Логотип
Актуаль тема

Куркыныч тәрәзә

Яшәргә дип туган, дөньяның ямен дә күрергә өлгермәгән балаңны югалтудан яки аның гомерлек гарип булып калуыннан да олырак хәсрәт юк әти-әни өчен. Беребез дә балаларыбызга начарлык теләми. Әмма бәла аяк астында гына. Җәй җитте исә, балалар белән бәйле бәла-казалар да арта. Алар велосипедлардан егылып имгәнәләр, үзләре генә су коенырга дип китеп, батучылары да була – болар инде зуррак балалар. Ләкин әнисенең итәгендәге сабыйларга да җәй көне зур куркыныч яный. Шәһәр җирендә куркынычның иң зуры – ачык тәрәзәләр. Җәй әле яртысына гына якынлашты, ләкин егерме бала инде егылып төшәргә өлгергән дә. Аның икесенең, кызганыч, гомерен саклап кала алмаганнар. Бу балалар начар гаиләләрдә үсүче, караучысыз балалар түгел. Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, күбебез, бәла-каза минем белән булмас, мин баламны карыйм, сакланырга кирәклеген өйрәтәм, дип уйлый. Әмма бала бала инде. Тиктормаслык, кызыксынучанлык, әйләнә-тирәне өйрәнү аның табигатенә хас. Гүзәл ханым ата-аналарга «кул сузымы арасы» дигән кагыйдәне онытмаска куша. Мәктәпкәчә яшьтәге беле белән олы кеше арасындагы ераклык нибары кул сузымы кадәр генә булырга тиеш. Хәтта кухняга газны кысарга гына чыгып киткән арада да бәхетсезлек булырга мөмкин. Пластик тәрәзәләргә куелган чебен-черки сеткасы баланың авырлыгын тотып тору өчен көйләнмәгән. Ул – ышанычсыз. Бала тәрәзә төбенә менеп басып, сеткага таяна һәм күз ачып йомганчы аска мәтәлә. Исән калган очракта да, аның сәламәтлегенә төзәлмәслек авыр зыян килергә мөмкин һәм бу күп очракта шулай була да.

Татарстан республикасы балалар клиник хастаханәсенең Травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков әнә шулай ди. Аның сүзләрендә, батутта сикерү, җәнлекләрне сыйпарга мөмкин булган зоопарклар, велосипед-самокатлар, монокөпчәкләр шулай ук балалар өчен куркыныч чыганаклары. Дөрес итеп егылырга өйрәтелмәгән баланы батутта сикертергә гомумән ярамый. «Егылып, нык итеп артына утыра икән, умыртка сөягенең компрессион сынуын көт тә тор. Ә бу – 2-3 атна бары тик чалкан ятып кына тору, аннары 6 айга кадәр каты корсет белән йөрү (бу вакытта утырырга ярамый), тагын алты ай ярымкаты корсеттан йөрү, аннары бер елга кадәр реабилитация дигән сүз», – ди ул.

Табиб фикеренчә, заманча велосипедлардан егылып алган имгәнүләр белән моннан 20-30 елгы сәпидләрдән егылганны шулай ук чагыштырып булмый. «Элеккеге сәпидләр нык итеп эшләнгән, рульләре физиологик дөрес, утыргычлары киңрәк итеп ясалганга, алардан егылган бала зур имгәнүләрсез генә котыла иде, – ди ул. – Ә хәзерге велосипедларның рульләре туры, төрле якка чыгып торган рычаглары бар, көпчәкләре каплаусыз, утыргычлары тар, шуңа да балалар, егылып, сәламәтлекләренә зур зыян килә».

 

Республика балалар клиник хастаханәсенең психологик хезмәте бүлеге мөдире Лилия Горохова белдерүенчә, баланы куркыныч турында кисәтү генә җитми. «Минем балам беркайчан да тәрәзә төбенә менми, дип җавап бирә әти-әниләр, – ди ул. – Әйе, моңа кадәр менмәскә, ә беркөнне тотарга да менәргә мөмкин. Чөнки балаларда әйләнә-тирәне өйрәнү ихтыяҗы бар. Тәрәзәгә килгән кошка алданып та менәргә мөмкин ул, урамдагы тавышка кызыксынып та. Сабый балаларны 9-10 яшьлек өлкән абый-апасына ышанып калдырып китү дә дөрес түгел. Баланың үз гамәлләренең нәтиҗәсен алдан фаразлый алу өчен җавап бирү сәләте күпкә соң – баш миенең маңгай өлеше җитлегеп беткәч кенә барлыкка килә. Элек аны 14 яшькә өлгереп җитә диләр иде, хәзер исә тикшеренүләр моның бик күпкә соң, кешегә 21 яшь тирәсендә генә булуын әйтә. Әти-әниләрнең дә кайчак барысын да уйлап җиткерә алмавының сәбәбе әнә шуннан. Бүгенге әти-әниләргә игътибарлылык җитеп бетми».

 

Бу кагыйдәләрне сабый балалары булган барлык әти-әниләр дә истә тотарга тиеш:

баланы ялгызын гына калдырмагыз (хәтта ишекне ачарга гына чыкканда да балагызны тәрәзәсе ачык бүлмәдә ялгыз калдырмагыз);

тәрәзәгә махсус чикләгеч куегыз. Андый мөмкинлек булмаса, тәрәзәнең тоткаларын сүтеп алыгыз;

чебен-черки сеткасына ышанмагыз. Аның ныклыгы иллюзия генә. Баланың авырлыгын чыдатмый ул сетка;

тәрәзә яныннан бала басып менәрдәй җиһазларны алыгыз;

тәрәзә төбенә менеп басуның куркыныч булуын балага кабат-кабат аңлатыгыз.

фото: https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар