Логотип
Актуаль тема

Ислам нәрсә дә, терроризм нәрсә?

КФУда “Исламика” лекториясе кысаларында Исламның экстремизмга карашы турында сөйләштеләр. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Габделәзиз Дәүләтшин террорчылыкка китергән сәбәпне атады.

Ислам кешелекне биш нәрсәгә өнди

“Исламның террорга мөнәсәбәте турында сөйләшер алдыннан исламның бу дөньяга карашын белергә кирәк, – дип белдерде Габделәзиз Дәүләтшин. – Исламны өйрәнергә теләүче моны бер китап – Коръән ярдәмендә башкара ала. Коръәнне өйрәнгәннән соң, Ислам кешелекне 5 төп нәрсәгә чакырганлыгын күрәбез. Аллаһ Тәгалә Ислам динен, шәригатьне, Коръәнне бер кеше өчен генә дә, аерым җирлек өчен генә дә түгел, ә бөтен кешелек өчен биргән.

Ислам нәрсәгә өнди соң? Җәмгыять сәламәт булсын өчен бу 5 нәрсә һичшиксез булырга тиеш. Иң беренче, Ислам дингә һәм шул динне сакларга чакыра. Һәркемнең ышанырга хокукы бар. Икенчесе – яшәргә хокук. Кешеләр тормышлары, иминлекләре өчен куркып яшәсә, бу җәмгыятьне сәламәт дип атап булмый. Һәркем яшәргә хокуклы. Өченчесе – милеккә хокук, ягъни беркем дә синең милкеңне көчләп ала алмый. Ислам чакырган дүртенче нәрсә – акыл. Шунлыктан динебездә алкоголь, наркотиклар кебек нәрсәләр тыелган. Кеше белән хайванны да акыл аерып тора. Кеше фикерли алмаса, аны инде кеше дип атап булмый. Һәм бишенче нәрсә ул нәсәп, ягъни шәҗәрә. Бу таләп үтәлмәгән җәмгыятьтә картлар һәм балалар йортлары таралган була. Безнең бик үк сәламәт булмаган җәмгыятьтә әти-әнисе үлгән балаларны балалар йортлары тәрбияли. Шәҗәрә, кардәшлек мөнәсәбәтләре нык булган җәмгыятьтә ятим калган балаларны тәрбияләү өчен туганнары җаваплы. Исламда зина кылуның тыелуы да шуңа бәйле. Әлеге 5 нәрсә булмаган җәмгыятьне сәламәт дип атау мөмкин түгел”.

Иман – сабырлык һәм гафу итә белү

Габделәзиз Дәүләтшин беркемнең дә кеше гомеренә кагылырга хокукы булмавын ассызыклады, моңа Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китерде.

Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең соңгы вәгазендә: “Дөреслектә, сезнең каныгыз, сезнең милкегез һәм намусыгыз бер-берегез өчен хәрам. Бер көнне сез үзегезнең Раббыгыз белән очрашырсыз һәм үзегезнең гамәлләрегез өчен җавап тотарсыз. Минем үлемемнән соң бер-берсенең башларын чабучы, имансызлар булмагыз,” – дип әйткән. Ислам тынычлыкка, тормышыңның, милкеңнең иминлегенә гарантия булып тора. Террористлар өндәгән нәрсәләрдә әлеге иминлек юк.

Һәр кешенең тормышы мөһим, аңа кагылырга беркемнең дә хакы юк. Коръәндә әйтелә: “Кем бер сәбәпсез берәрсен үтерә, аның җәзасы мәңгелек ут булачак.” Аллаһ Тәгалә кешегә гомер бирә, һәм ул үзенә бирелгән вакыт аралыгында шул сынауны үтә. Аны тиешле дәрәҗәдә үтә алса, җәннәткә керә, үтәмәсә, җәһәннәмгә. Ләкин беркемгә дә кеше гомеренә кагылырга хокук бирелмәгән.

Мөхәммәт с.г.в.гә “Нәрсә ул иман” дигән сорауны ике тапкыр биргәннәр. Беренче булып Җәбраил г.с. сорый, пәйгамбәребез аңа иманның шартларын атап күрсәтә. Икенче тапкыр бу сорауны биргән кешегә Мөхәммәд с.г.в. “Иман – сабырлык һәм гафу итә белү” дип җавап биргән. Беренче җавабы иманның нигезен тәшкил итсә, икенчесе иманның нәтиҗәсе булып тора. Хата белән кеше һәрвакыт янәшә йөри. Бу бөтен кешегә да хас нәрсә, нәкъ менә монда кешенең иманы чагылырга тиеш тә инде.

Террористларның төп хатасы – төрле галимнәргә сукырларча иярү

Дәгъват бүлеге белгече террористларның төп хатасы итеп төрле галимнәрнең тәгълиматларына сукырларча иярүне атады. “Аллаһ Тәгалә безгә акыл биргән, һәм без аның белән эш итәргә тиеш. Күпләребез ниндидер тәгълиматка иярә, ләкин аның дөрес-дөрес түгеллеген тикшерми, – ди ул. – Еш кына без сукырларча ниндидер галимгә иярәбез. Билгеле, без галимнәрне хөрмәт итәргә тиеш, ләкин пәйгамбәребез дәрәҗәсен аларга бирергә кирәкми. Пәйгамбәр – пәйгамбәр, ә галим – ул галим. Һәр галим безгә фәнни хезмәт тәкъдим итә, без аны үзебез өйрәнергә тиеш. Әйтик, берәр галим җиһад турында китап язган ди, акыллы кеше аны укыганнан соң нәрсәдер җавап бирергә тиеш. Террористларның төп проблемасы шунда ки, алар: “Безнең галимебез болай диде, шуңа без моны эшлиячәкбез” ди. Бу фикер дөресме, юкмы, анысы мөһим түгел.

Хәзрәтләрнең бу юнәлештә начар эшләүләрен танырга мәҗбүр

Габделәзиз Дәүләтшин мәгълүмат чараларында “ислам-терроризмы” төшенчәсен куллануга да тукталып үтте. “Массакүләм мәгълүмат чараларында ислам белән терроризмны тиңләштереп, бу төшенчәләрне сызык аша язалар. Бу дизайнерлык-терроризмы, яки башка шундый төшенчә кебек көлкеле яңгырый. Ислам нәрсә дә, терроризм нәрсә? Алар берничек тә янәшә тора алмый.

Билгеле, матбугатта, телевидениедә “ислам-терроризмы” дигән башисемнәр, сүзләр күпләрдә ризасызлык тудыра. Ләкин моны булдырмас өчен без нәрсә эшләдек соң? Соңгы ел эчендә без ничә тапкыр журналистларны җыеп үз фикеребезне әйттек. Без дин галимнәре һәм хәзрәтләрнең бу юнәлештә начар эшләүләрен танырга мәҗбүр”, – дип сөйләде ул. 


чыганак:  http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар