Логотип
Актуаль тема

Көлү – дәва?!

Соңгы тапкыр кайчан кинәнеп көлдегез? Әле кичә генә булса, сез чын-чынлап бәхетле кеше. Ихлас көлү – ул бәхетнең кечкенә бер билгесе. Ә менә исегезгә төшерә алмыйсыз икән, уйланырлык урын бар.

Татар халкының яраткан җырчысы Салават та тиккә генә сәхнәдән: «Күптән инде үксеп елаган юк, / Күптән инде шашып көлгән юк. /
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды, / Нәрсә булды миңа – белгән юк...» дип җыр сузмыйдыр. Җәмгыять үзгәрә. Бүгенге зур тизлекле, катлаулы геополик вазгыятьле тормышта көлүгә урын да юк кебек. Һәм урынсыз да сыман. Әмма көлү – яшәүнең бер чыганагы түгелме?! 

Көлүдән курку?!
Статистика буенча, балалар көн дәвамында 300–400, ә өлкәннәр бары 15–20 тапкыр гына көлеп ала. Бу яңалык та булмас. Янәшәсендә балалары булган кешеләр моны бернинди статистикасыз да белә. Сабыйлар – эчкерсез. Алар рәхәтләнеп шатлана һәм көлә. Әле бала сөйләшә башлаганчы ук, педиатр аны караганда әнисеннән: «Елмаямы?», «Аңлап елмаямы?» дип сорый. Елмаю – психоэмоциональ үсешнең мөһим бер күрсәткече. Димәк, нерв системасы өлгереп килә. Кечкенә бер сәбәп табып та дөньяларын онытып көлә белүләре белән алар өлкәннәрдән күпкә бәхетлерәк. Һәм тирә-яктагыларга да шатлыклы мизгелләр бүләк итәләр. Әмма үсә-үсә ул азайганнан-азая. Белгечләр ясаган нәтиҗә буенча, өлкән кешеләрнең көлүен секундлап санап җыеп барсаң, көне буена уртача бары бер минутка тула. Ә калган вакытларда нинди эмоцияләр өстенлек итә соң? Ни кызганыч, сагыш, киеренкелек, ачу һәм курку... Кеше үзенә никадәр бикләнсә, бу эмоцияләр шуның кадәр көчәя, ди психологлар.

 

«Юктан гына рәхәтләнеп көлгән кешеләрдән көнләшәм, – ди танышым, бер ачылып китеп сөйләшкәндә. Ә мин аны, җитди эштә эшләгәч, үзенә күрә бер образы дип йөри идем. – Җыелышып сөйләшкәндә мәзәк хәл сөйләп алу йә кызыклы бер сүз әйтеп кую бар бит инде. Шулчак бөтенесе дә көлә. Мин дә көләм, әмма бу кылану. Күзләре көлми, дип әйтәләр бит әле, минем кебек кешеләр турындадыр инде ул. Бөтен кеше онытылып көлә кебек, ә минем күзләрем барысын да контрольдә тотарга тырыша, бу секундта бөтенләй башка нәрсә турында уйларга мөмкинмен. Мәзәкнең мәгънәсен дә аңлыйм, әмма ул минем өчен бөтенләй башка нәрсәләр белән тиңләшә, һәм анда бернинди кызык юк кебек. Башта ахмаклар гына көләргә сәбәп эзләп тора дип уйлый идем. Хәзер, өлкәнәя башлагач, аларның шат күңелле, ә үземнең йомык булуымны аңладым. Юмор хисе булмаган кешеләр дә бар икән. Алар бик аз, мин шулар рәтенә керәмдер, мөгаен. Телевизордан хәзер бик күп юмор тапшырулары бара бит. Шуларны карап утырган кешеләрне һич аңламыйм. Миңа ул бушка вакыт уздыру кебек тоела. Бернинди файдалы мәгълүмат юк бит инде анда?! Комедияләр урынына да триллер, документаль киноларны үз итәм. Юк, мин бөтенләй елмая белмәгән кеше түгел үзе. Елмаям, балалар уңышы өчен куанам. Дөрес, без бергә яшәмибез. Гаилә тормышыбыз барып чыкмады. Әмма монда һич тә минем юмор аңламавым гаепледер дип санамыйм. Шулай килеп чыкты инде».


Алай гына да түгел, җәмгыятьтә хәтта гелотофобия дигән диагноз да бар икән. Көлүдән, бигрәк тә башкаларның үзеңнән көлүеннән курку. Бу күренешне өйрәнүче галимнәр моны психик тайпылыш дип атый. Гелотофобия, нигездә, үзен бик яраткан кешеләрдә һәм социофобларда очрый. Бу психик халәттә булган кешеләр, башкалар көлә башласа, куркуга калалар йә булмаса һәрвакыт үзләре башкалардан көлә. Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Гадәттә, ул мыскыл ителүләргә җавап реакциясе булып туа икән. Гелотофоблар кечкенә чакта мәктәптә көлке объекты булуларын әйтәләр. Бу күренеш Россиядә дә очрый. Әмма ул бездә, башка илләр белән чагыштырганда, әзрәк. Көлүдән куркучылар иң күбе Таиландта яши икән. Анда халыкның 80 процентында бу психологик тайпылыш күзәтелә. Кызганып куйдыгыз, әйеме? Ничек кенә әйтсәк тә, юмор хисле кешеләр белән рәхәт. Алар аралаша белүнең иң югары ноктасында тора кебек. Көлгән-елмайган кешеләргә тартылабыз, алар тирәсендә киеренкелек юк, уңайлы. 


Көлү – «йогышлы чир» 
Чит ил социологларның тикшеренүләренә караганда, кеше башкалар янында 30 тапкыр күбрәк көлә. Психологлар Майкл Оурен һәм Джо-Энн Бакоровски ул эмоцияләр турында мәгълүмати сигнал гына түгел, ә башкаларны үз ягыңа аудара торган эмоциональ вирус дип тә саный. Ягъни кешенең үз-үзен тотышында иң йогышлы форма: уңай эмоцияләр шундук башкаларга «күчә». (Дөрес, араларында гелотофоблар булмаса.) Көлү бөтен халыклар культурасында да бар. Аңа өйрәнергә кирәкми. Ул таби-гатьтән бирелгән.


– Көлү ул – физиологик үзенчәлек, – ди психолог, гештальт-терапевт Гүзәл Хисмәтуллина. – Ул бер яктан, кешенең юморга, күңелле вакыйгаларга, кытыклауга карата физиологик реакциясе булса; икенче яктан, күтәренке кәефне, күңелле эмоцияләрне күрсәтүче халәт. Әлбәттә, көлүнең төрле функцияләре бар. Ул хисләрне җиткерергә дә булыша. Һәм, әйтергә кирәк, уңай хисләрне генә түгел. Оялсак та, уңайсыз хәлгә тарысак та, көләбез. Димәк, организмны саклау функциясен дә башкара – киеренкелектән арынырга ярдәм итә. Тискәре эмоцияләребезне дә әлеге халәт аша җиткерәбез. Мәсәлән, сарказм аша кешегә ачуыбызны күрсәтәбез. Сарказм ул – яшерен агрессия. Авыз еруыбыз башкаларны уңайсыз хәлгә дә куярга мөмкин бит. Һәр көлүнең сәбәбе бар. Әйе, сәбәпсез тилеләр генә көлә дигән гыйбарә яши. Баш мие чирләрен санамаганда, андый көлү – хисләрне тыеп тору нәтиҗәседер дип уйлыйм. Киресенчә, еш көлгән, күтәренке кәефле кешеләр җәмгыятьтә үзләрен бик иркен тота, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак телне тиз таба. Андый кешеләрне күңелле, кызыклы, диләр. 


Алда язылган танышым турында уйлап, психологка сорау бирәм: Көлү – битлек була аламы?
– Психологиядә социаль елмаю дигән төшенчә бар. Кайвакыт шул битлекне киеп куябыз. Безне кечкенәдән кешеләргә карата игъти-барлы, ихтирамлы булырга өйрәтәләр, дорфа булырга ярамый, диләр. Шуңа күрә күп кенә гаиләләрдә бу битлекне иртән киеп чыгып китәләр һәм шуның белән көне буе йөреп кайталар. Ләкин аның белән артык мавыгырга ярамый, чөнки ул чын хисләребезне танырга, белергә, күрсәтергә мөмкинлек бирми. Гел «елмаеп» йөреп, төрле хәлләрдә килеп чыккан эмоцияләребезне бастырып куябыз дигән сүз, ягъни мәсәлән. Кеше робот түгел. Көн дәвамында кәефе дә төрлегә үзгәрергә мөмкин. Һаман битлектән йөрү, үз чиратында, физик һәм психологик киеренкелек китереп чыгара. Әйе, юмор хисе булмаган кешеләр дә бар. Монысы инде кешегә тумыштан бирелгән йә бирелмәгән. Аннан соң гаилә тәрбиясе дә бик зур йогынты ясый. Бар шундый гаиләләр – анда эмоцияләрне күрсәтергә – көләргә дә, еларга да ярамый. Әти-әниләр үзләрен дә кысаларда тоталар, балаларын да шулай тәрбияли. Мондый кысалар рәхәтләнеп көләр-гә комачаулый. Шул рәвешле эмоцияләрен күрсәтә белмиләр. Бу бик кызганыч!


Көлү – онытылып тору
 Ә бит көлүнең организмга файдасы күптөрле. Америка психологы Уильям Фрай раславынча, 27 секунд дәвамында көлүнең йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсире өч минут ишкәк ишүгә тиң. Галимнәр шулай ук аның хәтергә тәэсире барлыгын да раслаган. Эндорфиннан кала, көлгән вакытта бәхет гормоны дофамин да бүленеп чыга. Ул исә баш мие эшчәнлеген үстерә, кешенең хәтере яхшыра. «Юмор кешегә бик күп ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итә, – ди психолог Гүзәл Хисмәтуллина. – Тормышта ул чын-чынлап зур ярдәмче. Шушында ук самоирония – үз-үзеңнән көлә белү сәләте турында да әйтәсем килә. Кимчелекләреңнән, ялгышларыңнан көлә белү – позитив һәм конструктив тәнкыйть ул. Депрессиягә кереп китмәскә, килеп туган уңайсызлыклардан җиңел генә чыгарга, дәрәҗәбезне саклап калырга ярдәм итә. Моның психика өчен әһәмияте зур. Дөрес, үз-үзеңне тәнкыйть итә белү психологик яктан җитлеккән, өлгергән, интеллект дәрәҗәсе югары булган кешеләргә хас икәнен дә ассызык-лап китәргә кирәк. 


Алда язылганча, кешеләр бергә чакта ешрак көлә. Әмма хәзер элекке кебек җыелышып утырулар, кунакка йөрешүләр сирәгәйде. Моңа, бер яктан, илдә барган вазгыять (коронавирус инфекциясе, махсус хәрби операция) сәбәпче булса; икенче яктан, югары тизлекле яшәеш гаепле. Вакыт тапмый җәфаланган чорда яшибез. Ә киеренкелектән ничек арынырга? Җәмгыятьтә зур ярдәмчеләр – социаль челтәрләр барлыкка килде. Аларга, кызык эзләп, бераз онытылып торырга дип керәбез гадәттә. Үзебез дә сизмичә, әлбәттә. Шуңа да социаль челтәрләрдә юморист-блогерлар популярлашты. Әйе, аларны карыйбыз да проблемалардан бераз арынып торабыз. Психолог та шул ук фикердә. «Кызыклы кешеләрне карап, үзебезне киеренкелектән алып чыгабыз. Шуның кадәр примитив дәрәҗәдәге әхлаксыз, дорфа юморлы блогерларны карыйбыз. Болар барысы да онытылу өчен. Әгәр дә ул булыша икән, нигә карамаска әле?! Әлбәттә, моның белән мавыгырга ярамый. Һәрнәрсәдә алтын урталык булырга тиеш. Җанлы аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый», – ди Гүзәл Хисмәтуллина. 


Психологлар әйтүенчә, тыйнак кына елмайган, бик сирәк көлгән кешеләр, эмоцияләрен авырдан күрсәтәләр, хәтта кайчак моның мәгънәсен күрмиләр. Мондый холыклы кешеләр, бик еш кына төзүче, түрә йә җитәкче була икән. Ә инде кычкырып, башын артка ташлап көлә белгәннәр демонстратив психотипка керәләр һәм алар игътибар үзәгендә булган иҗади һөнәрләрне үз итәләр. Борчылырга яраткан кешеләр дә рәхәтләнеп көлә белми. Алар гадәттә кассир, хисапчы һөнәрләрен сайлый. Димәк, юмор хисе булу-булмау нинди һөнәр сайлауга да йогынты ясый. Ә җәмгыятьтәге иң зур роле – кешеләрне бер-берсенә якынайта, араларны җылыта. Көлеп-елмаеп торган кешедән дә матур кеше юк кебек. Елмаеп-көлеп яшик. Заманалар ничек кенә авыр булмасын, кайчак бер җылы елмаю җитә. Әнә, «Мунча ташы» эстрада театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла да, халык һәрвакыт көләргә әзер ул, ди. Сәбәп кенә булсын. Хәзерге авыр һәм катлаулы заманда көлүгә урын калмады инде дип яшәүчеләр дә ялгыша, ди. «Кайгысы булган кешеләр дә безнең концертларга килеп, бераз онытылып тора. Андыйлар рәхмәтләрен әйтми китми. Без аларның күңелләрен әз генә булса да күтәргәнебезгә шатланабыз. Димәк, максатыбызга ирешкәнбез», – ди Гамил Әсхәдулла. Россиядә соңгы елларда көлү терапиясе үсеш ала башлады. Көлү белән дәвалау кризис вакытында иң яхшы ярдәм булып санала. Галимнәр фикеренчә, сәламәтлек өчен хатын-кызларга көн саен – 16, ир-атларга 17 «көлү дозасы» кирәк икән. Һәм ул чын күңелдән, ихлас көлү булырга тиеш. Сарказм, көнләшеп көлүләр саналмый. Берәр көнне үзегезне читтән күзәтегез әле. Еш көләсез микән? Юмористик концертларга йөрисез, юмористик тапшырулар карыйсызмы? Ә балаларыгызга кушылып көләсезме? Антуан де Сент-Экзюпериның кечкенә принцы нәрсә ди әле: «Көлү ул – чүлдәге чишмә кебек». Чишмәләр күп булсын һәм алар саекмасын.


Әбри ХӘБРИЕВ, 
юморист, пародист, шоумен

Кешеләр көлгән, көлә һәм көләчәк. Бу – аларның табигый халәтләренең бер төре. Юморның темасы классик булып кала дип уйлыйм – тормыш-көнкүреш белән бәйле мәзәкләр тамашачыга һәрвакыт якын булды. Хәзер менә стендап жанры кереп бара. Яшьләргә бик якын, чөнки ул кыска форматлы. Вакыйгалар агымы тизлеге югары булган чорда яшибез бит. Тиз үзләштерер өчен мәгълүматны кыска һәм оста тапшырырга кирәк. Юморда да шулай, ә стендап жанры бу таләпләргә туры килә. Шулай ук татарча КВН юнәлеше үсеп килә. Ә менә сатира бүгенге көндә тамашачыга кызык түгел. Нигә икәнен үзегез дә, бәлки, чамалыйсыздыр. Халыкны көлдерүнең төгәл рецепты юк. Бер концертта тәгәрәп көлсәләр, икенче залда исләре дә китмәскә мөмкин. Примитив юмор белән зәвыклы юмор арасындагы алтын урталыкны эзләргә кирәктер, мөгаен. Күпләрдән ишеткән бар: хатын-кыз юмор өлкәсендә бераз арттырып, уйнап җибәрә. Бәлки, шушы стереотип аркасында гүзәл затлар бу жанрга керергә куркадыр. Шәхсән мин үзем сәхнәдә юморист хатын-кызларның артуын теләр идем. Тормышта шаян кеше сынауларга җиңелрәк карый. Шуңа күрә килгән авырлыклары тизрәк чишелә дә. Турсаеп йөреп эш бармый, ә җиңеллек (җиңел күңел халәте турында әйтүем) киртәләрне урап узу юлын табарга ярдәм итә. Юмор башны эшләтә дисәм, хаталанмам дип уйлыйм. Һичшиксез шуны беләм: чын күңелдән көлә белгән кеше – бәхетле кеше ул. 

Рамил ШӘРАПОВ, 
юморист, җырчы
Кешеләр, кызганыч, үз эченә бикләнде кебек. Концертта да кешене көлдерү авыр, тормышта әйтеп тә тормыйм инде. Әмма нинди генә авырлык булса да, көлә белү кирәк. Шуңа күрә театрларда – комедияләр, концертта юмор булсын инде ул. Үзебезнең «Шәрапов юмор төркеме»нә килгәндә, соңгы араларда халыкчан юморга ихтыяҗ тоябыз. Төрле жанрда эшлибез: клоунада, халыкчан юмор, стендап, скетч. Мәңгелек темалар бар – гаилә, сәрхушләр, хастаханә, полиция. Хәзер халык элекке кебек мәзәк монологларны озаклап тыңлап утыра алмый, аңа тиз кирәк. Ике сүз әйтсәң, өченчесе көлдерә торган булырга тиеш. Юмористик концертларга яшьләр күп йөри дип әйтмәс идем. Аларга стендап, «Камеди Клаб» кызык. Без андый форматтагы юморны татар сәхнәсендә куллана алмыйбыз, чөнки кысаларыбыз бар. Әле ярый алар бар дип йөрим. Хәзер социаль челтәрләрдә кешене көлдерәм дип плинтустан түбән темалар белән мавыгалар. Сыйфатлы юмор сирәгәя бара соңгы вакытта. Бу жанрда эшләү авыр: сабырлык һәм бик нык эзләнү сорый. Табигый сиземләвеңә таянып, чиста интуициядә иҗат ителә торган жанр. Сәхнәгә чыгып мәзәк сөйләгәч, халыктан җавап булмаса, эшлисе килми. Шулай итеп, әкрен генә юмористлар төшеп кала. Юмор хисе булганнарга, үз-үзләреннән көлә белгәннәргә яшәве күпкә җайлырак. Үзем дә шундый кеше. Йөз-кыяфәтемдәге минуслардан плюслар ясап йөрим. Баш иеп йөрсәң, абынган саен хатыныңны, күршеңне, хакимиятне сүксәң, яшәп булмый ул. Шаяра-көлә дә белергә кирәк. Шунысы кызганыч: юмор аңламаган кешеләр бар. 


Гамил ӘСХӘДУЛЛА, 
«Мунча ташы» эстрада театрының сәнгать җитәкчесе.
Татарстанның халык артисты
Безнең театрга 1 апрельдә 44 ел булды. Без юмор призмасы аркылы тормышны күрсәтәбез. Замана белән бергә атлыйбыз. Аннан калышсак, театр күптән таралган булыр иде. Алай гына да түгел, без әле киләчәккә фаразлар да ясыйбыз. Һәм, әйтергә кирәк, алар чынга аша. Тамашачыга бүгенге көнгә кагылышлы мәзәкләр кызык. Мәсәлән, йомыркага бәя артты бит. Без аңа кагылышлы миниатюра ясап өлгердек. Ник өлгердек, димме? Элек актуаль булган темаларны ел буе уйный идек. Ситуацияләр тиз үзгәрә, халык шундук оныта. Бу мәсьәләдә эшләргә авыррак, әлбәттә. Аннан соң хәзер бөтен кеше юмористка әйләнде. Ире белән хатыны, баласы белән атасы уйный. Сәхнәдән кешене көлдерү авырая, ә интернеттагыны кабатлыйсы килми. Безнең концертларга 28–30 яшьләр тирә-сендәге тамашачылар йөри. Сөйләгән мәзәкләребезне алар аңлый. Безнең буын исә бик йөрми. Сәламәтлеге аркасында концертка килеп җитә алмаганнар да, дин юлына басучылар да бар. Хатын-кыз юмористлар булмауны аларны тамашачылар кабул итмәвендә күрәм. Бездә Ульяна (Татарстанның атказанган артисты, куючы режиссер Ульяна Князева 25 елдан артык «Мунча ташы» эстрада театрында эшләде. – Ч. Г.)
бик әйбәт уйнады. Халык аны яратты. Хатын-кызларның күбесе гастрольләрдән курка. Авыр хезмәт ул. Шуңадыр да бик ашкынып торучы-
лар юк. 


Дөресен генә әйткәндә, юмор кризисы биш еллап бара инде. Элек халык та башкачарак иде, илдәге сәясәт тә мондый түгел иде. Тормыш ритмы үзгәрде – тиз кирәк. Сәнгать әсәрләре дә кыска кирәк. Без генә түгел, драма театрлары да постановкаларын кыскарта башлады. Озын мәзәкләр тыңлап, аннан соң уйланып утыра торган тамашачы юк инде ул бүген. Игътибар итсәгез, халык хәзер карап чыгармын дип кенә сөйләшә, ягъни үтеп барышлый гына. Безнең театр сыман театр кирәк ул. Алар күп булсын иде. Үз-үзеннән көлгән халык яши ул. Бәлки, хөкүмәт дәрәҗәсендә юмор һәм сатира театры оештыру кирәктер. Халыкта юморга ихтыяҗ бар. Ул кирәк булмаса, 40 елдан артык тулы заллар җыя алмас идек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар