Логотип
Актуаль тема

Карелия фаҗигасеннән соң Татарстан лагерьлары да тикшерелә

Соңгы арада гына республикабызда суда 4 баланың гомерен өзелде. Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы исә ил күләмендә тетрәндергеч вакыйга булды. Әлеге хәлләр төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игъти

Соңгы арада гына республикабызда суда 4 баланың гомерен өзелде. Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы исә ил күләмендә тетрәндергеч вакыйга булды. Әлеге хәлләр төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте.

Татарстанда коену сезоны 1 июньдә рәсми рәвештә ачык дип игълан итте. Әмма июньнең беренче атнасында көннәрнең салкынча торуы сәбәпле, су керергә җөрьәт итүчеләр әллә ни күп булмады.  Соңгы атнада исә чыдамсыз эсселәр башланды һәм халык күпләп пляжларга агылды.  Шуның белән бергә көн дә диярлек батып үлүчеләр турында хәбәрләр килеп ирешә башлады. Бер-бер артлы 4 баланы югалту исә республика халкы тарафыннан аеруча авыр кабул ителде.

Кызганычка,   республикабызда су коенырга рөхсәт ителгән урыннар санаулы гына. Нәкъ шул хәл судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе булып тора да инде.  Җәйге кызуда кешеләр коену өчен җиһазланмаган урыннарда да су керә башлый бит. Ә биредә рәсми пляжларда кебек куркынычсызлык мәсьәләләрен күз уңында тотучылар юк.  

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, ел башыннан республика сулыкларында 53 фаҗигале хәл теркәлгән, 36 кешенең гомерен саклап кала алмаганнар, арасында 6 бала да бар. Коену сезоны, әйткәнебезчә, коткаручыларга эшне өстәде генә – Татарстанда бу берничә атна эчендә генә дә 17 кеше суда батып үлгән, шуларның 4се – балалар.

Беренче тетрәндергеч хәл 16 июнь көнне Татарстанның Питрәч районында булды. 9 яшьлек  дустын коткарырга омтылып, 14 яшьлек үсмер үзе батып үлә.  Икенче көнне тагын ике гаиләгә кайгы килде. Арча районының Чиканас авылы янындагы елга буасында 8 һәм 9 яшьлек ике малайның гомере өзелә. 18 июньдә Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе авылында 10 яшьлек малай күпер аша велосипедтан чыкканда идарәне югалткан һәм суга егылып төшкән.  Малайның гәүдәсен водолазлар икенче көнне генә табып чыгаралар.

Юрий Венедиктов әти-әниләргә балаларын кыска гына вакытка да күз уңыннан югалтмаска киңәш итә.

- Олы кеше дә берничә минут эчендә су астына китәргә мөмкин. Балаларны һич тә караусыз калдырырга ярамый. Хәтта җиһазланган пляжда да игътибарны югалтмасыннар иде. Һәм балаларны суда йөзәргә өйрәтү бик мөһим, – дип ассызыклап китте ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да суда батып үлгән балаларның барысының да имин гаиләләрдән булуын искәртте. Малайлар “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укыганнар, исәптә тормаганнар. Әмма әти-әниләренең карап җиткермәве аркасында шундый фаҗигаләр килеп чыккан. Гомумән, малай кеше – куркыныч яный торган төркемгә керә, димәк, ир балалар үстерүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Карелиядәге хәл исә республикабызның җәйге ял үзәкләрендә өстәмә тикшерүләр уздыруга җитди этәргеч булган. Лагерь җитәкчеләре яз айларында ук ел да төрле ведомство вәкилләре белән куркынычсызлык мәсьәләләре буенча өйрәтүләр уза, мәктәпләрдә исә балалар каникулга таралышыр алдыннан ата-аналар инструктажлары үткәрелә. Якындагы көннәрдә мәктәп яны лагерьларында ял итүче, 9,11 сынныфны тәмамлаучыларның ата-аналарына янә иминлек мәсьәләләрен искә төшереп белешмәләр өләшеп чыгачаклар.  Шәһәр читендәге аланнарда исә балаларга уен формасындагы дәресләр үткәреләчәк. Моннан тыш якындагы өч көндә  ведомствоара комиссия лагерьларның һәркайсында булып балалар туклануын, судагы ялны оештыру, инструктажларның үткәрелү-үткәрелмәвен, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен җентекләп тикшерәчәкләр.

“Лето” республика үзәге директоры  Раил Моратшин искәртеп узганча, республикабызда быел балалар 1400 лагерьдә (119 стационар, 109 чатырлы лагерь, 18 санатор-курорт ял үзәге, 969 мәктәп яны лагере, 120 хезмәт лагере, 5 лагерь Кара диңгез буенда)  ял итәчәк. Аларның күпчелеге инде ачык һәм балаларны кабул иткән.  Барлык персонал тиешле өйрәтүләр-тикшерүләр  узган.

Ял үзәкләренең 53ендә балаларның суга керүен оештыру күздә тотылган. 13 лагерьдә ачык һавада бассейннар булдырылган, 15 ял үзәгендә ябык бассейннар эшлиячәк, 16 лагерь җитәкчелеге балаларны район үзәкләрендә, шәһәрдә эшләүче спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә йөртергә ниятли. 9 стационар лагерь балаларның коенуын ачык суда оештырырга карар кылган. Балаларның судагы иминлеген тәэмин итү өчен аларда бар таләпләр дә үтәлгән, хәзерге вакытта Роспотребнадзор вәкилләре суның санитар һәм микробиологик таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерергә пробалар алган. Су коенырга яраклы дип табылса, балаларга әлеге сулыкларда коенырга рөхсәт ителәчәк. Су керү вакытында коткаручылар берөзлексез кизү торачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар