Хезмәт Кодексында үзгәрешләр бар

Кичә Татар-информ агентлыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән матбугат конференциясе узган иде. Ул анда берничә мөһим яңалыкка һәм эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларына тукталып узды.
Яңалыклар хезмәт кодексының хезмәт хакларын түләү нормаларын бозучыларга кагыла. Быелның 3 июлендә «Хезмәт хакларын түләүгә кагылышлы нормаларны бозган өчен, эш белән тәэмин итүчеләрнең җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча РФнең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 272 нче санлы ФЗ канунга кул куелган. Ул 3 нче октябрьдән гамәлгә керәчәк.
Хезмәт хакы канун буенча һәр 15 көн саен түләнергә тиеш. Әгәр дә шушы вакыт узып та, хезмәт хакы түләнми икән, хезмәткәр үз хокукларын яклауны таләп итеп, яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итә ала. Элек исә фәкать эш бирүче рәсми теркәлгән җирлек судына гына мөрәҗәгать итеп була иде. Хәзер дәгъвачы үзе теркәлгән җирлек судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Эш хакын вакытында түләмәгән яки тулусынча биреп бетермәгән өчен, элек дәгъва фәкать 3 ай эчендә генә белдерелә алган булса, хәзер аның да вакыты 1 елга кадәр озынайтылган.
Тагын бер мөһим яңалык – хезмәт хакларын вакытында түләмәгән өчен вазыйфаи затларга һәм юридик затларга карата салынган штраф күләме дә арта. Элек вазыйфаи затлар 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф түләгән булсалар, хәзер бу сумма 20 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Юридик затлар, гомумән дә 100 мең сумнарыннан «колак кагачак».
Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен, канун буенча, эш бирүче хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш. Ул кичектерелгән һәр көн өчен түләнә. Әлегә кадәр аның күләме Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/300 өлешенә тигез булса, яңа канун үз көченә кергәннән соң, 1/150 күләмендә булачак.
Министрны борчыган икенче мәсьәлә – эш урыннарында бәхетсезлек очраклары. Шөкер, республикабызда хәл алай ук куркыныч тормый. Шулай да быелның алты ае эчендә 81 бәхетсезлек очрагы булган, 18 очракта ул кешенең үлеменә китергән.. Иң куркыныч өлкәләр, әлеге дә баягы, эшкәртү тармагы, төзелеш һәм транспорт. Ул очракларның бик күбесе эшчеләрнең гап-гади генә кагыйдәләрне үтәмәүләре аркасында килеп чыккан.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.