IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшен башлап җибәрде

24 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе эшләде.
Чара милли мәдәният үзәгенең кинозалында башланып китте. Башта делегат ханымнарны Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде.»Хәерле эш сәгатьләре булсын!» — дип башлады сүзне ул. Чыгышында Кадрия Раес кызы татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчеләрен шәҗәрәләрне өйрәнү төзү, балаларга исем кушу, олы яшьтәгеләрнең васыятен тыңлый белүгә өйрәтү кебек мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә чакырды.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Сания Шевченко төбәкләрендә үткәрелеп килүче һәм былтыр бөтенроссия статусын алган «Татар кызы» бәйгесе тәҗрибәсе турында сөйләде.
Татарстанның Азнакай район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе, «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Галиева үзләрендә үткәрелеп килүче «Чатыр тауда җыен» фольклор фестивале турында сөйләде, бу чарада катнашырга чакырды.
Татарстанның Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе, “Ак калфак” булекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимянова барлык авылларда да хатын-кызларны оештырып, «Ак калфак» бүлекчәләрен ачу тәҗрибәсе белән таныштырды, аеруча игътибарга актанышлыларның кечкенә авыллар белән эшләүләре лаек, бу эшчәнлек анда яшәүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрергә ярдәм итә. Шулай ук бу райондагы «Ак калфак» «авыр» (эчкечечелек кебек яман гадәтләр белән бозылган, мәсәлән) гаиләләр белән эшләүләре өйрәнүгә лаек.
Татарстанның Зәй районы Клуб мәдәният йорты директоры,“Ак калфак” җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова чыгышында онытыла башлаган йолаларны торгызу, яңарту эшчәнлекләре турында сөйләде. Залда утыручыларда бу зур кызыксыну уятты.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Мәдәният йорты директоры, “Ак калфак” җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова үзләрендә бишек җырлары, йолалар, халык уеннарын туплау тәҗрибәсе белән таныштырды.
Татарстанның Балтач районындагы «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова чыгышы аеруча җанлы булды. Ул үз җирлекләрендә «Тибрәлә бишек җырлары», «Авыл шәҗәрәләре», «Авыл тарихлары», «Ак калфак турында шигырьләр» проектлары турында кызыклы итеп сөйләде. Районда беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева һәм башка данлыклы якташ хатын-кызларга багышланган музей төзү ниятләрен дә яңгыратты.
Татарстанның Чүпрәле районы «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова үзләрендә татар милли ашларын пропагандалау ашамилли тәрбия эшен алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Кыргызстаннан килгән шул илдәге татар оешмасы лидеры Гөлсинә Ульмаскулова май аенда үзләрендә җирле «Ак калфак» форумын үткәрү планнары турында сөйләде, милли тормышны ничек алып барулары белән таныштырды.
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова фойеда»Ак калфак»ның җирле оешмалары җитәкчеләре һәм башка секция эшендә катнашучы ханымнар өчен «Карабай», «Әпипә», башка татар халык биюләрен өйрәнү дәресен үткәрде.
Секция эше кысаларында «Айсылу эксклюзив» салоны тарафыннан татар милли аяк киеме — читекләр күргәзмәсе — сәүдәсе оештырылган иде. «Айсылу эксклюзив» салоны читекләрдәге бизәкләрне, фасоннарын үзе иҗат итеп тәкъдим итә.
сылтама: http://tatar-congress.org/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.