Логотип
Актуаль тема

Гаилә корыр идем... куркыта!

Һәр халыкның яшәешендә иң зур вакыйга – туй. Юк, юк, бәйрәм мәгънәсендәге туй түгел әле.
Кавышу, яңа гаилә кору уңаеннан зурлап уздырыла торган, халыкча әйтсәк, кызыл туй! Һәр кыз бала үзенең никахын көткән.
Һәр егет үзенә кәләш булырдай кызны күзләгән. Кайнана – әйбәт килен,
ә аның кодагые – мәрхәмәтле кияү, һәр як та игелекле оныклар турында хыялланган. Нәселләр, авыллар, милләтләр туганлашкан. Елдан-елга шушылай дәвам итәр кебек булган да бит... Тик замана җилләре гаилә институтына да кагылмый калмады


Ир кирәк түгел, бала булса ярый


«Мин кияүгә чыгарга теләмим!» – бер дус кызыбызның ярәшелүен бәйрәм итәргә җыелгач, Камиләбез шулай дип ярды да салды...
 Сүзсез калдык. Ниһаять, нәрсә әйткәне аңыбызга барып җитте. Кәләш буласы кызны оныттык (хәер, ул үзе дә булачак туен онытты кебек), кияүгә чыкмаска ниятләп, дустыбызны уратып алып, сорауларга күмдек. Җитди сәбәбен дә әзерләгән икән Камилә: «Үземне кем беләндер яши, аңа яраклаша алырмын дип уйламыйм». 
Шаяруга бордык та теманы ябып та куйдык. Шундый күңелле көндә бу хакта сөйләшәләр димени! Инде гаилә корырга өлгергән кызлар Камиләне тынычландырырга тырышты: «Борчылма, без дә шулай уйлый идек... кияүгә чыкканчы».



Берничә көн үткәч, әлеге сөйләшү кылт итеп исемә төште дә интернетта хатын-кызлар форумына кереп карарга булдым. Камилә кебекләр тагын бармы икән, янәсе. Булмас, ди, сиңа! Гадәттә, ир-атлар гаилә корырга ашыкмый, дибез. Тик бу фикер искергән, күрә­сең. Бүген законлы рәвештә ир хатыны булып теркә­лергә теләмәүче кызлар саны да көннән-көн арта бара. 
«Кияүгә чыгарга теләмим» дигән темага фикерләшү кайнап тора интернетта. Берәү болай дип яза: «Минем ирекле буласым килә, шуңа күрә кияүгә чыгарга теләмим дә. Юк, мин үз эчемә генә йомылып яшәмим, шау-шулы компанияләрне яратам, дусларым белән еш күрешәм. Яраткан кешем дә бар. Тик кияүгә чыгып, үземне ниндидер кысаларда тотасым килми». Икенче туташның сәбәбе бүтән: «Гаилә кору искиткеч зур җавап-лылык бит ул. Мин ирем белән уртак тел таба, аңа яраклаша алырмынмы? Ул мине аңлармы? Балаларымны дөрес тәрб­ияли белерменме? Мин бу сораулар­ның берсенә дә уңай җавап бирә алмыйм, шуңа күрә кияүгә чыгарга куркам». Өченчесенең дә сәбәбе саллы күренә: «Миңа 24 яшь. Мөс­тәкыйль тормышка шулхәтле күнек­кәнмен ки, гаилә коруымны күз алдыма да китерә алмыйм. Егетем белән дә аерылыштым – өйләнешик, дип, ашыктыра иде.
Ә мин тормышымны ниндидер чит кеше белән (ул яратканым булса да) бүлешергә әзер түгелмен икән». Матди як турында уйлаучылар да күренә. «Хезмәт хакым яхшы. Кияүгә чыгып, һәр тиен акча өчен ирем алдында хисап тотып яшәргә телә­мим», – дип яза 25 яшьлек бер туташ. 
Бу форумнарда озаграк утырсаң, чыннан да, ни өчен кияүгә чыгарга соң әле, дип уйлана башлыйсың икән! Шуңа күрә интернетны тизрәк ябып куйдым. Туктале, мин әйтәм, әллә кайдагы кешеләрнең фикерен укып утырганчы, үз танышларымны сораштырып карыйм. 24-28 яшьлек ун танышымнан, читләтеп кенә: «Кайчан кияүгә чыгасың инде?» – дип сораштым. Ун кызның өчесе (24-26 яшьләрдә): «Әле ашыкмыйбыз, вакыты җиткәч, әлбәттә, чыгачакбыз», дип җавап бирде. Ике кызның кияүгә чыгарга бөтенләй теләге юк икән. Ә берсе: «Кияүгә чыгасым килми, тик бала алып кайтыр идем», – дип җавап бирде. Дүрт кыз исә кияүгә чыгарга, кочак тутырып бала алып кайтырга һәм гаилә учагын җил-давылдан саклап яшәргә хыяллана булып чыкты. 
«Кияүгә чыгасым килми» дигән өч кыздан, ни өчен, дип төпченгән булам. Әлеге дә баягы форумдагы җаваплар яңгырый: «җаваплы­лыктан куркам», «кешегә яраклаша алмыйм, холкым начар», «иремне бәхетле итә алачагыма ышанмыйм»...
Бүгенге заманда кызларның гаилә корырга ашыкмавы шаккаткыч нәрсә түгел инде анысы.
Тик «беренче чиратта – гаилә», дип тәрбияләнгән аналар моны кабул итеп бетерә алмый. «Кайчан кияүгә чыгасың, әнә, мәңге кияү күрмәс дигән фәлән дустың да ярәшелде, ә фәлән яшьтәшең инде икенче баласын алып кайта», – дип, кызларын игәүли башлыйлар. Шул рәвешле, колак итен ашауларыннан туеп, беренче очраган кеше белән гаилә корган кызлар да бар. Зурдан кубып туен уздыралар, бәхетле булыгыз, дип теләкләр әйтешәләр, бүләкләр бирешәләр. Ана кеше: «Күрдегезме, минем кыз да кияүгә чыкты», – дип, таныш-белештән сөенчесен дә алып бетерми, кызы, чемоданын күтәреп, туган йортына кайтып та төшә. Җаны сөймәгән кеше белән тора димени хәзерге заманда кызлар?!

Авыл саен буйдаклар...



Айратка 34 яшь. Казаннан. Милли җанлы менә дигән татар егете. Үзе тыйнак, сабыр. Йөз-кыяфәте дә төшеп калганнардан түгел: ул буй дисеңме, киң җилкәләр, чем-кара чәчләр... Акчалы эше, яхшы чит ил машинасы бар. Инглиз телен су урынына эчә, сәяхәт итә, теләсә нинди темага әңгәмә алып бара ала. Бер генә килмәгән җире дә юк кебек инде. Менә шушы егет асылы өйләнмәгән, дисәм, ышанырсызмы? Ышанырсыз, чөнки андыйлар буа буарлык бүген. Югыйсә
34 яшь – өйләнергә соң да түгел кебек. Тик Айратның әти-әнисе борчыла башлаган инде. Егет башта эшендә югарырак дәрәҗәгә ирешим дип йөргән, гаилә корырга вакыт тапмаган. Аннары, әти-әнисе белән бергә торасы килмичә, ипотекага фатир алган. Ул фатирны торырлык хәлгә китермичә ничек өйләним инде мин, дип әйтә ди хәзер. Ә торак проблемасы хәл ителеп беткәч, башка сәбәп килеп чыкса?.. Аннан соң... Айратның өйләнү теләге бөтенләй дә сүрелә башлаган инде – шунысы аеруча борчый әти-әнисен.



Авылларда хәл тагын да яманрак. Буйдаклар саны артканнан-арта бара. «Без һәр районда 30 дан алып 50 яшькә кадәрге ир-атлар-ның исемлеген төзедек. Бик кур-кыныч саннар килеп чыкты. Буйдаклар, кияүгә чыкмый калган кызлар кайсы районда да күп. Һәрбер җирлектә 800 әр, хәтта меңнән артык парсыз кеше яшәве ачыкланды», – ди «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Бик рәхәт-ләнеп гаилә корыр иде ул буйдак-лар, тик кызлар авылдан китеп бара шул. Ә авыл җанлы егетләрнең, җирдән аерыласы, «таш капчык» эчендә яшисе килми.
Шушындый вазгыятьтә ялгызак-ларны киметү эшенә бөтен респуб-лика күләмендә алынулары гаҗәп тә түгел. Татарстан Фәннәр ака-демиясенең Гаилә һәм демография үзәге галимнәре ЗАГС идарәсе белән берлектә фәнни-тикшеренү проектын башлап җибәрде. Авылда яшәүче ир-атларның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә җыеналар. Белгечләр 44 сораудан торган махсус анкета да төзегән. Беренче булып энә күзеннән үткәреләчәк районнар саны 14: Азнакай, Актаныш, Алексеевский, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим һәм Спас. Проект 
әйбәт кенә эшләп китсә, калган районнарны да җәлеп итәргә җыеналар. 
«Ирләр шәһәрдән авылга күчен­ер­гә риза. Ә менә хатын-кызлар кайт­мый. Кайбер районнарда
40 яшькә җиткән ир-атлар гаилә кора алмый. Төп проблема әнә шул», – ди Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарха-нова. Аның әйтүенчә, җавапларны өйрәнеп бетерү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Уен эшмени: бөтен ил буенча беренче тапкыр үткәрелә бит әле мондый тикшеренү!
Анкеталарны таратып чыгарга өлгерүчеләр дә бар инде. Мәсәлән, Тукай районында 23 авыл җирлегенә 165 анкета таратылган. «Анкеталар – аноним. Бөтен буйдаклар да аларны мәҗбүри рәвештә тутырсын дигән бурыч куймадык. 18 яшьтән 60 ка кадәргеләрне исәпкә алабыз. 18 яше тулып та өйләнмәсәләр, чаң суга башлыйбыз дигән сүз түгел бу. Без бары тик авыл җирлекләрендә яшәүче ир-атларны демографик яктан өйрәнәбез генә», – ди район­ның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Мостафина.
Анкеталарны тикшергәннән соң, буйдаклар санын ничек киметү турында уйлый башлаячаклар. Киметү юлы бер генә – өйләндерү. Тик моның өчен башта кияүгә чыкмаган кызларны да исәпкә алырга, алардан ни өчен авылга кайтмауларын сорарга кирәк булачак. 
Фәнни яктан тикшереп тормыйча гына да буйдакларны парлы итү эшенә керешүчеләр бар. «Ак калфак» оешмасы башлангычы белән һәр районда диярлек яучы-димче клублары эшли башлады инде.
Әле декабрь аенда гына Азнакай районына димчеләр җыелган иде. Республика районнарыннан гына түгел, Түбән Новгород, Сочи, Ижау, Питер, Магнитогорск, Мәскәү калаларыннан, Башкортстаннан да кунаклар килде анда. Бергәләшеп «буйдаклар санын ничек киметергә» дигән темага баш ваттылар. «Азнакайда димчеләр клубы киң колач алды. Әйтик, Балтач районы егетләре анкеталарын Азнакай кызларына тәкъдим иткәннәр. Тиздән никах ашлары, туйлар гөрләп узар. Түбән Новгород белән Ульян өлкәсе димчеләре дә нәкъ шундый тәртиптә эшли», – дип яхшы хәбәр җиткерде Кадрия Идрисова. 
Буйдакларга тагын бер комачауны җиңәсе бар: кеше ни уйлар, дигән фикерне баштан чыгарып, яучылар клубына гариза илтеп бирү. Юкса күбесен «үзе хатын да таба алмаган диярләр тагын» дигән хорафат тыеп тора. 

Аерылганчы – уйлагыз


Гаилә һәм демография үзәгендә аерылышуларның сәбәбен ачыклау ния­-
теннән тикшерү уздырганнар. «Ир дә, хатын да үзенчә яшәргә тырыша һәм берсе-берсенә юл куймый – күпче­лек очракта аерылышуның сәбәбе шул. Икенчедән – матди як. Яшьләр фатир ала алмый, ипотека тү­­лә­ве
бик авырга туры килә. Өчен­че урында гына хыянәт. Дүртенче сәбәп – яшь гаи­ләгә туганнарның кысылуы. Өлкәннәр, билгеле, ярдәм итәргә тели, тик бөтенләй киресе килеп чыга», – ди үзәк җитәкчесе Флера Илдарханова. 



Күпчелек буйдаклар өйләнергә ашыкмый, чөнки аерылышу артык кыйммәткә төшә, дигән сүз бар. Шаяртып әйтелгән, билгеле. Өйлә­неш­кәндә, киләчәктә аерыласы, мал бүләсе, алимент түлисе булыр, дип уйламыйсың бит инде. Гомер буе тигезлектә бәхетле итеп яшәрбез, дип хыялланасың. Шулай кебек. Тик күптән түгел үткәрелгән сораштыру шуны күрсәткән: озак вакыт очрашып йөргән парлар нәкъ менә аерылышудан курыкканга күрә өйләнеш­миләр икән! Мондый куркуларны санап китә башласаң, бөтенләй дә гаиләләр кормаска кирәк алайса: кайнана белән уртак тел табып булырмы, кайда яшәрбез, ипотека алсак, түләп бетерә алырбызмы...
«Мәңгегә бергә!» дип яши башла­ганнарның да көннәрдән бер көнне гаилә касәсе чатный. Тик вакытында күреп алып, ябыш­тырмасаң, саклап тота башлама­саң, урталайга ярылганын сизми дә каласың. Бүген Татар-станда гаилә корган һәр биш парның икесе аерылыша икән. 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында (соңгы өч ай буенча әлегә мәгълүматлар юк) Татарстанда 23 701 пар никахлашкан, шуларның 9 856 сы аерылган. Яхшы яңалык та бар: 2014 ел белән чагыштырганда, узган елның шушы 9 аенда аерылышулар 14 процентка кимрәк теркәл­гән. Тик бу саннар тынычландырмый. 
Статистика буенча, яшьләрнең күп­челеге өйләнешкәч тә 5 ел эчендә аерылыша икән. Ә узган ел бер гаилә бөтенләй рекорд куйган – бергә торуларына бер атна дигәндә үк аерылышырга гариза биргән.
Бүген мөселман гаиләләре арасын-да да аерылышулар аз түгел. Хатын-кызлар ир­ләрдән артык күпне өмет итә, кай­берләре эшләргә яратмый. Имеш­тер, мөселман гаиләсен ир кеше алып барырга тиеш. Ә икен­че очракта, киресенчә, мөслимә­нең дә кеше арасында буласы, ниндидер эш башкарасы килә. Тик ире аңа каршы төшә, янәсе синең урының – өйдә. Нәтиҗәдә, гаилә таркала.
Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышу про­це­дурасын катлауландыру тәкъдиме белән чыккан иде. ЗАГС идарәсе гамәлдәге за­конга үзгәреш кертү турында проект та әзерләп бирергә өлгерде. «Гадәттә, гаиләне таркату ния­тен беренче булып хатын-кыз әйтә. Гүзәл затлар хискә тиз бирелү­чән бит, шул сәбәпле, тормыш иптәше белән беренче ызгыштан соң ук аерылышу турында судка гариза язучылар бар. Якын чит илләрдә аерылышу гаризасының каралу ва­кыты Россиядәге кебек үк – бер ай. Ә менә ерак чит илләрдә мондый гари­заны карау еллар буена сузыла. Анда ир белән хатынга, рәсми рә­вештә аерылышканчы, аерым яшәп карарга вакыт бирелә. Ялгыз яшәү­нең авырлыгын татыган күпләр яңадан кушылу ягын карый. Без дә аерылышу турындагы гаризаның каралу вакытын озайтырга тели-без», – ди ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвә­лиева.
Италиядә, әнә, аерылышу ким дигәндә 3 елга сузылырга мөмкин. Ә милекне бүләсе булса, балаларның кем белән калуы хакында бәхәс чык­са, аерылышу дистә елларга хәтле сузыла. Франциядә исә аерылышу иң кыйммәтлесе санала. Гаи­лә­не рәсми рәвештә таркату өчен якынча 1000–4000 евроны чыгарып салырга туры киләчәк. Французлар, өйләнеш­кәнче үк «аерылышасы булса, акчам җитәрме», дип уйлап куя торгандыр. 



Татарстан ЗАГСы аерылышу турындагы га­ри­заның каралу вакыты узганчы кул кушырып утырырга җыенмый. Быелның гыйнварыннан идарәнең рәсми сайтында «Гаилә консультациясе» дип аталган интернет хезмәт булдырылды. Психолог белән күзгә-күз очраша алмаучылар сорауларын интернет аша юллый ала. ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәт­җанов белдергәнчә, бүгенгә унлап мөрәҗәгать кергән инде. Аларның барысына да тәҗрибәле психологлар җавап әзерләгән. 
Ренат Әхмәтҗанов быел башлангыч алган тагын ике проект турында сөйләде. Беренчесе «Гаиләне саклыйк» дип атала. Ул «Ышаныч» со­-
циаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм коммерцияле булмаган «Наше поколение» оешмасы ярдә­мен­дә гамәлгә куела. «Гыйнвар аенда гына да ме­-
диа­торлар белән сөйләшүгә 44 пар языл­ган. Анда катнашкан 25 парның 15 е инде аерылышудан баш тарткан. Бу гаиләләрдә барысы да яхшы булыр», – ди Ренат әфәнде. Киләчәктә ЗАГС идарәсе аерылышырга җыен­ган һәр парны психолог белән очраштырырга ниятли.
Гаиләгез таркалу алдында торамы? Ирегез белән аңлаша алмыйсызмы? Психологка барырга кыенсынасызмы? Белгечкә үзегезне кы­зык­сындырган сорауны өйдән чыкмый гына да бирергә була. www.zags.tatarstan.ru сайтына кереп, «Гаилә консультациясе» бүлеген табыгыз һәм соравыгызны языгыз. Кыска вакыт эчендә тәҗрибәле психолог сезгә җавап бирер.
ЗАГС идарәсенең «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе белән берлектә башлап җибәргән проекты исә аерылышу алдында калган парларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерел­гән. Автономияле коммерцияле булмаган оеш­маның директоры, ТР Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт буенча комиссия җитәкчесе
Та­тьяна Леонтьева белдергәнчә, гыйнвар-февраль айларында «УМАЙ» белгечләре 25 пардан гари­за кабул иткән. Күпчелеге – 7-10 ел бергә яшә­гән гаиләләр. «Безнең белгечләр элеккеге мөнәсәбәтләрнең ир өчен дә, хатын өчен дә әһә­миятен ачыкларга һәм, әгәр теләкләре булса, яңадан кушылырга яр­дәм итә. Гаилә психологы, карар кабул иткәндә, беркайчан да ир белән хатынга басым ясамый. Практикада шундый хәлләр дә була: рәсми рәвештә аерылышканнан соң, җиде ай узгач, мөнәсә­бәт­­ләрне җайлауда ярдәм итүебезне сорыйлар. Шуңа күрә гаилә психологы парлар белән бер ел эшләгәннән соң гына ниндидер нәтиҗә турында сөйли ала», – ди Татьяна Леонтьева. Гаилә психологына (843) 245-33-91 номерына шалтыратып язылырга мөмкин. Белгеч белән 
күзгә-күз очраша алмаучылар сорауларын 
http://umai.su// сайтында язып калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар