйров: «Радио оперативлыкны таләп итә. Яңалык кызыклы да булсын, әле кешегә ишетелмәгән дә булсын, шул ук вакытта тиз дә җиткерелсен. Инде менә безгә укытучы да буласы икән! Без – музакальадиостанция. Кемне алырга тиеш без эшкә? Филология факультетын тәмамлаган кеше китапларны күп укый, бәлки, сөйләме төгәлдер дә, әмма оперативлыгы юктыр. Журналистика факультетын тәмамлаучы бик оператив булырга мөмкин, әмма хәбәрдарлыгы җитеп бетмидер. Театр артистына укыган кешене алсаң, тагын үз кимчелекләре. Мин һич кенә дә дикторлар хаталар белән сөйләшсен, димим. Әмма оператив эшлим дисәң, сыйфат ягы аксарга мөмкин. Университетның журналистика факультетында, музыкаль радиостанцияләр өчен махсус белгечлек ачаргадыр, бәлки? Сөйләме дә матур булсын, оперативлыгы да, халыкның күңелен дә ача белерлек артистлыгы да булсын».

Тәүфикъ Сәгыйтов та әзер кадрларның булмавын әйтә. «Каләме булса, теләге булса, андый кешене редакциядә үзең өйрәтәсең. Әзер кадрлар бер өлкәдә дә юк ул. Әмма эфирга чыккан диктор матур һәм хатасыз сөйләшергә тиеш. Шәһәрне – шәхәргә, һәмне – хамга әйләндермәскә... Элек, берәр сүз хакында бәхәс туса, ул сүзне дикторлар ничек итеп әйтә, шуңа карыйлар иде. Левитаннарның сөйләме халык өчен үрнәк иде».

Илфар Кәримов: «Без «Болгар» радиосында дикторларның сөйләмен игътибарсыз калдырмыйбыз, атна саен хаталар өстендә эш була. Камилеккә чикләр юк. Журналист үзе дә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнергә омтылырга тиеш. Сиңа ышанып, эфирга чыгарганнар икән, үзең дә тырыш. Кеше чарлана-чарлана өйрәнә. Дөрес сөйләшү өчен күп укырга кирәк, әмма яшьләр татарча укымый».

Аның яшьләр татарча укымый, дигәне белән Айваз Садыйровның килешәсе килми. Үзе китап укырга яраткан кеше буларак, кызыклы китапларны башкаларга да тәкъдим итүен, хәтта яшьләрне татарча укырга җәлеп итү өчен, аларга дөнья классикасы әсәрләренең татарчага тәрҗемәләрен эзләвен дә әйтте. «Безгә мөһим информация рус телендә керә. Кеше үзе дә сизмәстән, рус теленнән калька белән сөйләшә, җөмләсен дөрес кормавын да абайламый башлый».

 

Дикторларның татар телен бозып сөйләшүенә генә түгел, татар телендә яңгыраган заманча җырларның сыйфатына зарланучылар да күп. Өч ноталы дип тә атыйлар аларны, мәгънәсез дип тә, һәм бүгенге радиостанцияләрнең иң күп эфир вакытын шушындый җырлар тәшкил итә дә. Нигә шулай килеп чыга? Ул җырлар сәнгать советлары аша үтмиме?

Илфар Кәримов: «Болгар» радиосында һәр яңа җыр сәнгать советы аша уза: шагыйрь дә, композитор да, аранжировка ясаучы да тикшерә аларны. Җырлар күп килә, әмма бик азы гына эфирга үтә. Җырын үткәрмәгән өчен үпкәләүчеләр һәм эшнең судка ук барып җиткән очраклары да була».

Айваз Садыйров исә, көне буена яңа җыр тыңлап утырган өчен безгә хәтта сөт тиеш, дип шаяртып та алды. Ул да җырларның гаять күп булуын, әмма арада яхшы җырларның аз булуын әйтте. «Татар радиосы»да җырларны эфирга чыгару-чыгармауны җитәкчелектән торган сәнгать советы хәл итә. Кайвакыт белгечләрдә дә мөрәҗәгать итәләр.

Айваз Садыйров: «Сыйфатлы җыр нинди була ул? Татарча романслар? Әмма без – коммерцияле күңел ачу радиосы. Романслар безнең форматка туры килми.

Алар белән генә рейтинг җыеп булмый. Анысы, романслар да, халык җырлары да кирәк. Көне буе попса гына да тыңлап булмый, бераз халык җырын да тыңлап аласы килә. Ләкин гел халык җырын гына да тыңлап булмый. Аннары кем нәрсә ярата бит әле. Кемдер – Элвин Грейны, кемдер Нурминскийны (монысы радиоларда татарча альтернатив музыкага урын бирелми, дигән сүзгә җавап иде) тыңлый».

Аның фикеренә Динә Гәрәева да кушыла: «Без – коммерцияле музыкаль радио. Без үз форматыбызны үзебез төзибез һәм классик әсәрләр безнең форматка туры килми. Безнең аудитория – яшьләр. Аларга башка төрле җырлар кызык».

Тәүфикъ Сәгыйтов: «Радиода төрле музыка булырга тиеш. Яшьләр өчен дә, олылар өчен дә. Халык тыңлап үскән элеккеге җырларны да онытырга ярамый».

«Болгар» радиосы да классик җырлардан, халык җырларыннан йөз чөерми. Өстәвенә, «Болгар» радиосы ешлыгында көненә алты сәгать «Тәртип» тапшырулары чыга. Ә ул радио, хәтерләсәгез, халкыбыз яратып тыңлаган, йөз ел үтсә дә онытылмый торган чын җәүһәрләргә өстенлек бирә иде.

 

Радиода яңгыраган җырларның авторларын һәм башкаручысын әйтмәү хакында да сүз булды.

Айваз Садыйров: «Радиода яңа җыр әйләндерелгән көнне без һәр сәгать башында аның авторларын, кем башкаруын әйтәбез. Шул көнне тыңласагыз, белеп кала аласыз. Ә болай һәр җырның авторын, башкаручысын әйтеп утыру мөмкин түгел. Кызыксынган кеше, смс беләнме, сайтка кереп сорау бирү юлы беләнме, ул мәгълүматны таба ала инде». Аның фикеренә Илфар Кәримов та кушыла.

Тәүфикъ Сәгыйтов: «Бу дөрес сорау. Радиотыңлаучыга ул мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Җыр тыңлаган кеше аның авторын белеп тыңларга тиеш. Тагын кайдандыр эзләр йөрергә калгач, бу дөрес булмый».

 

 

Әңгәмәдә сүз татарча сәяси радиоларның булмавы, булганнарында да сәяси-иҗтимагый тапшыруларның азлыгы хакында да барды.

Илфар Кәримов: «Болгар» радиосында сәяси-иҗтимагый тапшырулар бар. «Көнүзәк мәсьәлә», «Уңыш формуласы»...

Айваз Садыйров: «Һәр радионың үз форматы. Безнең радио – күңел ачу радиосы. Кем кайсы юнәлешне сайлый, шул юнәлештә яхшы эшләргә тиеш. Яңа юнәлешкә борылсаң, элеккегесе аксарга мөмкин. Безгә кискен таләпләр кую дөрес түгел, без дотациягә яшәмибез».

Тәүфикъ Сәгыйтов: ««Татарстан» радиосында мондый тапшырулар юк дип әйтеп булмый. «Депутат каналы», «7 көн»...

Һәр өч радио вәкиле дә бер үк фикерне кабатлый: яңа радиолар ачылуга беркем дә каршы түгел, әгәр дә шушы юнәлештә эшли торган радиолар ачылса, куаначаклар гына. Көндәшлек кирәк, ул бик яхшы нәрсә.

 

Татарча сөйләүче радиоларның максаты нәрсә? Алар үсештәме, дигән сорауга җаваплар болайрак:

Динә Гәрәева: «Безнең төп өч максатыбыз бар: дәрәҗәне үстерү, тамашачыны арттыру, акчаны күбәйтү. Без – үсештә».

Тәүфикъ Сәгыйтов: «Халыкның таләбе үсә. Шуны истә тотмасак, ат тартып барган арба атны узып киткән кебек булачак. Милли радиолар үсештә, алай гына да түгел, киң колачлы үсештә!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем дэ hэрвакыт жыр авторларын hэм жырлаучынын исем-фамилиясен ишетэсем килэ радио тынлаганда. .

    Хәзер укыйлар