Логотип
Актуаль тема

Елан чакса...

Еланнарга юлыга калсаң, үзең белән нинди дарулар йөртергә кирәк? 



Дөрес күрсәтелмәгән медицина ярдәме нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-токсикологы Алия НАСЫЙБУЛЛИНА сөйли. 


Эсседән һәм яңгырлардан соң Татарстанда еланнарның активлашуы күзәтелә. Беренче зыян күрүчеләр дә бар. Чаллыдагы паркларның берсендә май аенда әти белән кызны зәһәр (кара) елан чага. Алар сырхауханәгә мөрәҗәгать итәләр. Хәзер сәламәтлекләре канәгатьләнерлек. 

Табигатькә чыкканда, сак булырга кирәк. Тузбаш елан, зәһәр елан, бакыр елан безнең полосада аеруча күп очрый. Зәһәр елан тешләү сәламәтлек өчен бик куркынычлы. Бигрәк тә гәүдәнең өске өлешен – муен, баш, җилкәләрне тешләсә. Анда вена һәм артерияләр күп урнашкан, агу бик тиз күчә, зыян күргән кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Бакыр һәм тузбаш еланнары исә алай ук куркыныч түгел, –  ди Алия Насыйбуллина. 

Аяк, кул, үкчәләрне елан чакса, зыян күргән кеше озак вакытка хәрәкәтсез калырга мөмкин. Зәһәр елан чаккан очракта югалып калмыйча, тиз генә беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк. Юкса кул яки аякны ампутацияләргә мөмкиннәр. 

 

Зәһәр елан чакса нишләргә? 

Жгут салырга, салкын әйберләр куеп торырга, агуны суыртырга, тиренең зарарланган урыннарын кисәргә йә яндырырга ярамый. Чөнки елан агуында бик күп микъдарда аксым була, ул болай да кан белән тәэмин ителүне бозып, лимфостазга китерә. Кан агышы акрыная. Шуның аркасында аяк-куллар коточкыч дәрәҗәдә шешә. 

Урман-кырларга, су буйларына барырга уйласагыз, аллергиягә каршы һәм гормональ таблеткалар алырга кирәк. Елан чаккан очракта, шушы ике препаратны кулланырга һәм күп итеп су эчәргә кирәк. 

 

Җәрәхәттән канны суырту әллә ни файда бирми. Агу лимфа тамырларында түгел, кан тамырлары буйлап тарала. 

Беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, елан чаккан кешегә артык хәрәкәтләр ясамаска кирәк, юкса агу тарала башлый. Тиз арада хастаханәгә  мөрәҗәгать итү урынлы. 

Елан чакканнан соң пациентта шешенү, косу, хәлсезлек күзәтелә.  

Үлем очраклары булганы бармы?  

Соңгы 40 елда елан чакканнан соң үлем очраклары теркәлмәгән. Табибка мөрәҗәгать иткән пациентларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. 

Кайчан һәм кайда чагалар? 

Елан чагулар күп очракта май ахыры – июнь башына, эссе көннәр башланган чакка туры килә. Еланнар үзләре беркайчан да беренче булып һөҗүм итмиләр. Үзләренә куркыныч янавын сизгәндә яки саксыз рәвештә өстенә басканда гына чагалар. Ирләрнең еш кына – аягын, хатын-кызларның кулын тешләп алалар. 

Июнь башында алар аеруча агрессив. 

Эссе вакытларда сулыклар янында еланнар аеруча еш очрый: алар югары температураны авыр кичерә.    

    

Теги: tag#1 tag#3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар