Логотип
Актуаль тема

​Эзләмә мине...

Ул үзенең бәләкәчен кулыннан да төшерми. Әнисе кочагында назланган малайга хәзер инде өч ай тулып килә.

Алар мине ишек төбенә кадәр озата киләләр. Аякка кигән арада исемә төшкән бер анекдот сөйләп, көлдереп тә алам. «Шулай да ачкычны бордыгыз, ә ишекне ачмадыгыз? Нигә?» – дим дә, үзем биргән сорауга үзем үк җавап бирәм. «Әйе, курыктыгыз. Ишек ачарга курыктыгыз...» Ирләре килсә, сугыша башласа... Хатыннар шулай, ди. «Аллам сакласын...» Иң курыкканнары шул икән. Саубуллашып, вакытлыча гына булса да шушы бәхетсезләрне үз кочагына сыендырган, үзләрен кеше итеп, баласының әнисе итеп, ниһаять, хатын-кыз итеп хис итәргә мөмкинлек биргән кризис үзәгенең ишеген ябып, челлә эссе урамга чыгам. Шундук йөземә кайнар һава сулышы килеп бәрелә. Ә күңелдә – давыл, буран... Ишеткән-күргәннәремне кат-кат барлыйм да, хатын-кызның чарасызлыгына, урынсыз йомшаклыгына җаным әрни башлый.

Ир каһәренә, ир җәберенә түзеп яшәргә нәрсә мәҗбүр итә аларны?! Әйе, беләм: «Бала», – диярсез, «Яшәр урын, яшәү чыганагы булмау», – диярсез... Ә нигә, нилектән юк соң ул яшәү урыны, балаларың белән бергә сине фатирыңнан куып чыгарырга кемнең хокукы бар?! «Мондый хәлдә калганда беркем якламый. Үзегез хәл итегез генә диләр», – дигән иде әлеге сорауны биргәч волонтер, ә тиздән Кама Тамагында оешачак шушындый ук кризис үзәге җитәкчесе Гөлнара Исхакова. Димәк, законнар чыгаручы, безнең хокукларны саклаучы органнар, хатын-кызның хокукларын якларга алынган дистәләгән җәмәгать оешмалары кешелекнең гүзәл яртысын бу баткаклыктан чыгарырга, ярдәм кулын сузарга җыенмый да. Бу мәсьәләдә бер-ике хатын-кызның язмышын уңай хәл итеп кенә күкрәк кагып йөрү файдасыз. Тамырдан үзгәрешләр, хатын-кызны шул залимнәрдән яклый-саклый торган закон-кагыйдәләр турында бара сүз.   

Әле ярый да бу мәсьәләне көн үзәгенә куя белгән, бүгенге көннең иң җитди проблемасы дип кабул иткән, акчасыз эшләргә дә ризалык биргән «Добро Даром» ише мәрхәмәт үзәкләре бар.

Кая барырлар иде язмыш тарафыннан кыйналган ул бичара хатыннар?! Болай диюгә, күз алдыма ире кыйнап чыгаргач, ике баласын җитәкләп (берсенә – 15, икенчесенә 7 яшь), өченчесе карынында килеш үзәккә килеп «капланган» Оля; баласын күпер астында табып, чактан гына исән калган Гөлбаһар; 58 яшендә фатирсыз урамда калган Фәһимә исемле ханым күз алдына килеп баса. Алар сөйләгән сүзләр чаң суккан кебек яңгырый.


«Мин аны жәллим»

Башка сыймый торган бу сүзләрне Оля әйтә. Ире аңа: «Кайтасы булма...» – дип, балалары белән өйдән куып чыгарган. Хәзер әнә: «Өйне миңа яздыр», – дип, артыннан калмый йөри. Ә хатын аны жәлли. Нигә, нәрсә өчен жәлли? Сораштыра башлагач: «Мин шундый инде», – дип кенә куя. Ә бәлкем беренче чиратта балалар турында уйларга кирәктер? Ерткыч ирне түгел! Оля балалар йортында тәрбияләнгән. Ә ятимнәр, гадәттә, үзләрен яклый белми. Күп кенә бәхетсезлекләр, фаҗи­галәр еш кына шуның аркасында килеп чыга да. Моңа бик күп мисаллар китерә алам. «Балалар йортыннан чыгып киткәндә күпмедер акчам бар иде. Ипоте­кага фатир алдык. Ике бала тапкач, ана капиталын да шунда салдым. Фатир ирем белән икебезгә язылган. Ә хәзер фатирны үзенә калдыру өчен мине эзли. Эзлә­мә мине, без хәзер чит кешеләр, дидем», – ди Оля. Бе­рәр кеше ишеккә кагылган саен, ул калтырап төшә: ире түгелме?
– Адвокат кирәк миңа, – ди Оля киләчәге өчен кайгырып. – Ул фатирны сатып, яңаны алырга... Югыйсә көн күрсәтмәячәк ул миңа. 

Алар аерылышкан. «Ник, алай булгач, куркасың соң аннан? Ул синең өчен хәзер ят кеше. Кул тидерде исә закон буенча җавапка тартыла...» – дим. Ул тагын: «Аерылышканыбызга өч ай үтмәде бит әле», – дип, мине дә уйга калдыра. Ир белән хатынның юллары икесе ике якка каерылган, инде аларны берни дә бәйләмәгән очракта да, хәтта шунда да, өч ай үтмичә, тынычлык күрәм, ул явыздан ычкынам, дип уйларга иртәрәк. Тупас итеп әйткәндә, аерылган хатынын залимнәр әле тагын өч ай дәвамында килеп дөмбәсләп китә ала икән. Оля шулай, ди. Нәрсә инде бу, ә, җәмә­гать?! Моны ничек аңларга?! Полиция хезмәткәрләре нәрсә карый? Хатын сентябрь ахырлары – октябрь башларында өченче баласын табачак! Ул күп балалы аналар исемлегенә күчәчәк. Аңа социаль хезмәткәрләр­нең дә ярдәме кирәк булачак.

Язганым да бар: чит илләрдә (бу хакта миңа Татар­стан­да кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сөйләде) ир хатынга бер генә мәртәбә кул күтәрсә дә, аны шундук гаиләдән читләштерәләр. Ир гаиләсен бер чакрымга читләтеп үтәргә, якын килмәскә тиеш. Нигә безнең Гаилә кодексына да хатын-кызны җил-давылдан аралый торган шундый җөмләләр кертмәскә? Ир белән хатын-кыз арасындагы тигезлек турында сөйлибез. Хак Тәгалә бәндәләрен тигез итеп яраткан. Беркем дә бер­кемгә физик көч кулланырга тиеш түгел. Куллана икән, җавап бирсен, андый залимнәр өчен күрсәтмә судлар оештырылсын. Бәлкем, шул чагында көчләрен кая куярга белмәгән бәндәләр уйлана калыр. Чыннан да, кемнең хатын кыйнап төрмәгә эләгәсе килсен? Моны мин әйтмим, бер танышым әйтә.


«Бала табарга күпер астына төштем»

«Бир әле миңа да, яратыйм», – дим. Гөлбаһар елмаеп җибәрә, кадерле «төргәген» кулыма тоттыра. «Синме инде ул күпер астында туган малай?» – дим баланы иркәләп.
Әнисе – үзбәк, әтисе таҗик булган бу хатын белән кайсы телдә сүз кушарга белми аптырап торам. Ә ул безнең телдә – татарча сөйләшә икән. Гөлбаһар Казанга Таҗикстанның ерак бер авылыннан ирен эзләп килүе, берничә ай ире белән төзелештә эшләве, төзүчеләргә ашарга пешереп торуы, аннан йөккә калуы турында сөйли-сөйли дә, елап җибәрә. Бала тудырыр алдыннан гына ире юкка чыккан. Әле дә, инде ничәмә-ничә ай узып китсә дә, ирнең хәбәре юк. Ул аның кайда йөрүен белми. Кризис җитәкчесе Ольга Бакаева фаразлавынча, ирне, документларының срогы чыгу сәбәпле, Татар­станнан чыгарып, иленә кайтарып җибәргән булырга тиешләр. «Телефоннан үзенең кайдалыгын хәбәр итә алмыймыни соң?» Юк, алмый икән. Чөнки хатынның телефоны юк. Өендә, үзе әйткәнчә, «кышлак»та аны әле тагын өч баласы һәм инвалид әнисе көтә. 

Хатын ирен бер атна көткән дә, кайтмагач, үзе дә күзе кай якка карый, шул якка чыгып киткән. Баланың дөньяга килер сәгатен сизенгән ана. «Күпер буйлап барам шулай, – дип, татарчага үзбәк сүзләрен кыстыра-кыстыра сүзен дәвам итә ул, – каршыма бер малай килә. Кит тизрәк, кит, дим. Куам тегене. Ә ул тораташ катты да калды. Нинди җүләр хатын дип уйладымы икән инде. Ничек кирәк алай күпер башына барып җиттем дә, аска төштем. Хәзер миңа баламны табарга беркем комачауламаячак. Үзем белән кайчы, бинт, чүпрәк-чапрак ише кирәкле әйберләр алган идем. Кү­пер астына төшеп тә җиттем, тулгагым башланды да. Тиз таптым, тилмертмәде ул мине. Ана баласына наз тулы карашын төби. – Сизенгәндер минем нинди хәлдә икәнемне».
Җәбер-золымга түзә алмыйча өеннән чыгып качкан хатын-кыз әле озак вакытлар иреннән качып яшәргә мәҗбүр.

Ул кайчы алып баланың кендеген кисә. Баланы чүпрәккә төрә. Аннары, аз гына хәл алганнан соң, торып аягына баса. Нәниен кысып кочаклаган килеш, күпер өстенә менеп, юлын дәвам итә. Ниндидер бер урамга килеп чыга. Әйтүенә караганда, бу – Азино тирәләре. Бер татар карчыгын очрата. «Әби, зинһар, ярдәм ит. Әле генә бала таптым», – дим. Була бит дөнья­да мәр-хәмәтле кешеләр. «Әйдә, кызым, әйдә», – дип, ул мине өенә алып кайтты. Шундук юынырга ваннага су җый-ды. Башта үзем кердем, аннары улымны коендырдым. Ике көннән әбигә мең рәхмәтләр әйтеп чыгып киттем. Җибәрәсе килмәде, кал, дип үгетләде. Ә мин уңай-сызландым. «Хастаханәгә бар», – дип тә әйтте әле. 

Шулай да хастаханәгә барырга туры килә аңа. Янә юлында шәфкатьле кешеләр очрый. Гөлбаһар бер машинаны туктата. «Хастаханәгә илтегез, хәлем начар», –
ди. Шофер аңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырта. Гөлбаһарны бер хастаханәгә, малайны икенчесенә озаталар. Ана ун көн ут йотып яши. Аны иленә озатып, баланы алып калсалар... Менә шул чагында ярдәмгә килә дә инде «Добро Даром» кризис үзәге хезмәткәр­ләре. Хәер, бер алар гына түгел, Идел буе районының балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәрләре дә ананы баласыннан аермас өчен барын эшлиләр.
– Документлар артыннан йөрибез, – дип сүзгә кушыла Ольга Бакаева. – Балага туу турында таныклык эшләсәләр, озатып җибәрергә дә була аннары. Бик кай-
тасы килә Гөлбаһарның.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре «гаилә эше», дип, хатын белән ир арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынмыйлар. Шул рәвешле, залим ирләргә «яшел урам» ачалар.

Шөкер, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр күбрәк бу дөньяда. Алар әле тагын да күбрәк булырлар. «Добро Даром» хәйрия фонды җитәкчесе Рушан Хәкимовның киләчәккә планнары зурдан: ул мондый үзәкләрне республиканың бөтен районнарында булдыру хакында хыяллана. Ә моның кирәкле һәм котылгысыз эш булуына иманыбыз камил. Коткарса, хатын-кызны бәладән шул хатын-кыз гына коткарыр инде. Аның ярдәмчелә-ре – Ольга Бакаева, Гөлнара Исхакова, Фәһимә Төхвәту­лина тиздән кайсы кая таралыр. Ольга – Казандагы кризис үзәген, Гөлнара – Кама Тамагындагы тиздән ачылачак үзәкне, Ә Фәһимә ханым Балтачның Пыжмара авылында эшләп китәчәк кризис үзәген җитәкләр. 
– Авыл хатыннары – аеруча түзем, аеруча сабыр, – ди Гөлнара Исхакова. – Бер уйласаң, түзмичә кая барсыннар?! Барып сыеныр почмаклары булмагач... Кайберләре ирләренә ияреп, эчүгә сабыша. Ир йодрыгына алкоголизм проблемасы да килеп өстәлгәч, гаиләдәге хәлләрне күзаллау кыен түгел.

Берсеннән-берсе катлаулы вазгыятьне – кеше язмышларын хәл итәргә алынган әлеге ханымнар бирегә күктән төшмәгән. Хәтер төбен айкый башласалар, һәркайсының үзенә бер җан көйдергеч тарихы... Алар шул сират күперен кичеп чыга алганнар. Хәер, үз башыңа төшмәсә, кеше кайгысы кештәктә бит ул... Бүген, әнә, аның каруы, Ольга да, Гөлнара да институтта укыйлар, белем күтәрәләр. Аларга психолог һөнәре дә, социаль хезмәткәр белгечлеге дә бик ярап куяр. Чөнки кризис үзәгенә килеп эләккән хатыннарның проблемаларын хәл итү өчен шушы гыйлемнәр кирәк. Тормыштан гайрәтләре чиккән, төшенкелеккә бирелеп, кемнәндер куркып, шикләнеп яшәгән качкын хатыннарны кайда яшим, кая эшкә урнашыйм мәсьәләсе генә борчымый. Аларның барысы да диярлек тормышка өмет-ышанычлары калмагач, үзләрен югалтып киләләр үзәккә. Киләләр һәм ике-өч ай эчендә яңадан тормышка кайталар.

Мондый үзәкләрне районнарда, авыл җирләрендә оештыру акыллы һәм төптән уйланылган гамәл. Беренчедән, тыныч, беркем тими. Икенчедән, әлеге дә баягы, авыл җире бит, ни дисәң дә, үзеңә кирәклесен чәчәргә, утыртырга, үстерергә була. Кеше күзенә карап, эшсез ятмыйсың, кыскасы. Аннары хатыннар үзләре дә элек яшәгән урыннарыннан читкәрәк, ераккарак китү ягында. «Тудырсаң, өйгә кайтма», – дип янаган ирнең күзенә күренмәвең мең хәер.
– Документлар әзерләнеп беткәч, Балтачка – Пыж­мара авылына китәм, – ди ихлас куанып Фәһимә ханым Төхвәтулина. – Утыз сутый җире бар. Помидор-кыярын утыртырбыз, бәрәңге чәчәрбез. Гел хәйрия акчасына гына яшәп яту килешмәс.

Фәһимә ханымга – 58 яшь. «Ничек килеп эләктегез монда?» – дигән соравыма, ул авыр сулап куя. Әйе, адәм баласын иртәгә ни көтәсен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ул да тормышы кинәт кенә менә шулай булып китәр дип башына да китереп карамагандыр. Гомерең узып барганда, фатирсыз калуны күз алдына китерүе дә авыр бит. 
Балалар йортында үскән Оляның ни әнисе, ни әбисе... Ул балаларын җитәкләп, кая барыр, кемгә килеп сыеныр иде?! «Минем өчен бу үзәк – мәхшәрдән котылу урыны», – дип тикмәгә генә әйтми яшь хатын. Ул бүген ялгыз түгеллегенә, аны биредә беркем дә рәнҗетмәячә­генә чын күңелдән ышана. Һәм дөрес эшли.

Үзәк хезмәткәрләре һич тә кыен хәлдә калган хатын-кызларны авыр тормышка яраклашырга, ирләре белән килешергә һич тә үгетләмиләр. Алар алга таба ничек яшәячәкләрен үзләре, бары тик үзләре хәл итә. Дөрес, биредә ике-өч ай яшәгәннән соң, ирен «сагынып», элеккеге тормышына әйләнеп кайтучылар да юк түгел. Ләкин алар берничә айдан тагын үзәккә килеп сыенырга мәҗбүр. Димәк, хатын-кызга нинди оешмалар гына, кемнәр генә булышлык күрсәтмәсен, әгәр дә ул шундый хәлдә акыллы карар кабул итми икән, аны инде беркем дә үзе сайлаган тәмугтан аралап кала алмый. 



Белмәсәң бел

 Казан читендә урнашкан әлеге үзәктә, ике ел эчендә түбәсез, таянычсыз-ярдәмчесез калган ике дистәләп хатын-кыз булып киткән. Ике дистәләп хатын-кызның язмышы хәл ителгән. Күпме бала әнисез калмаган дигән сүз бу. Өйләреннән, кризис җитәкчесе әйтмешли, бер футболкадан чыгып качкан әниләрнең, сеңелләр­нең кесәләрендә бер телем ипилек акчалары булмый. Ә шундый үзәк барлыгын белмәсәләр?!

Үзәк әниләрне эшкә урнаштыра, юридик ярдәм күрсәтә, кирәк икән, адвокатлар чакыра. Алай гына да түгел, ул күп балалы әниләргә бала өчен кирәк-яраклар тарату белән дә шөгылләнә. Бушлай килгән, күктән яуган бәхетне матди авырлык кичергән әниләр теләп кабул итә.

«Сөембикә», № 10, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар